Проектная работа "Без - Тукай оныклары"
проект (младшая группа) на тему

Марапова Гульшат Харисовна

Проектная работа с воспитанниками младшей группы и их родителями ко дня рождения Г. Тукая

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Без - Тукай оныклары74.67 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Киров районының

“81 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

мәктәпкәчә белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе

https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=78826915f176b7ff3a702bcf0b2f35bf&n=33&h=215&w=286

Проект

Без – Тукай оныклары

Проект авторы

Тәрбияче Марапова Г. Х.

        Казан   2016

        

        Эчтәлек                      

  1. Кереш өлеш________________________________________________  3
  2. Проекның актуальлеге_______________________________________  3
  3. Пректның максаты һәм бурычлары_____________________________ 3  
  1. Проектның максаты_________________________________________  3
  2. Проектның бурычлары_______________________________________ 3
  3. Проектта катнашучылар______________________________________ 3
  4. Проект төре________________________________________________  3
  1. Проектны тормышка ашыру сроклары__________________________  4
  2. Проектны үзләштерүнең этаплары______________________________ 4
  3. Проект буенча көтелгән нәтиҗә________________________________ 7
  4. Йомгаклау _________________________________________________  7
  5. Файдаланылган әдәбият______________________________________  8
  6. 1 кушымта    Ата-аналар өчен анкета____________________________ 9
  7.  2 кушымта    Уеннар________________________________________ 10
  8.  3 кушымта   Г. Тукай шигырьләре_____________________________12
  9.  4 кушымта  Икенче кечкенәләр төркемендә рәсем ясау шөгыле____16
  10.  5 кушымта  Мин Габдулла Тукай турында белергә телим__________20

 

Кереш өлеш

                                 Күп китапларның арасында аның китаплары

                                       Ап-ачык нурлар чәчеп, күрнеп тора һәр яклары.

                                             Алса, укыса халык шигырен аның — истә кала,

һәм аның шигыре халыкның күңеленә зур хис сала.

                                                                                                    Шәейхзадә Бабич

 

Проектның актуальлеге:  Тукай балаларга бик бай һәм искиткеч файдалы иҗади мирас калдырган шәхес. 2016 нчы елның 26нчы апрелендә без аның 130 яшьлеген бәйрәм итәбез. “Без – Тукай оныклары” дигән проект балаларны һәм аларның әти-әниләрен Тукай иҗаты белән танышуга теләк уятуга,  аның иҗаты белән тирәнтен таныштыруга юнәлдерелгән.  

Проектның максаты: Г. Тукай иҗаты белән танышу, аның әсәрләре ярдәмендә балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү, Тукай әсәрләре аша балаларны дөрес һәм матур итеп татарча сөйләшергә өйрәтү.

Проектның бурычлары:

  • Балаларны Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.
  • Балаларны Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен аңларга һәм тоярга өйрәтү.
  • Балаларда Габдулла Тукай әсәрләре аркылы гаделлек, дөреслек, игелеклелек, җаваплылык кебек матур гадәтләр формалаштыру, ныгыту.
  • Тукай әсәрләренә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.
  • Ата-аналарны проект эшчәнлегенә тарту, Г. Тукай әсәрләре белән кызыксындыру, балалар әдәбияте турындагы карашларын үстерү, аларда татар китапларын укырга теләк уяту.

Проектта катнашучылар: тәрбияче, 3-4 яшьлек икенче кечкенәләр төркеме балалары, аларның әти-әниләре 

Проект төре:

Танып  белү, иҗади-информацион

Пректны тормышка ашыру сроклары – 01.04.2016 – 30.04.2016

Проектны үзләштерүнең этаплары

Проект эчтәлеге

Үткәрү урыны

Үткәрү вакыты

Җаваплы

лар

1

2

3

4

5

6

I этап – әзерлек чоры

– Проектның темасын, максатын һәм бурычларын билгеләү;

– Тукай иҗаты белән танышуның эш планын төзү;

– Проектны үзләштерү өчен кулай мохит булдыру: фотографияләр, иллюстрацияләр, Тукай китаплары, Г. Тукай әсәрләре буенча татарча мультфильмнар, “Туган тел” җырының язмасын булдыру, татар халык уеннарын әзерләү;

