Яңа ел бәйрәменә багышланган сценарий конспекты (уртанчылар төркеме)
материал (средняя группа)

Амина Нурулловна Мингалимова

Яңа ел  бәйрәменә багышланган сценарий  конспекты (уртанчылар төркеме)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_stsenariy_2019.docx41.38 КБ

Предварительный просмотр:

“Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы”

Хуш киләсең  Яңа ел!

 

(уртанчылар төркеме өчен)

 

                                             

                                                   

                                                       Тәрбиячеләр: Мингалимова Ә.Н.                                                                            

                                                                                     Мөхәмәтҗанова М.Н.

                                               

2019

Алып баручы  Хәерле көн, кадерле балалар,хөрмәтле кунаклар!Менә үзенең шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте.Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле вакыйгалар алып Яңа ел аяк баса.Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр,муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

Алып баручы  Бар Җиһан аккатөренгән,        

Җем-җем килеп кар көлә!

Сафлык бөркеп, ак нур сибеп,

Җиргә Яңа ел килә!

Теләгем шул, изгелекле булсын,

Яңа аяк баскан Яңа ел!

Бәхет-шатлык алып килсен,

Һәр яңа көн булсын яңа җыр!

Аяз күкләр һаман тыныч булсын.

Шат көлүгә дөнья күмелсен

Яңа елның алсу таңы сезгә

Иксез- чиксез бәхет китерсен!

Әйдәгез, тамашабызны башлап, сүзне балаларга бирик.

        Күмәк бию №1

Балалар күңелле көйгә залга кереп бииләр һәм урыннарына утыралар.

Алып баручы  Рәхмәт сезгә балалар! Балалар,без бүген шушы залга  нинди бәйрәмгә җыелдык?

Балалар: Яңа ел бәйрәменә җыелдык.

Алып баручы  .Әйе, балалар, дөрес әйтәсез.Яңа ел бәйрәменең төп күрке-чыршы. Бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел мәһабәт чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик тә сөенәбез.Ул кайда үсә икән, әйдәгез белик әле шуны.

Мин сезгә бер кыз турында сөйлим әле, тыңлагыз. Яшәгән ди Амелина исемле бер кыз.Аның үзенең урманга барып, Яңа елга чыршы алып кайтасы килгән. Амелина шәлен, тунын, итекләрен, бияләйләрен кигән дә, кулына балта алып урманга китә.

(Бара –бара урманга килеп җитә.Караса, каршысында бик матур чыршы үсеп утыра. Балтасын күтәреп сукмакчы гына булган иде, чыршы артыннан куян килеп чыга.)

Куян. Син бу чыршыга тимә,(Рамазан)

Чыршы кирәк бит димә.

Чыршы үссен урманда,

Аңа бит рәхәт монда.

Без бу чыршы төбендә күптәннән яшибез инде.

 Амелина. Ярар, куян .Мин синең чыршыңа тимим.

 (Куянны тыңлап, аның чыршысына тими.Караса, якында гына тагын чыршы үсеп утыра икән. Балтасын алып, кизәнүе була, чыршы төбеннән төлке килеп чыга.)

Төлке. Бу чыршыны кисмә, син (Н.Азалия)

Чыршы-урман бизәге.

Кичә кыш бабай килеп,

Аны үзе бизәде.

Амелина. Ярар, төлке.Мин синең чыршыңа тимим.

(Төлке шатлыгыннан бии башлый.Амелина өченче чыршы янына килә.Балтасын селтәнүе була, чыршы төбеннән аю килеп чыга.)

Аю.Яшел чыршыбыз урманда, (Эльдар)

Үссен әле кисмә син.

Ясалма чыршыны гына,

Яңа елга бизә син!

Амелина. Ярар, аю .Мин синең чыршыңа  да тимим.

 (Бара бара Амелина бик матур бер өй күреп ала.)

Амелина.Нинди матур өй! Гел кардан, йолдызлардан гына!Кем яши икән бу өйдә?Тәрәзәгә шакып карыйм әле.

(Өйдән Кар кызы чыга.)

Кар кызы.  Кем син кызыкай?Бу салкын, буранлы көнне урманда нишләп йөрисең?

Амелина. Мин Амелина.Урман буйлап үемә чыршы эзләп өйрим.Ә син кем?

Кар кызы. Мин Кар кызы.Хәзер мин Гөлчәчәк балалар бакчасына чыршы бәйрәменә барам. Теләсәң сине дә үзем белән алып барам.

Амелина. Бик рәхәтләнеп барам. Минем дә бәйрәм карыйсым килә.

