“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру”
консультация (подготовительная группа)

Амина Нурулловна Мингалимова

(тәрбиячеләр өчен чыгыш)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_terbiya.docx22.7 КБ

Предварительный просмотр:

“Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы

“Балалар бакчасында икътисади тәрбия чарасы буларак әкият”

(тәрбиячеләр өчен чыгыш)

Төзеде-тәрбияче –

Мингалимова Әминә

Нурулла кызы

25 октябрь, 2019 ел.

Хәзерге заман мәгариф системасы илдәге икътисади вәзгыятькә җавап бирә торган тәрбия бирүнең яңа формаларын даими эзләүне таләп итә. Иҗтимагый тормышның үзгәрү шартларында, балалар бакчасын тәмамлаучыларның белем дәрәҗәсенә, осталыгына һәм күнекмәләренә карата таләпләрне исәпкә алып, икътисади белем һәм тәрбия бирүне мәктәпкәчә яшьтән үк башларга кирәк. Чөнки ул баланы реаль тормышка гына якынайта.

Хәзерге заманда  балаларны икътисади яктан тәрбияләү проблемасы актуаль .

Чөнки бала беренче еллардан ук икътисадый төшенчәләргә һәм процессларга бай икътисади мохитка эләгә. Шуңа күрә, бу проблеманы, балаларга аңлаешлы булсын өчен, әкият аша ачу яхшырак.

“Бала өчен әкият уен кебек үк җитди һәм чын эш”, - дип яза танылган язучы ДжанниРодари.

 Әкият бала тормышында аерым урын алып тора. Әкият сюжетлары һәм әкият персонажлары балаларныүзенә җәлеп итә. Әкият балаларны әйләнә-тирә дөньяга игътибар белән карарга, дөрес нәтиҗәләр ясарга һәм мөстәкыйль карарлар кабул итәргә, үз өстенә җаваплылык алырга өйрәтә.

Әкиятләрнең берничә  функциясе бар :

• Әкият  баланың эмоциональ һәм танып-белү ихтыяҗларын тормышка ашырырга булыша ;

• Фантазияне, иҗади активлыкны  уята;

• Кешенең  эчке дөньясын аңларга ярдәм итә ;

• Күзаллана торган ситуациядә үз-үзеңне тота белергә өйрәтә;

• Шәхеснең тискәре якларын ачарга булыша.

 Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга икътисади тәрбия бирүнең максаты-балаларны әкият аша гап-гади икътисади төшенчәләр белән таныштыру.

Әлеге максатны ачарга түбәндәге бурычлар ярдәм итә:

 - Әкият аша балаларда икътисади аң формалаштыру.

 - Әкияттә гади икътисади бурычларны хәл итәргә өйрәтү.

 - Логик фикерләү, күзәтүчәнлекне үстерү;

-   Актив сүзлек запасын тулыландыру;

 - Әйләнә-тирә мохитне аңларга һәм бәяләргә өйрәтү (кешеләрнең хезмәт нәтиҗәсе буларак).

 - Тормыш ситуацияләрендә үз-үзеңне акыл белән тоту башлангычын тәрбияләү.

Икътисадый төшенчәләрне үзләштерү буенча  әкиятләрне берничә төркемгә бүлеп була:

1.Товар җитештерү һәм куллану, аларны сату, бүлүдәге ихтыяҗларны һәм аларны канәгатьләндерү мөмкинлекләрен ачучы әкиятләр. Бу төргә А.С.Пушкинның  «Сказка о рыбаке и рыбке» әкиятен кертергә була.Монда төп идея- комсызлык, саранлык фаҗигагә китерә дигән фикер ята.

2.Кешеләр хезмәтен, халыкның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, халык хуҗалыгын алып баруның үзенчәлекләрен күрсәтә торган әкиятләргә -”Теремок”, “Мужик и медведь»,«Сказка о попе и работнике его Балде»  кертеп карарга була.Идея шундый ки, хезмәт кешене бизи, нәтиҗәдә аны бәхетле һәм бай итә.

3.«Акча», «керемнәр», «чыгымнар» төшенчәләре белән таныштыручы әкиятләр: (хезмәт, бүлү, алмашу, җитештерү).Монда “Лисичка со скалочкой», К.Чуковский «Муха-цокотуха», «Приключения Буратино», Ш. Перро « Кот в сапогах », " Мальчик – с – пальчик» әкиятләрен санап китергә була.Монда дуслар кайгыда беленә, акыл белән зирәклек, алтыннан кыйммәт  дигән фикер ята.