– Г. Тукай турында методик һәм дидактик материаллар әзерләү;
–Ата-аналарга  прект буенча анкеталар тутырттыру;

–Ата-аналарга балалары белән Тукай әсәрләре буенча  иллюстрацияләр, күргәзмә өчен кулдан эшләнмәләр ясарга, балалары белән укыр өчен өйләрендә Тукай китаплары, Г. Тукай әсәрләре буенча татарча мультфильмнар булдырырга кирәклеген аңлату;  

Төркем бүлмәсендә

Төркем бүлмәсендә

Төркем бүлмәсендә

Музыка залында

Төркем бүлмәсендә Методик кабинетта

Төркем бүлмәсендә

Төркем бүлмәсендә

1.04 - 10.04

Тәрбияче

1

2

3

4

5

6

7

8

9

1

2

3

4

II этап – төп практик өлеше

Балалар белән эш

Төркемдә оештырылган эшчәнлек. Балалар белән Габдулла Тукай, аның балачагы, иҗаты белән танышу;

–Төркемдә Габдулла Тукай китапларын туплау, аларны бергәләп карау;

Төркемдә оештырылган эшчәнлек. Балалар белән бергәләп Тукайның “Ак бабай”, “Бала белән күбәләк”, “Гали белән Кәҗә” шигырьләрен уку;

Төркемдә оештырылган эшчәнлек. “Бала белән күбәләк” шигыре буенча рәсем ясау;  

Төркемдә оештырылган эшчәнлек. “Кызыклы шәкерт” шигыре буенча эт оясы ясау;

Төркемдә оештырылган эшчәнлек. “Туган тел” җырын өйрәнү;

–Балалар белән бергәләп Тукай әсәрләре буенча татарча мультфильмнар карау;

–“Туган тел” бәйрәмендә сөйләр өчен шигырьләр өйрәнү;

–Татар халык уеннарын өйрәнү: “Түбәтәй”, “Күрсәт әле, үскәнем”, “Утыр, утыр, Мәликә”, “Алырмын кош”, “Энә, җеп, төен”

Ата-аналар белән эш

– Ата-аналар ярдәме белән Тукай әсәрләренә кул эшләре, рәсемнәр ясау;

–Ата-аналар белән “Тукай китабын балаларга” дигән акциягә китаплар җыйнау;

–Ата-аналар өчен консультацияләр уздыру: «Баланы ничек китап уку белән кызыксындырырга»;
«Габдулла Тукай китапларын укырга киңәш итәбез».

–Әти-әниләргә Тукай әсәрләре буенча үзләре теләгән (кечкенә китап, әкияткә иллюстрация,  композиция) әзерләп килергә мөмкинлек бирү.

 

Төркем бүлмәсендә

Төркем бүлмәсендә

Төркем бүлмәсендә

Төркем бүлмәсендә

Төркем бүлмәсендә

Төркем бүлмәсендә

Музыка залында

Төркем бүлмәсендә

Төркем бүлмәсендә

Төркем бүлмәсендә

Уен мәйданчы

гында

Төркем бүлмәсендә

Төркем бүлмәсендә

Төркем бүлмәсендә

Төркем бүлмәсендә

11.04-24.04

Тәрбияче, музыкаль җитәкче,   әти-әниләр

1

2

3

4

III этап – йомгаклау өлеше

– Тукай әсәрләренә карата эшләнмәләр, рәсемнәр күргәзмәсе ясау.

- Тукай китапларыннан күргәзмә оештыру.

–“Туган тел” бәйрәмендә катнашу.

–Проект эшенә нәтиҗә ясау.

