“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.
календарно-тематическое планирование по окружающему миру (средняя группа) по теме

Тлякова Зульфида Кафиловна

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбияләргә өйрәтү, аларны елның төрле вакытларында күзәтүләр аша чагыштыру.Табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тотарга, җир-суны пычыратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен сакларга күнектерү.Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү, ныгыту, сынлы сәнгать эшчәнлегендә традицион булмаган техника алымнарын кулланып балаларның кызыксынучанлыкларын арттыруБалаларда экологик культура, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә гаилә һәм балалар бакчасының бердәмлеге.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1-_kvartal.docx30.73 КБ

Предварительный просмотр:

I – квартал  Сентябрь

Тема

Максат

Үткәрү вакыты (атна)

1

“Исәнме алтын көз!”

Балаларны көзнең аермалы үзенчәлекле билгеләре белән таныштыру, белемнәрен киңәйтү, көз көне үсемлекләрдәге үзгәрешләрне ачыклау. Балалардан табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, аның матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

I

2

“Балаларның танып белү, тотып карау, сенсор тәрбияләрен үстерү”

Агачлар, үсемлекләр, яшелчәләр белән танышуны дәвам итү. Аларның яфрак, чәчәк, җимешләренең формасы, төсе, зурлыгы, тәмнәре буенча аерырга өйрәтү, яңа технологик алымнар кулланып рәсемнәрен ясау, әвәләү, кисеп ябыштыру.

II

3

“Безнең якта үсүче агач һәм куаклар”

Безнең якта үсүче агач, куаклар белән таныштыру. Аларның исемнәрен атау. Каен, өрәңге, миләш, шомырт белән танышу. Аларның яфрак формалары буенча аеру, зурлыклары буенча чагыштыру. Кулларны буяуга манып  “Көзге яфрак” рәсемен альбом битенә төшерү.

III

4

“Су белән таныштыру”

 Балаларны су белән таныштыру. Суның үзлекләрен өйрәтү. Суның иссез, төссез икәненә төшенүләренә ирешү, үтә күренмәле, берничә әйберне эретә,  суда коеналар, уенчыклар йөзеп йөргәнен күзәтү, тәҗрибәләр  үткәрү (су кайнар, бозлы, салкын, төсле)  барлык тереклек өчен суның никадәр кирәкле булуын аңлату, көндәлек тормышта кулланышы. Балаларда суга карата сакчыл караш тәрбияләү.

IV

Октябрь

Тема

Максат

Үткәрү  вакыты (атна)

1

“Кызыл китап”

Сирәк очрый торган һәм дөньяда юк булырга торган хайваннар һәм үсемлекләр төре язылган китап белән таныштыруны дәвам итү. Аларга карата сакчыл караш тәрбияләү. Урманга экскурсиягә бару, урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

I

2

Дидактик уен “Серле капчык”

Көзге җиләк-җимешләр турында белемнәрне ныгыту. Аларны табышмаклар, дидактик уеннар , сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү. Җиләк- җимешләрнең исеме, төсе, тәме, зурлыгына карап аера белергә өйрәтү, рәсемнәрен ясау.

II

3

“Керпедә кунакта”- яңа технологик алымнар кулланып сөйләм теле һәм рәсем шөгыле .

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту. Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту, хәрәкәт активлыгын арттыру,сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү, фикерләү сәләтен арттыру, татар халык авыз иҗатын кулланып сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын арттыру, традицион булмаган техник алымнарын рәсем ясауда, пластилин әвәләүдә, орлыклар белән эшләүдә, рәсем төшерүдә куллану..

III

4.

