Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)
материал (средняя группа) на тему

Тлякова Зульфида Кафиловна

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбияләргә өйрәтү, аларны елның төрле вакытларында күзәтүләр аша чагыштыру.

2.Табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тотарга, җир-суны пычыратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен сакларга күнектерү. 

3. Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү, ныгыту, сынлы сәнгать эшчәнлегендә традицион булмаган техника алымнарын кулланып балаларның кызыксынучанлыкларын арттыру.

4.Балаларда экологик культура, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә гаилә һәм балалар бакчасының бердәмлеге.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uz_bya.docx33.78 КБ

Предварительный просмотр:

           Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “ Нөнәгәр балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.

II  кв.категорияле тәрбияче Тлякова

Зөлфидә Кәфил кызы

2011 ел.

Максат:

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбияләргә өйрәтү, аларны елның төрле вакытларында күзәтүләр аша чагыштыру.

2.Табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тотарга, җир-суны пычыратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен сакларга күнектерү.

3. Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү, ныгыту, сынлы сәнгать эшчәнлегендә традицион булмаган техника алымнарын кулланып балаларның кызыксынучанлыкларын арттыру.

4.Балаларда экологик культура, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә гаилә һәм балалар бакчасының бердәмлеге.

                                                                     

                                                                                ...Табигать – ул син дә, мин дә

                                                                                        Аны сакларга кирәк !

                                                                                        Утыртыйк без язлар саен

                                                                                        Кимендә утыз тирәк.

                                                       Су, һава, кояш, хайваннар

                                                       Табигать – тереклеге.

                                                                       Һәркемгә билгеле бит

                                                        Аларның кирәклеге.

                                                                                   Туган ягыбызның – табигате

                                                                                     матур булсын !

                                                                                   Җырларда җырлаганча

                                                                                    гөрләп  торсын !.....

Табигатьнең чисталыгын саклау гаять зур әһәмияткә ия. Бу һәркемнең гражданлык бурычы. Балаларда кече яшьтән үк экологик культура тәрбияләнми торып, киләчәктә бу мәсьләнең уңай хәл ителеүенә исәп тотып булмавын әйтергә кирәк.Әйе, планетабызның киләчәк язмышы, кешелекнең яшәеше иң беренче чиратта экологик мәсьләләрнең ничек хәл ителүенә бәйле. Әлбәттә моңа ирешү өчен барлык катлам халыкның экологик аңын үстерү культура һәм белем дәрәҗәсен арттыру, балаларда табигать байлыкларына сакчыл караш формалаштыру зарур.

Минемчә, табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү - балаларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган кешедә мондый тойгылар тәрбияләү – бик кыен эш. Әйе, табигатьнең матурлыгына хозурлану, гына аз, аны саклый белергә кирәк. Ә моңа табигатьне белү – аңлау нңтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.Әйләнә-тирәнең төрле чуп-чар белән пычрана башлавы, хайваннар дөньясына да куркыныч янавын, кышлаучы кошларның азык юклыктан иза чигүен бала кече яшьтән белеп үссә, ул табигатьне яратачак, аны сакларга омтылачак.”Җирдәге бөтен матурлык – Кояштан, ә яхшылык- кешедән...Без – табигать хуҗалары һәм безнең өчен бөек тормыш хәзинәсе.” – дип яза М.Пришвин.Бала белән табигать арасындагы мөнәсәбәт бик җитди мәсьәлә. Баланы табигатьне яратучы гына түгел, ә аны саклаучы һәм яклаучы итеп тә тәрбияләү – тәрбияченең төп бурычы.

