Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Закирова Ильсия Валиахметовна

Занятие познавательно-речевого цикла для детей подготовительной  группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем хозяин леса(дедушка) перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении всего занятия дети закрепляют знания по экологическому воспитанию через дидактические игры "Найди  дом животных", рассматривают сюжетные картины и проводят беседу про время года "Весна", вспоминают правила поведения в лесу, отгадывают загадки, вспоминают пословицы и поговорки о правилах поведения на природе. На занятии используются фонограммы(пение птиц, шелест листьев, звук воды), картины из серии "Берегите природу", . Применение мультимейдийных средств обучения, УМК, поддерживает интерес и мотивационную активность на протяжении всего взаимодействия воспитателя с детьми. занятие проводится на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isnmesez_balalar.docx32.96 КБ

Предварительный просмотр:

Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту (мәктәпкә әзерлек төркеме)

     Максат :төрле дидактик уеннар, биремнәр аша балаларның интеллектуаль үсешенә ирешү, серле урманда яшәүчеләргә ярдәм итү теләге уяту, балаларда кызыксынучанлык булдыру, әдәплелек һәм әхлак кагыйдәләреннән тайпылмаска гадәтләндерү.

     Балаларга  урманның әһәмияте турында белемнәрен ныгыту, баету. Табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуын төшендерү, анда үсүче, яшәүче бар нәрсәгә мәрхәмәтле булырга өйрәтү һәм аларга карата сакчыл караш тәрбияләү. Табигать кочагында үз-үзенне әдәпле тоту кагыйдәләрен үзләштерү.

     Әзерлек эше: балалар белән табигать турында төрле хикәяләр уку, картиналар, слайдлар карау, табышмаклар әйтешү.

     Җиһазлау: залда ясалма урман, бабай  өчен киемнәр, магнитофон, аудиозапись(кошлар, җил, аккан су тавышлары, яфраклар  кыштырдавы тавышы);УМК(укыту-методик комплектларын куллану)-йорт һәм кыргый хайваннар рәсемнәре, интерактив такта, кояш һәм кояш нурлары, урманда тыелган билгеләр.

                                    Эшчәнлек барышы

     Тәрбияче. Исәнмесез балалар, кәефегез яхшымы? Мин  бик шат сезне күрергә. Балалар, сезнең сәяхәткә барасыгыз киләме? Мин сезне бүген сәяхәткә алып барам. Кайда икәнең әйтмим, сез табышмакка җавап тапсагыз, үзегез белерсез.

                  Ямь-яшел куе булганга

                   Һәркем ярата аны

                   Анда бик күп агачлар

                  Җыр суза сандугачлар

                   Кызарып җиләк пешә

                   Чикләвекләр өлгерә

                    Санап та бетереп булмый

 Тәрбияче. Нәрсә соң ул, кем белә? (Урман).Бик дөрес, балалар. Бүген без сезнең белән  урманга сәяхәткә барырбыз.

Урманга барганчы, безгә өч төп кагыйдәне искә төшерергә кирәк. Алар нинди әле?

Балалар.

-Шаулама.

-Чүпләмә.

-Рәңҗетмә.

     Тәрбияче. Дөрес, балалар, әйдәгез вакытны әрәм итмик. Димәк юлга кузгалдык, әйдәгез үзебезне урманда кебек хис итик. Күзләребезне йомыйк  һәм тылсымлы сүзләребезне әйтик: “Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч”

                                   Балалар залга – “урманга” керәләр.

     Тәрбияче. Ачыгыз күзләрегезне. Менә, балалар, без “урманга” да килеп җиттек.

-Балалар, нинди урман соң бу? Урманга нәрсә булган? Ничек монда күңелсез, ничек караңгы. Кошлар тавышы да ишетелми, агач һәм үләннәр дә селкенми, бөҗәкләр дә бызылдамый.

           Балалар каршысына урман хуҗасы чыга.(бабай киемнәре киеп бер тәрбияче).

