Рәсәйләрдә дан тота Кукмара итекләре...
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) по теме

Конспект про родной поселок который славится своими Кукморскими валенками.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rsylrd_dan_tota.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:

Туган ягыбыз Кукмара, аның тырыш халкы, элек-электән төп кәсепләрдән саналган итекче һөнәре, Кукмара киез итек – киез комбинаты эшчәнлеге турында белем бирү. Итекче, киез итекләр (асты, йөзе, үкчәсе, кунычы) сүзләре өстендә эшләү. Җылы, җайлы, уңайлы, йомшак сыйфатларын актив сүзлек байлыгына кертү.

Татар халык орнаменты бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү. Лалә, ромашка, кыңгырау, дәлия чәчәкләрен кулланып аяк киемен (киез итекне) орнамент белән бизәү барышында балаларның иҗади эшләү сәләтен үстерү. Кәгазь белән эш итү күнекмәләрен ныгыту.

Балаларга татар халкының зәвыклы, нәфислек һәм матурлык яратучы халык икәнлеген төшендерү.Туган ягыбыз Кукмара, аның тырыш халкы беләгн горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһаз:

Кукмара гербы;

Киез итекләр күргәзмәсе, сарык йоны;

Итек шаблоннары, төсле кәгазьләрдә татар бизәкләре;

Кукмара киез итек – киез комбинаты турында китапчыклар, пропусклар;

А.Алишның “Куян кызы” әкияте, мәкальләр.

Дәрес барышы:

   Балалар бүлмәгә тәрбияче артыннан керәләр.

Тәрбияче:   Исәнмесез, балалар! Әйдәгез, безгә килгән кунак апаларны да сәламлик.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар! Рәхим итеп утырыгыз. “Ватаным Татарстан” айлыгында үзебезнең эшчәнлегебезне дәвам итәрбез. (Елаган тавыш ишетелә. Ширмада курчак Куян күренә. Ул елый икән. Кулларында – киез итекләр)

Тәрбияче: Һай, кемнеңдер елаган тавышы ишетелә түгелме? Кем икән ул? Ни булган аңа?әр кайгы – хәсрәте бармы әллә?

(Куян кызын күрә).

Куян кызы: Бу мин – Куян кызы.

Тәрбияче: Исәнме, Куян кызы! Ни булды сиңа? Ник елыйсың?

Куян кызы: Әнием миңа өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән иде. “Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын”, - дигән иде. Ә мин аларны 1-2 көн генә кидем дә туйдым, әни күрмәсен дип яшереп куйдым. Кар һәм боз өстеннән яланаяк йөгердем дә йөгердем. Менә хәзер аякларым шеште, ярылды, канады.... (кычкырып елый).

Тәрбияче: Балалар, сез таныдыгызмы бу куянны? Ул кайсы әкияттән?

Әкиятнең авторы кем?

(Балалар бу куянның А.Алишның “Куян кызы” әкиятеннән булуын әйтәләр. Тәрбияче быел А.Алишка 95 тулуын әйтә).

Тәрбияче: Кара әле, Куянкай, син шушындый матур итекләрне кимәдеңме? Ай-яй-яй!

(Куян башын иеп тора).

(тәрбияче итекләрне балаларга тоттырып караттыра).

Тәрбияче: Ильяс, бу нинди итекләр?

Ильяс: Бу киез итекләр.

Тәрбияче: Ә киез итекләр нинди?

 (йомшак, җылы, байлы, уңайлы һ.б.)

  1. Киез итекләр сезгә ошыймы?

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, киез итекләрнең астында ниндидер тамгасы, мөһере бар. (күрсәтә, “Кукмара” дигән сүзне укый).

Сез ничек уйлыйсыз? Ни өчен бу киез итекләрнең астына Кукмара сүзе язылган тамга куелган?

Балалар: Чөнки киез итекләр Кукмарада эшләнгән. (Тәрбияче берничә баладан әйттерә).

Тәрбияче: Ә аларны нинди һөнәр ияләре эшләгән? Итек – итекче.

Тәрбияче:

(куянга

карап) Ай-яй-яй! Куянкай, шушындый җылы, өомшак киез итекләрне кимәдеңме? Менә хәзер нинди хәлгә калгансың инде. Җайлап кына утырып, безнең балаларны күзәтеп тор әле, бәлки үзеңнең нинди ярамаган эш эшләгәнеңне аңларсың.

(Куян тыңлап утыра).

Тәрбияче: Балалар, киез итекләр – кешеләр тарафыннан уйлап табылган гаҗәп аяк киемнәре. (итекнең өлешләрен күрсәтә:

Асты, үкчәсе, йөзе, кунычы.

  1. Итекне әнә - җеп белән теккәннәрме?
  2. Аның җөе бармы? (Юк)

Әйе, киез итекләрнең җөе юк, ул тоташ итеп эшләнгән. Безнең Кукмара элек-электән киез итекләре белән дан тоткан.

Юкка гына киез итекләрне Кукмара гербына төшермәгәннәр бит.

(Гербны карау, андагы киез итек сүрәтен күрсәтү).

Балалар, ә сезнең киез итекләр, Кукмара киез итек – киез комбинаты турында күбрәк беләсегез киләме?

Балалар: Килә.

Тәрбияче: Рәхмәт. Балалар.