Бала дөньга килгәндә, ярдәмгә бик нык мохтаҗ була һәм җентекләп тәрбияләүне сорый.Ул үзен тәрбияли торган олы кешеләр ярдәмендә физик яктан ныгый, аның нерв системасы үсә, камилләшә бара. Бик яшьтән үк дөрес тәрбия бирү баланың киләчәктә нормаль үсешен тәэмин итә, аның организмын таза һәм төрле авыруларны җиңүдә чыдамлы итә, дәртле һәм шат күңелле итеп үстерә.Н.К. Крупская : “Бала вакыттагы беренче тәэсирләр бөтен гомергә эз калдыралар.Шуңа күрә дә әгәр без сүздә генә түгел ,бәлки җитди рәвештә киләчәк буынны тәрбияләргә телибез икән, бала тормышының нәкъ менә беренче елларында тәрбия бирүне нык уйлап оештыру бик әһәмиятле. Монда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча игътибар бирергә кирәк”- дип яза. Бакчада максат итеп шәхеснең бөтен яктан үсеше ирешә алырлык формаларда җитди һәм планлы рәвештә тормышка ашырылу алына .”Матур табигать - яшь күңелнең үсүенә көчле йогынты ясый ки, бу яктан тәрбияченең сүзләре аның белән тиңләшә алмый. Чөнки баланың әрәмәләрдә, кырларда бер генә көн булуы да, бакчада әллә ничә атна буена үткәргән вакытка тора.Табигать белән якыннан танышмыйча, матурлыгын күрмичә балаларга экологик тәрбия биреп булмый.”- дип яза күренекле педагог К.Д.Ушинский. Бакчада максат итеп шәхеснең бөтен яктан үсеше – ирешә алырлык формаларда җитди һәм планлы рәвештә тормышка ашырыла.Баланың шәхес итеп формалашуы әлбәттә, беренче чиратта гаиләдә тәрбиясенә бәйләнгән.Әти-әни төп тәрбиячеләр булып тора.Шуңа күрә без әти-әниләр белән берлектә балаларда әйләнә-тирә мохит белән кызыксыну уятырга,табигатьтәге матурлыкны күрә һәм аңлый белергә,табигать һәм анда яшәүче тере җан ияләренә карата миһербанлы караш тәрбияләргә тиешбез.  Ә тәрбияченең төп асылы – балалар бакчасы белән гаиләнең бердәмлегендә.

Балачак - нәниләрнең үсү-тернәкләнү чоры гына түгел, ә кеше гомеренең башлангыч өлеше , шәхес буларак формалашу вакыты. Әлеге чорда баланы – зиһен, уен, хезмәт, физик, гигиена культура таләпләренә, әхлак, сәнгать эшчәнлегенә юнәлтә белү кирәк. Бу чорда тәрбияченең төп игътибары балада нинди гадәтләр барлыкка килүенә, үз ихтияҗларын канәгатьләндерә алу-алмавына, әлеге очракларда аның үз-үзен тотышына, эмоцианаль кичерешләренә юнәлгән булырга тиеш.Нәкъ менә шушы бик тә әһәмиятле күзәтүләр аша баланың үз-үзен тотышы белән идарә итеп, аның омтылышларын үстереп, аң-зиһенен үстереп була.

Балаларны табигатькә мәхәббәтләрен арттыруны сәнгать эшчәнлеге  аша ныгытуны мин үз эшемдә кулланам. Чөнки бу эшчәнлек көн дәвамында аралашу вакытында, уеннар уйнаганда, күзәтүләр экскурсияләрдә һәм шөгыльләр барышында тормышка ашырыла.

Туган ил бала өчен бишектән, әти-әни бусагасыннан, урамда үскән каеннан, бакчадагы чәчәкләрдән башлана һәм еллар үткән саен киңәя бара: туган йорт, ишек алды, урам, шәһәр, авыл, район, республика... урман, кырлар.Экологик аң, экологик белем тәрбияләүләрнең башында нәни баланың матур чәчәккә, агач яфрагына карап, кош сайравын тыңлап тәэсирләнүе тора.Анда кечкенәдән үк табигатькә соклану, аның матурлыгын тою, шуны саклый һәм тудыра белү хисе тәрбияләнергә тиеш.

Экологик тәрбиячесе – кеше табигатьнең аерылгысыз бер өлеше.Ул табигатьтән башка бер генә көн, бер генә сәгать тә тора алмый. Аңа су, азык-төлек, җылылык, яктылык кирәк.Шуңа күрә дә табигатькә мөнәсәбәт кешеләргә булган мөнәсәбәт кебек гуманлы, шәфкатле булырга тиеш.

Балаларда шул караш кечкенәдән үк тәрбияләнеп, аларның күңеленә чын гуманлык рәвешендә урын алырлык булсын.Безнең балалар бакчасында балаларга экологик белем һәм тәрбия бирүнең билгеле бер системасы булдырылды. Алар табигатьне саклау кануннарын үзләштерүгә, шөгыльләрдә программа материалын экология мәсьәләләрен истә тотып өйрәнүгә, иртән һәм кичен буш вакытта экологик белем һәм тәрбия бирү мөмкинлекләрен тулы куллануга нигезләнгән.