     Тәрбияче. Исәнме, бабакай. Сезнең урманга нәрсә булды? Без балалар белән сезгә урманга кунакка килгән идек.

     Урман хуҗасы. Минем урманда зур кайгы, балалар. Убырлы карчык безнең урманны сихерләде. Кояшны болытлар каплады. Хәзер урман караңгыланды, бик ямьсез, күңелсез.   Кошлар да сайрамый, җир тынып калды. Бөтен кошларым, җәңлекләрем качып бетте, аланнарымда үләннәр дә үсми башлады.Урман яңадан терелсен өчен миңа бик күп биремнәр чишәргә кирәк, мин үзем генә булдыра алмыйм.  Мин сезне бик тә акыллы, бик тә тыйнак, ярдәмчел һәм зирәк икәнегезне беләм. Безгә нәкъ сезнең ярдәм кирәк. Сез безгә булыша алыр идегез, ярдәм итмәссез микән безгә, балалар?

      Тәрбияче. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, без серле урманда яшәүчеләргә булыша алырбызмы икән соң?(җаваплар тыңлана).

       -Алайса, балалар әйдәгез урман хуҗасына булышыйк инде.   Тик урманда безгә бик күп биремнәр үтәргә, кыскасы сыналырга туры килер. Акыллыларым, бик зирәк балалар кирәк, диләр бит. Үзебезне сынатмыйк.

     Һәр биремне үтәгән саен, урман терелер, яктырак булыр.(Тактада кояшны болытлар каплаган рәсем)

1 бирем  (Урман бабае нәрсәдер пышылдап утыра).

     Тәрбияче. Син нәрсә сорыйсын бабакай? Хәзер нинди ел фасылы икәнен белмисенме?

-Балалар, булышыйк әле, әйдәгез искә төшерик хәзер нинди ел фасылы?(Яз)

-Сез нинди язгы айларны беләсез?((Март, апрель, май)

-Ә хәзер нинди ай?(балалар җаваплары).

-Әйе, балалар, яз килде һәм үзенең белән бик күп үзгәрешләр алып килде. Бөтенесе дә үзгәрде:урман, агачлар, кешеләр.

     (Тәрбияче интерактив тактада агачлар рәсемен күрсәтә: башта кышкы агачлар, аннары яз фасылындагы агачларны).

     Тәрбияче.Балалар, сез нинди агачлар беләсез әле?(каен, юкә, тополь)

-Агачлар белән яз көне ниләр була?(бөреләр күперә, яфраклар чыга)

-Нинди агачларның яфраклары беренче чыга?(каен агачының яфраклары беренче чыга, ә имән һәм юкәнең соңрак, көннәр җылынгач).

-Балалар, ә яз көнне чирәм нинди? (яшь, яшел).

-Чирәм үссен өчен нәрсә кирәк?(кояш, дымлылык).

-Әйе, балалар, яз көне беренче чәчәкләр чыга. Аларның исемнәре ничек әле?(Умырзая чәчәкләре – тактада күрсәтү).

-Балалар,  ә сез ничек уйлыйсыз ни өчен чәчәкләр яз көне тизрәк үсәләр?(балалар җаваплары).

-Әйе, чөнки кояш күп яктырта, көннәр бик җылы була.

-Балалар, ә сез нинди күчмә кошларны беләсез?(үрдәкләр,  кара каргалар,  карлыгачлар, сыерчыклар).

-Балалар, ә кошлар нинди файда китерәләр соң?(балалар җаваплары)

- Әйе, алар агачлардан, куаклардан зарарлы бөҗәкләрне табып юк итәләр, аларны ашыйлар).

-Кешеләрнең тормышында да яз көне бик күп үзгәрешләр була. Яз көнне кешеләр ничек киенә? Яшелчә бакчаларында нишлиләр?(балалар җаваплары)

-Әйе, балалар, яз бик матур ел фасылы, бөтен җир яшеллеккә күмелә, яфраклар чыга, чәчәкләр үсә, кошлар кайталар.

