Без Тукай оныклары.
методическая разработка на тему

Праздник -развлечение для детей дошкольного возраста, посвященное творчеству Г. Тукая.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_byrme_2016_el.docx31.98 КБ

Предварительный просмотр:

Асфандиярова А.Р. воспитатель

по обучению детей татарскому языку.

МБДОУ №47 “Энже бортеге” г. Альметьевска РТ

“Без Тукай оныклары”.

Максат: Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда аның иҗаты шигырләре, әкиятләре аша туган телгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.

1 нче  Алып баручы. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Апрель ае-табигатьтә яз ае.  Бу – безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган  ай – шигърият  ае.  Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң матур сәхифәләребезнең берсе. Быел 26 нчы апрельдә аның тууына 130 ел була.  

                               

                      Җыр “Бәйрәм бүген” Г. Тукай сүзләре, халык көе. 

 (Музыка астында балалар залга кереп басалар.)

2 нче Алып баручы: - Тукай туган ямьле яз аенда

Кырлай дигән татар авылында.

Моңлы җыры, үткен сүзе белән

Ул дөньяга шуннан танылган.

Бала:(Әминә)  Туган телен җырга салган Тукай

Телебезне бик тә яраткан.

“Шүрәле”не, “Су анасы”н  укып,

Күпме бала күңлен яңарткан.

1 Бала.(Раян) Иң матур җир кайда дисез,

Билгеле, Кырлай җире.

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

2 Бала: (Камилла)“Су анасы”, “Шүрәлеләр”

Ел да җыела бире.

Җыелмас иде. Кырлай шул

Аларның туган җире.

3 Бала:(Дамир) Без бит Тукай оныклары,

Туган тел оныклары.

Оныкларның үз нәселен

Кирәк бит онытмавы.

 “Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты” дигән слайд карау.

1 нче Алып баручы: Тукай балаларны бик яраткан, алар өчен күп шигырьләр, әкиятләр язган.

Балалар шигырьләрен сөйлиләр.

Сабыйга”.(Радмир)

“Гали белән кәҗә”(Камилла)

“Шаян песи”(Адилә)

2 нче Алып баручы: Г. Тукай барлык ел фасылларында бик яраткан. Алар турында шигыр – табышмаклар язган. Әйдәгез шуларны тыңлап китик.

 Бала(Алия) Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я әйтеп кара! (Яз)

  Бала: (Равил) Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,-

Бу кайчак була? (Җәй)

 Бала (Алмаз)  Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,-

Бу кайчак була? (Көз)

 Бала:  (Ләйлә)Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил- буран,

Бу кайчак, туган? (Кыш)

1 нче Алып баручы. Тукай үзенең туган авылын бик яраткан, аның турында менә нинди  шигъри юллар язып калдырган.

“Туган авыл” шигыре.

1 нче Алып баручы:  Бөек Тукаебызның эшен дәвам иттереп безнең бик күп шагыйрьләребез татар теленә мәдхия җырлаганнар, аны мактаганнар.

Бала. (Алина) Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен иң кирәкле затлы тел.

Бала. (Замир) Татарчасы туган тел, безгә газиз булган тел

Атаң-анаң, әби-бабаң сине сөя торган тел.

Бала. (Радмир) Алыштырмам бу телне мин бер телгә дә

Пычраттырмам мәңге аны беркемгә дә

Бала: (Илназ) Дөньяда бик аз булыр

Чын шагыйрь Габдулладай;

Ул – караңгы төндә яктырткан

Матур, ак тулган ай.

 Бала: (Азалия) Телсез идек, Тукай безне телле итте.

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.

Күгебезгә балкып торган йолдыз булып

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

1 нче алып баручы: Җыр “Тукайга”.

 2 нче Алып баручы: Тукай балаларны яраткан. Нәниләр өчен бик матур шигырьләр язган. Ул үзенең әсәрләре аша безгә, яшь буынга, хезмәтне, табигатьне, хайваннарны, кошларны  яратырга  өнди, кешеләрне мәрхәмәтле, саф күңелле булырга өйрәтә.

Шигырләр уку.

“Карлыгач”. (Әминә)

“Кошларга”. (Дамир)

1 нче Алып баручы: Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз һәм үзара мәгънәдәш яңгырый. Тукай дигәндә, иң беренче безнең күз алдыбызга туган телебез һәм андагы нечкә төсмерләр килеп баса. Тукай – халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күренекле шәхесләрнең берсе.

 Җыр: “Тукай абый”

1. Әле укый белмәсәк тә

Туган телне җырлыйбыз

Бу –Тукай абый бүләге

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

 2. Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләрбез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәлеләр”-

Безнең дуслар барсы да.

(Кәҗә белән сарык, аркаларына капчык асып,  зал буенча сөйләшеп йөриләр)

КӘҗә:-Карале, сарык, нинди матур көй ишетелә? Әйдәле, шул якка барыйк.

Сарык:-Исәнмесез, балалар, безне таныдыгызмы? Балалар, без кая килеп җиттек?

2 нче Алып баручы:-Исәнмесез, сез Г.Тукай язган “Кәҗә белән сарык” әкиятеннән.  Сез бит  “Энҗе бортеге” балалар бакчасына килеп җиттегез.

 Сарык: Безнең капчыкта матур-матур уеннар да бар. Сезнең уйныйсыгыз киләме? Уеннар уйнарга яратасызмы?

Балалар: Без уйнарга яратабыз.

Уен уйнау “ Кем җитезрәк?”

 Кәҗә: Безнең капчыкта табышмаклар да бар, тыңлагыз әле:

 Төрле-төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән?  (Чәчәкләр)

 Аллы-гөлле очкалак,

Оча гөлләр кочкалап.   (Күбәләк)

( Күбәләк чәчәкләргә оча, берсенә килеп куна, аның артыннан, тотмакчы булып, бала керә.)