 Махсус бүлмәләрдә оештырылган тере почмаклар, тере экскурсияләр, җәнлекләр, кош-кортлар, үсемлекләр турында лекция-чыгышлар,әңгәмәләр.Болар барысыда балаларның табигать белән аралашуы, табигать белән мөнәсәбәткә керүе.Табигатьнең матурлыгын тоя белү, аны әкеренләп яклый, саклый белү кече яшьтән үк тәрбияләнә.

Экологик чисталык һәм иминлек төшенчәсенең асылына төшендерү, тирә-юньнең пычрану сәбәпләрен ачыклау, аның халыкларны һәм планетаны фаҗигага дучар итү мөмкинлеген тулысынча аңлату өчен экологиягә, экологик тәрбиягә багышланган халык педагогикасы материалларын, матур әдәбият әсәрләрен шөгыльләрдә, ачык чарамнарда бик теләп кулланам. Бу минем : “Урман дуслары” – шөгылендә, (кушымта №1), “Без табигать – дуслары”- дигән бәйрәм иртәсендә ( кушымта №2 )  бик ачык күренә. Минем өчен иң мөһиме – һәр шөгыльдә тирә-юнь, туган як һәм тормыш белән бәйләнеш булдыру.

Табигатьне саклау буенча экологик  тәрбияне балаларның яшь аермасын исәпкә алып үткәрелә.Мин балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү өчен түбәндәге бурычларны максат итеп куям :

-Балаларны табигатьтәге матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү.

-Яшеллекне сакларга кирәклеген аңлату.

-Куакларны, агач ботакларын сындырырга ярамаганлыгын төшендерү.

-Балаларны кошлар турында кайгыртырга, өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга, кош ояларын куярга өйрәтү. Кечкенә дусларыбызга мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

-Кыргый, йорт хайваннары турындагы белемнәрне табышмаклар ярдәмендә ныгыту, аларның кайда яшәүләре, нәрсәләр белән тукланулары турында аңлату.

-Ел фасылларының төп үзенчәлекләрен аңлату, һава торышын күзәтергә өйрәтү (Көз –яфрак коела, яңгыр ява.Кыш- кар ява, чана шуу.Яз- кар эри, гөрләвекләр ага, агачлар яфрак яра.Җәй- кояш кыздыра, чәчәкләр үсә, су коену һ.б.)

-Табигатьнең матурлыгын тасвирлап сөйләп бирергә, табигатьне сакларга өйрәтү.

-Терек булмаган табигатьне һәм туфракны пычрану , зарарланудан саклау, табигатьне һәм сәламәтлекне саклау шарты буларак, балалар көченнән килә торган хезмәтне оештыру, балалар хезмәтен даими күзәтеп тору һәм эш нәтиҗәләрен билгеләп бару.

-Үзгәрешләрне күзәтеп, күзаллауларын киңәйтү, табышмаклар, уеннар, сынлы сәнгать эшчәнлеге  аша алган белемнәрне  ныгыту.Һәрбер табигать күренешләрен күзәткәндә, балаларга аның матурлыгын күрә белергә өйрәтергә кирәк, аның үзгәрешләрен – бигрәк тә сирәк очрый торган үзгәрешләр турында сөйләү бик мөһим (яшен, күк күкрәү, салават күпере һ.б.) Агач, чирәм, яңгыр белән без таныш- алар безнең бәхетебез, тормышыбыз. Шулай итеп,  кече яшьтән үк балаларда табигатькә, тирә-якка, үзенә һәм кешеләргә карата караш үсә, тәрбияләнә.Алар кечкенә генә бөҗәкнең дә яшәргә хаклы икәненә төшенә башлый. Бу аңлау аларда- табагатькә карата сакчыл карашны үстерә, баланың үз-үзенең тотышы үзгәрә, алар үзлекләреннән эшлиләр, кызыксындырган сорауларны бирәләр. Уен, күзәтүләр аша балалар үсемлек-хайваннар турында алган белемнәрен ныгыталар. Без тәрбиячеләр, әти-әниләр дә экологик белем һәм тәрбия бирүне балаларда үстерергә  тиешбез.

Экологик белем бакчада балаларга төрле яклап бирелә: экскурсия, әңгәмәләр, күзәтүләр, картиналар  аша. Сөйләм теле шөгыльдә, әйтем-табышмаклар аша, үсемлек, хайваннар, табигать үзгәрешләрен тирәнтен өйрәнәләр. Татар халкының табигать күренешләре (таң ату, кояш баю, тамчы таму, яңгыр яву) ел фасыллары, бөҗәк, кош, җәнлекләр турында экологик- әхлакый эчтәлекле күпме табышмак,әйтем,сынамыш, бәйрәм йолалары бар. Мәсәлән : кече яшьтәге балалар ярата торган бер табышмак:

Җәен-соры, кышын-ак,

Аңа шулай яхшырак.

