Музей эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халкыбызның милли хәзинәләре белән таныштыру.
проект по окружающему миру (старшая группа)

Яковлева Ляйля Назымовна

Проект балаларга татар халкының тарихы, яшәеше турында белемнәрен баетf; патриотик тәрбия бирүнең нигезен салырга, туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә, аларда әхлаклылык сыйфатлары булдырырга ярдәм итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Иҗади проект33.34 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районының 114нче балалар бакчасы

 Музей эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халкыбызның милли хәзинәләре белән таныштыру.

Иҗади проект

Авторлар: Яковлева Л.Н. югары квалификация категорияле тәрбияче, Сабирзянова М.М., беренче квалификация категорияле тәрбияче.

19.12.2023


Музей эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халкыбызның милли хәзинәләре белән таныштыру.

Актуальлек. Татар халкының тарихи һәм мәдәни тамырлары бик тирән. Халкыбызның бай, узенчәлекле хәзинәләрен буыннан - буынга тапшырып калдыра алырбызмы? Хәзерге балаларыбызның әти-әниләре яңартылган, җайлаштырылган, автоматлаштырылган замана балалары. Кайберләре бәлки әби бабайлары сөйләве буенча халкыбызның бай тарихын белә торгандыр, ә менә шул тарихны ул уз баласына тапшыра алырмы, халкыбызның алтын җәүһәрләре тарих битләрендә генә язылып калмасмы? Балаларыбыз үз милләте белән горурланып, гореф – гадәтләрен онытмыйча, киләчәк буыннарга да җиткерә алырлык итеп яшәсеннәр иде. Бу юнәлештә әти-әниләр белән бергәлектә эш алып барганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була. Хәзерге вакытта халкыбызның онытылып барган милли хәзинәләрен саклау максатыннан,  хәзерге вакытта актуаль булган музей эшчәнлеген

башлап җибәрдек.Ул музейда әби-бабайларыбызның тормыш-көнкүреше, кәсебе һәм яшәү рәвеше тарихы чагыла. Тәрбия эшчәнлегендә музейлардагы хәзинәне: тарихи экспонатларны, халкыбызның рухи һәм матди культурасын, бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы материалларны, музей педагогикасын куллану – әлеге мәсьәләне хәл итүдә мөһим чараларның берсе. Әлеге проект бүгенге көндә бик актуаль, чөнки үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш.

Максат: Балалар бакчасында татар халкының борынгы тормыш-көнкүрешен, гадәтләрен чагылдырган экспонатлардан торган музей эшчәнлеген җанландырып җибәрү .

Бурычлар: Музей эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларны  борынгы татар гаиләсенең тормышы, көнкүреше белән таныштыру; өй җиһазлары турында мәгълүмат бирү; татар халкының тарихына, гореф-гадәтләренә, йолаларына кызыксыну уяту; мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик хис һәм рухи байлык формалаштыру; татар халык гореф-гадәтләренә, йолаларына карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Проектның төре: иҗади.

Проектның катнашучылары: тәрбиячеләр, балалар бакчасы хезмәткәрләре, балалар, ата-аналар, әби-бабайлар.                                                                        

Көтелгән нәтиҗәләр: Проект балаларга татар халкының тарихы, яшәеше турында белемнәрен баетыр; патриотик тәрбия бирүнең нигезен салырга, туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә, аларда әхлаклылык сыйфатлары булдырырга ярдәм итәр.

Эшләү алымы һәм формалары: Татар халкының борынгы көнкүреш тарихы турында эзләнүләр уткәрү, төрле чыганаклардан мәгълүматлар җыю. Әти-әниләр арасында анкета, әңгәмә уткәрү, балаларда татар халкының тарихына кызыксыну уятырга өндәү, балалар белән бергә музейларга йөрү.

Проектны тормышка ашыру этабы: Бакчада музей булдыру әти-әниләрдә нык кызыксыну уятты. Бердәм рәвештә музей өчен урын әзерләнде, бизәлеше расланды, экспонатлар җыелды. Экспонатларга кирәгенчә төзәтү эшләре үткәрелде, чистартылды, элекке хәләтенә кертелде. Җыелган экспонатлар музейга элеккеге татар өе рәвешенә кертеп урнаштырылды. “Ачык ишекләр көне” - балалар бакчасында туган якны өйрәнү музее белән таныштыру буенча әти-әниләр өчен үткәрелгән чара. “Хуш килдегез кунакка”- балаларны музей белән таныштыру.“Әбиемнең серле сандыгы”- музейда кургәннәрне, алган белемнәрне шөгыльдә ныгыту.