     Урман бабай: Әйе, балалар мин искә төшердем. Хәзер яз фасылы, шуңа да бу минем язгы урман була.

     Тәрбияче. Менә балалар, без биремне дөрес үтәдек, яз турында әйбәтләп сөйләдек. Шуңа да, карагыз ерактан безнең беренче кояш нуры чыгып килә.

                             (Тактада бер кояш нуры күрсәтелә) 

2 бирем

    Урман бабай: Беләсезме, минем язгы урманда   бик күп  яфраклар бар. Мин сезгә аларны хәзер бүләк итәм.

                           (чыгара, ләкин бирми, тагын күңелсезләнә)

     Тәрбияче. Нишләп бирмисен яфракларны, бабакай?

     Урман бабай: (күңелсез генә).Убырлы карчык бөтен җәңлекләрне алдалап бик каты сихерләде. Алар уз исемнәрен, кайда яшәгәннәрен онытканнар. Ә бу яфраклар миңа булышырлар иде.

     Тәрбияче. Бир әле, бабакай, яфракларынны карыйм әле. Монда бит җәңлекләр турында табышмаклар язылган. Хәзер без балалар белән аларның җавапларын табарбыз  һәм җәңлекләргә ярдәм итәрбез.

-Балалар, әйдәгез утырыйк әле урман аланына. Мин табышмак әйтәм, ә сез җавабын табарсыз. Игътибар белән тыңлагыз.

                  1.Алгы тәпие кыска, чабарга ул бик оста

                  Соры тунын сала да, ак тунын кия кышка

-Нәрсә ул, балалар?Нәрсә урманда бик тиз чаба?(Куян)

                   2.Сорыдыр төсе,үткендер теше

                     Урманда йөри, җәңлекләр күзли

-Нәрсә ул, балалар? Аңы урман санитары дип тә йөртәләр?

-Әйе, дөрес ул бүре. 

                    3. Ул өстенә җәй дә кыш та, энәле күлмәк кия

                        Шулай да аңы анасы, “йомшагым”, -  диеп сөя.(Керпе)

                    4.Җәен урманга патша, җиләкләр, бал ярата

                       Кышын кардан да аста, кыш буе йоклап ята.(Аю)

    Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Сез табышмакларга җавапларны дөрес әйттегез һәм җәңлекләргә ярдәм иттегез.

                            (Менә икенче кояш нуры чыгып килә).

3 бирем

    Тәрбияче. Безнең бөтенесе дә килеп чыга. Карагыз әле, балалар, бу убырлы карчык бөтен җәңлекләрне дә бутап бетергән. Бу урманда йорт һәм кыргый хайваннар бергә яшиләр, адашканнар.  Әйдәгез, без аларны үз өйләренә дөрес урнаштырыйк.

-Безнең Татарстанда урманнар бик күп. Анда кыргый җәңлекләр яшиләр Һәр җәңлекнең үз йорты бар. Мин сезгә бер хайван  күрсәтәм, ә сез аның кайда яшәгәнең әйтерсез.

-Аю кыш көне кая яши?(өндә, в берлоге)

-Аюлар нәрсә ашый?(балалар җаваплары)

-Әйе, җәй көне аюлар умарталыктан бал белән сыйланалар, җиләкләр, вак җәңлекләр  ашыйлар, кышка көч, май җыялар, ә кыш җиткәч ул бер нәрсә дә ашамый, йоклап ята).

-Ә тиен кайда яши?( агач куышлыгында, в дупле)

-Тиен, аю кебек кыш көне йоклап ятамы?(юк)

-Тиен нәрсә ашарга ярата?(җиләк, гөмбә, чикләвек)

-Төлке кая яши, балалар?(өндә, в норе)

-Балалар, төлкенең һәм бүренең даими яшәгән йортлары юк.Ел буена алар урман буенча  үзенә ризык эзләп, чабып йөриләр.Кайвакыт башка җәңлекләр казыган өннәрдә яшиләр.