Бу табышмакта җәнлекләрнең (бу очракта куян), ел фасыллары алмашуга карап, табигатькә ничек җайлашуларын күрергә була.Балаларга экологик тәрбия бирүдә мәкаль-әйтемнәрне уңышлы файдаланырга мөмкин.

Шуларның берсен алыйк:

”Кул пычыранса,су белән юарсың,

Су пычыранса, ни белән юарсың?”

Халкыбыз су турында нинди зирәк фикерләр әйткән.

Әйләнә-тирә белән танышу шөгыльләрен саф һавада уздыру балаларга бик ошый.Мондый шөгыльләрдә кәбәләкләр, кырмыскалар белән “сөйләшү “ балаларда шатлык хисләре тудыра. Көмеш бәс белән капланган миләш агачына кунган песнәк, кызылтүш белән якыннан аралашу . аларга җимлек элү, кошларны сыйлау, алар өчен куаныч.Табигать белән аралашканда бала андагы төсләрне күрә, табигать авазларны ишетә, һәр үсемлек, кош, җәнлек исеменең туган телдә яңгырашы шундый шөгыльләрдә хәтергә сеңә, йөрәккә “языла”.

 Шөгыльләрдә ел фасыллары, табигать күренешләре, үсемлек һәм җәнлекләр турында әдәби әсәрләр кулланам. Әхлакый-экологик белем һәм тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте зур.Язучыларыбыз, беренчеләрдән булып табигатьне саклау турында чаң какты. Мәсәлән сөекле шагыйребез Г.Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләр, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигьри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. “Яз галәмәтләре”, “Җир йокысы”, “Бала белән күбәләк”,”Карлыгач” шигырьләрендә ачык чагыла.Гадәттә, теге яки бу үсемлек, кош яки җәнлекнең югалу куркынычы тугач кына аларның ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуы искә төшә. Бу үсемлек һәм җәнлекләр турында җитәрлек  белемнәр булмау нәтиҗәсе. Һәрбер баланың өендә эт яки песи бар. Балалар бу хайваннарны яраталар, аларны ашаталар, тәрбиялиләр. Менә шуннан чыгып балаларда хайваннарга карата мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләп була.

