Чыгыш.”Педагогның профессиональ эшчәнлегендә психологик үзенчәлекләр”
статья на тему

Суфиянова Дурия Магсумяновна

Һәр кеше узенең тормышында профессиональ эшчэнлегендэ проблемалы авырлыклар белэн очрашып тора.Моның ачык мисалы- педагог профессиясе.Ул коллегалары,администрация,балалар белэн,ата-аналар белэн,хезмәткәрләр белән һэрдаим бәйләнештә.Педагог нинди тактикада,ничек тотрыклы була алса,аныһ ата-аналар,коллегалар белән бәйләнеше шулкадәр унышлы була, эгәр дә  бу каршылыклар сорау тудырса беркем дә юл куймый.Шуңа курә педагог узе бу хәлдән чыгу юлын табарга тиеш.Шулай да килеп туган хәлне ачыклау,хаталарны кимету,мостэкыйль хаталарны кимету,шәхестән качу,педагог кына хәл итә ала,проблемалы ситуацияләрне анализлый белуче,монәсәбәтләрне жайга салучы.Педагог шуны белергэ тиеш,психологик яралау  реаль тормышта җәза биру юлы белән кисәтүләр, икенче кешене мораль кимсетүгә китерә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Һәр кеше узенең тормышында профессиональ эшчэнлегендэ проблемалы авырлыклар белэн очрашып тора.Моның ачык мисалы- педагог профессиясе.Ул коллегалары,администрация,балалар белэн,ата-аналар белэн,хезмәткәрләр белән һэрдаим бәйләнештә.Педагог нинди тактикада,ничек тотрыклы була алса,аныһ ата-аналар,коллегалар белән бәйләнеше шулкадәр унышлы була, эгәр дә  бу каршылыклар сорау тудырса беркем дә юл куймый.Шуңа курә педагог узе бу хәлдән чыгу юлын табарга тиеш.Шулай да килеп туган хәлне ачыклау,хаталарны кимету,мостэкыйль хаталарны кимету,шәхестән качу,педагог кына хәл итә ала,проблемалы ситуацияләрне анализлый белуче,монәсәбәтләрне жайга салучы.Педагог шуны белергэ тиеш,психологик яралау  реаль тормышта җәза биру юлы белән кисәтүләр, икенче кешене мораль кимсетүгә китерә.

Алар тубәндәгечә чагыла:

1.туры кимсетү(гаепләу,кимсетү,куркыту)

2.кыек кимсетү(предмет ыргыту,ишек шапылдату,өстәлгә сугу)

3.кимсетү-катлаулы кичереш(үч алу)

4.шикләнү

Әгәр дә  шәхес бернәрсә дэ белмәгән кебек кыланса,төрле хәйләләр корса,анын максаты- кешенең тәртибен психологик юл белән узгәртергә тырышу.Кешеләр белән идарә итүдә узенең мин зур кеше-мин тәрбияче дип, маскасын беркайчан да салмый торган тәрбиячегә әйләнә.Маска атрибутыннан оста файдалана.

Педагог профессиясе узенең тэртибен узгәртә белүче,узенең шәхси урнәгендә генә башкаларга тәэсир итү нәтижәсендә генә унышлы алымнарга ирешә.Аралашкан вакытта сәбәпләрен ача,узенең эчке кичерешләрен чагылдыра.Аны чиста кунеллелек,аңлаучанлык,эчкерсез булуы бизи.Нәтижәле алымнар белән тәэсир итү мөнәсәбәтләрне озак вакытка жайлаштыра,шәхес булып формалашуга этәргеч бирә.

Жәза биргәндэ тәрбияче узенең эш гамәлләрен ачыкларга,узен башкалар күзлегеннән курә белергэ тиеш.Бу узлекләргә ия булган педагог кына  асыл дәлилләрен,эчке кичерешләрен ача ала.Аны  чиста куңеллелек,аңлылык,эчкерсезлек һәм башкаларны узенә жәлеп итә.

Сәбәпләрне ачыклау башкаларны анлауга юнәлтелгән.Педагог өчен башкалар булып-аның балалары,ата-аналары һәм коллегалары тора.

Сәбәпләрне ачыклау-икеяклы аңлашу,аның  механизмы булып децентрация,эмпатия тора..Бу психологик узлекләрнең асылы нәрсәдә соң?Децентрация-ул кешенең  үз фикереннэн  кайта алуы.Ул кешенең карашы ягына басу.Эмпатия-ул башка кешене анлый белү,ләкин аның эчке дөньясына,уйларына,эмоциональ тәэсир иту нэтижәсендә ирешү.Эмпатия механизмы башка кешене хөрмәт итәргә юнәлтелгән.