-Балалар,бу хайваннар  тышкы кыяфәтләре буенча нәрсәләре белән аерылалар?(зурлыгы, йон төсе, гәүдә формалары һәм башка билгеләр).

-Ә нәрсәләре аларның уртак?(алар йон белән капланганнар).

-Ул йон аларга нәрсәгә кирәк?(балалар җаваплары)

-Әйе, тәндәге йон аларны кыш көне җылыта , ә җәй көне кояш нурларыннан саклый.

-Менә балалар, без җәңлекләр турында күпме беләбез. Кыргый хайваннар урманда, кырда яшиләр, үз-үзләрен куркыныч янаудан саклыйлар, алардан йөгереп качалар, эзләрен бутыйлар, ризыкны үзләре эзләп табалар.

-Балалар, ә  ни өчен без кайбер хайваннарны йорт хайваннары дип йөртәбез?(балалар җаваплары)

-Әйе, чөнки алар кеше янында торалар, кешеләр алар өчен кайгырта, сарайлар төзиләр, кыш чыгу өчен ризык әзерлиләр, кешеләр аларны ашата, эчертә, йорт хайваннары кешегә хезмәт итә.

-Әйдәгез, балалар без бу җәңлекләрне үз өйләренә дөрес урнаштырыйк.

       (Тәрбияче йорт, урман, өн, агач куышлыгы рәсемнәрен куя, балалар җәңлекләрне алар яшәгән җиргә куялар.)

-Булдырдыгыз, балалар, без җәңлекләргә үз йортларын табарга булыштык.

                                  Менә өченче кояш нуры чыгып килә.

4 бирем

     Тәрбияче. Балалар, без азрак ардык, әйдәгез урман җәңлекләре белән  уйнап алыйк. Бабакай, кил син дә безнең белән уйнап ал.

                          Физкультминутка . Уен “Урман җәңлекләре”

                       Яңгыр ява коеп, утыра куян боегып

                       Колаклары тырпайган, аяклары чыланган

                       Аю белән бүре дә яңгыр астында калган

                       Кача-кача яңгырдан аяклары бик арыган

                       Ә төлке бик хәйләкәр, куак астына качкан

                       Көчле яуган яңгырдан, шулай качып котылган.

                       Без дә качыйк яңгырдан, йөгереп кайтыйк урманнан.

                      (Шигырь сүзләре буенча балалар төрле хәрәкәтләр ясыйлар)

-Нинди җитез сез, балалар.

                                      Тагын бер кояш нуры чыгып килә.

5 бирем

      Тәрбияче. Балалар, килегез әле монда, урман аланында күп рәсемнәр калдырганнар. Әйдәгез аларны карап алыйк әле.

-Карагыз әле бу рәсемгә. (экранда  кагыйдәгә туры килгән билге күрсәтелә -чәчәк өзүче кул янына x (ярамый) билгесе куелган. )

     Тәрбияче. Балалар, чәчәкләрне өзәргә ярыймы?(балалар җаваплары)

- Дөрес, балалар, чәчәкләрне тамыры белән өзәргә ярамый. Алар бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Без нишләргә тиеш? Без сокланып карап кына торабыз. Шулай ук агачларны, куакларны да сындырмаска кирәк.

   Тәрбияче. Балалар, чәчәкләр турында бер матур шигырь тыңлап алыгыз әле.

                          Әгәр, мин чәчәк өзсәм,

                          Әгәр, син чәчәк өзсәң

                           Әгәр бергә: син һәм мин

                           Матур чәчәкләр өзсәк,

                           Бушап калыр бу алан

                           Бетәр шушы матурлык.

     Тәрбияче. Дөрес, балалар чәчәкләрне өзәргә кирәк түгел, чөнки аланда үскән чәчәк үз өендә. Аңа күбәләкләр,умарта кортлары очып киләләр . Алар тәмле су эчәләр һәм чәчәкләрне серкәләндерәләр һәм соңыннан орлыклар барлыкка килә.Орлыклар җиргә коела һәм киләсе елга чәчәкләр яңадан үсеп чыгалар.