Куян.(йөгереп килеп җитә). Зинхар мине  дә алыгыз, үзегездән калдырмагыз.

Кар кызы. Әйдәгез, әйдә.

Төлке. (йөгереп килеп җитә). Минем дә бәйрәмгә барасым килә.

Кар кызы. Әйдә төлке, әйдә.

Аю. (атлап килеп җитә) Бәйрәмгә мин дә барыйм әле.

Кар кызы. Әйдә, аю абзый, әйдә. Барыбыз да җыелып беттекме?

Хайваннар. Әйе, беттек.

Алып баручы. Балалар, безнең бәйрәм башланды. Тик бер кунагыбыз да күренми бит эле.Бәйрәмгә чакырып Кыш бабай белән Кар кызына телеграмма  җибәргән идем.Әллә ул  барып җитмәдеме икән?

                                                     Музыка №

Кар кызы.    Исәнмесез, балалар!

                      Исәнмесез, кунаклар!

                     Яңа ел белән сезне,

                     Яңа бәхетләр белән!

Амелина, син урманнан чыршы эзләп йөрисең.Ә менә бу бакча балалары урманнан чыршы кисмичә, ясалма чыршы гына бизәп куйганнар.Күрдеңме, ничек матур булган.

Алып баручы. Исәнмесез! Исән сау килеп җиттегезме?! Рәхим итегез безнең бәйрәмгә.Без сезне көттек.

Исәнме, чыршы, исәнме,  Азат

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Без бик сагынып көттек.

Күрегез бу чыршыны.Ильяс

Чыршының да чып-чыны.

Нинди төз, матур, биек

Тора түшәмгә тиеп.

Бар табигать ап-ак кардан   Н.Азалия 

Яшел юрган ябына,

Ә без килдек бергәләшеп

Яшел чыршы янына.

Здравствуй, наша елочка. Аделина

Здравствуй, новый год.

Каждый пусть у елочки

Спляшет и споет.

Урманнан безгә бәйрәмгә  Амелина

Ямь-яшел чыршы килгән.

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

 Алып баручы  Яңа елның һәрбер көне

                         Бәхетләр алып килсен

                        Һәр ишектән шатлык тулы

                        Яңа ел җыры керсен.

Алып баручы . Балалар, әйдәгез эле, чыршыбызны зурлап җыр җырлап алыйк.

        Җыр № 1( я узнала маленький секрет)

1)я узнала маленький секрет:

елочке не холодно зимой.

и не надо елочку, маленькую елочку

забирать к себе домой.(2)

2)я узнала маленький секрет:

елкам очень весело в лесу.

маленькие елочки, маленькие елочки

я от вырубки спасу.(2)

3)маленькие елочки мои

стать большими елями хотят.

пусть они в лесу растут,

новый год встречают тут

много много лет подряд.(2)

          4)вы узнали маленький секрет:

елочке не холодно зимой.

и не надо елочки, маленькие елочки

забирать к себе домой. (2)

Кар кызы.    Балалар, безнең Кыш бабай һаман күренми.Син бара тор, мин бүләкләр тутырып бетергәч килеп җитәрмен дигән иде.Әллә адаштымы икән?

Алып баручы  Әйдәгез,әле балалар, бергәләп  Кыш бабабызны бәйрәмгә чакырыйк. Бәлки ишетеп килеп тә җитәр.

  Балалар: Кыш бабай, кил безгә,

                   Яңа ел бәйрәменә!

Музыка №

Кыш бабай:  Исәнмесез балалар,

 Исәнмесез кунаклар.

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр алып килсен .

Алып баручы       Хуш киләсең, Кыш бабай,

                              Әйдә түрдән  уз, бабай.

                              Балалар сезне көтте,

                              Тагын бер яшькә үсте.

Кар кызы:    Бабакай, кара әле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!

Кыш бабай:  Әйе шул, мин аларга  кибеттәге   иң матур чыршыны  җибәрдем.

Чөнки урман гүзәлләрен кисергә ярамый. Без табигатьне сакларга тиешбез.Балалар чыршы сезгә ошадымы?

Балалар:   Әйе ошады.

 Алып баручы  Әйе, Кыш бабай , чыршы безгә бик ошады. Бабакай,сез бик ерактан килдегез, аргансыздыр,бераз ял итеп алыгыз әле. Балалар  сез  килүгә дип, матур шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Ә хәзер балаларны тыңлап алыйк әле.

Матур бәйрәм җырыбыз  Рияз

Яңгырагач еракка

Кыш бабабыз ишетеп

Килде безгә кунакка.