Төркем бүлмәсендә

Төркем бүлмәсендә

Төркем бүлмәсендә

Музыка залында

Төркем бүлмәсендә

                                                                               25.04-30.04

Тәрбияче, музыкаль җитәкче,   әти-әниләр

Проект буенча көтелгән нәтиҗәләр:

  • Балалар бакчасында, төркемдә, гаиләдә Габдулла Тукай әсәрләре белән танышу өчен теләк тудыру.
  • Балаларның кызыксынучанлыгын, иҗади сәләтен, эшлеклелеген, аралашу күнекмәләрен үстерү.
  • Балаларны үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү.
  • Балаларны Тукай иҗаты белән таныштыруны системалаштыру.
  • Әти-әниләрне күмәк эшчәнлеккә тарту .
  • Әти-әниләрнең гаиләдә китаплар укуның мөһимлеген аңлауларына ирешү.

Йомгаклау:

        Проект нәтиҗәсендә балалар бөек Тукай белән, аның күп кенә әсәрләре, шул әсәрләр буенча эшләнгән мультфильмнар белән таныштылар. Боларны өйрәнү барышында балаларның күзаллавы баеды, бик күп яңа сүзләр белән сүзлек запаслары тулыланды,  балалар туган якның, табигатьнең матурлыгын   тирәнрәк аңларга, тоярга өйрәнделәр. Тукай әсәрләренең тәрбияви эчтәлекле, хезмәткә хөрмәт белән сугарылган булуы балаларда гаделлек, дөреслек, игелеклелек, җаваплылык кебек матур гадәтләр формалаштыруда, ныгытуда зур ярдәм булды.  Балалар проектта бик теләп, яратып катнаштылар, Тукай әсәрләрен зур кызыксыну белән өйрәнделәр   Әти-әниләрнең бу эштә теләп катнашулары бакча белән мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытты. Аларның татар әдәбиятына карашлары тамырдан уңай якка үзгәрде, татар китапларын укуга теләк уянды. Гомумән алар балаларының бакчадагы тормышында үзләренең бик зур роль уйнауларын күрсәттеләр.

 

Файдаланылган әдәбият:

  1. Габдулла Тукай “Бәхетле бала”, Казан, “Раннур”, 2000ел
  2. “Габдулла Тукай”, Казан, Татарское книжное издательство, 1978г.
  3. Габдулла Тукай “Кәҗә белән сарык”, Казан, Тат. китап нәшр., 2001ел
  4. Г. Тукай “Су анасы”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989ел.
  5. Г. Тукай “Шүрәле”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2006ел
  6. Габдулла Тукай “Эш беткәч  уйнарга ярый”, Казан, “Мәгариф”, 2002ел
  7. Иң матур сүз , төз. К. В. Закирова, Казан, “Мәгариф, 2000ел
  8. К.В. Закирова “Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак”, Казан, 2012 ел.
  9. К.В. Закирова “Уйный-уйный үсәбез”, Казан, “Мәгариф”, 2005 ел.
  10. Н.Е. Васюкова  “Комплексно-тематическое планирование образовательного процесса с детьми ”, М., 2012 г.
  11. Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, Чаллы, КамАЗ нәшр, 1994ел
  12. Харисов Ф., Харисова Л. “Уен – милли тәрбия чарасы”, Чаллы, КамАЗ нәшр., 1994ел
  13. Ф.В. Хәзрәтова   “Туган телдә сөйләшәбез”, Казан, Фолиант, 2013 ел

 

 

 

1 кушымта

Ата-аналар өчен анкета

Хөрмәтле әти-әниләр!  Сезне Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Без – Тукай оныклары” дигән проектта катнашырга чакырабыз.  Анкетаны тутырганда үзегезгә туры килгән җавап астына сызыгыз.

  1. Сез Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән танышмы?

а)әйе    б)юк    в)җавап бирергә авырсынам

  1. Балаларыгыз язучылар турында беләләрме?

а)әйе, китаплар, телетапшырулардан, фильмнар аша    б)юк    в)җавап бирергә авырсынам

  1. Сез ничек уйлыйсыз, балаларны Г. Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштыру кирәкме?

а)әйе, ләкин информация балалар яшенә туры килергә тиеш  б)юк, бу информация балалар өчен аңлаешлы түгел    в)җавап бирергә авырсынам

  1. Балаларыгыз белән Тукай белән бәйле истәлекле урыннарда булганыгыз бармы?  Булсагыз кайларда?