Беләге юан берне егар      /

белеме   юан меңне егар   / хор белән

Алда безне бик кызыклы лчрашу көтә. Ә аңарчы, әйдәгез, уйнап – җырлап – биеп күңел ачыйк әле.

(“Күңел итекләр” уены уйнала. Санамыш ярдәмендә уенны алып баручы билгеләнә).

Санамыш: Бер итек, ике итек,

Өч итек, дүрт итек,

Биш митек, алты итек,

Җиде итек, сигез итек,

Тугыз итек, ун итек,

Борының китек. (борының тоталар)

Уенны алып баручы уртага чыга, митекләрне кулына тота.

Калганнар түгәрәкләнеп җырлап әйләнәләр:

Сикереп-сикереп киләләр безгә киез итекләр,

“Үзе җылы, үзе җайлы, аякны  биетәләр.”

Уенны алып баручы итекләрне бер бала каршына китереп куя.

Шул бала тиз генә итекләрне кия дә татар халык биюен башкара. (Уен 2-3 тапкыр кабатлана).

Кызыклы кеше белән очрашу.

Кукмара киез-итек комбинатында эшләүче Шакирова Саймә апа комбинат тарихы белән кыскача таныштыра.итекне ничек эшләүләре турында сөйли, эш киемен күрсәтә. (ак һәм кара итекләр, балалар һәм олылар итекләре, резин аслы итекләр, чуарланган (ягни чигелгән) итекләр һ.б.). Күргәзмәсе ярдәмендә итекне түшәү-басуның бик авыр эш булуына басым ясый. Ярминкәләргә алып бару өчен итекләрне чигүу турында әйтә.Ләкин татар бизәкләре белән чигә алмавына борчула.

Балалардан ярдәм сорый.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, Саимә апага булышыйк. Итекләргә татар бизәкләре төшерик.Ул ярминкәләргә итекләрне чигеп барса, бар халык шаккатыр, итекләрне бик тиз алып бетерерләр (гәрчә ул чигелмәгәнгә караганда кыйммәтрәк торса да)

(Апликация. Итекләргә татар орнаменты үрнәкләрен ябыштыру. Музыка уйнап тора).

        һәр бала үзе бизәк төшергән итекне Саймә апага бирә. Биргәндә сөйләп тапшыра:

  1. Мин киез итеккә ләлә чәчәген төшердем.
  2. Мин киез итекне дәлия чәчәге бизәдем.
  3. Мин яшел яфраклар өстәдем. Һ.б..

Кунак: Рәхмәт, балалар.Сез бик булдыклылар икәнсез. Бу тылсымлы бизәкләр миңа бик ошый.

Балалар: Эшләгәнең кешегә булса.

Өйрәнгәнең үзенә була.

Кунак: Сезне хәзер чын итекчеләр дисәң дә була. Мин сезне үзебезгә (комбинатка) кунакка чакырам.Сезне анда Тоткарлыксыз кертсеннәр өчен пропусклар бүләк итәм.Үсеп җиткәч, бәлки, комбинатка әшкә дә килерсез әле.

Балалар: Рәхмәт сезгә.

Тәрбияче: Менә, Куянкай, синең итекләреңне нинди тырыш итекчеләр эшләгән икән. Моннан болай син аларны киеп йөрерсең дип уйлыйбыз.

Куян: Киям, киям, рәхәтләнеп киям.Рәхмәт кукмара итекчеләренә.

Тәрбияче: Мондый матур бизәкләр киям.Рәхмәт Кукмара итекчеләренең даны тагын да еракларга таралыр инде.

(Балалар Кукмара итекләре турында җирле шаныйрьләрнең шигырьләрен сөйлиләр).

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар.Сез миңа бүген бик тә ошадыгыз. Әйтегез әле, дәресебездә без үзебез өчен нинди яңалыклар белдек, нәрсәгә өйрәндек?

Балалар: -киез итекләр турында белдек

  1. итекне эшләве авыр икәнен белдек

Тәрбияче: - итекнең нинди булуы сезгә ошый? (җылы, җайлы, җиңел)

  1. нинди кимчелекле ягы бар? (юешне, суны үткәршә, резин аслы итекләр бар, ләкин алар авыррак)

Тәрбияче: Сезгә татар бизәкләре төшерелгән (чигелгән) итекләр ошадымы? Балалар бакчасында итекләрегез буталмасын өчен әниегез беләгн бергә үз итегегезне чигеп куйсагыз, матур да булыр, тиз дә табарсыз.

Ә хәзер сезне һәм кунакларнв Кукмара сәнгатьәктәбендә рәсем ясау буенча шөгылләнүче балаларның рәсемншре күргәзмәсенә чакырам.

Рәхим итегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес-конспект: Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту!

Тәрбияче: Табышмак әйтә.  Язын ямь бирә,...

Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)

“Безнең дустыбыз- светофор” кыска  сроклы проекты  аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...

Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту

Занятие познавательно-речевого цикла для детей подготовительной  группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем хозяин леса(дедушка) перемещаются(мысле...

Тема: Кукмара бистәсе промышленносте белән таныштыру

Тема: Кукмара бистәсе промышленносте белән таныштыру( Кукмара итек фабрикасы, итек басучы һөнәре)...

Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү

Балаларны урамда һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру буенча эш формалары һәм алымнары...

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән Газинур кызының үзбелемен күтәрү буенча эш планы

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән...

"Куян кызы өчен җылы итекләр"

Сөйләм үстерү+кисеп ябыштыру...