Кыш бабай, кыш бабай  Илзирә

Безгә бик таныш бабай

Сакал – мыек ап-актан

Килгән безгә ерактан.

Бүләкләр алып килгән   Илзидә

Бүреген кыңгыр кигән

Әйлән –бәйлән уйната

Биетә һәм җырлата

Безгә конфетлар бирә  Г.Азалия 

Үзе елмая – көлә

Кыш бабай безгә тагын

Яңа ел алып килә.

Суык бабай кил безгә Фирүзә

Яңа ел бәйрәменә,

Чыршы әйләнәсендә,

Җыр җырлап әйләнергә.

Уенчыклар, бүләкләр  С.Алинә

Безгә тагын алып кил.

Соңга калма, бабакай,

Атлап түгел, чабып кил.

Алып баручы        Бүген бездә зур бәйрәм!

                              Бүген Кыш бабай килә!

                              Безнең күңел җырларга

                               Һәм биергә җилкенә.

Бию № 2 «Санта клоус»

Кыш бабай: Рәхмәт балакайларым, күреп торам  мине бик зарыгып көткәнсез. Матур шигырьләр, биюләр  өйрәнгәнсез. Мин дә ял итеп алдым. Әйдәгез әле,

бергә уйнап алыйк.Сез җепшек кар яугач, кар бабайлар ясыйсызмы  балалар.Яле, миңа да ясап күрсәтегез әле балалар.Менә минем капчыгымдагы  кагәзләрдән кар бабай ясарга кирәк.Әйдәгез, кайсыгыз җитез икән.

УЕН №1 “Кар бабай “

        (Ике бала уртага чыгып, геометрик фигуралардан кар бабай ясыйлар.Музыка астында)

Кыш бабай: Сез бик уңган балалар икәнсез.Инде минем сезгә тагын бер уеным бар.Менә шушы табышмакларга җавап таба алырсызмы икән?

        УЕН №2 “Кыш бабай табышмаклары”

Кыш бабай.

1. Һавада очалар,

Ак мамыктай җиңелләр.

Ялтырый, җем-җем итәләр

Әйләнеп җиргә төшәләр.(кар бөртекләре)

2.Акыра да , котыра,

Бөтен җирне тутыра. (Буран)

4. Утта янмый, суда батмый. (Боз)

5. Аягы юк, кулы юк, үзе сүрәт төшерә. (Суык)

7. Җир өстендә ак мамык (кар)

8.Килә бары  кыш җиткәч,

Иске ел үтеп киткәч.

Үзе белән һәрвакыт,

Яңа ел алып килә.(кыш бабай)

9. Кыш бабайның юлдашы,

Аның белән гел бергә.

Шуңа аны җәй көне,

Мөмкин түгел күрергә.(Кар кызы)

Кыш бабай. Сез бик тапкыр  балалар  икәнсез!Күрәм, мин килгәнче үскәнсез, күп белем туплагансыз.

 Алып баручы Әйе, бабакай! Хәер безнең җырыбызны тыңлап карагыз әле.                                

Җыр № 2 «ЯҢА ЕЛ»   Л. Батыр-Болгари музыкасы,  Р. Вәлиева сүзләре

1)Җем-җем көмеш тун кигән, 
Яңа-яңа ел килгән, 
Яшел чыршылар белән, 
Яңа җырчылар белән.

Кушымта:

Яңа ел, Яңа ел -
Безгә зур кунак килгән. 
Кыш бабай һәм Кар кызы 
Күп бүләкләр китергән.

2)Дуслар белән җыелдык, 
Бергә шундый күп булдык, 
Әйлән-бәйлән уйнарга 
Кулны-кулга тотындык.

Алып баручы  Афәрин, балалар!Булдырдыгыз. Ә хәзер , шигырь сөйләүне дәвам итик әле.

Ап-ак кар яуган  Зилә

Урам агарган

Чыршы бәйрәмгә

Килде урманнан.

Яңа елны каршыларга   Рамазан

Без җыелдык бу залга.

Исэн-саумы Яңа ел!

Хуш киләсең, уз залга!

Каршылыйк, дуслар бергәләп: Н.Алинә

Яңа ел килә безгә!

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә-тирәбезгә!

Кар бөртекләре  Алия

Җем-җем итәләр.

Җил искән саен

Очып китәләр.

Кар кызы. Мин Кар кызы, Кар кызы

Кыш бабайның оныгы.

Күп минем сердәшләрем,

Ап-ак кар бөртекләрем.