“Кошлар”

Җылы якка очучы кошлар, кышлаучы кошлар турында белемнәрне арттыру, аларның рәсемнәрен карау, исемнәрен, гәүдә өлешләрен танып әйтергә өйрәтү. Участокка чыккач аларны (чыпчык, күгәрчен) күзәтү. Аларның икесен чагыштыру, аерым якларын әйтү

IV

Ноябрь

Тема

Максат

Үткәрү вакыты (атна)

1

“Көзге ярминкә”

Бакчадан җыеп алган яшелчәләр белән танышуны дәвам итү. Алар турында табышмаклар өйрәнү. Аларның төсен.тәмен әйтә белү. Аларны зурлыклары, формалары буенча аеру, чагыштырырга өйрәтү. Җыеп алган яшелчәләрдән көзге ярминкә оештыру, аларның рәсемнәрен ясау.

I

2

“Серле бакча дуслары”

Бакчада үскән яшелчәләрнең файдалы якларын шигырьләр аша өйрәтү. Алар турында җырлар, биюләр өйрәнү. Үзебез өйрәнгән шөгыль, белемнәр белән  әти-әниләрне таныштыру. Ялкаулыкның бер чир икәненә төшендерү, күтәренке кәеф булдыру.

II

3

“Кыргый хайваннарның кышка әзерләнүе”

Урманда яшәүче кыргый хайваннар турында белемнәрне арттыру. Алар турында табышмаклар өйрәнеп белемнәрне тагында ныгыту. урманда яшәүче хайваннарның яшәү рәвеше белән таныштыру, аларның ничек кышка әзерләнүләре турындагы белемнәрен арттыру, кызыксынучанлыкларын үстерү. Рәсемнәр карау, нокталы рәсемнәр аша рәсемнәр ясау.

III

4

“Әтәч үзенең гаиләсе белән”

Йорт кошлары белән танышуны дәвам итү. Хикәяне сәнгатьле итеп уку. Геройлар белән якыннан танышу, аларның гәүдә өлешләрен истә калдыру. Бармак кул чукларының физик үсешен ныгыту, хәрәкәт активлыгын ,сөйләм телен үстерү,  татар халык  авыз иҗатын кулланып табышмаклар уйлап чыгару, сүз байлыгын арттыру (әтәчнең кикриге матур, матур итеп кычкыра) яңа технологик алымнар кулланып чеби, тавык, әтәч, йомырканың рәсемен ясау.

IV

II – квартал  Декабрь.

Тема

Максат

Үткәрү  вакыты (атна)

1

“Исәнме кыш!”

Балаларны ел фасыллары турында таныштыруны дәвам итү. Кышның аерымалы үзенчәлекле билгеләре белән таныштыру, белемнәрен шигырь, хикәя, табышмаклар, сынамышлар, рәсемләү аша ныгыту, тәрбияләү. Кышның матурлыгын күрә белергә,  чисталыгына сокланырга өйрәтү. Һава торышларын  кәндәлек билгеләү.

I

2

“Карның үзлекләре”

Табигатьтә суның ничек әйләнеп йөрүен, балаларга аңлатуны дәвам итү. Карның үзлекләре белән танышу. Аның охшаш , аерымалы якларын күрергә өйрәтү. Сүзлек запасын баету : йомшак, ап-ак, вак, эре, юеш, ялтыраучан бөртекле. Кулда карның эрүен күзәтү. Кар бөртеген рәсемдә карау, зәңгәр альбом битенә бармак очлары белән ак кар бөртекләре ясап алган белемнәрне ныгыту.

II

3

“Кыш көне һава торышы”

Кышкы табигатьнең күренешләре,  һава торышы белән көндәлек таныштыру.(җилле, карлы, буранлы, аяз, болытлы, көчле җил,ураган, салкын көннәр турында сөйләшү). Балаларны тәрәзәгә ясалган бозлы, карлы бизәкләр белән таныштыру. Аларның матурлыгын күреп, соклана белергә өйрәтү. һава торышын көндәлек күзәтүдә билгеләп бару.

III

4

“Ни өчен чыршы матур?”

Балаларның игътибарын чыршының төзелешенә юнәлтү: бер кәүсә, күп ботаклар, аска таба ботаклар озыная бара, барлык ботаклар яшел, каты инәләр белән капланган, көрән күркәләр. Балаларны  агачның матурлыгын күрә белергә өйрәтү. Чыршы турында табышмак, шигырь, җырлар өйрәтү.”Безнең матур чыршы”- бергә коллектив рәсем ясау.