Ләкин эмпатияне өйрәтуләр белән алыштырырга ярамый.Узеңнең гамәлеңне узгәртергә стимул булып узеңнең гаебеңне тану,хак булырга,хаталарны төзәтү тора.

Эчкерсезлек,гафу утенә белу-аралашуның хас сыйфатлары.Шушы тәртип күп кенә  хәлне дәвалый.

Әгәр дә педагог узенең тотышын аңламаса бу хәлләрдән чыгу юлы катлаулана.Тубәндәге мисалларны карап китик.

1.Ситуация.Педагог ясле-бакча мөдиренең үч алу обьектына әйләнә.Бакча мөдире занятиегә керә һәм ул педагогка занятиең начар булды,күп хаталар җибәрдең, ди.Шуннан карар чыгара:Сезне кече тәрбияче итеп күчерергә кирәк,ди.Педагог  моңа ничек җавап бирә соң?

Тубәндәге тискәре җавап төрләрен китерергэ мөмкин.

  1.  Җәза бирү.Сез мине няня алдында кимсеттегез.Бу сузләрдә упкә белдерү чагыла.
  2. Игнорирование.Бернәрсә дэ әйтмим,әгәр дә өйрәтә башласа,бернәрсә дә булмаган кебек кыланам.Өйрәтсен,ул бит житәкче.Педагог узенең профессиональ каршылыкларын гына җиңү тугел,ә үзе турында да кайгыртырга теләми..
  3. .Рольгә кереп йогынты ясау.Сез мине ачуланмагыз гына,мин төзәлермен.Монда педагогның үз-үзен тубәнгә кую чагыла.

Нәтижәле җаваплар түбәндәгечә.

1.Үз-узеңне тикшерү(Мин бик төшенкелеккә биреләм,бик борчылам).Мин сезнең янга методик кииңәшләрне ачыкларга кайчан килим,.Бу үз-үзеңне тикшерү төре,монда яклау юк.Бу педагог соңгы чиктә дә эчкерсез булып кала.Чөнки ул узенең гаебен таный һәм мәсьәләне ачыкларга тели.

2.Сәбәпләрне ачыклау.Миңахәлне ачыклау өчен үзгәрергә кирәкме соң,,.Гаепләнуче житәкченең жаваплы булуына жавап бирми.Бу вакытта аңлашу тел дән генә әйтелә.

3.Үз-узеңнең гаебеңне төзәтү.Әйе занятие уңышлы булмады,миңа китаплар карарга,балаларны активлаштыра торган юлларны табарга кирәк.Бу сузлэр каршылыкларны   бетерергә унышлы ярдәм итә.

Икенче ситуация:

Бала һәм тәрбияче арасында килеп туган каршылык.

Бер бала ашарга утыргач өстәлгә нәрсә алып килгәннәрен күрә дә:»Мин моны ашамыйм,ди»Идәнгә сузылып ятып,башын кулы белән каплый.Бу вакытта зур кеше узен ничек тотарга тиеш соң?

Нәтиҗәсез булган жаваплар:

1.Хәзер ук идәннән тор да, өстәлгә утыр ,башка балалар кебек аша.Приказ һәм күрсәтмә яңгырый:»Алеша син хэзерге моментта акылга зәгыйфь бала»ди,тәрбияче.(җәза биру методы)

2.Ашыйсың килмәсә ашама.Ач булсаң,ашар идең.

Зурларнын үз-үзен тотышы тискәре генә булмый,улбашкаларны аңларга да теләми.Бу бала узен кирәкмәгән,ташландык итеп хис итә,аның йөрәге сызлый.

3.Алеша син шундый зур,ә үзеңне кечкенә итеп курсәтәсең.Идәннән тор,яхшы малай бул,мин беләм син акыллы малай бит.Бу бер генә максатка- кечкенә кешенең  тәртибен узгәртергә төбәлгән.Монда әгәр дә баланы мактасаң,ул начарлык эшләми  дигән фикер туа.

       Уңышлы җавапларга тукталыйк.

1.Син идәнгә ятканга мин бик борчылам.Зинһар өчен эйт эле,синең нәрсәгә ачуың килде?

