"Китапның туган көне" зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы
учебно-методический материал (подготовительная группа) по теме

Сценарий праздника, посвящённый дню рождению книги  для подготовительной к школе группы, изложенный на татарском языке. Может кому-нибудь пригодится. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сценарий праздника21.98 КБ

Предварительный просмотр:

Колшәрип авылы муниципаль бюджет  мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

«Гомумүстерелешле балалар бакчасы «Гөлбакча»

«Китапның туган көне»

Зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы

                                

Музыка җитәкчесе:

                                                        Газизова Ә.Ә.

2014 ел

Әкиятче:

Исәнмесез, кадерле балалар! Сез мине таныдыгызмы? Мин Әкиятче, балаларга әкият сөйләүче, табышмаклар әйтүче. Игътибар! Игътибар! Тиздән бәйрәм башлана. Бүген бит китапларның туган көне.

Бала:

Һәр шәһәрдә, һәр авылда

Иртән, көндез, кичләрен

Китап бизи һәрбер өйдә

Укучының өстәлен.

Бала:

Яхшы китап белән безнең

Һәркайсыбыз дуслаша.

Без белмәс идек үткәнне,

Яңаны, ул булмаса.

Бала:

Кызык китап Г. Юнусова

Әни миңа китап алды,

Әй кызык инде.

Кулымнан да төшермимен,

Тиз тузар инде.

  • Балам, кызык китап диеп,

Син алдыйсың бит.

Русча укыр өчен, телне

Аңламыйсың бит.

  • Русча булса да бу китап,

Уукуы рәхәт:

Сурәтләрнең һәммәсе дә

Башкортча бит, вәт!

Бала:

Девочки и мальчики

Книгу любят и хранят.

Пусть же крепнет с каждым годом

Дружба книги и ребят.

Бала:

Не словами, а на деле

Мы докажем, что ведёт

Наша книжная неделя

За собою – книжный год.

Жыр: «Китап» З. Хабибуллин муз, Җ Тарҗеманов сүз.

Әкиятче:

Китаплар безгә нәни чакта ук очырыйлар һәм гомер буе озата киләләр. Тавышны чынлап ишетер өчен укый белергә кирәк, рус халык мәкалендә әйтелгәнчә “

Кем күп укый, шул күп белә”. Бу чыннан да шулай. Туган ил, туган як, яшәгән туган авыл турында. Шуның өчен китапны игътибарлы булып, уйлап  укырга кирәк. Яраткан, укый белгән кеше, бәхетле. Аның тирәсендә акыллы, тугъры дуслар. Ул дуслар-киталар. Алар безгә күп нәрсә турында сөйли.

(Зал уртасында кулларына китап тотып кызлар чыгалар һәм аларны өстәлгә тезеп куялар. Кызлар, “Ак калач” уены уйныйлар)

Җырлы биюле уен “Ак калач”

Китапың туган көненә

 Без пешердек ак калач:

 Менә шулай ул биек,

 Менә шулай тәбәнәк,

 Менә шуның киңлеге.

 Менә шуның тарлыгы.

 Ак калач, ак калач

 Теләгәнеңне сайлап кач!

Әкиятче:

Балалар, сез нинди китаплар беләсез?

Балаларның җавабы.

Әкиятче:

Сез бигрәк күп кызыклы китаплар беләсез һәм яратасыз икән. Китаплар бик кызыклы, һәм күп нәрсәгә өйрәтүче. Малайлар һәм кызлар андый китапны бик теләп укыйлар. Балалар бу китапны сезнең өчен шагыйрьләр һәм язучылар яза. Ә китаплар тагын да матурырак  булсын өчен аларга рәссемнәр ярдәм итә. Җир йөзендә бөтен балалар китапның туган көнен билгелиләр. Ә бүген бу бәйрәм бездә уздырыла. Кызык, бүген нинди китаплар кунакка килер икән?

Ишек шакыйлар.

Әкиятче:

Кем ишек шакый икән?  Нәрсә алып килде икән? Тизрәк ишекне ачып карыйм әле.

(Ал.б ишекне барып ача. Хат ташушы керә)

Ал.б һәм балалар:

Бу бит Хат ташучы!

