Тәрбиячеләргә консультация “Әти-әниләр белән баланы дөрес тәрбияләү”
методическая разработка на тему

В данном материале описывется работа с родителями по правильному воспитанию детей.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Автор материала: Шарафутдинова Гульнара Рамазановна

Должность автора: воспитатель по обучению детей татарскому языку

Место работы: Республика Татарстан, г.Альметьевск,  МБДОУ №41 «Дружные ребята»

Тәрбиячеләргә консультация “Әти-әниләр белән баланы дөрес тәрбияләү”дигән темага

Әзерлек эшләре: Ата-аналардан анкета тутырту.

                                Балалардан сораулар алу(магнитофонга яздыру)

                               Стенд: “Минем сөйкемле әнием”, “Яратучы әтием”.

                               Әниләр турында китап күргәзмәсе.

Сораулар: 1. Әниеңне яратасыңмы?

                    2. Синең әниең нинди?

                    3. Әни ни өчен кирәк?

                    4. Әниең синең белән уйныймы? Нинди уеннар уйныйсыз?

                    5. Син әниеңнең нинди булуын телисең?

Анкета сораулары.

1.Бала тәрбияләүдә әнинең төп роле нидә дип уйлыйсыз?

2.Һәрвакыттада балагыз белән уртак тел табасызмы?

3.Сезнең балагыз белән уртак шөгыльләрегез,мавыгуларыгыз бармы?

4.Бала тәрбияләгәндә нинди авырлыклар белән очрашасыз?

5.Ничек уйлыйсыз:әнинең гаиләдәге төп кайгыртучанлыгы нәрсәдә чагыла?

6.Балагызга сезнең тарафтан игътибар җитәрлек дәрәҗәдә дип саныйсызмы?

7.Балалар әти-әнидән куркырга тиешме?

8.Гаепле булган очракта баладан гафу үтенергә кирәкме?

9.Сез үзегезне борчыган сораулар белән нинди белгечкә барыр идегез?(психолог,табиб,шәфкать туташы,бакча мөдире,тәрбияче,укытучы)

10.Балагыз сезне тыңлыймы? Ни өчен?

11.Хуҗалык эшен башкарганда балагыз сезгә булышамы?

12.Балагызга карата ярату хисен ничек белдерәсез?

                        Әниләр турында җыр яңгырый.

Тәрбияче: Исәнмесез.Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр бүген без сезнең белән гади булмаган әңгәмә кичәсенә җыелдык.Кичәбез “Балага дөрес тәрбия бирү”дип атала.Хәзер мин сезгә магнитофон язмасы аша балаларыгызның сезгә карата булган теләкләрен,ярату хисләрен ишеттерәсем килә.Тыңлыйбыз.Әлеге сүзләрне ишеткәндә сезнең күбегезнең күзләре яшьләнде,чөнки бу сүзләр сезнең балаларыгызның чын йөрәкләреннән әйтелгән.Һәр әти-әни нәрсә турында хыяллана? Баласының сау-сәламәт,бәхетле,акыллы булуын тели.Ә инде балага бу сыйфатларны бары тик дөрес тәрбия аша гына биреп була. Ничек итеп баланы гаиләдә дөрес,тавыш гаугасыз тәрбияләргә соң? Бу турыда тәрбияче “Баланы гаиләдә дөрес тәрбияләү”дигән темага доклад укый.(Укылган доклад буенча фикер алышу.Психолог киңәшләре)

Тәрбияче: Гаиләдә җылы мөнәсәбәт,тынычлык булдыру хатын-кызның,әни кешенең изге бурычы.Ләкин күбебез дөнья мәшәкатьләренә чумып баланы онытып,икенче урынга калдырабыз.Бу бердә дөрес түгел.Бала әти-әни белән аралашырга,үзенең уй-хисләрен,кичерешләрен сөйләргә тиеш.Бигрәктә әни кеше бала өчен якын дус та,сердәшче дә,яратучы,юатучы әни дә була белергә тиеш.Бер сүз белән әйткәндә хатын-кыз гомере буенча бала өчен яшәүче кеше.Хәзер без сезнең белән анкетадагы 2,3,4 сорауларга бергәләшеп  бирик.

                                          Фикер алышу.

Тәрбияче: Мин сезгә бер өзек укып китәм сез моңа ничек карар идегез?

Л.А.Никитинаның”Уен белән һәм аннан башка”дигән китабыннан әнинең баласы белән мөнәсәбәте,аның белән уйнавы,шөгыльләре турында өзек укыла.

                                        Фикер алышу.

Без сезнең белән шуны исбат итә алабыз.Балага һәр даим ярдәм итсәк(рәсем ясыймы ул,уен уйныймы һ.б.),үз фикерләребезне әйтсәк,аларныкын тыңлап бергә киңәшләшсәк балага да җиңел булыр иде,без дә баланың чын дустына әверелер идек.Бала безгә карата ышанычын арттырып якынаер иде.Без сезнең белән анкета буенча эшләвебезне дәвам итәбез(калган сораулар буенча сөйләшү)

                                            Фикер алышу.

Баланы ярата белергә һәм яратырга кирәк.Ләкин аның да чиге бар.Чикләнмәгән сукыр ярату дигән нәрсә бар.Бу ярату балага зур зыян китерә.Ничек итеп моны булдырмаска? ”Әти-әниләргә10 киңәш”дигән открыткалар таратыла.

                                          Фикер алышу.

Хөрмәтле әти-әниләр менә шуның белән фикер алышу,уртаклашу кичәбез тәмам.Килгәнегез,киңәшләшкәнегез өчен рәхмәт.Сезгә без биргән киңәшләр ярдәм итәр дип уйлыйбыз.Балаларыгызны исән-имин үстерергә язсын.Саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бала тәрбияләүдә әтинең роле

Әти гаиләнең башлыгы . Ул кинәт кенә килеп чыккан ситуациядән чыгу юлын табарга тиеш Һәм һәрвакыт гаиләсе һәм баласын кайгыртып торырга тиеш. Балага кечкенәдән үк нәрсә ярый , нәрсә ярамый икәнен аңла...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

“Балаларның туган як табигатенә мәхәббәтен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”. Шәһәребез бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен доклад

“Балаларның  туган як табигатенә  мәхәббәтен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.Шәһәребез бакчаларында   эшләүче тәрбиячеләр өчен    доклад....

Консультация для родителей «Готовимся к выпускному балу в детском саду вместе!»

Консультация для родителей «Готовимся к выпускному балу в детском саду вместе!»...

Консультация для родителей «Бабушки и дедушки – балуйте своих внуков».

           В свое время К. Д. Ушинский назвал бабушек и дедушек, вообщепожилых людей, инстинктивно понимающих и знающих по опыту тонкостивоспитания, «природн...