“ ЮЙК ләрен беләсеңме?" уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
план-конспект занятия (средняя группа)

Лейсан Гарипова

Тәрбияче

Гарипова Ләйсән Наилевна

Иванова Ландыш Сагитовна

Эш урыны

“83 – нче гомуми  үстерелешле балалар бакчасы” муниципаль узидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Тема

“ ЮЙК ләрен беләсеңме?”

Эш төре

нәтиҗәле шөгыль  конспекты

Төп белем бирү өлкәсе:

Юлда йөрү кагыйдәләре

Балаларның яшь төркеме:

уртанчылар

Башка белем бирү өлкәсе:

социаль-коммуникатив үсеш өлкәсе, танып белү үсеш өлкәсе, нәфасәти үсеш өлкәсе

Үткәрү формасы:

Максат:

Балаларның көз, агачлар турында белемнәрен гомумиләштерү, хайваннарга карата экологик эчтэлекле мөнәсәбәт формалаштыру.

Бурычлар:

Белем бирү:

- балаларны светофор һәм аның төсләре белән таныштыру;

 - юл кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйтү.

Үстерешле:

- урам хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искәртү;

 - балаларны игътибарлы булырга өйрәтүне дәвам итү;

 - сөйләм телләрен үстерү.

Тәрбияви:

- җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту, үз-үзләрен тәртипле тотарга күнектерү;

 -юл аркылы чыкканда бер-берсенә ярдәм итү теләген тәрбияләү.

Методик алымнар һәм оештыру формалары:

Дидактик уеннар, әңгәмә, уен, сорау-җавап, мактау сүзе, лего конструктор куллану, ял минуты

Җиһазлар:

Светофор, зебра юлы, магнитофон язмасында җыр “”,  транспорт төренә табышмаклар, юл билгеләре, проекторда дидактик уен “Нәрсә артык?”

Алдан эшләнгән эш:

Әңгәмәләр, рәсемнәр карау, прогулкада машиналар карау, шигырьләрне ятлау.

Эшчәнлекнең төзелеше:

  1. Табышмак әйтү. Көз турында әңгәмә-3 минут.
  2. Урманга сәяхәт. Урманда үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү- 3 минут.
  3.  Дидактик уен “Исемен дөрес ата һәм урнаштыр”- 3 минут.
  4. Ял минуты ”Урманга килдек”-1 минут
  5. Җәнлекләр сүрәтләнгән пазл төзү-3минут
  6. Lego конструкторыннан агачлар ясау-5
  7. Йомгаклау-2 минут

Сүзлек:

Урман, сәяхәт, сукмак, имән, өрәңге, чыршы, нарат, миләш, каен,  күркә, каравылчы, җәнлекләр, Lego конструкторы

Көтелгән нәтиҗә:

Табигатьтәге җәнлекләргә сак караш,кайгыртучанлык һәм һәм ярдәм итү теләге уяту, Lego конструктордан агачлар ясап урман каравылчысына булышу.

Шөгылнең барышы.

Тәрбияче: -Сез сәяхәткә барырга яратасызмы?

-Без бүген сезнең белән кая сәяхәткә барабыз.

-Ә без нәрсәгә утырып бара алабыз?

-Моның өчен мин сезгә табышмак әйтәм, сез игътибар белән тыңлагыз.

Нинди гаҗәеп өй бу?

Һәр ягы тәрәзәле

Аягында резина,

Бар ашаганы бензин

Бу нинди өй? (Автобус)

(Җавап тыңлана)

-Әйе, балалар дөрес.

Тәрбияче: Әйтегез әле, автобус ни өчен кирәк соң?

Балалар: Кешеләр йөртер өчен автобус кирәк, ерак юлларга барыр өчен кирәк.

-Автобуста йөрүче кешеләрне кемнәр дип атыйлар?

Балалар: Автобуста йөрүче кешеләрне пассажирлар дип атыйлар. (Бергәләп әйтәләр)

Тәрбияче: Автобусның кайсы ишегеннән керергә кирәк соң балалар? (Арткы)

-Ә кайсы ишегеннән төшәбез? (Алгы)

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, автобуста үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп китик.

Балалар:

-автобуста барганда бер-береңә комачауларга ярамый;

-тәрәзәдән башны, кулны чыгарырга ярамый;

-кычкырып сөйләшергә ярамый;

-шофер белән сөйләшергә ярамый;

-чүпләргә, музыка тыңларга ярамый;

-йөгереп йөрергә ярамый;

-өлкәннәргә урын бирергә кирәк.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Автобус тукталышына бару өчен юлыбызны дәвам итик. Балалар, ни өчен соң туктап калдыгыз әле?

Балалар: Автобус тукталышы билгесе тора.

(Билгесен күрсәтәм). Кайдан белдек автобус тукталышы икәнен?

Балалар: Автобус төшкән рәсем тора.

Тәрбияче: Автобуста утырып барыр өчен кассадан нәрсә сатып алырга кирәк әле?

