"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.

Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.

Барышы: 1.Оештыру өлеше.Дәрескә барлык кирәкле җиһазларны барлау.

2.-Балалар,үткән дәрестә без нәрсәләр ясадык әле? Нәрсәләр турында сөйләштек? Ничек итеп аларны ашатабыз? Бүген инде без сезнең белән авыл машиналары турында сөйләшербез.

-Безнең авылда нинди машиналар бар? Аларның барысының да нәрсәләре бар? Сез тагын нинди машиналар беләсез?(рәсемнәр карау,сораулар бирү һәм җаваплар алу).

-Хәзер инде шушы машиналарны биткә ясыйбыз. Кайсыгыз кайсын тели.

Башта кагыйдәләрне искә төшерик әле: а)матур итеп утыру.

б)карандашны уң кулга тоту,сулы белән битне тотабыз.

в)карандашны авызга капмыйбыз.

г)карандаш белән иптәшкә төртеп күрсәтмибез.

д)карандаш белән каты басып ясамыйбыз.

е)сорыйсы нәрсәне кул күтәреп сорыйбыз.

3.Мөстәкыйль эш( булдырмаган балаларга булышу)

4.Эшләрне карау,сорауларга җаваплар эзләү.

-Карандашларны куйдык.Айнур бөтен рәсемнәрне җыеп кил әле.(балалар өстәл янына җыелалар)

-Карагыз әле,менә монда ничек күп машиналар,төрлесе бар.Әйдәгез моны машиналар гаражы дип әйтик.

-Гаражда кайсы машина бик матур? Ә менә бу машиналарны әзрәк төзәтәсе бар.

-Бүген без сезнең белән машиналар турында сөйләштек.Нинди машиналар турында сөйләштек.Нинди машиналар барлыгын белдек.Киләсе дәрестә тракторлар турында сөйләшербез.Шушының белән дәрес тәмам.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

Безнең китаплар .Өлкәннәр төркеме өчен "Аралашу"белем бирү өлкәсе буенча эшчәнлек.

1)    балаларда китапка карата кызыксыну формалаштыруны дәвам итү, сыйфат билгеләрен куллану хисабына сүзлек байлыгын активлаштыру;2)     балаларның игътибарын, хәте...

Мәктәпкә әзерлек төркеме “ Әкият”-безнең дустыбыз.

. Балаларның әкиятләр белән  кызыксынучанлыгын  үстерү; . Бөек татар  шагыйре Г.Тукай  иҗатына  кызыксыну  уяту; . Балаларны  туган  телдә  Һәм ...

Мәктәпкә әзерлек төркеме “ Әкият”-безнең дустыбыз.

Балаларның әкиятләр белән  кызыксынучанлыгын  үстерү; . Бөек татар  шагыйре Г.Тукай  иҗатына  кызыксыну  уяту; . Балаларны  туган  телдә  Һәм ...

Өлкәннәр төркеме балалары өчен проект эше : ""Тукай безнең күңелләрдә"

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатын өйрәнү һәм сөйләм телен үстерү максатыннан, бу проект эше бик актуаль булып тора....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Авыл буенча сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның туган авыллары турындагы белемнәрен киңәйтү. Авылдагы социаль объектларны белүләрен ныгыту. Ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү максатында үткәрелде....

Яңа ел бәйрәменә багышланган сценарий конспекты (уртанчылар төркеме)

Яңа ел  бәйрәменә багышланган сценарий  конспекты (уртанчылар төркеме)...