а)әйе_____________________________________________________   б)юк    в)җавап бирергә авырсынам

  1. Балалар белән кайсы эш төрен кулай диеп саныйсыз?  а)Г. Тукай шигырьләрен сөйләү буенча конкурс     б)Тукай иҗаты буенча альбом булдыру  в)Сезнең вариант______________________________________

Проектта катнашуыгыз өчен рәхмәт!

2 кушымта

Уеннар

           Утыр-утыр, Мәликә

Балалар түгәрәккә басалар, берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр:

Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,

Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

Берәү аның кырыена утыра. Уртадагы бала аны капшап танырга һәм исемен дә әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Энә, җеп, төен

Бу уен ачык һавада да, бүлмәдә дә уйнала.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Бер бала — энә, икенчесе — җеп, өченчесе төен булып, шул тәртиптә бер сафка тезеләләр. Энә, балалар арасыннан төрлечә йөреп, җеп белән төенне адаштырырга тырыша. Тегеләре берберсеннән калмыйча аның артыннан йөриләр. Әгәр берәрсе адашып калса, аның урынына икенче бала уйный. Ә тегесе түгәрәккә баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Түбәтәй

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлы й түбәтәйне бер-берсенә бирәләр . Җы р ахырында түбәтәй кемдә булып кала, шуңа «җәза» бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра һ. б.) Уен шулай дәвам итә.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм,— дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Алырмын, кош!

Балалар арасыннан «тилгән» һәм «ана кош» сайлап куела. Калган балалар «бәбкәләр» була. Алар «ана кош» артына бербер артлы булып тезеләләр, бер-берсенә ныклап ябышалар.

«Тилгән» «ана кошка » ташлана: «Алырмын, кош!» «Ана кош», кулларын җәеп, балаларын саклый, «тилгән» кайсы якка ташланса, шунда «тилгән»гә каршы чыга: «Бирмәмен, кош!» «Тилгән» иң арттагы баланы тартып ала алса, үз оясына алып китә һәм уенны дәвам иттерә. Уен вакытында балалар чылбырны ычкындырмаска, «ана кош»тан ераклашмаска тырышалар.

Күрсәт әле, үскәнем

Балалар җырның сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

Күрсәт әле, үскәнем:

Ничек җилләр исәләр?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай җилләр исәләр.

Күрсәт әле, үскәнем:

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай кошлар очалар.

Күрсәт әле, үскәнем:

Ничек яфрак коела?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай яфрак коела.

Күрсәт әле, үскәнем:

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай куян сикерә.

Күрсәт әле, үскәнем:

Ничек йөри аюлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри аюлар

3 кушымта

Габдулла Тукай шигырьләре

Ак бабай

Бөтен дөнья ап-ак булып кар яуганда, 
Ишек алды, урам, түбә агарганда, 
Ап-ак булып кайтып килә безнең Бабай, 
Безгә төрле-төрле уенчык алган да.

Шатланышып без әйтәбез: «Рәхмәт, Бабай, 
Сиңа тагын күп ел гомер бирсен ходай!» 
Бабай, мескен, кар-яңгырга карамыйча, 
Безне шатландырмак өчен йөри шулай.

Бала белән күбәләк

Бала:

Әйт әле, Күбәләк, 
Сөйләшик бергәләп: 
Бу кадәр күп очып 
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың? 
Ничек көн күрмешең? 
Сөйләп бирче тезеп, 
Табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда, 
Болында, урманда; 
Уйныймын, очамын 
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя 
Кояшның яктысы; 
Аш буладыр миңа 
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска: 
Бары бер көн генә,— 
Бул яхшы, рәнҗетмә 
Һәм тимә син миңа!

Гали белән кәҗә

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән, 
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә, 
Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.

Карлыгач

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын 
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе авызы берлән балчык ташый, 
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара 
Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар Карлыгачның балалары, 
Чебен-черки тотып кайта аналары.

Карлыгачым ямьсез озын кара төндә 
Каты йоклый оясында, алмый тын да.

Бер канатының астына тыга башын, 
Уянмый ул,— бөтен кеше тавышлансын.

Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен, 
Төн буена нинди каты җил исмәсен,—

Ни булса да, бары да бер аның өчен, —
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.

Кызыклы шәкерт

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор; 
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; 
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; 
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: 
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңайсыз ул!

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! 
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, 
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, 
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Эшкә өндәү

(Плещеевтан)

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә, 
Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат, 
Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.

Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба, 
«Уйнады» дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш, 
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

4 кушымта

Икенче кечкенәләр төркемендә рәсем ясау шөгыле

 

Тема: “Күбәләк, уйныйкчы бергәләп”

Максат:Балалар белән  төсләрне аерырга өйрәтүне дәвам итү, балаларның һәр төсне ачык, дөрес әйтүләренә ирешү;  Г. Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре буенча күбәләк рәсеме ясау, шигырь эчтәлеген ныгыту, образлы күзаллау булдыру, пумала һәм төсле буяулар белән дөрес эш итә белү күнекмәләрен ныгыту, нәниләрнең сөйләм телен үстерү, хәтерен яхшырту, бөҗәкләр тормышы белән таныштыру,  барлык төр хайваннарга карата мәрхәмәтле, сакчыл карашта булырга өйрәтү. Балаларның хәрәкәтчәнлеген үстерү.

Алдан оештырылган әзерлек эше: балалар белән Г. Тукай турында сөйләшү

Җиһазлау:  Төсле буяулар, кәгазь салфеткалар, такта, пумала, күбәләк рәсеме төшерелгән таблица, уенчык күбәләкләр, Г. Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре, Г. Тукай портреты, сулы стаканнар.

Шөгыль барышы

Оештыру моменты: Акрын гына татар көе яңгырый.

Т. Балалар, без бүген  яраткан шагыйребез, бик күп матур шигырьләр, әкиятләр авторы Габдулла Тукайның тагын бер матур шигыре белән танышырбыз.   Игътибар белән  тыңлагыз әле.

Тәрбияче Г. Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен укый.

Бала белән күбәләк

Бала:

Әйт әле, Күбәләк, 
Сөйләшик бергәләп: 
Бу кадәр күп очып 
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың? 
Ничек көн күрмешең? 
Сөйләп бирче тезеп, 
Табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда, 
Болында, урманда; 
Уйныймын, очамын 
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя 
Кояшның яктысы; 
Аш буладыр миңа 
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска: 
Бары бер көн генә,— 
Бул яхшы, рәнҗетмә 
Һәм тимә син миңа!

Тәрбияче: 

-Сезгә шигырь ошадымы?

-Монда сүз нәрсә турында бара?

-Күбәләк кайларда яши?

-Сез күбәләкләр тотасызмы?

 кебек сорауларга балаларның җаваплары тыңлана. Күбәләкләрне тотарга, куарга ярамаганлыгы искәртелә.

Т.  Бу ,балалар,безнең яраткан  шагыйребез Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре. (Г. Тукай портреты һәм күбәләк рәсеме эленә). Тукай абый үзенең шигыре аша безгә дәшә, тимәгез күбәләкләргә, ди.

 Т. Инде утыра-утыра аргансыздыр, әйдәгез ял итеп алыйк.

Ял минуты.

Күбәләк булып очабыз,

Аннан җиргә кунабыз.

Чәчәктән чәчәккә сикереп,

Өскә карап алабыз.

Менә минем уң канатым,

Менә минем сул канатым

Менә җир,  менә һава.

Үрелик әле алга.

Утырып-торып алыйк,

Урыннарга таралыйк.

Төп өлеш

Т. Балалар күбәләкләр нинди төсле була?

Б. Кызыл, сары, яшел, зәңгәр, ак.

Т. Безнең күбәләк ялгыз бит балалар. Аңа күңелсездер үзенә генә. Әйдәгез бергәләп күбәләкләр ясыйк.

Т.-Әйдәгез,балалар,өстәлләр артына утырышыйк. Ә хәзер без сезнең белән күбәләкне бизи башларбыз, мин сезгә әзер күбәләк өлгеләре-рәсемнәре таратам. Һәркайсыгызның алдында, буяулар бар. Пумалалар һәм төсле буяулар ярдәмендә күбәләгебезнең канатларын матурлыйк.

