Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”
план-конспект занятия по математике (средняя группа) по теме

Тлякова Зульфида Кафиловна

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.

-         4 кә кадәр санауны ныгыту.

-         Предметларны төсләре буенча аеру.

-         Зур, кечкенә  һәм бик кечкенә төшенчәләрен ныгыту.

-         Кул маторикасын үстерүгә гимнастик күнегүләр башкару.

-         Традицион булмаган техника алымын кулланып түгәрәк күмәчне ясау, чиста һәм пөхтә итеп эшләүләренә ирешү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tlyakova_zolfid_kfil_kyzy.docx15.85 КБ

Предварительный просмотр:

Тлякова Зөлфидә Кәфил кызы.

Балтач районы Нөнәгәр “Тамчы” балалар бакчасы.

Уртанчылар төркеме өчен  шөгыль конспекты.

 Йомры икмәккә  ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

Максат:

  1. Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.
  2. 4 кә кадәр санауны ныгыту.
  3. Предметларны төсләре буенча аеру.
  4. Зур, кечкенә  һәм бик кечкенә төшенчәләрен ныгыту.
  5. Кул маторикасын үстерүгә гимнастик күнегүләр башкару.
  6. Традицион булмаган техника алымын кулланып түгәрәк күмәчне ясау, чиста һәм пөхтә итеп эшләүләренә ирешү.

Методик алым:

 “Йомры икмәк “ – әкияте белән алдан танышу, сораулар бирү, сорауларга тулы җавап бирү,сюрприз моментлар, анализ ясау.

Материал:

Түгәрәк икмәк, куян, бүре, аю, төлке  курчаклары.

Кишерләр өч төрле зурлыкта.

Аларга кәрзиннәр өч төрле зурлыкта.

Кура җиләге рәсемнәре уртасында түгәрәк, өчпочмак, квадрат ябыштырылган.

Аларны җыяр өчен һәр балага каробкалар уртасына түгәрәк, квадрат өчпочмак ябыштырылган кызыл, яшел, сары төсләрдә.

Яшел, сары, кызыл, зәңгәр төсләрдә чәчәкләр. Аларны җыяр өчен 4 төсле вазалар.

Альбом битләре, гади карандашлар, салфеткалар.

Сары төстәге сабын белән кабартылган буяулар.Соклардан бушаган су таякчыклары.

Чыршы, каен агачлары.

(шөгыль өчен урын алдан әзерләнеп куела)

Шөгыль барышы:

Тәрбияче:

-Исәнмесез балалар ! Бүген без сезнең белән әкият дөньясына барабыз! Тукта ишеккә кем шакылдата ул.(ишекктән түгәрәк күмәч керә)

- Балалар таныйсызмы? Бу нәрсә? (балалар җавабы )Ул нинди?, нинди төстә?, аның почмагы бармы? Менә шуның өчен ул тәгәрәп кенә киткән.

- Әйдәгез бу тәгәрәк икмәкне үзебез белән алабыз. ( көйгә тәгәрәк буенча әйләнеп барабыз. Урманга барып җиттек.)

Каршыга куян очрый :

Куян :

-Мин син ашыйм түгәрәк күмәч!

Түгәрәк кәмәч:

-Мине коткарыгыз балалар, мин бик куркам!

Тәрбияче:

- Малалар әйдәгез ярдәм итик түгәрәк кәмәчкә.

Куян :

- Мин бик ач, минем ашыйсым килә.

Тәрбияче:

-Юк куян без сине ач калдырмыйбыз, сиңа кишерләр җыеп бирәбез! Балалар булышабызмы?. Зур кишерләрне зур кәрзингә, кечкенә кишерләрне кечкенә кәрзингә, бик кечкенә кишерләрне бик кечкенә кәрзингә җыярга кирәк.

( балалар  уртага чыгып җыялар)

Куян :

- Балалар сезгә бик зур рәхмәт, мине ашаттыгыз, мин китәм мине өйдә көтәләр.

