Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).
материал (старшая группа) по теме

Галимуллина Лилия Галиевна

 

Музыкаль-әхлаки кичә.
“Исемең ничек үскәнем!”
(Зурлар төркемендә ата-аналар
белән нетрадицион формада эш).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл muzykal-hlaki_kich.docx19.76 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

   Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы “Гомүми үсеш  бирүче төрдәге Балтач 2 нче бабалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Музыкаль-әхлаки кичә.

“Исемең ничек үскәнем!”

(Зурлар төркемендә ата-аналар

белән нетрадицион формада эш).

                                                                                                                                                                                   

                                                                          МБМБУ “Балтачның 2 нче

                                                                          номерлы балалар бакчасы”

                                   югары категорияле тәрбияче                         Галимуллина Лилия Галиевна           

      Зал бәйрәмчә бизәлгән. Стена буендагы урындыкларда чакырылган гаиләләр урнашкан. (Мөмкинлеккә карап зур балалары белән. 13-17 яшь). Әдәби-музыкаль кичә башланып китә. Талгын гына яңгыраган татар халкы көенә магнитофон язмасыннан Рөсүл Гамзатовның сүзләре яңгырый.

     “Кыз бала исемендә йолдыз балкышы чәчәк нәфислеге, ир-ат исемнәренлдә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын!”

     (Зал уртасына алып баручылар чыга).

     1нче тәрбияче: һәрбер халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре, исем кушу йолалары бар. Без сезне безнең Балтач районыбызда яшәгән төрле халыкларның исем кушу йолалары белән таныштырып үтәбез.

     (Мари халык киемендә, удмурт халык киемендә, әрмән халык киемендә, рус халык киемендә тәрбиячеләр чиратлап чыгыш ясыйлар. Алар һәр күрсәтелгән халыкның йоласын уйнап-аңлатып чыгалар).

     2нче тәрбияче: Татар исемнәре, татар халкының теле, дине һәм мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше буларак, тарихи-лингвистик фәнни өйрәнү өчен гаять мөһим бер өлкә булып тора. Исемнәр халкыбызның тарихи үзенчәлекләрен чагылдыра.

     1нче тәрбияче: Татар халкы элек-электән балага исем кушуга бик җаваплы караган. Исемнең җисеменә туры килүен теләгән. Балага исем кушу – бик җаваплы, зур һәм мөһим выкыйга. Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә “Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле ул, ә менә начар исем алу - коточкыч”, диелә.

     2нче тәрбияче: Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә, ул исемнең җиңел әйтелеше, яхшы мәгънәле һәм аһәңле булырга тиешлеген истә тоту зарури. Күркәм исемнәребез күп булганга, һәрбере ата-ана шулар арасыннан үзенә ошаганын, күңеленә хуш килгәнен, заманча булганын сайлый ала.

     Бер-ике гаиләдән балаларының исем кушу тарихын сөйләтү. (Кошлар сайравы ишетелә. “Таң атканда” көе уйнатыла. Язмада дөньяга яңа килгән бәби тавышы яңгырый). Өй алдында “Ак әби” күренә.

     “Ак әби”: Барлык җиһанны ал нурларларга күмеп таң ата. Таң белән бергә дөньяга сабый аваз сала. Бер гөнаһсыз нарасый, үзенең барлыгын сиздереп тәүге елау авазын ишеттерә. И сабый! Бу тормыш дулкыннары сине кайсы юл белән алып китэ соң? Синең тормыш сукмакларың нинди булыр? (Баласын җитәкләп чыккан Ана Э.Шәрифуллинаның “Бала тудырды ана” шигырен сөйли).

     “Ак әби”: Яңа туган сабый өйгә, гаиләгә ямь, юаныч, бәхет өсти. Шуның белән бергә ул ата-анасына куанычлы мәшәкатьләр дә китерә.

     (Кулларына балаларын күтәргән өч ана чыгалар. Балаларын алларына утыртып алар Туфан Миңнуллинның “Бишек җыр”ын башкаралар. Һәрбер куплетны бер ана җырлый. Җыр тәмамлангач алар урыннарына утыралар).

     1нче тәрбияче: Туачак сабыйны өйдә зур түземсезлек, олы өметләр белән көтеп алалар. Яңа туган бала гаиләне ныгыта. “Яшь балалы йортка нур иңә, анда тормыш кайный, гайбәт сүз, ызгыш-талашка урын калмый,” – ди халык.

     Гаиләдә бала туу зур шатлык санала. Тәрбия бала туган көннән башлана. Безнең халыкта бала туу уңаеннан бик матур гореф-гадәтләр бар: бәби туе уткәрү, балага иксез-чиксез өметләр баглап, бәхет теләп, тирән эчтәлекле, матур яңгырышлы, милли рухка ятып торган исем кушу йоласы.

     Исем – кешенең гомерлек юлдашы, һәр кешегә үз исеме иң якын, иң газиз, иң кадерле булып тоела.

     (Бер ана татар халык җыры башкара).

     “Ак әби”: Ата-ана үз баласына матур һәм мәгънәле исем кушарга тиеш. Мөхәммәт пәйгамбәрнең бер хөдисендә: “Кыямәт көнендә үз исемнәрегез белән, аталарыгызның исемнәре белән чакырылырсыз. Шуның өчен балаларыгызга гүзәл исемнәр кушыгыз”, диелгән.