IV

Январь

Тема

Максат

Үткәрү вакыты (атна)

1

“Бүлмә гөлләре”

Бүлмә гөлләре белән танышуны дәвам итү. Аларны чәчәкләре, яфраклар буенча аеру, исемнәрен атау. Бүлмә гөлләрен карап, матур сүзләр кулланып, гөлләрне үстерергә өйрәтү.аларны тәрбияләү. Төпләрен йомшарту, тузаннарын сөртү, аларга су сибү, корыган яфракларын алу. Гөлләрнең сабак, чәчәк, яфрак өлешләрдән торганын белү. Аларга карап соклану, матурлыкларын күрергә өйрәтү.

I

2

“Кыш көне кыргый хайваннар тормышы”

Кыш көне кыргый хайваннар тормышы турында белемнәрне ныгыту, аларның табигатькә яраклашулары турында сөйләшү. Белемнәрне рәсемнәр, табышмаклар, шигырьләр укып ныгыту. аларның яшәү шартлары, ничек тукланулары, гәүдә төзелешләре хакында таныштыру, хәрәкәтләрен ныгыту. Ни өчен кыш алар өчен иң авыр ел фасылы? Балаларның фикерләү сәләтләрен үстерү. Әвәләү алымнарын кулланып куянны  әвәләү.

II

3

“Кошлар  яшәргә тиеш”

Кошларның кешелек дөньясында тоткан урыны, әгәр кошлар бетсә дөньяга нинди афәт килгәнен аңлату.безнең якта кышлаучы кошларны рәсемнәрдә тану, исемнәрен атау. Охшаш, аермалы якларын әйтеп бирү.аларга җимлек кую,җим салу, ашауларын күзәтү,аларга карата кайгыртучанлык хисләрен үстерү, ярату, кошларның яшәү өчен кирәкле шартлары турында белемнәрен ныгыту, рәсемнәр ясау.

III

4

“Экологик чылбыр”

Кеше - йорт хайваннарының бер-берләре белән бәйләнешләре турында сөйләшү. Ат һәм аның колыны, яшәү шартлары белән танышу. Кеше тормышында атның файдалы якларын ачыклау, алар турында кайгырту, табышмаклар уйлап чыгару.

IV

Февраль

Тема

Максат

Үткәрү вакыты

(атна)

1

“Авылымның су чыганаклары”

Балаларны авылыбызның су чыганаклары – чишмәләр белән таныштыру. Чишмә буена экскурсиягә бару. Ни өчен без чишмә суын эчәбез? Балаларның фикерләү сәләтләрен үстерү. Чишмә турында шигырь, җырлар өйрәтү. Суның үзлекләре белән танышу. Суның төрле хәләткә керә алуы турында булган белемнәрен ныгыту, чишмә янын чистарту, экологик культура тәрбияләү.

I

2

“Кышкы болытлар”

 Кышкы табигатьтә була торган күренешләр белән таныштыруны дәвам итү. Участокка чыккач болытларны күзәтү. Саф һавада болытның формасын, тизлеген күзәтү. Болытларның төрле хайван, яшелчә рәвешенә килгәнен карау. Таяк белән карда рәсемен ясап карау.

II

3

“ Суган утырту”

 Бүлмәдә суга,балчыкка суган утырту. Суган үсентесенең үсүен күзәтү, үзгәрешләрне күзәтү дәфтәренә язып бару. Кыяклары чыккач рәсемен ясау, балаларның сүзлек запасын баету: суганның кыягы яшел ,ашыйсы, суганы - түгәрәк, сары, ансы үсә, әче,елата,витаминга бик бай.Үсеп җиткән суган кыякларын ашка турап салу.

III

4

“Кайда яши?”- дидактик уен.