 Пөхтә эшләргә кирәклеге әйтелә. Релакс музыка куела. Балалар күбәләк рәсемен үзләре теләгән төсләргә буйыйлар. Тәрбияче балалар арасында йөреп төзәтмәләр кертә, булыша.

Т. Рәсем ясау ошадымы?  Нинди төсләр кулландыгыз?

Сорауларга җаваплар тыңлана.

Т. Карагыз әле, балалар, безнең күбәләкнең никадәр күп  дуслары булды. Сезгә ошыймы күбәләкләрегез?  

Т. Балалар, безнең бик күп күбәләкләребез булды. Карагыз әле алар нинди матурлар!  Без бит сезнең белән күбәләк турында җыр да беләбез. Күбәләкләр безне тыңлап торсыннар, ә без аларга җыр җырлап күрсәтик.

Бергәләп “Кызыл мәкләр – күбәләкләр” җыры башкарыла.

Йомгаклау:

Т. Безнең күбәләк иптәшләре белән көннәр буе чәчәктән-чәчәккә кунып оча, уйный. (Тәрбияче уенчык күбәләкнең очканын күрсәтә) Кайвакыт ул чәчәктә утырганда үзенең матур канатларын җәеп җибәрә дә “Монда ничек рәхәт! Мин нинди бәхетле!” ди. Балалар, күбәләк ни өчен шулай диеп әйтә икән? Нишләп аңа монда рәхәт?

Балаларның җаваплары тыңлана.

Т. Дөрес, балалар, күбәләккә монда рәхәт. Аның монда дус күбәләкләре бар, без дә бит аның дуслары, шулай бит? Без беркайчан да күбәләкләрне рәнҗетмәбез, аларны сакларбыз. Әйдәгез, хәзер үзебез дә күбәләкләр булып чәчәктән чәчәккә кунып  очып, биеп йөрик.

Балалар күбәләк канатлары киеп музыка астында очып уйныйлар.

 

5 кушымта

Мин Габдулла Тукай турында белергә телим

(Балаларны  Г. Тукайның балачагы, иҗаты белән таныштыру )

Максат: Балаларны Г. Тукайның балачагы, иҗаты белән таныштыру, шагыйрь  иҗатына, татар теленә кызыксыну уяту.

Бурычлар:

1) Кечкенәләр төркеменә йөрүче балаларны, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, Г.Тукайның тормыш юлы (балачак хәтирәләре), иҗаты белән таныштыру;

2) Уйлау, фикерләү, тыңлый һəм аңлый белү сəлəтен үстерү, күзаллау сәләтләрен камилләштерү.

3) Шатлык хисләре уяту, сөйләм теленең сәнгатьлелеген үстерү.

4) Балаларда әкиятләр, шигырьләр белән кызыксыну уяту; бердәмлек, татулык хисен тәрбияләү.

5) Балаларда Г.Тукайның шигырьләре, әкиятләре аша туган телгә кызыксыну hәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Тукай портреты, Г.Тукай  китапларыннан күргәзмә, Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр; “Туган тел” җыры язылган диск, Тукай әкиятләре буенча ясалган татарча мультфильмнар язмасы, уенчык күбәләк, эт, кәҗә.

Шөгыль барышы

Акрын гына “Туган тел көе яңгырый

Тәрбияче: Хәзер урамда елның кайсы вакыты?

 Балалар: Яз.

Тәрбияче: Яз фасылы икәнен кайдан белдегез?

Балаларның җаваплары тыңланыла.

 Тәрбияче: Менә шулай шаулап-гөрләп яз килгәндә, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган, агач-куаклар бөрегә бөреләнгән вакытта безнең яраткан шагыйребез Г. Тукай дөньяга килгән.  Без бүген сөекле шагыйребез турында сөйләшербез.

Г. Тукай портреты күрсәтелә

 Тәрбияче:  Г.Тукайның бала чагы бик авыр була .( Г. Тукайның кечкенә чагы күрсәтелә) Балалар, игътибар белән карагыз әле, аның күзләре нинди?