     (Чакырылган мәчет эгъзасы чыгышы тыңланыла).

     2нче тәрбияче: Кеше исемнәр – гаҗәеп бер бакча ул. Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында та төрле җимешләр – исемнәр бар.

     (Бер ана, янына баласын утыртып Г.Саттарның “Асыл исемнәр” шигырен сөйли).

     2нче тәрбияче: Э хәзер, борынгыдан безгә килеп җиткән чын татар исемнәрен искә төшереп санап үтәбез. Кыз баласы булган ана кыз бала исеме әйтә, ир баласы булган ана ир бала исеме әйтә.

     (Әниләр борыңгы исемнәрне искә төшереп әйтеп чыгалар. Ул исемнәрнең мәгънәсен әйтеп чыгарлык шартлар булса, шунда ук мәгънәләрен тәрбиячеләр аңлатып баралар).

     1нче тәрбияче: Матур, мәгънәле исемнәр һәрвакыт кешеләр куңеленә хуш килә.

     “Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,

     Аннан тугры дусны күрмисең;

     Безнең хакта мәңге ядкарь саклап,

     Картаймыйча яши һәр исем”, - дип язган Дагстан халык шагыйре Гамзат Цадаца үзенең бер шигырендә.    

     2нче тәрбияче: “Исем сиңа гомергә бирелгән, ул бер генә, аның чисталыгын, аның ихтирамын сакларга телисең. Һәр начарлык, һәр начар эш исемгә сеңеп калган шикелле. Исемгә йогарлык начарлык эшләүдәң сакланырга кирәк. Исем ул синең узең генә дә түгел бит: ул – синең йөзең, ата-анаңның, нәселеңнең йөзе һәм аларның байрагы. Исем ул синең тормыш юлыңнан күтәреп барган үз байрагың,” дип язган М.Юныс “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәрендә.

      “Ак әби”: Ана һәм бала! Бер-берсенә алардан да якын җан ияләрен табып буламы микән бу дөньяда?! Ана кешегә нәсел, милләт, кешелекне дәвам иттерү, яшь буынны тәрбияләү кебек олы вазифа йөкләнгән, һәр бала әти-әнисенең өмет-ышанычын аклап, рухи һәм физик яктан матур, игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйкле булып үссен иде.

     (Әниләр белән “Балаларга фатиха” җыры башкарыла. Г.Юнысова сүзләре, Р.Хаким көе).

     1нче тәрбияче: Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәдисләре дә безне тормышта яшәү кагыйдәләре белән таныштыра. Шуларның берничәсен тыңлап китик.

     (Хәдисләр экранда язылып бара).

  1. Иң күркәм иман – сабырлык һәм юмартлык.
  2. Тугры бул, холкың да кешеләргә изгелек эшли торган булсын.
  3. Эчкерсез булыгыз, эчкерсезлек күрерсез.
  4. Күркәм гадәт – бәхет, яман холык-бәхетсезлек.
  5. Ачы бал боза, көнчелек – иман боза.

     2нче тәрбияче: Гаилә – бәхет ачкычы, ди халык. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет үз чиратында фәкать гаилә аша гына килә. Бәхетле гаиләләрнең генә үз балаларын бәхетле итү мөмкинлекләре зур.

      Гаилә – баланың үрнәк алу өлгесе. Гаиләнең тормышы ничек корылган булса, баланың киләчәге дә шундый була. Кешенең бөтен гомере, киләчәге, аның төп тамыры – үзен тәрбияләгән гаиләдә, дип юкка гына эйтмидер халык.

     “Ак әби”: “Бала чагында алган тәрбия үзе илә бергә булыр. Бала чагында алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да өйрәтә алмас.

     Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер”, дигән күренекле мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин.

     1нче тәрбияче: Һәрчак тәрбияле булыгыз. Сезгә бирелгән мәгънәле, асыл исемнәрне горурланып әйтерлек булса иде. Бәхетле булыгыз.

     (Тәрбиячеләр ярдәмендә “Бәхетле булыгыз” җыры башкарыла). Балаларга исемнәренең баш хәрефләренә охшаган пешкән камыр ризыгы таратыла. Шуның белән әдәби-музыкаль кичә тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Агач, агач, исемең ничек?"

Экскурсия по экологической тропе...

Беренче кечкенәләр төркемендә ата-аналар белән эшләү өчен перспектив план

Беренче кечкенәләр төркемендә ата-аналар белән эшләү өчен перспектив план...

Исемең матур – кемнәр куйган..! (зурлар төркемендә әдәби-музыкаль кичә)

Исемең матур – кемнәр куйган..!(зурлар төркемендә әдәби-музыкаль кичә)...

Икенче кечкенәләр төркемендә ата- аналар белән эшчәнлекнең перспектив планы.

Икенче кечкенәләр төркемендә ата- аналар белән эшчәнлекнең перспектив планы....

Беренче кечкенәләр төркемендә ата-аналар белән эш планы

Беренче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре өчен әти-әниләр белән эш планы....

Кечкенәләр төркемендә ата-аналар өчен мәгълүмат

Татар халык авыз иҗатына нигезләнеп ясалган. Шигырьләр белән....