“Бала белән күбәләк” җыры. (Айсылу, Самира)

-Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп;

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

 -Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

 -Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

 -Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

(Мәтәлчек ата-ата эт килеп керә, аның артыннан малай килә.)

“Кызыклы шәкерт” шигыре. (Әмин, Замир)

Малай: -Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор;

Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Акбай: -Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

 Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

 Малай: Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

 Сарык:  Балалар, сез бик күп шигырләр, уеннар, җырлар беләсез икән, рәхмәт сезгә.

Кәҗә:   Безне әби белән бабай көтәләр, без өйгә кайтып китик. Сау булыгыз.

 (Кәҗә белән сарык балаларга рәхмәт әйтеп, әби-бабай янына кайтып китәләр.)

 1 нче Алып баручы: Балалар, Тукайның балачагы авылда үтә, барлык балалар кебек ул да татар халык уеннарын яратып уйнаган, әйдәгез әле, без дә ул яраткан бер уенны уйнап алыйк.

Уен “Яшел яулык”.

“Татар халык биюе”

 (Шул арада бер малай йөгереп керә, ярдәм сорап кычкыра)

Малай: (Нияз) - Коткарыгыз, коткарыгыз, яшерегез мине тизрәк!

Алып баручы: Нәрсә булды, егет, кемнән качасың? Әйдә соң, кач алайса.

(Су анасы керә, кычкыра)

Су анасы: Тукта, тукта, карак! Кая минем алтын тарак? Кая качты ул юньсез малай, тизрәк табып бирегез үземә, юкса мин ачуланам.

1 нче Алып баручы: Тукта әле, тынычлан, ник болай тузынасың?  Кем син?  Ник безнең бәйрәмне бозасың? Башта исәнләшер идең.

Су анасы: Йә, Аллаһ! Ярый, сезнеңчә булсын инде. Исәнмесез, балалар, кем дә кем мине танымый, белеп торыгыз, мин – Су анасы булам.

2 нче Алып баручы: Су анасы, яле, тынычлан, кил утыр. Бүген бездә бәйрәм, ял итеп китәрсең, күңел ачарсың.

Су анасы: Минем сезнең белән күңел ачып утырырга вакытым да, кәефем дә юк.

1 нче Алып баручы: Нәрсә булды, Су анасы, кая ашыгасың?

Су анасы: Мин карак малайны эзлим, ул бүген су буеннан минем алтын тарагымны урлап качты. Менә шуны эзләп йөрим мин, шушы бакчага  кереп киткәнен күрдем, яшермәгез ул карак малаегызны, мин аны барыбер табам.

2 нче Алып баручы: Ә, менә эш нәрсәдә икән. Әй, карак малай, яле, чык монда (тартып чыгара). Син нишләп Су анасының тарагын урладың?

Малай: Апа, гафу ит  мине, мин башка алай эшләмәм. Кеше әйберенә рөхсәтсез кагылмам, гафу ит мине, Су анасы.

Су анасы: Ярар инде, монда кеше дә күп, тавыш чыгармыйм инде, сине гафу итәм, карак малай. Башка кеше әйберенә рөхсәтсез кагыласы булма!

Малай: Рәхмәт, Су анасы, рәхмәт,  апа, мин яңадан алай эшләмәм.

(Су анасы алтын тарагын тотып, сөенеп җыр башлый.)

Су анасы: Суларга карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле.

Сез балакайлар белән

Бер биеп алыйк әле.

“Тукай геройлары янәшә” Музыкаль композиция.

 (Су анасы балаларга рәхмәт әйтеп чыгып китә.)

Су анасы: Рәхмәт сезгә балалар. Сезнең белән бик күңелле. Җәй көне авылга су буена кызынырга, балык тотарга, су керергә килегез. Мин сезне көтеп калам.Сау булыгыз.

2 нче Алып баручы: Тормыш юлы аның кыска булды.

Иҗат юлы аннан күп кыска.

Ә җырлары тулы хокук белән

Керде безнең тормышка.

Бала: (Илназ)  Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле  көй кирәк!

Җирдә  миңа ни кирәк

Тукай  туган тел кирәк!

Әллүкиле  көй кирәк!

Тукай  туган тел кирәк!

1 нче Алып баручы. Менә, дусларым, нинди күңелле шигырь кичәбез дә ахырына якынлашты.

Тукай әсәрләре безгә

Бик күп тәрбия бирә.

Аның әсәрләре аша

Күңелгә шатлык иңә.

Дусларым сез тырышып,

Бик күп шигырь  укыгыз!

Киләчәктә бәлки сездә

Тукай кебек булырсыз!

2 нче Алып баручы: бәйрәмезне “Туган тел”җыры белән тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без Тукай оныклары"

Балаларны Г. Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру эшен дәвам итʏ, аның кʏпкырлы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү....

Без - Тукай оныклары.

отрытие  мини - музея  Габдуллы  Тукая....

Открытое мероприятие"Без Тукай оныклары"

Проводился художественно - познавательный вечер ко дню  рожденияГ.Тукая "Без Тукай оныклары"...

Проектная работа "Без - Тукай оныклары"

Проектная работа с воспитанниками младшей группы и их родителями ко дня рождения Г. Тукая...

Презентация "Без - Тукай оныклары"

Презентация по проекту "Без - Тукай оныклары"  ко дня рождения Г. Тукая...

«Без Тукай оныклары»

Уртанчылар төркемендә Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе...

Без Тукай оныклары

Сценарий праздника посвящённый творчеству Г. Тукая«Без – Тукай оныклары» Цель: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству Габдуллы Тукая.Задачи:1. Познакоми...