(балалар түгәрәк буйлап куян кебек сикерәләр, каршыларына бүре очрый)

 Бүре:

- Мин сине ашыйм түгәрәк күмәч!

Түгәрәк кәмәч:

-Мин бик куркам балалар миңа зинһар ярдәм итегез!

Тәрбияче:

- Балалар бүре бик ачулы ахыры . Әйдә аның күңелен күрик, аңар чәчәкләр җыеп бирик, ул бик шат булыр.

(Балалар уртага чыгып һәрберсе чәчәк җыя, аларны чәчәк төсендәге вазаларга санап салалар 4 кә кадәр санауны кабатлау.Бүрегә чәчәкләрне тапшыралар Алар бүре ошатып түгәрәк буенча йөреп китәләр, каршыларына аю очрый)

Аю:

- Мин сине ашыйм түгәрәк күмәч!минем бик ашыйсым килә!

Түгәрәк кәмәч:

- Балалар мин куркам миңа ярдәм итегез зинһар!

Тәрбияче:

- Аю без сине балалар  белән җиләк белән сыйларбыз ! балалар әйдәгез аюга җиләкләр җыеп бирик! (Балалар геометрик фигуралар төшкән кура җиләкләрен аерып җыялар , аны каробкаларга санап салалар, аюга бүләк итеп бирәләр)

Аю:

-Бик зур рәхмәт сезгә балалар!

(балалар аю йөрешенә охшатып юлларын дәвам итәләр, каршыларына төлке очрый)

Төлке:

- Урман буенча йөрим , түгәрәк күмәч исен сизеп сезнең янга килеп чыктым, күрмәдегезме балалар.

Балалар:

-Төлке дус, ул безнең блән ләкин ул безнең дустыбыз аны сиңа бирә алмыйбыз!

Тәрбияче:

- Төлке бик теләсәң балалар сиңа күп итеп аның рәсемен ясап бирерләр.

( балалар рәсем ясарга утыралар, алар буяуны кабартып, аның күбегенә альбом битләрен куеп тәгәрәк ясыйлар, карандашлар белән аның күзләрен , аякларын ясыйлар)

Төлке :

- бик зур рәхмәт сезгә балалар, сезнең бу матур рәсемнәрегезне мин саклап тотармын, аларны караганда мин сезне искә төшерермен. Сау булыгыз балалар!

Тәрбияче:

- Сез бүген бик күп эшләр эшләдегез, нишләдек, каршыбызга нәрсәләр очрады, аларга ничек итеп булыштык?Сез бер хайванныда кыерсытмадыгыз, бик булдырдыгыз, Куянга , аюга, бүрегә, төлкегә ничек ярдәм иттегез? (Балалар җавабы тыңлана )

  1. Балалар әйдәгез өйгә кайтыйк, әби белән бабай тәгәрәк күмәчне эзли чыкканнар, кузгалдык .

(Түгәрәк буенча әйләнеп кайту, түгәрәк күмәч балалар белән саубуллашып чыгып китә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...

Минем яраткан шәһәрем. ( уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспект)

Балаларны туган шәһәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Әлмәтнең тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам һәм туган я...

“Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме

Тема: “Математика иленә сәяхәт”Максат: 1)    Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре бу...

"Балаларның математик күзаллауларын формалаштыруда үстерешле уеннар (уртанчылар төркеме)"

игры для дошкольников средней группы  по математике на татарском языке....

Икенче төркем балалары өчен конспект Тема: «Йомры икмәкне коткару»

Балаларны әкиятне эмоциональ кабул итәргә ; әкияттәге сүзләрне истә калдыру һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү,  диологик сөйләм телен үстерү; кул моторикасын ныгыту, үзара татулык, үз-үзеңне ...


 

Комментарии

Галаветдинова Разима Завдатовна

Бик яхшы итеп ясагансыз блогыгызны,молодцы.У вас наверное разновозрастная группа?