-Чәчәк бәйләменә карап сокланып буламы?(юк, ул тиз шиңә).

-Әйе, чәчәк бәйләме өчен, кешеләр үзләренең бакчаларында төрле чәчәкләр үстерәләр.

     Тәрбияче. Балалар, карагыз әле бу рәсемгә, бу нәрсә?

                           экранда чебен гөмбәсе Х (ярамый) билгесе куелган.

-Ул нинди гөмбә? (агулы).

-Аңы күргәч нишлибез? Ни өчен аңа аяк белән тибәргә ярамый?(балалар җавабы)

-Әйе, балалар, гөмбәләр хайваннарга азык һәм дару буларак кирәк. Алар урманны да бизәп торалар.

     Тәрбияче. Балалар, бу рәсемне карап алыйк әле. Балалар, бу нәрсә?(кош оясы)

                       экранда кош оясында йомыркалар Х (ярамый) билгесе.

   Тәрбияче. Әйе,  кош оясында йомыркалар да күренә, бер кечкенә кошчык та чыккан, ул  бик матур. Оядагы йомыркаларны һәм яңа чыккан кошчыкларны кулга алырга ярыймы?(балалар җавабы)

     Тәрбияче.Дөрес, балалар, алай эшләргә ярамый, әгәр алай эшләсәк кошлар бала чыгара алмас, урман бөтенләй кошсыз калыр. Ә кошлар булмаса, явыз кортлар агачларга зыян китерер.Аларның матур җырлары яңгырамаса, урманда бик күңелсез булыр.Аларның әти-әниләре кешеләрдән куркып, очып китәрләр һәм кошчыкларны ашата һәм канат асларына алып җылыта алмаслар.

      Тәрбияче.Тагын бер рәсем карап алыйк әле, балалар.

               экранда  чәчәккә кунган күбәләк  рәсеменә кул сузылган Х (ярамый) билгесе

     Тәрбияче. Балалар,   күбәләкләр бигрәк матур. Әйдәгез, күбәләк тота торган ятьмә белән тотып алыйк мы аларны?Алай эшләргә ярыймы? Бөҗәкләр, шөпшәләр, күбәләкләр ни өчен кирәк?(балалар җавабы)

-Дөрес,  аларны сакларга кирәк, чөнки бөҗәкләр чәчәкләрне серкәләндерәләр,табигатьне матурлыйлар һәм бөҗәкләр керпе, бака, кошлар өчен азык булып торалар.

     Тәрбияче. Балалар, карагыз әле бу рәсемгә бигрәк матур керпе. (керпе күрсәтелә).Әйдәгез аңы үзебезнең балалар бакчасына алып кайтыйк.Бездә аңа яхшы булырмы?(Балалар җавабы).

-Дөрес, балалар урманда керпе үз өендә. Урманга ул зур файда китерә, бер генә җәңлекне дә урманнан өйгә алып китәргә ярамый.

    Тәрбияче. Балалар, урманда йөрү кагыйдәләре ни өчен кирәк? Әгәр  дә кешеләр бу кагыйдәләрне үтәмәсә, нәрсә булыр иде?(балалар җавабы)

-Әйе, чәчәкләр юкка чыгар, бөҗәкләр һәлак булырлар, кошлар урманнан очып китәрләр, агачлар корыр, җәңлекләр качар иде. Урман ямьсез, күңелсез булыр иде. Шуңа күрә, балалар урманнын матурлыгын күрергә, анда үсүче-яшәүче бар нәрсәгә мәрхәмәтле булырга,  бөтен өйрәнгән кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

     Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, халкыбызның урман турындагы мәкаль һәм әйтемнәрен искә төшерик әле.

           -Кошларны рәнҗетмә, каргарлар.

           - Кош йомыркаларын ватма, күз яшенне түгәрсен.

           -Җимешен аша, ботагын сындырма.

           - Урманга шырпы белән бармыйлар.

  Тәрбияче. Балалар, мин сезгә табигатебез турында бер шигырь укып китәм. Тыңлап карагыз әле..

