Ата-аналар өчен консультация.
консультация (младшая группа)

  Ата-аналар өчен консультация. Балаларның сөйләмен үстерүдә әвәләүнең әһәмияте.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vlu.doc29.5 КБ

Предварительный просмотр:

                               Ата-аналар өчен консультация.

              Балаларның сөйләмен үстерүдә әвәләүнең әһәмияте.

   Балаларга күпкырлы тәрбия һәм үсеш бирүдә әвәләү шөгыленең дә урыны зур. Балаларның баш миен, псхикасын өйрәнүче галимнәр кул һәм бармак хәрәкәтләренең зур стимуллаштыру әһмиятенә ия булуын билгелиләр. Аларның сөйләм үсеше турыдан-туры бармакларның нәфис, нечкә хәрәкәтләре формалашу дәрәҗәсенә бәйле. Бармаклар авыр хәрәкәтләнсә сөйләм үсеше дә тоткарлана. Балалардагы искиткеч кызыксынучанлык: һәр нәрсәне тотып, кабып, танып белү теләге бездән- өлкәннәрдән зур игътибар сорый. Ә аларның кечкенә куллары, кечкенә бармаклары һәрвакыт нинди дә булса шөгыль эзләүдә.

    Мин үзем балалар бакчасында I кечкенәләр төркемендә тәрбияче булып эшлим. Төркемдә 1,8- 3 яшьлек балалар. Бу төркемдә күбрәк синсорик тәрбиягә игътибар бирелә. Әвәләгәндә исә безнең бармакларыбыз, кулларыбыз хәрәкәтләнә. Нәкъ менә бармакларны күбрәк хәрәкәтләндерү акыл сәләтен үстерүгә ярдәм итә. Шушы максттан мин үз практикамда күбрәк әвәләү шөгыленә игътибар бирергә тырышам.

    Әвәләү өчен пластилиннан, балчыктан, камырдан, әвәли торган массалардан файдаланырга була. Мин үзем күбрәк камырны кулай күрәм.

    Камыр- экологик чиста һәм аллергия бирми торган материал. Аны кулга алу белән бик тә рәхәтләнеп әвәлисе дә әвәлисе килә. Камырны ясау да бер дә катлаулы түгел.

     Аны кухня өстәлендә теләгән вакытта ясарга була. Камыр куллардан бик җиңел юыла. Технологияне дөрес кулланы ясаганда, камыр кулларга ябышмый һәм бик тә пластик, аннан төрлечә әвәләргә була.

     Камыр ясау өчен 2стакан он, 1стакан тоз( “Экстра” тозы) һәм ¾ стакан салкын су алына (тоз камыр озак саклансын өчен, бөҗәкләрдән саклау өчен кирәк). Камырны целлофан пакетта холодильникта озак вакыт сакларга була. Камырдан ясалган әйберләлне батарея өстендә, бүлмә температурасында, кояшта һәм духовкада киптерергә була.Кипкән камырны матур буяулар белән буяп,без балаларыбызны тагын да куандыра алабыз.Буяу очен кишер,чогендер согыннан,зеленкадан,гуашь һәм акрил буяулардан файдаланырга була.Камырга буяуларны әүәләгәнче олешләп кушарга һәм тосле камырдан әүәләргә дә момкин.Тозлы камырдан әүәләү буенча китапларны кибетләрдән алырга яки интернет аша да бик рәхәтләнеп ойрәнергә була.

    Минем үземнем кечкенәләр торкемендә әүәләүнен ин гади ысуллары кулланыла.ФГОС программасы бунча,безнен максатта: балаларны әүәләргә кызыксындыру,әүәләү материала белән чиста-похтә эш итәргә ойрәту;зур кисәктән кечкенә кисәкне аерып алу алымын ойрәту,түгәрәк(шар,туп,колобок,алма һ\б) һәм озынча формалар(таяклар,колбаски һ\б) әүәләү,озынча формаларны түгәрәпләп башларын беокетү(тәгәрмәч,колечко,бараночка);түгәрәк формаларны учлар бэлән изү(печенье,пряник,лепешки) алымнарын ойрәтү;әүәләнгән ике форманы берләштерү,алымын үстерү(таяк һәм шариктан шалтыравык,гомбә,түгәрәкләрдән неваляшка һ\б).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Балаларның математик күзаллауларын бергәләп үстерик” дигән темага ата-аналар өчен консультация.

Консультация для родителей о закреплении элементарных математических знаний в семье....

Ата-аналар өчен консультация "Сәламәт анадан - сәламәт бала туа..."

Сәламәт ана, сәламәт бала – сәламәт җәмгыятьнең нигезе....

Ата-аналар өчен консультацияләр.

"Балалар бакчасы hәм гаилә бердәм булса" исеме астында чыгыш....

Шөгыльләрдә ял минутлары үткәрү. Ата- аналар өчен консультация.

Что же это такое - физкультминутки для дошкольников? Это время для веселья, стихов и движения. Чтобы детишки хорошо росли и развивались, им просто необходимы такие чудесные подвижные физкуль...

Ата- аналар өчен консультация: "Музыканың сихри тәэсире"

Турдыкулова Назлыгөл Надил кызы.Алабуганың 30 балалар бакчасының  музыка җитәкчесе.Без көндәлек тормышта заман җырларын тыңларга яратабыз.Безнең белән бер рәттән балалар да шул көйләрне тыңлап үс...

Ата-аналар өчен консультация

Ата-аналар бала өчен җаваплы...

Әти-әниләргә консультация: Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү (ата-аналар өчен консультация)

Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү (ата-аналар өчен консультация)...