Бу сүзләр баланың хисләрен аңлауга юнәлтелгән һәм нормаль мөнәсәбәткә илтә.Бала узе турындда кайгыртканнарын сизә һәм аның үз-үзен тотышының сәбәпләрен ачыклауга теләүләрен аңлый.

2.Син минем ботканы мәҗбүри ашатырга тырышмавымны телисеңме?Син бу ботканы яратмыйсыңмы?(мөнәсэбәтләрне ачыклау)Тәрбияче бала белән мөнәсәбәтне җайлый,аның хисләре белән килешә.

 

3.Үз-узеңне узгәртертү төре бу ситуациягә туры килми.Чөнки монда зур кешенең хатасы юк.

Өченче ситуация:Тәрбияче һэм әти-әниләр мөнэсәбәте.Тәрбияче һэм әти-әнилэр арасында ышану,кызыксыну бәйләнеше булырга тиеш.Ата-ана уз баласының бәйрәмнәрдә катнашмавы(жырламавы) турында ризасызлык белдерэ.Ә тәрбияче җәза алымын куллана.Сез үзегез тиешенчэ игьтибар бирмисез,сез үзегезнең акылсызлыгызны сәламәт башка сылтыйсыз. Буикенче төрле жэза алымы.Бу мәсьәләне җыелыш беткәч ачыкларбыз,ди.Бу җавапны билгесез вакытка суза.Мондый мөнәсәбәтләр уңышлы нәтижәгә китерми.Ә»рольгэ кереп каршылыкны жиңү»төре түбәндәгечә я ңгырый.(Саша,коллектив белән генә чыгыш ясый шул, хорда гына җырлый.Сез анын телендә  әз генә кимчелек барын беләсездер инде.Ә мин башка балаларның аннан көлүен теләмим.Сез дә шулай уйлыйсыздыр бит.Бу вакытта педагогнын хак булуы искәртелә.Ләкин мондый җавап ата-ананы кыен хәлдә калдыра.

Уңышлы җавап тубәндәгечә:Саша  берүзе генэ чыгыш ясый алмый шул.Бу мәсьәләне бергәләп хәл итәргэ кирәк.Бу ата-ананы диалогка чакырабула,жаваплылыктан качмаска куша.Сез теләсәгез мин бу хәлдән чыгу юлын табарга,сәбәпләрне ачыкларга тырышырмын.Бу ата-ананың теләген ачыкларга юнәлтелгән.Әгәр дә ата-ана риза булса,тәрбияче узенен фикерләре белән уртаклашырга һэм бала белән эшләргә,аларның борчуларын жиңеләйтергә чакыра.»Үз-узеңнен тәртибеңне үзгәртү»ысулы җавабы.(Миңа бу мәсьәләне б әйрэмгә кадәр үк хәл итәргә кирәк булган.Сез мине гафу итегез инде.Сезнең вакытыгыз булса,бу мәсьәләне җыелыштан соң ачыкларбыз.Бу очракта ата-ана һәм тәрбияче арасында каршылык кими,тәрбияче ярдәм итәргә теләвен белдерә.

Алда китерелгән мисалларның асылы нәрсәдэ соң?

Бу мисаллар уңышлы һәм уңышсыз монәсәбәтләрне аера белергә нәтиҗәле,алымнар белән эшләргә  ярдәм итә.   Тәрбия һәм белем бирүдә,шәхесне  формалаштыруда, бала белән эчкерсез булу,

 ,чынбарлыкны аңлый белү методлары алгы планга куела.                                        

       

Гомуми үсеш бирүче 5нче санлы балалар бакчасы.                                                      

Чыгыш.”Педагогның профессиональ эшчәнлегендә психологик үзенчәлекләр”                

                                                                          Суфиянова Д. 1кв. тәрбияче.      

                                         2011 ел.

                                                                                                                                                                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Әхлакый хисләрне тәрбияләү үзенчәлекләре

Гаилә тәрбиясенең әһәмиятле бурычларының иң затлысы – балаларда әхлакый хисләр тәрбияләү. Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата-аналарның аеруча җаваплы һәм изге бу...

Сөйләм үсешләре тоткарланган 3-4 яшьлек балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Туган тел- рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан- буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф- гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола- бәйрәмнәрен, әдәбият һәм ...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Зурлар төркеме балаларының яшь үзенчәлекләре

(әти-әниләр җыелышында чыгыш)...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...