 Күзәтүләр бик күп яклы.Күзәтәләр аша баланың уйлавы яхшыра, ул күргәнне сөйли ала, аң-белеме арта, кыска гына күзәтүләр аша күргән әйбернең төсен, формасын, биеклеген пространствода ничек урнашуын әйтеп бирә. Хайваннарны күзәткәндә аның характерлы аерымлыкларын, авазларын, туклануын, яшәү шартын, файдасын әйтеп бирә. Балаларда хайваннарга карата кызгану, ярату хисләре арта бара. Аларда хайваннарга карата кайгыртучанлык хисләре уяна. Бу минем : “Песидә кунакта” (кушымта №3), “Куян кызы” (кушымта №4) әти-әниләр өчен үткәргән шөгылемдә күренә.Баланың уйлау сәләте гел үсә бара. Көз, кыш, яз, җәй вакытындагы күзәтүләрне бер-берсе белән чагыштырып карыйлар. Күзәтүләр, экскурсияләрдән чыгып алар күргәннәрен бүлмәгә кайткач рәсемннәргә төшерәләр, алган белемнәрен тагында ныгыталар. Күзәтүләр, экскурсияләр вакытында җыйган яфракларны киптереп гербарийлар ясыйбыз. Орлык,яфракларны рәсемнәр ясаганда, әвәләү шөгыльләрендә кулланабыз. Безнең якта үсүче агач-куаклар, үсемлекләрдән альбом эшләдем.Аны үзем үткәргән шөгыльләрдә кулланам,агач –куак рәсемнәрен карау, аларның яфракларын тану, төсләрен, формаларын чагыштыру һәм аеру балаларда зур кызыксынучанлыкны арттыра.Балаларны саф һавага алып чыгып, аларның табигать белән якыннан аралашулары төрле үсемлек, агач-куакларны күзәтергә, тере булмаган табигатьтәге үзгәрешләрне һәм алар арасындагы бәйләнешләрне билгеләргә мөмкинлек бирә.Бүлмәгә кергәч алар күзәтүләрдән чыгып рәсемнәр ясыйлар, балалар өчен бу үзе бер шатлык. Бер үк үсемлек яки хайванны төрле ел фасылларында күзәтү шулай ук зур нәтиҗәләр бирә.Менә шулай итеп балаларда табигатьнең бербөтенлеге, тере һәм тере булмаган табигать арасындагы бәйләнеш турында күзаллау туа. Төрле ел фасылларында табигать кочагында булу - баланың белемен тагында арттыра,аң, белем, әхлак, эстетик тәрбиясен үстерә һәм экологик аң белеменең төп үзлекләрен белә. Мәсәлән: көндәлек бала кояшны, күкне, болытны. Җилне, явым-төшемне, кешеләрнең киемен, җылы суыкны күзәтә. Көз көне баланың игътибарын агач яфракларының саргаюы, коелуы җәлеп итә. Үләннәр һәм чәчәкләрнең исе бармы? Агач яфраклары бертөсле үзгәрәме? Сорауга җавапны бала үзе табарга тиеш. Кышын агачларны бала ботагына, кәүсәсенә карап таный, кар тирәнлеген үлчи. Язын түбә кыекларындагы бозларны, ерганакларның агуын, бөреләрнең бүртүен һәм үләннәр шытып чыгуын күзәтә. Җәен барлык яшелчә, җиләк-җимешләрнең үсешен, барлык яшеллекнең, чәчәкләрнең үсешен күзәтү алып барыла. Һәр ел фасылына карата бакчада төрле бәйрәм иртәләре үткәрелә. Яшелчәләрнең җиләк – җимешләрнең файдалары хакында алган белемнәрне әти–әниләргә дә күрсәтәбез.  Көз көне үткәрелгән “Серле бакча дуслары” дигән ачык чарамны (кушымта №8 ) үткәргәннән соң балалар яшелчәләрнең дуслары булырга, аларны яратып ашарга, үстерергә булышырга сүз бирделәр. Һәрбер ел фасылларында хайван-җәнлекләрне, бөҗәкләрнең, кошларның нинди тавышлар чыгаруларын балалар белән бергәләп өйрәнәбез. Шушы күзәтүләрдән чыгып балаларга өлкәннәр шигырь, әкиятләр, хикәяләр, табышмаклар әйтеп тагыда белемнәрен арттыру өстендә эшләргә тиешбез. Шөгыльләрдә һәм шөгыльдән тыш эшләрдә кулланылган һәм өйрәнгән текстларны, рәсемнәрне, табышмак, халык җырларын, сынамышларны һәм башка материалларны җыеп, шулар ярдәмендә табигать күренешләренә, ел фасылларына багышланган альбомнар төзедем: ”Без-табигать дуслары”(табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре) ,”Тереклек дөньсы” (җәнлекләр,йорт хайваннары, кош-кортлар, бөҗәкләр турында табышмаклар, эндәшләр),”Үсемлекләр дөньясы” (чәчәкләр, агач-куаклар турында уеннар, шигырьләр, табышмаклар), “Туган ягымда елның дүрт фасылы” (ел фасылларын чагылдырган шигырьләр)  - бу альбомнар балаларда табигать күренешләрен игътибар белән күзәтү, аңа  үз иҗатын,тормышын багышлаучыларга ихтирам белән карау кебек әһәмиятле тойгыларны тәрбиялиләр. Болар исә балаларның тел байлыгын үстерү, гомумән, туган телне һәм әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну уята. Әлеге альбомнар – эшләгән эшкә йомгак ясауның бер нәтиҗәсе.

Картиналар карау балаларда зур кызыксыну уята.Чөнки алар үзләре күрмәгән үзгәрешләр, кыргый хайваннар, үсемлекләр белән картина, рәсемнәр аша таныша алалар. Экологик белем һәм тәрбия бирүдә уен да зур өлеш алып тора.  Төрле хәрәкәтле уеннар, дидактик уеннар  аша балалар алган белемнәрен ныгыталар :

-Өйрәнгән экологик кузаллауларын ныгыту;

-Табигать белән кызыксынучанлыкларын көчәйтү, аңа сак караш тәрбияләү;

-Балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү, төркемләшеп эшләү, билгеләнгән эшкә җаваплылык хисе тәрбияләү, дөрес чишелеш юлларын табу;

Уеннар балаларны төркемнәргә бүлеп үткәрелә. Бу вакытта балаларның игътибарын :

-Табигый объетларның күп төрлелегенә, үсемлекләр һәм хайваннарның тере  организм булуына;

-Табигатьтәге объектларының үз-ара бәйләнештә булуына;

-Табигатьтә үз-үзеңне дөрес тотуга юнәлтү.

  Мәсәлән :”Серле капчык “ уены. Бу уенда балалар хайван белән танышалар, табышмак уйлап чыгаралар, характерларын әйтеп бирәләр.”Агачлар белән әңгәмә”, “Үсемлекләр белән очрашу” дидактик уеннарны уйнаганда балалар төрле экологик ситуацияләрне мөстәкыйль чишә алалар, үзләренең җавапларын табарга өйрәнәләр, үз эшләренә нәтиҗә ясыйлар.Мәсәлән:“Кайда үсә?”, “Кайда яши?”- яшелчә, җиләк-җимешләрнең, хайваннарның исемнәрен, төсләрен, формаларын, кайда яшәүләрен, кайда үсүләрен әйтәләр һәм чагыштыралар. Үз эшемдә уен аша рәсем ясауны, кул маторикасы өчен рәсемнәр ясауны, әкият геройларын ясауны, үрнәк буенча ясауны (кушымта №11) еш кулланам.  Хәрәкәтле уеннар : “Казлар-казлар”, “Бүре-сарыклар”, “Чыпчыклар”, “Песи-тычкан” һ.б.уеннарда хайваннарны яратырга, аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

Экологик аң тәрбияләүдә хезмәтнең әһәмияте аеруча зур. Хезмәт процессында кеше табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнә, шул ук вакытта аңарда сакчылык сыйфатлары да, мәхәббәт хисе дә уяна. Чөнки хезмәт – кеше белән табигатьне бәйләүче төп чара. Хезмәт аша балаларда сакчыл караш, тырыш булулары тәрбияләнә. Алар авыр булмаган хезмәтне олылардан үзләре башкарырга өйрәнәләр. Аларда сакчыл караш тәрбияләнә. Бакчада хезмәтне балалар  бергәләп, аерым-аерым, төркемнәргә бүленеп эшлиләр. Мәсәлән, табигать почмагында эшләү, гөлләрне тәрбияләү, аларга су сибүне, корыган яфракларын алуны, төпләрен йомшартуны, тузаннарын сөртүне бик теләп башкаралар. Балалар гөлләрнең матурлык өстәп торганын аңлыйлар. Дәвалау үзлегенә ия булган алоэ, каланхоэ турында сөйләшүләр алып барылды. Гөлләр һаваны яхшырта, чистарта. Балаларга бүлмәдәге гөлләрнең исемнәре таныш. Алар гөлләрнең яфракларыннан, чәчәкләреннән аералар, охшаш якларын табалар.Бакчага күптөрле чәчәкләр утыртабыз.Анда күпьеллыклардан – лилияләр, ирисләр, берьеллыклардан төрле төстәге кашкарыйлар, бәрхет гөлләре үсә.Яшелчә бакчасында төрле яшелчә, җиләк-җимешләр үсә. Җыеп алган кыяр, помидор, кәбестә, кишер, суган, чөгендер. Кара карлыган, чия ашханәдә эшкәртелеп, балаларның үзләренә төшке ашка бирелә.Бакча территориясенә әти-әниләр белән берлектә күп итеп чия, кара миләш, балан, алмагач, барбарис куаклары утырттык.

 Үзебезнең төркемдә без тәҗрибә эшләрен башкарабыз. Тәҗрибә эшләреннән чыгып , балалар гөлләрнең үсүләрен, су эчүләрен аңладылар, аларга яктылык, җылылык, орлык, һава кирәклеген белделәр.Караңгыда, яктыда үскән үсемлекләргә тәҗрибә ясап карадык. Аерымлыкларын балалар үзләре әйтеп бирделәр, яктыда үскән үсемлек һәрвакытта да нык, таза, ә караңгыда үскәне зәгыйфь үскәнен күрдек. Март башында каен һәм карлыган ботакларын бүлмәгә алып кереп сулы банкаларга утырттык. Көн саен күзәтүләр алып бардык, беренче бөренең шытып чыкканын кызлар күрде, алар кычкырып әйттеләр. Март ахырында балалар өйләреннән суган алып килделәр, алар белән дә күзәтүләр алып бардык. Суган турында табышмаклар уйлап чыгардык, үсеп җиткән суган кыякларын ашка турадык. Экологик белем һәм тәрбия бирү тәҗрибәләре үткәрү балалрга ярдәм итте. Бу күзәтүләрне алып бару нәтиҗәсендә балаларда кызыксынучанлык арта, балалар үзгәрешләрне күрәләр, аларның үсү шартлары белән танышалар. Күзәтү вакытларында балаларны ашыктырмаска кирәк, алар ныклап күзәтсен, уйласын, исенә төшерсен, нәрсә булганын һәм нәрсә булды, үз күзләре белән күрсен. Кечкенә генә үзгәрешләрне үз күзләре белән күреп баланың кызыксынуы тагында арта. Бала үзенең күзәтүләр үзлегеннән эшләгән тәҗрибә белемнәре буенча үзе сөенеп эшли һәм эшләрдә бик актив була. Баланың белеменә карап зурлар эшләрне күзәтергә һәм әйтергә ашыкмый, ә яңа күзәтүләр алып бару өчен балага үзенә эшләргә куша. 4-5 яшьлек бала үзе эшләргә әзер түгел, шуңа күрә әти-әниләр һәм без тәрбиячеләр аларга ничек эшләргә кирәклеген аңлатабыз. Барып чыкмаса, аларга булышабыз. Ахырдан алар башкарган эшкә нәтиҗә ясыйбыз һәм баланы бу эше өчен мактау сүзләре әйтәбез.

Балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү эше әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә алып барыла.Алар ярдәме белән кыш көне кошларга җимлекләр ясап куябыз, ә язын кошларга оялар ясап агачларга эленә.Үземнең әти-әниләргә ясаган чыгышымда “Балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү”,(кушымта №5) – ничек итеп балаларда туган якның, төбәкнең, туган як табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү, үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк-үләннәрне, агач-куакларны, җәнлек-бөҗәкләрне таный белергә, аларга сакчыл караш тәрбияләү турында сөйләдем .Тагы шуны өстәп әйтәсе килә табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту, җир-суны. чишмәләрне пычыратмау, яшеллекне, җан ияләрен саклау күнекмәләрен үстерү, аның кирәклеген балаларга  төшендерү безнең төп бурыч булып тора.

 Табигатьтә генә үз-үзенне тоту кагыйдәләрен өйрәнеп калмыйбыз. Без әтиләр белән берлектә:  “Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел !” –дигән уен-шоу (кушымта №9) үткәрдек .Әтиләребез балалар белән берлектә көч сынаштылар, ә балалар белгән җыр, биюгә осталыкларын күрсәттеләр, бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды. Әтиләр ярдәме белән юл кагыйдәләрен өйрәнергә бүлмә булдырдык. Тәрбиячеләр ярдәме белән төрле макетлар әзерләдек. Бәйрәм үткәргәнче бакча балаларының “Юлда да акыл кирәк !” – дип исемләнгән лозунгы астында рәсемнәргә конкурс булды. Җиңүчеләрне бәйрәм вакытында котладык.

Үзем балаларның белемнәрен бу өлкәдә ныгыту максатыннан “Юл билгеләрен бергәләп өйрәнәбез!”, “Юлда да акыл кирәк”, ”Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”- дип исемләнгән альбомнар эшләдем.

        Быел  күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның -125 ел тулу уңаеннан “Тукай безнең йөрәкләрдә “ ( кушымта №10) - дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булды. Бакча балалары  арасында “Тукай әкиятендә кунакта” – рәсем конкурсы оештырдык. Бар бала да теләп катнашты, чөнки алар Тукай әкиятләрен бик яратып тыңлыйлар, өйрәнәләр, аларны сәхнәләштерәләр. Җиңүче баланың рәсемен минем төркемдә тәрбияләнүче бала Теләкова Алсинәнең эшен районга җибәреп без  III-урынны яулап, мактау грамотасына һәм матур әниле - балалы курчакка лаек булдык.Бу безнең өчен бик зур шатлык, куаныч булды. Бүләкне  зурлап  балалар бәйрәме-“Бакча сабан туенда” библиотека мөдире тапшырды.