Йомгаклау: Балалар бакчасында  әти-әниләрне  музей эшчәнлегенә җәлеп итү балалар өчен генә тугел, аларның әти-әниләре өчен дә тәрбияви яктан зур  чара. Чөнки хәзерге буын яшьләре фильмнардан яки торле мәгълүмат чараларынннан күреп кенә белгән борынгы көнкүреш экспонатлары белән якыннан танышу, һәрберсе турында мәгълүмат туплау әти-әниләр өчен чын ачыш булды. Милли тәрбия гаиләдән башлана. Балалар мәктәпкәчә яшьтә үк үзләре яшәгән төбәк халкының мәдәниятен, динен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен, яшәү рәвешен хөрмәт итәргә өйрәнсә генә, халкыбызның милли хәзинәсе сакланыр, мирас булып буыннардан буынга җитәр.

Ачык ишекләр көне. Балалар бакчасында туган якны өйрәнү музее белән таныштыру буенча әти-әниләр өчен үткәрелгән чара.

Максат: Әти-әниләрне бакчада ачылган музей  экспонатлары белән якыннан таныштыру, халкыбызның  элек ничек  көн күрүләре турында мәглүмат бирү, кызыксыну уяту.

Тәрбияче: Хәерле көн хөрмәтле кунаклар! Рәхим итегез, түрдән узыгыз! Без бүген сезнең белән үткәннәргә кайтып килербез, халкыбызның күңел бизәкләре белән танышырбыз.

-Борынгы татар өендә ишектән килеп керүгә зур ап-ак мич торган. Мичне кызыл кирпечтән, балчык белән өйгәннәр. Аны өеп бетергәч, акбур белән акка буяганнар. Мич татар гаиләсе өчен яшәү чыганагы булган. Ул өйне дә җылыткан, анда ашарга да пешергәннәр. Кием-салымнарны да мич башында киптергәннәр. Чаршау ярдәмендә мич кырыен бүлеп алганнар һәм мич башында балалар өчен йоклау урыны әзерләгәннәр. Менә нинди зур әһәмияткә ия булган татар өендәге мич! Элек электр утлары булмаган. Кешеләр керосин лампаларын кулланганнар. Керосин лампасының ут яктысында кич утырып хатын – кызлар йоннан җеп эрләгәннәр. Йон эрли торган җайланма каба дип атала. Ул агачтан ясалган. Каба ике өлештән тора. Басып торган ягына йонны бәйләп куйганнар, ә икенче ягына утырыр өчен урын булган. Бер кул белән йонны тартып бөтерә, ә икенче кул белән бөтергән йонны орчыкка урап, чорнап барганнар. Орчык – йон эрләү җайланмасының аерылгысыз бер өлеше. Ул шулай ук агачтан эшләнгән.

Татар хатын-кызлары кул эшләренә дә бик оста булганнар. Төсле җепләр ярдәмендә мендәр тышлары, сөлгеләр, эскәтерләр, кулъяулыклар чиккәннәр. Татар халкының үзенә генә хас кием-салымы, көнкүреш әйберләре, йортларны бизәү өчен кулланыла торган үзенчәлекле бизәкләре бар. Бизәкләр өч төрле мотивка ия: геометрик, чәчәк, үсемлекләр һәм зооморф. Күбрәк бизәкләрдә лалә чәчәген күрәбез. Лалә чәчәге яңарыш символын аңлата. Яшь кызлар чиккән әйберләрен сандыкка җыеп үзләренә бирнә туплый барганнар. Сандык татар өйләренең бер бизәге, җиһаз булып торган. Ул матур төсләргә буялган, ялтырап торган калай белән бизәкләп әйләндереп алынган.