4.Шәхеснең экономияле, булдыклылык, исәп-хисаплылык, практик, хуҗалык һәм сакчыллык сыйфатларының әһәмиятен аңларга ярдәм итүче әкиятләр. Чуковскийның »Федорино горе " әкиятендә ачыла.

Бу әкиятләрне белем бирү ситуацияләрендә интеграцияләнгән момент буларак файдаланырга мөмкин.

 Мәсәлән: математика шөгелендә тема: "5 саны». Монда «Буратино маҗаралары” әкиятен кулланырга була.Анда балалар Буратиноның үз китабын ничә сумга сатканын саный ала? Уңайга һәм кирегә санауны оештырып була.Бу хәл турында фикер алышырга була, ә Буратино әтисе  Карло сатып алган китабын сатып, дөрес эшләгәнме?

 Предметларның үзлекләре һәм сыйфаты турындагы теманы караганда, “Три поросенка”,  әкиятен кулланырга була.Ныклы йорт төзү өчен  нинди төзелеш материалы кулланырга кирәк: салам, агач ботаклары , кирпеч.

Сөйләм телен үстерү шөгелендә «Муха – цокотуха» әкияте турында фикер алышырга мөмкин. Муха-цокотуха нәрсә тапкан? Ул самоварны  кайдан сатып алган? Ә ни өчен самавыр сатып алган? Бу уен ситуациясендә балалар дөрес итеп диалог төзергә, сорауларга дөрес, тулы  җавап бирергә, акчаны рациональ тотарга өйрәнә.

Һөнәрләр белән таныштыруны «Петушок и бобовое зернышко»,  әкияте мисалында аңлатып була. Анда балалар кешеләр хезмәте белән танышалар, хезмәт продуктлары сыйфатына җаваплы карыйлар, төрле һөнәрләр ияләрен  хөрмәт итәргә өйрәнәләр.

Әйләнә-тирә дөнья буенча үткәрелгән шөгылдә : «домовенок  Кузя, табигатьне фатирдан чыкмыйча гына сакларга өйрәтә, ягъни ул электр, су һәм газны экономияләргә чакыра. Бу-безнең табигать, аннан башка без дә яши алмыйбыз.

Мисаллардан күренгәнчә, әкият персонажлары кеше җәмгыятенең икътисади проблемаларын төгәл чагылдыра һәм балаларга икътисади төшенчәләрне үзләштерүдә ярдәм итә.Тырышлык, хезмәт сөючәнлек, игелек, гаделлек, намуслылык кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияли.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт"

речь играет в жизни человека огромную роль. она служет для общения, передачи информации и опыта, регуляции поведения и деятельности.в дошкольном возрасте речевое развитие тесно связано с формированием...

Матур әдәбият белән таныштыру дәресләрендә сүз байлыгын үстерү

Тел - кешеләрнең иң мөһим аралашу, аңлашу коралы. Телдән сөйләмгә өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, иҗат итү эшләре - барысы ...

Матур әдәбият белән таныштыру шөгыльләрендә сүз байлыгын арттыру.

Матур әдәбият белән таныштыру шөгыльләрендә сүз байлыгын арттыру....

Матур әдәбият белән таныштыру

Мәктәпкә әзерлек төркемендә матур әдәбият белән таныштыру буенча календарь-тематик план. Максатлар: мәктәпкә әзерлек төркеме өчен программада күрсәтелгән, балалар яраткан таныш әдәби әсәрләр уку,яңа ә...

Матур әдәбият белән таныштыру

Балалар бакчасында зурлар төркеме өчен "Матур әдәбият белән таныштыру"  шөгыленең календар - тематик планы. З.М.арипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова / "Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яш...

матур әдәбият белән таныштыру

2нче кечкенәләр төркемендә матур әдәбият белән таныштыру планы. План 35 атнага төзелгән, үз үченә бүлекләр, тема, бурычлар, үтәлеш вакыты дигән графаларны алган....

Музей эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халкыбызның милли хәзинәләре белән таныштыру.

Проект балаларга татар халкының тарихы, яшәеше турында белемнәрен баетf; патриотик тәрбия бирүнең нигезен салырга, туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә, аларда әхлаклылык сыйфатлары булдырырга ярдәм итә....