Әйдәгез, әле, кар бөртекләрем, килегез яныма.Бер биеп әйләник.   (Кар кызы кар бөртекләрен биергә чакыра.)      

  Бию №3 Снежинки

Уен №3 Кар бөртеге ясау.

Кар кызы :Рәхмәт,кар бөртекләрем! Бик матур биедегез! Бераз ял итеп бер уен уйнап алыйк әле.Минем кулымда вак кар бөртекләре.Әйдәгез әле алардан зур кар бөртеге ясыйк.

Алып баручы.Бәйрәмебезне шигырьләр белән  дәвам итик.

Яңа ,яңа,яңа ел    Б.Азалия

Бүген шундый яңа ул!

Яшел чыршы очында

Йолдыз булып яна ул.

 

Шатланабыз, сөенәбез,  Эльдар

Зурлыйбыз Яңа елны.

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын яңа юлны

Алып баручы. Без бәйрәмнәрне яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

Бер җырлап күрсәтәбез.        

                                       Җыр «Кыш бабай»№3

1)Агачларга бәсләр элеп

    Сурәтләрен тәрәзәгә

    Ясап куйган Кыш бабай,Кыш бабай

    Ясап куйган Кыш бабай

2) Рәсемнәре бигрәк матур

    Сокланып карап туймаслык

    Оста икән Кыш бабай,Кыш бабай

    Оста икән Кыш бабай

3) Өреп китсә, сулар ката

    Елгаларга бозлар ята

    Тылсымлы да Кыш бабай,Кыш бабай

    Тылсымлы да Кыш бабай

  Тылсымлы да Кыш бабай

  Куәтле дә Кыш бабай

  Оста икән Кыш бабай

Дуслар белән җыелдык  Данир  

Бергә шундый күп булдык.

Әйлән-әйлән уйнарга

Кулны –кулга тотындык.

Дети водят хоровод,  Энҗе

Хлопают в ладоши.

Здравствуй, здравствуй,

Новый год! Ты такой хороший!

Ап-ак карларга уралып Рүзәл

 Син киләсен Яңа ел!

Ак карлардай ак бәхетле

 Булсын безнең яңа юл.

Кыш бабай. Кар кызым, күрәсеңме, балалар быел бик үскәннәр.Күп нәрсәгә өйрәнгәннәр.Мин бит алаврга шуның өчен бүләкләр алып килдем бит.Капчыгымны бир әле кызым.

Кар кызы Капчыгың монда бабакай.

(Кыш бабай капчыкны ача, аннан Яңа ел чыга.)

Исәнмесез, мин Яңа ел!(Н.Алинә)

Һәммәгезгә, һәммәгезгә,

Мин уңышлар өләшәм.

Дөнья ямьле булсын диеп,

Кешелеккә эндәшәм.

Кыш бабай: Балаларым! Бәйрәм бик күңелле үтте.Безгә бик ошады.Рәхмәт, сезгә! Ә безгә китәргә кирәк. Безне башка балалар бакчасында да көтәләр.Яңа еллар белән сезне.Ә бүләкләрне тәрбияче апаларыгыз таратыр сезгә.

Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте

 Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим,

 Яңа елда һәркемгә

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә!

Кар кызы: Чыршы әйләнәсендә,

Җырлап биедек бергә.

Яңа елны каршылау,

Күңелле булды безгә.

Безгә вакыт китәргә,

Кирәк барып җитергә.

Башка балалар көтә,

Бәхетләр телим сезгә.

Кыш бабай, Кар кызы. Саубулыгыз, Киләсе очрашуларга кадәр.

Балалар.саубулыгыз.

Алып баручы  Ягез, балалар.Кыш бабай китте дип күңелсезләнмик.Бер елдан ул безгә тагын килер.Ә  бер елны матур итеп , яңа һөнәрләр өйрәнеп үткәрербез.Бәйрәмебезне күмәк бию белән тәмамлыйк.

                                                  Күмәк бию № 4

1 Алып баручы: Яңа елга яңа юлдан,

                            Нык басып бердәм керик.

                           Иң изге, саф теләкләрне

                           Бер-беребезгә телик.

2 алып баручы:  Яңа бәхет, зур уңышлар

                            Алып килсен яңа ел.

                            Шатлык белән үтсен һәр көне,

                            Котлы булсын, Яңа ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

"Әтәч үзенең гаиләсе белән" (уртанчылар төркеме)

 Максат : Балаларны әкият белән таныштыру, аларны әкияткә карата кызыксыну уяту,кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту, хәрәкәт активлыгын арттыру, сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү, фикерләү сә...

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль...