Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлеки “Туган якка кыш килде”
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Низамова Ляля Минсалиховна

Максат: Кышкы табигатькә соклану хисе уяту,сакчыл караш тәрбияләү,логик фикерләү сәлатләрен үстерү,ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү,кышкы табигатькә хас билгеләр турында белемнәрен ныгыту,күренешләр,күзәтүләр аша үз фикерләрен,хисләрен кирәкле сүзләр белән сөйли белүләренә ирешү сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыруны дәвам итү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yakka_kysh_kilde.docx17.5 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән  эшчәнлеки “Туган якка кыш килде”

Максат: Кышкы табигатькә соклану хисе уяту,сакчыл караш тәрбияләү,логик фикерләү сәлатләрен үстерү,ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү,кышкы табигатькә хас билгеләр турында белемнәрен ныгыту,күренешләр,күзәтүләр аша үз фикерләрен,хисләрен кирәкле сүзләр белән сөйли белүләренә ирешү сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыруны дәвам итү.

Әзерлек эше: кыш турында рәсемнәр карау,саф һавада табигатьне күзәтү,шигырләр уку,сынамышлар һәм табышмаклар өйрәнү.

Сүзлек: кар бөртеге,тимераяк,чаңгы.

Эшчәнлек барышы

Балалар карагыз әле безгә никадәр кунаклар килгән буген .Исәнләшик әле .(Шул вакыт бүлмәгә ишек шакыйлар,һәм тартма бирәләр .Гафу итегез чишенү бүлмәсендә тәрәзә төбендә бер тартма таптым.Кем калдырды икән?

Тәрбияче.Кызык кем калдырды икән? Карыйк әле нәрсә бар икән анда .Балалар бергәләшеп карыйлар ,анда аудио язма табалар.

Тәрбияче.Тыңлап карыйк әле балалар нәрсә язылган икән анда? .Балалар утыралар .Аудио язма яңгырый .

Тавыш: Балалар табышмагымның җавабын тапсагыз,кем икәнемне белерсез.

Һүр җир карланган

Сулар бозланган.

Уйный кар буран.

Бу кайчак туган ?(Кыш)

Әйе, кыш –бу аның тавышы.

Тавыш: Булдырдыгыз балалар !Табышмагымның җавабын бик тиз таптыгыз.Балалар менә тагын 1 яшькә үстегез.Менә мин дә килдем.Бар табигатькә хуҗа булдым .

Тәрбияче: Балалар,кышның тавышы нинди иде?

Балалар көчле,горур.

Тәрбияче : Әйдәгез әле балалар кышны сөендерик.Без бит аңа бүләк ясый алабыз ” Кыш” турында без бик күп шигырьләр беләбез ( 1-2 бала шигырь  сөйләп күрсәтә)

Тәрбияче: Балалар кыш айларын әйтегез әле .

Балалар  декабрь ,январь ,февраль.Әйдәгез балалар декабрь  ае турында сөйләшик әле декабрь  кышның беренче ае.Январь  кыш уртасы февраль  кышның соңгы ае  бик дөрес балалар .Декабрь аенда кар ява,көннәр кыскара,ә төннәр озыная кояш җылытмый,урамда салкын була.Агачлар бәскә төренә.Буран котыра.Елгалар боз белән каплана.Декабрь  аенда яңа елны каршылыйбыз.Декабрь   ае елны тәмамлый,кышны башлый.

Дидактик уен “Дөрес рәсемне тап”.

Тәрбияче :Балалар карагыз әле монда кар бөртекләре ята аларның икенче ягында рәсемнәр .Хәзер шушы рәсемнәрнең кыш фасылына    турры килгәннәрен сайлап алып молҗбертка беркетергә кирәк(.балалар кыш турындагы рәсемнәрне җыялар)

Тәрбияче: Әйтегез әле балалар сез кышны яратасызмы? Сезгә ошыймы ул ? Ни өчен?

Балалар: Кыш коне матур итеп кар ява.Урамда кар бабай ясап була.Чана белән таудан шуып уйныйбыз.,тимераякта,чаңгыда шуабыз.Бөтен җир ап-ак була.

Тәрбияче: Ә кыш сезгә нәрсә ошамый?

Балалар: Кыш көне салкын,буран була,юлларны кар каплый,кошларга азык табу читен.

Тәрбияче: Балалар,мин сезнең белән бик килешәм ,дөрес әйттегез

.Экран янына киләбез .”Кышкы уеннар” - дигән рәсемне карап үтәрбез.

Дид.уен “Сынамышларны туплыйбыз” дип атала.

Элек электән әби бабайлар акыллы фикерләрне,җыеп туплап еиләсе буынга тапшырып калдырганнар.Бездә шушы бай мирас белән таныш ул сынамышларның күбесен сездә беләсез.

1.Әгәр беренче кар коры булса,җәй яхшыбулыр.ашлык үңар.

2.Суган кабыгы калын булса,кыш салкын була.

3.Кышкы кар -- көзге икмәк.

4.Кыш җитсә буран туздыра,җәй җитсә кояш кыздыра.

5.Кар күп булса,иген уңар.

6Калган эшкә—кар ява.

7.Кыш көнендә урман җилсез шауласа,буран булыр.

8.Имәндә чикләвек күп булса,кыш салкын килә.

9.Кошлар кар өстенә төшсә,көн җылыта

Физминутка

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык

Башны иябез алга,

Ә  аннары  артка

Уңга,сулга борылабыз

Аннары карап торабыз

Иң өсләрен сикертәбез.

Кулларны биетәбез.

Бер алга,бер артка сузып

Күңелле ял итәбез.

Интерактив уен “Яхшы һәм начар” (смайликлар белән)

Соңыннан балалар белән бергәләшеп “Төнге кыш” рәсеме ясау.

Йомгаклау.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

Зурлар төркемендә интегральләштергән эшчәнлек “Карабүрек, песнәкләр килде безгә кунакка ”

Балалар кошлар турында белемнәрен тулыландыралар. Кошлар белән кызыксынулары арта. Аларның табигатьтәге ролен ачыклыйлар....

Туган якка яз килә

Зурлар торкеме өчен бәйрәм кичәсе...

"Туган якка яз килде"

Зурлар төркеме балалары өчен шөгыль конспекты...