Кыргый, йорт хайваннары турындагы белемнәрне ныгыту, алар турында табышмакларны искә төшерү, кайда яшәүләре хакында сөйләшү. Бирелгән хайваннарны ике төркемгә бүлү. Кыргый хайваннар белән йорт хайваннарын охшаш, аермалы якларын табу, мәсәлән: эт белән бүрене чагыштыру. Аларның тәртипләрен чагыштыру, этнең файдалы якларын әйтү. һәрбер хайванның үз өнендә яшәргә  тиешлеген балаларга аңлату.

IV

3 – квартал  Март

Тема

Максат

Үткәрү вакыты

(атна)

1

“Исәнме ямьле яз!”

Балаларны язның үзенчәлекле билгеләре белән таныштыру. Балалар белән табигатьге үзгәрешләрне ачыклау. Агачлар яшәрә, хайваннар, тереклек уяна, кошлар җылы яктан кайта, алар оя коралар һ.б. Табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү. Белемнәрне рәсемнәр, шигырьләр табышмак-сынамышлар аша ныгыту.

I

2

“Урман – безнең күп катлы йорт”

Урманның төрле үсемлекләр һәм хаөваннар яшәүче күп катлы, катлаулы организм икәнлеген кузаллауны ачыклау.урманның һәр катның үзенчәлеген, анда урнашкан хайваннар, үсемлекләрне күрсәтү. Табигатькә карата сак караш тәрбияләү, урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнү.

II

3

“Беренче тамчы”

Язгы көннең матурлыгына соклану. Түбәдәге боз сөңгеләрен күзәтү. Тамчы тамуын күзәтү. Табигатьтәге үзгәрешләрне күреп әйтү, бәйләнешле сөйләмне үстерү. Боз сөңгеләреннән тып-тып тамган тамчыларның энҗе кебек ялтырауларына соклану, тамчы җырын тыңлау, өйрәнү. Күзәтүләрдән чыгып “Беренче тамчы” рәсемен ясау.

III

4

“Кошлар көне”

Җылы яктан кайтучы кошлар турында белемнәрне ныгыту, алар турында шигырьләр, җырлар, табышмаклар өйрәнү. Кошлар көненә әти-әниләрне чакыру. Өйрәнгән шөгыль, белемнәребез белән уртаклашу, кошлар турында кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү,  аларны ярату, куркытмау, килешләренә әтиләр ярдәме белән оялар ясап кую бәйгесен оештыру.

Апрель  

Тема

Максат

Үткәргән вакыт

(атна)

1

“Сыерчык”

Сыерчыкның оя сайлавын күзәтү. Алар һәр ояга парлашып урнашуларына игътибар итү. Ата кошның гел оя янында очуын, ә ана кошның күренмәвен әйтә. Ул йомырка салып, бала чыгарырга утырган. Иртә белән аларның матур итеп сайрауларын тыңлау, сыерчык турында җыр, шигырь өйрәтү. Сыерчык оясын кисеп ябыштыру.

I

2

“Тере булмаган табигатьне күзәтү”

Язгы кояш, кар, ташуны күзәтү.Табигатьтә үзгәрешләр бара, кояш нурлары күзне чагылдыра, кар хәзер биктиз эри, елга бозлары ярыла, алар бер-берсеннән калышмыйча, түбәнгә таба агалар.Ләйсән яңгыры - уңыш яңгыры турында сөйләшү. Бөтен җир карала бара, аяк аслары пычрана, гөрләвекләр акканын күзәтү.

II

3

“Мин һәм елга”

Елгада бозлар эри башлады.”Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма!”- ди халык әйтеме. Әйтемне бергәләп аңлашу, мәгънәсен аңлату. Елга буйларында булганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен исләреннән чыгармаска өйрәтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Елга, күлнең матурлыгына соклану. Күзәтүләрдән чыгып, нәтиҗә ясау күнекмәләре бирү.

III

4

“Беренче чәчәкләр”

Беренче чәчәкләрне табу һәм күзәтү. Яр буена экскурсиягә бару.  Яр буйларында беренчеләрдән булып үги ана яфраклары чәчәк аткан, алар төшкә кадәр күзләрен тутырып ачып, кояшка карап утыралар, көн авышкач, йокыга талалар. Беренче шытып чыккан үләннәрне игътибар белән күзәтү. Аларга карата сак караш тәрбияләү.

IV

Май

Тема

Максат

Үткәрү вакыты

(атна)

1

“Бар табигать яшәрә”

 Язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү. Май ае бөтен тир-юньне яшел төскә мана : агачлар яфрак яра, ишек алларында, урамнарда бәбкә үләне борын төртә. Кая карама, шунда чәчәк. Май кояшы шәфкатьле һәм җылы. Табигатьнең матурлыгына соклану, сак караш тәрбияләү.

I

2

“Үсемлекләр дөньясы”

Бакчадагы чәчәкләрне күзәтү. Аларның исемнәрен атау: ләлә, нәркис, ирис. Һәр төр чәчәкнең төрле төстә булганын әйтү. Агачлар яфрак яруын күзәтү: шомырт чәчәген карау, аның чәчәк формасына игътибар итү, һавага таралган хуш исне иснәү. Тузганак чәчәген күзәтү, үги ана чәчәкләре белән чагыштыру. Күзәтүләрдән чыгып чәчәк рәсемнәрен ясау.

II

3

“Табигатьтә хезмәт”

Өлкәннәр хезмәтен күзәтү. Мәйданчыкны җыештыру буенча хезмәт оештыру, чүп үләннәреннән арындыру. Түтәлләрдә яшелчә орлыклары чәчәргә булышу, орлыкларны аеру, яшелчә орлыкларын чагыштыру, тәтәлгә чәчү өчен орлык сайлап алырга өйрәтү, эшләгән эшне күреп сөенү, балаларда экологик культура тәрбияләү.

III

4

“Без – табигать дуслары”

Балаларда туган якка, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.”Без табигать дулары “ – дигән бәйрәм иртәсе  күрсәтү. Төрле рәсем, шигырь, җыр, биюләр аша балаларның белемнәрен ныгыту. Табигатьнең байлыкларын саклау, алардан дөрес файдалану проблемасын бергәләп чишү. Балаларда әйләнә-тирә мохит белән кызыксыну уяту, матурлыкны күрә белергә, анда яшәүче җан ияләренә карата миһербанлы караш тәрбияләү.

IV


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

“Балаларның туган як табигатенә мәхәббәтен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”. Шәһәребез бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен доклад

“Балаларның  туган як табигатенә  мәхәббәтен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.Шәһәребез бакчаларында   эшләүче тәрбиячеләр өчен    доклад....

I нче кечкенәләр төркемендә “Төзү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

№ТЕМАПРОГРАММНЫЕ ЗАДАЧИПРИЕМЫ РАБОТЫ.ОБОРУДОВАНИЕ И МАТЕРИАЛЫ.ЛИТЕРАТУРА                 СЕНТЯБРЬ1БАШЕНКА ИЗ КУБИКА.Разв...

I нче кечкенәләр төркемендә “Матур әдәбият” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы       ( 1.09 – 12.09 )    Атна         Тема    Бур...

I нче кечкенәләр төркемендә “Музыка” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план

Сентябрь. РепертуарПрограммное содержание  Музыкально-ритмические движения: «Марш», Э.Парлова   Слушание: “Әлли-бәлли”, М.Красев“Әпипә”, тат.хал.көе.  Пение: “Әйе шул”, Е.Тили...

I нче кечкенәләр төркемендә “Сенсорика” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

№ТЕМА ПРОГРАММНОЕ СОДЕРЖАНИЕ ДИДАКТИЧЕСКИЙ НАГЛЯДНЫЙ МАТЕРИАЛМЕТОДИЧЕСКИЕ УКАЗАНИЯЛИТЕРАТУРА...