     Балаларның туган якка мәхәббәтләрен арттыру, тагында ныгыту йөзеннән мин үз эшчәнлегемдә  сынлы сәнгать эшәнлеге аша тәрбияләүне, традицион булмаган техник алымнарны кулланам. Чөнки бу алым балаларда зур кызыксыну уята. Бу вакытта балалар рәсемне карандаш яки пумала белән түгел, төрле традицион булмаган техник алымнарны кулланалар:

  1. Бармаклар белән эшләү. Бу вакытта буяу сай савытка салына һәм сай савытка су салына. Бармак очларын буяуга манып күлмәк бизәү, җәнлек эзләрен, яфраклар ясыйлар, бармакларны шунда юып салфеткага сөртәләр;
  2. Трафарет ярдәмендә эшләү, трафарет аша рәсемне төшерү, буяу;
  3. “Серле рәсем” – шәм белән эшләнелә, беренче ак кәгазьгә шәм белән рәсем ясала, аннан төсле буяу белән буяла;
  4. Сиптереп эшләү – теш щёткасы белән сиптереп яңгыр карларны ясау;
  5. Күләмле аппликация – табигый материаллар, каробкалар, орлыклар ярдәмендә эшләү;
  6. Кляксография – бирелгән буяуны кабартып, куыкларын кәгазь битенә төшереп рәсем ясау;
  7. Нокталы рәсем – нокталарны тоташтырып рәсем чыгару, рәсемнең контурын  гади карандаш белән эшләү;
  8. Кәгазьне йомарлап буяуга манып төрле чәчәк, чирәм, болытлар ясау;
  9. Материаллар белән эшләү – төрле формаларда материя кисәкләрен альбом битенә ябыштыру, нәрсәгә булсада ошатып рәсемне карандаш белән ясап бетерү.

Традицион булмаган техник алымнарны кулланып күрсәткән шөгылемне “Керпедә кунакта” (кушымта №6), “Математик илгә сәяхәт” (кушымта №7) – түгәрәк күмәчкә ияреп үткәрү балаларга гына түгел әти – әниләргә дә ошады.

Бу шөгыльләрдә балалар  гына түгел әниләрдә үз  куллары ярдәмендә балаларга кояшны ясадылар. Үз әниләренең катнашуы бала өчен зур шатлык-куаныч бирә.

Йомгаклау.

Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз ул. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны табигатьне коткарып кала алабыз Табигать белән элемтәгә керү, күзәтү, хезмәт, уен, сәнгать эшчәнлеге аша тагын да белемнәрен ныгыту – бу экологик белемне күтәрүнең төп ачкычы. Бу проблема сезнең дә күңелгә тия икән, моны балаларга күрсәтергә, бирергә мөмкин. Чөнки балалар безгә караганда нечкә күңелле һәм чистарак. Табигатькә карата аларда нәфрәт, сакчыл караш югала икән, димәк, бу безнең гаеп. Дөньяда табигать һәм балалар бергә бәхетле, озын гомерле булып, тынычлыкта яшәргә язсын, бу бик тә кирәк!

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә : балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү – безнең изге бурыч. Шуңа күрә без үзебездән соң килгән буынга кешеләр тарафыннан җимерелгән бушлык түгел, ә шаулап чәчәк атып утырган җир калдырырга тиеш :

И,күңелле бергә безгә,

Табигать кочагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында.

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычыратмагыз,

Пыяла – чүп атмагыз!

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать – ул безнең әни,

Табигатьне саклагыз!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәнгать эшчәнлеге аша балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерү.

Кеше тормышының, гомеренең иң истә кала торган, иң сагындыра торган вакытлары, хатирәләргә бай чаклары була. Әйтеп бетергесез күңелле истәлекләр бигрәк тә балачак белән бәйле. Ә шул балачакның ...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Интерактив җихазны балаларның иҗадый сәләтен сынлы сәнгать аша үстерү өчен кулану.

Статья подготовлено для выступлдения на городском методическом объединении воспитателей и педагогов ДОУ г. НижнекамскаИнтерактив җихазны балаларның иҗадый сәләтен сынлы сәнгать аша үстерү өчен кулану....

“Балаларның туган як табигатенә мәхәббәтен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”. Шәһәребез бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен доклад

“Балаларның  туган як табигатенә  мәхәббәтен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.Шәһәребез бакчаларында   эшләүче тәрбиячеләр өчен    доклад....

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлеки “Туган якка кыш килде”

Максат: Кышкы табигатькә соклану хисе уяту,сакчыл караш тәрбияләү,логик фикерләү сәлатләрен үстерү,ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү,кышкы табигатькә хас билгеләр турында белемнәрен ныгыту,күре...

Туган якка яз килә

Зурлар торкеме өчен бәйрәм кичәсе...