Хат ташучы:

Исәнмесез! Бу балалар бакчасымы? Сезгә пасылка.

Әкиятче:

Кызык, нәрсә икән анда?

Хат ташучы:

Ә сез җавабын табыгыз

Агач тулы – яфраклар

Туп түгел тегелгән

Балалар:

Китап.

Хат ташучы:

Ә хәзер җавабын алыгыз инде

(Әкиятче китапны кулына ала)

Әкиятче:

Рәхмәт сезгә бүләгегез өчен. Сез аны вакытлы алып килдегез, бүген бездә китаплар бәйрәме. Ә сезнең бүләк балалар өчен иң кадерлесе.

(Хат ташучы китә)

Әкиятче:

Нинди матур китап

(Балалар бергә китапны карыйлар, исемен укыйлар – тылсымлы китап)

Әйдәгез карыйк әле, анда нәрсәләр язылган икән?

Борын заман ир берлән хатын торган,

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;

Асраганнар бер Кәҗә берлә бер Сарык, -

Болар булган берсеннән дә берсе арык.

Кайсы әсәрдән бу өзек?

Балалар:

Кәҗә белән Сарык әкияте Г. Тукай

Әкиятче:

Бер карт белән бер карчык торганнар, ди. Аларның бер кызы белән бер бәләкәй малайлары булган, ди. Бервакыт карт белән карчык базарга барырга җыенганнар.

-Кызым, кызым! Без базарга барабыз, син өйдә утыр, кечкенә энеңне кара, ул бер кая да китеп йөрмәсен. Без сиңа яңа күлмәк алып кайтырбыз, - дигәннәр.

Балалар:

 “Казлар - аккошлар” Рус халык әкияте

Әкиятче:

Балалар,  бу китап ошадымы? Ә сезнең тере куян күрәсегез киләме? Нәрсә эшлик икән? Ой, гел онытканбыз, бу китап тылсымлы бит. Ә мин китапны ничек җаннандырга икәнен беләм. Бергәләп җыр җырларга кирәк

Җыр: “Дуслык җыры” Ф. Әбүбәкеров муз., Р. Корбан сүз.

(Вальс көенә зур китап керә)

Әкиятче:

Менә безнең китабыбыз зур гади булмаган китапка әверелде. Балалар китапка шакысалар, китап шундук җанлана.

(Әкиятче берәр балага китапның ишеген шакырга тәкъдим итә)

Әкиятче: (сәер итеп)

Ой, анда кемдер елый.

(Ал.б китап янына килә һәм җырлаган тавышы ишетелә)

Җыр: “Заинька”, муз Красеева

(Китап артыннан кулына уенчык куян тотып куян чыга)

Зайка (жалобно) Ай, ай!

Мой зайчик попал под трамвай!

Мой зайчик, мой мальчик,

Попал под трамвай!

Он бежал по дорожке,

И ему перерезало ножки,

И теперь он больной и хромой

Маленький заинька мой!

К. Чуковский “Айболит”

(Китаптан Айболит чыга)

Айболит:

Не беда! Подавай-ка его сюда!

Я пришлю ему новые ножки,

Он опять побежит по дорожке.

Айболит Куянга аягын “теккән” кебек була

Зайка:

Спасибо тебе доктор.

Әкиятче:

Менә терелтте дә ул аларны. Лимпопо! Терелтте дә бөтен авыруларны. Лимпопо! Киттеләр алар биеп, көлеп, шаярып. Лимпопо!

Бию “Полька” музыка муз. җитәкчесе теләге буенча

Әкиятче:

Балалар, сез белдегез инде кайсы әкияттән бу кунаклар.

Балалар:

Бу доктор Айболит һәм Куян К. Чуковский язган әкият “Айболит” тан.

Ал.б һәм балалар:

Дан, дан Айболитка. Дан биек табибка!

(Зур китап артыннан шакыган тавыш, һәм нечкә генә тавыш ишетелә)

“Ой, ой ачыгыз тизрәк, соңга калам”

Әкиятче:

Кем анда безгә кунакка килә

(Китаптан Белмәмеш чыга, кулында кыңгырау)

Әкиятче:

Исәнме малай, син кем?