 Ни өчен моңсу, уйчан соң аның күзләре?

Балаларның җаваплары тыңланыла.

Тәрбияче: Габдулла кечкенә чагында аның әнисе үлеп китә. Әни шәфкатен тоярга да өлгермәгән сабый җаны ниләр генә күрми. Кулдан-кулга, авылдан-авылга күчеп үтә аның балачагы. Аңа бик күп мәшәкатьләр, авырлыклар аша үтәргә туры килә. Г. Тукай сабый чагында бик моңлы бала була. Татар халык җырларын ул бик яратып тыңлый. Ә инде үсә төшкәч үзе дә көйләргә сүзләр язган

Тәрбияче: Балалар без дә сезнең белән татар халык җыры “Әпипә”не беләбез бит. Әйдәгез әле бергәләп шул җырны биеп җырлап алыйк.

“Әпипә” җырын бергәләп җырлап бию

Тәрбияче: . Нәни вакыттан ук Тукай табигатьне, хайваннарны бик яраткан. Аның кош-кортлар, хайваннар турында күп кенә шигырьләре бар.  Менә мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын табарга тырышыгыз.

Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып.

Балалар: Күбәләк

Тәрбияче: Әйе, балалар, хәзер бу матур күбәләк турында Тукай абыегыз язган шигырьне тыңлагыз.

Шигырь “Әйт әле, күбәләк”

Малай: Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып

Армыйсын син ничек?

 

Ничек соң томышың?

Ничек көн күрмешен?

Сөйләп бирче тезеп –

Табаламсың ризык?

 

Күбәләк: Мин торам кырларда,

Болында урманда.

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

 

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы.

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

 

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә…

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

Тәрбияче: Балалар, бу шигырь нәрсә турында булды?

Тәрбияче:Тагын бер табышмак әйтәм.

Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми.

Балалар: Кәҗә.

Тәрбияче: Бик дөрес, Тукайның “Гали белән кәҗә” шигырен тыңлагыз әле.

Шигырь “Гали белән Кәҗә”

 Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән.

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.  

Гали аны печән белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый, сакалын селкетә.

Тәрбияче: Балалар, сезгә шигырь ошадымы? Гали  белән кәҗә турында шигырьдә нәрсәләр әйтелә?

 Балаларның җаваплары тыңланыла.

Тәрбияче: Тукай татар халык уеннарын бик яратып уйнаган. Хәзер әйдәгез бергәләп “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз.

 Түбәтәй

       Балалар түгәрәккә басалар. Түбәндәге җырны җырлый- җырлый түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала, шуңа “җәза” бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра һ.б.) Уен шулай дәвам итә.

        Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм,- дигәнсең.

Түп-түп түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Тәрбияче: Балалар, без бүген бик матур итеп җырладык, уйнадык, Тукай абый турында күп нәрсәләр белдек, шигырьләрен тыңладык. Киләчәктә газиз Тукаебыз теленә тугрылыклы булып, Туган илебезнең сөекле уллары һәм кызлары булып үсегез! Ә хәзер җайлап утырышыгыз да Тукай абыйның “Кызыклы  шәкерт” шигыренә эшләнгән мультфильмны  карыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без Тукай оныклары"

Балаларны Г. Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру эшен дәвам итʏ, аның кʏпкырлы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү....

Без - Тукай оныклары.

отрытие  мини - музея  Габдуллы  Тукая....

Открытое мероприятие"Без Тукай оныклары"

Проводился художественно - познавательный вечер ко дню  рожденияГ.Тукая "Без Тукай оныклары"...

Презентация "Без - Тукай оныклары"

Презентация по проекту "Без - Тукай оныклары"  ко дня рождения Г. Тукая...

Без Тукай оныклары.

Праздник -развлечение для детей дошкольного возраста, посвященное творчеству Г. Тукая....

«Без Тукай оныклары»

Уртанчылар төркемендә Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе...

Без Тукай оныклары

Сценарий праздника посвящённый творчеству Г. Тукая«Без – Тукай оныклары» Цель: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству Габдуллы Тукая.Задачи:1. Познакоми...