                   “Бик күңелле безнең урманда, табигать кочагында

                     Менә шуны истә тоту, кирәктер шул чагында

                    Агачларны сындырмагыз, кош оясын ватмагыз

                   Суларны да  пычратмагыз, пыяла, чүп атмагыз

                   Табигать ул безнең – әни, табигатьне саклагыз.

     Урман бабай: Мин барысын да аңладым. Бик зур рәхмәт балалар. Сез миңа урманда үз-үзенне ничек тотарга кирәк икәнен искә төшерергә ярдәм иттегез.

     Тәрбияче. Балалар, без бөтен биремнәрне дә үтәдек, тырыштык.Карагыз урман ничек яктырды,нинди гүзәл. Кошлар сайрый, агач яфраклары акрын гына кыштырдыйлар.  Нинди генә тәмле җиләкләр пешми монда! Нинди матур хуш исле чәчәкләр каршы ала безне. Безнең урманыбызны сихердән коткардык.

      (Аудиозапись -  кошлар, җил тавышы,  аккан чишмә суы тавышы, яфраклар кыштырдавы  тавышлары фонограммасы яңгырый. Интерактив тактада зур кояш рәсеме чыга.)

     Тәрбияче. Бабакай, без сезгә булыштык. Ә хәзер безгә балалар бакчасына кайтырга кирәк.

     Урман бабай: Рәхмәт балалар, сез минем урманны коткардыгыз. Сез бик әдәпле, акыллы балалар икәнсез. Урманның чын дуслары. Сез булмасагыз мин нишләгән булыр идем, рәхмәт акыллыларым. Минем урманга  кайчан гына килсәгез дә, кадерле кунакларым булырсыз. Сау булыгыз.

                       Балалар урман хуҗасы һәм урман белән саубуллашалар.

     Тәрбияче. Сезгә сәяхәтебез ошадымы соң, акыллылырым?(Җаваплар тыңлана). Ярый. сәяхәтебез тәмам, инде кайтыр юлга кузгалыйк.  Әйдәгез күзләрне йомыйк һәм безнең тылсымлы сүзләрне искә төшерик. “Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч”

      Тәрбияче. Менә без балалар бакчасына да кайтып җиттек.

-Без сезнең белән кая булдык? Без урманда нишләдек? Бөтен биремнәрне дә үтәгәч, сез нәрсә ишеттегез?(балалар җаваплары)

Тәрбияче. Әйе,балалар без урманга ярдәм иттек, бөтен җәңлекләр, кошлар җанланды, урман яктырды.кояш та яктырак яна башлады. Сез,балалар, бик актив булдыгыз. Бөтен биремнәрне дә үтәдегез. Әйдәгез, түгәрәккә басып, бер-берегезнең кулын тотыгыз; сез иптәшегездән килгән җылыны тоясызмы? Сезне кояш җылыта дип хис итегез. Ә хәзер кулларыбызга тотынышып әкрен генә “без уңганнар” дип әйтик. Ә хәзер катырак “без уңганнар”.

   -Әфәрин, балалар, дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рәсәйләрдә дан тота Кукмара итекләре...

Конспект про родной поселок который славится своими Кукморскими валенками....

Дәрес-конспект: Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту!

Тәрбияче: Табышмак әйтә.  Язын ямь бирә,...

Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)

“Безнең дустыбыз- светофор” кыска  сроклы проекты  аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...

Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү

Балаларны урамда һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру буенча эш формалары һәм алымнары...

« Тотал тест март 2017г»

Поздравляем наших педагогов с победой, в середине марта педагоги МБДОУ « детский сад №28» приняли участие во Всероссийском тестировании « Тотал тест март 2017г»...

Урманда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре.

Табигатьнең бер тере почмагы буларак урманның тереклек иялә-ре: агач, куак һәм төрле үләннәр, җәнлек һәм кошлар турындагы белемнә-рен киңәйтү; укучыларда урманның кешегә китергән файдасы турында кү-за...