Белмәмеш:

Белмәмеш: Мин чәчәкләр шәһәреннән, мин соңга калмадыммы? Менә сезгә миннән һәм дусларымнан бүләк.(бер бәйләм чәчәк бирә) Миңа Куян сездә бәйрәм икәнлеген әйтте. Мин бик ашыктым, соңга калмаска тырыштым. Мин шулай ашыктым, ашыктым, соңга калмаска дип һәм җаен таптым, шарда очып килдем. (китапка борыла) Ой, бу нинди зур шкаф. Кызык. Анда кәнфит юк микән? (китапка килә дә, тотып карый ачарга тырыша)

Әкиятче:

Әй, кызык малай да син, бу бит китап.

Белмәмеш:

Бу нәрсә? Менә минем өйдә (кулы белән зур китап итеп күрсәтә) зур китап, моннан да зуррак. Мин аны күптән укыдым, бөтен әйберендә беләм. Ышанмыйсызмы? Тыңлагыз әле Айболит турында яраткан шигыремне.

Одеял качты миннән

Простина очып китте

Мендәрем дә бака кебек

Ерака сикереп китте.

Бала:

Бу бит Юындыр турында Айболит турында түгел.

Белмәмеш:

Ә мин Хат ташычы турында беләм

Вместо шапки на ходу он надел сковороду,

Вместо варешек перчатки натянул себе на пятки.

Балалар :

Бу Юбалгы турында!

Әкиятче:

Бигерәк мактанчык малай син, бөтен әйберне бутыйсың. Син бер малайга бик ошаган, ләкин мин оныттым аның исемен һәм кайсы китаптан икән. Балалар ярдәм итегез миңа.

Балалар:

Бу Белмәмеш Н. Носов китабыннан “Белмәмешнең маҗаралары һәм һәм аның дуслары”.

(Әкиятче Белмәмешкә бәйрәмдә калырга тәкъдим итә)

1.Китаплар турында табышмаклар, соңгысы “Теремкәй” турында.

2.Әйлән-бәйлән уены “Теремкәй”

3.

Белмәмеш:

Рәхмәт сезгә, бик күп әкиятләр беләсез икән.

Әкиятче:

Чыннан да шулай, безнең безнең балалар әкиятләр күп тыңлыйлар, шуңа бик күп әкиятләр беләләр.

Белмәмеш:

Бүген китапның туган көне бит сездә. Ә туган көндә җырлар җырлыйлар.

Әкиятче:

Әйе, Белмәмеш. Ә хәзер без бергәләп туган көн җырын җырлыйбыз.

Җыр: “Кракодил Генаның җыры”

Ал.б:

Хушлашыр вакыт җитте, балалар көтә сезне. Әле бик күп тапкыр өчрашырсыз безнең белән. Безгә күңелсез булса тагын килерсез.

Кадерәп тот китапны

Укучы үз кулында

Үрнәк ул – акыллы китап-

Безгә тормыш юлында.

(Балаларга китапны саклау кагыйдәләре язылган китапчыклар таратыла)

Сау булыгыз.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

“ӘКИЯТЛӘР ИЛЕНДӘ” Мәктәпкә әзерлек төркеме белән бәйрәм чарасы

Праздник "В стране сказок" на татарском языке“ӘКИЯТЛӘР ИЛЕНДӘ”Мәктәпкә  әзерлек  төркеме белән бәйрәм чарасы...

"Әдәплелек иленә сәяхәт" - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәргән йомгаклау чарасы.

quot;Әдәплелек иленә сәяхәт" -  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәргән йомгаклау чарасы конспекты....

Сөйләм үстерү шөгыле.Катнаш төркем балалар өчен “Хайваннар hәм аларның балалары”

Сөйләм үстерү шөгыле. Катнаш төркем  балалар өчен“Хайваннар hәм аларның балалары”Максат: Балаларны   уенчыклар турында  хикәя төзергә өйрәтү(2-3 җөмлә).Бурычлар: Капма ...

Балалар бакчасында күңел ачу чарасы “Сабан туе- хезмәт туе”

Балалар бакчасында күңел ачу чарасы“Сабан туе- хезмәт туе&rdquo...