Балалар: Билетлар сатып алырга кирәк.

Тәрбияче:  Ә хәзер автобуска этешмичә генә урындыкларга кереп утырабыз. Кызларны алдан кертәбез. (Балалар утыралар). Шәһәр урамында күп төрле машиналар, трамвайлар, автобуслар үтеп йөри. Бик сак йөрергә кирәк.

Машиналар чаба юлдан,

Тукта, ашыгып чыкма,

Юл йөрү кагыйдәсен

Беркайчан да онытма!

 Табышмак

Тимер канатлы кош,

Безнең яраткан дус ул. (Самолет)

Тәгәрмәчләр өстендә

Зур гына арбасы бар.

Арбаның эченә салып

Бик күп йөкләр ташыйлар. (Йөк машинасы)

Шофер:Сак булыгыз, ишекләр ябыла.

Автобус кузгалып китә (тавыш чыгара)

Шофер: Дусларым, без Юл билгеләре иленә килеп җиттек.

Тәрбияче: Балалар, кайсы ишектән төшәбез? (Алгы ишектән). Саклагыч каешларын ычкындырдык, әкрен генә төшәбез.

-Балалар, карагыз әле, алда ике төрле юл ята – машиналар һәм кешеләр йөри торган юл. Без кайсы юлдан барырбыз икән? (Тар юлдан барырбыз) Киң юлдан безнең нәрсәләр йөри әле?

Балалар: Машиналар.

Тәрбияче: Ә тар юлдан кемнәр йөри?

Балалар: Кешеләр.

Тәрбияче: Кешеләр – җәяүлеләр, йөри торган юлны икенче төрле тротуар дип атыйлар. (Бергәләп әйтәләр)

-Әйдәгез әле сезнең белән тротуардан гына барыйк. (Бергәләп әйтәбез)

Физминутка

Тротуардан атлыйбыз (бер урында атлап тору)

Кагыйдәне саклыйбыз (бармак белән яныйбыз):

Урам аша чыкканда (аякларны югары күтәреп)

Сулга, уңга карыйбыз.

– Ә хәзер юлыбызны дәвам итик. Игътибар белән карагыз әле: безнең каршыбызда нинди юл? (Зебра).

– Сезнең игътибар иткәнегез бар микән бакчадан кайтканда ул билгегә? Ул җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу тамгасы. (Юл билгесен күрсәтәм) Бик игътибарлы булырга кирәк.

– Юлның кайсы урыныннан гына чыгарга кирәк? (Зебрадан)

-Каршыбызда нәрсә басып тора?

Балалар: Светофор диләр.

Тәрбияче: Мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Авызы юк, борыны юк

Тик бар аның өч күзе

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе (Светофор)

-Я, нәрсә ул, балалар?

Тәрбияче: Дөрес, балалар светофор. Светофорның өч төсе бар. Берсе – кызыл төс, икенчесе – сары төс, өченчесе – яшел төс. Кызыл төс янгач туктап торабыз, сары төс янгач сабыр итәбез, әзерләнәбез чыгарга, яшел төс янгач атлап китәбез юлдан. (Яндырып күрсәтәм).

- Светофор кайда тора соң ул, ни өчен кирәк?

Балалар: Светофор юл чатында, юл хәрәкәтен көйләп тора:

Бала: Кызыл төс: “Туктап тор”!- ди.

Сары төс: “Сабыр ит!”- ди.

Яшел төс: “Чыгып кит”- ди.

– Балалар карагыз әле кем килә анда? (Әби)

Әби керә: Әби зебрада басып тора.

– Исәнмесез, балалар. Миңа юл аркылы чыгарга ярдәм итегез әле. Кибеткә бара идем.

Бала:

Юл аркылы чыкканда

Кара сулга һәм уңга.

Машина килгәнен күрсәң

Син көт бик сабыр гына.

Тәрбияче: Булышабызмы, балалар? Әйдәле, әбине юл аркылы чыгарып куйыйк әле. (Ике бала култыклап чыгара, артыннан балалар чыга)

– Светофорның нинди уты янгач кына чыгабыз әле? (Яшел)

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә юл билгеләрен күрсәтәм.

Бу нинди билге?(Машиналарга керергә ярамый)

Трамвай тукталышы билгесе.

Якында гына ашыгыч ярдәм күрсәтү пункты дигәнне аңлата.

Подземный переход. 

Табышмаклар әйтәм:

Уф-пуф сулар,

Уфтанганда алып китәр

Барыр җиреңә җитәр (Поезд)

 Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утыртып чаба

Теләсәң кая (Трамвай)

 Кечкенә генә өйчекләр

Урам буйлап йөгерә.

Кешеләрне һәркөнне

Кирәк урынга җиткерә. (Машиналар)

Скачать:

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Минем яраткан шәһәрем. ( уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспект)

Балаларны туган шәһәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Әлмәтнең тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам һәм туган я...

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....