“Әти-әнием һөнәре” зурлар группасында туган тел занятиесе конспекты
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Самигуллина Лилия Марсовна

конспект занятия по родному языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ti.docx17.13 КБ

Предварительный просмотр:

“Әти-әнием һөнәре” зурлар группасында туган тел занятиесе конспекты

Максат:балаларны төрле һөнәр ияләре белән таныштыру;әти-әниләр һөнәренә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.                                                                                                                            

Бурычлар:1.Балаларның төрле һөнәр ияләрен белүләрен ачыклау;

        2.Төзуче һәм тегүче һөнәрләре белән таныштыру;

        3.Төрле һөнәрләргә кызыксыну уяту;

Алдан эшләнгән эшләр: “Әти –әнием һөнәре” проекты буенча максатчан экскурсияләр;әти-әни һөнәрләренә багышланган презинтация карау;

Занятиенең барышы:Тәрбияче : Исәнмесез балалар!Хәерле көн!Хәлләрегез ничек?

Балалар:Исәнмесез ,хәерле көн Лилия Марсовна !Ә сезнең хәлләрегез ничек?

Тәрбияче:Рәхмәт,балалар ,минем дә хәлләрем яхшы .Менә буген безгә кунаклар килгән алар белән дә исәнләшик әле.(исәнләшәбез)

Тәрбияче:Балалар минем сезнең белән бүген һөнәрләр турында сөйләшәсем килә,сез нинди һөнәр ияләрен беләсез?(балаларның җаваплары тыңланыла )

Тәрбияче:Ә сезнең әти –әниләрегез нинди һөнәр ияләре хәзер шул турыда сөйләшеп китик әле.(балаларның җаваплары тыңланыла).Никитаның әнисе – Наталья Анатольевна – ипи пешерүче.Арсенийның әнисе –Люция Михайловна –пешекче.Раильнең әтисе Илшат Назипович –ветиринар.Софиянең әнисе Гулнара Исмагиловна –укытычы.Алисаның әнисе Зинаида Михайловна – эшче .Диляраның әнисе –врач.Арсенийның әтисе –Валентин Иванович –авыл советы җитәкчесе.

Тәрбияче:Әйе,сезнең әти –әниләрегез үзләренең хезмәтләре белән хөрмәт яулаганнар,ә сезнең зур үскәч кем буласыгыз килә?(балаларның җаваплары тыңланыла).Кеше үзенең хезмәте белән генә кешеләрнең хөрмәтен яулый ала,шул турыда халык мәкальләре сөйли.

Ялкау кеше –ярты кеше,уңган кеше алтын кеше.

Тырышкан табар ,ташка кадак кагар.

Бетми калган эш-пешмикалган җимеш.

Эшләп ашасаң ,һәр ризык балдай татлы була.

Тәрбияче:Ә сезгә тагын нинди һөнәрләр ошый?(төзүче һөнәре турында сөйләшү)

Ни өчен сезгә төзүче һөнәре ошый? Аларның нинди эш кораллары бар?

(Сәүдәгәрне сайлап алып “Урманда “дигән өзекне уйнау)

Тәрбияче –урманчы:Белмим бу урманны урманчы үзе утыртканмы ,әллә җил белән агач орлыклары очып килгәнме ,әллә кошлар орлыкларны күчергәнме җиргә кечкенә орлыклар төшеп,агачлар  үсеп чыкканнар ,зураеп урман хасил булган .Агачлар үскәннәр ,озынайганнар.Ә бераздан урманчы  килеп бу урманны кискән ,сәүдәгәр бу агачлардан бик матур балалар бакчасы төзегән.

Тәрбияче:Ә балалар бакчада нишләгәннәр  ?(Балалар бу бакчада уйнаганнар, җырлаганнар, әкиятләр сөйләгәннәр,рәсемнәр ясаганнар).Әйдәгез без дә сезнең белән төзүчеләр булабыз  .

(Балаларның ирекле иҗади шогыльләре )  .Нәтиҗә ясау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

"Китапның туган көне" зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы

Сценарий праздника, посвящённый дню рождению книги  для подготовительной к школе группы, изложенный на татарском языке. Может кому-нибудь пригодится....

“Казлар - аккошлар” әкияте иленә сәяхәт. Зурлар төркемендә шөгыль конспекты.

. Гади предметларны сурәтләгәндә тиешле сурәтләү чаралары  кулланып үз-үзеңә һәм мөмкинчелекләреңә ышаныч формалаштыру....

“Алсуның туган көненә без чакырдык кунаклар” темасына әйләнә тирә белән танышудан зурлар төркеме өчен уен-шөгыль эшкәртмәсе.

Бу уен-шөгыльдә балаларда татар халкының күркәм гадәтләреннән берсе – кунакчыллык турындагы белемнәрен тирәнәйтү максаты куелды....

Зурлар төркеме белән ачык дәрес конспекты «Алсуның туган көнендә»

Задачи:  Пробуждать интерес к изучению татарского языка.Активно помогать каждому ребёнку в освоении татарского языка в рамках требований УМК.Совершенствовать все стороны речи: добиваться чистого ...

Открытое занятие по обучению татарскому языку для русскоязычных детей 6-7лет в подготовительной к школе группе на тем «Эбинен туган кене» по проекту «Без хәзер инде зурлар – мәктәпкә илтә юллар»

Открытое занятие по  обучению татарскому языку для русскоязычных детей 6-7летв подготовительной к школе группе на тем «Эбинен туган кене»по проекту «Без хәзер инде зурлар ...