Татар халык милли бизәкләре киемнәрдә дә чагылыш тапкан. Ир-егетләр чигелгән түбәтәй, хатын-кызлар калфак, яулык ябып йөргәннәр. Ир егетләр күлмәк өстеннән камзул киеп, билләрен билбау белән бәйләп куйганнар, галәфи ыштан кигәннәр. Хатын-кызлар исә бала итәкле күлмәкләр, чигүле алъяпкыч яки камзул кигәннәр. Аякларына милли аяк киемнәре - чигелгән чүәк, чигелгән читекләр яки чабата кигәннәр. Чабата турында аерым тукталсак, аны татар агайлары үзләре кулдан эшләгәннәр. Чабатаны юкә, карама һ.б.агачларның кайрысыннан яки сүсеннән үреп ясаганнар.

Татар халкының аш-су бүлмәсенә  аерым тукталып китәсе килә. Аш-су бүлмәсендә өске якта ябык сәке, ул йортның алгы ягында дивар буена куела. Кайчакта аш-су бүлмәсендә өсте ябык сәке – путмар утыртыла, аның астында азык-төлек һәм әйберләр саклыйлар. Йоклау өчен файдаланылган зур булмаган сәкеләр керү юлында тора. Сәкедә татар гаиләсенең бөтен тормышы уза. Монда көнкүреш һәм хуҗалык, вак һөнәрчелек – кул эшләре башкарыла. Көндез ул ашау урыны буларак кирәк. Кунаклар кабул иткәндә келәмгә эскәтер җәелеп, аның тирәсенә тезелгән сырган утыргычларга – көрпәләргә утыралар.

Төнгә сәкегә урын җәелә: киез яки тукыган палас өстенә мамык түшәк, зур мендәрне хәтерләткән ястык салына һәм мендәрләр, сырган юрган куела. Юрганны ситсыдан, өйдә эшләнгән тукымадан, бай гаиләләрдә ефәктән сыралар. Көндез болар тау кебек өелеп куела һәм матур япма белән каплана.

Самавыр татар йортының бизәге булып торган. Аңа су салып, күмер тутырып кайнатырга куйганнар. Ашны мичкә урнаштырылган казанда яисә чуеннан ясалган чүлмәктә пешергәннәр. Чүлмәкне табагач ярдәмендә мичкә тыкканнар һәм алганнар. Азыкны исә агач кашыклардан гына ашаганнар. Аш-су әзерләү өчен күп җайланмалар агачтан эшләнгәннәр. Мәсәлән : тукмак, куна тактасы, уклау, гөбе һ.б. лар. Гөбене ясау өчен юкә агачын балта белән юынып, үзәген алалар. Куыш барлыкка килә. Куыш юкәнең бер башын каймак агып чыкмаслык итеп томалыйлар. Майны язу өчен пешкәк кулланыла. Ул шулай ук юкә агачыннан куышка иркен кереп чыга алырлык итеп ясала.

Түшәмгә сыгылмалы чыбык – сиртмә асыла. Аның очына бала бишеге эленә. Бишек өлеше тактадан, еш кына рәшәткәләп ясала яки талчыбыктан үрелә.

Хәлле йортларда диварга көзге һәм сәгать, еш кына “күкеле сәгать” эленә. Татар йорты чиста, пөхтә булуы белән аерылып тора. Дивар һәм түшәм елга ике тапкыр юыла, идәннәр кырып чистартыла, мич агартыла. Тәрәзә төпләрендә бүлмә гөлләре, аеруча яран гөл чәчәк ата. Татар халкы бик тә кунакчыл булган. Кергән кешене чәй эчермичә, бар булган сые белән сыйлап чыгара торган булган.

 Хөрмәтле кунаклар, әйдәгез әле, вакытны артка кичереп, үзебезне өйнең хуҗалары итеп хис итеп алыйк, шушы өебезнең җылылыгын бергә тойык. (Әти-әниләр музей экспонатларын  тотып, кулланып  карыйлар).

Кулланылган чыганаклар:

Журнал "Татарстан" (protatarstan.ru).

“Татар дөньясы” Г.Ф Габдрахманова, Э.М.Галимова 196-197б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Перспектив план"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру"

Мәктәпкәчә яштәге балаларны фольклор әсәрләре беләнтаныштыру эшенң перспектив планы     № Тема Уртанчылар төркеме Зурлар төркеме Мэктэпкэ хэзерлеклэр торке...

“Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Сценарий: “Нәүрүз бәйрәме!”       Жиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә, каеннар арасында, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Сул яктарак айлы Сөембикә манарасы силуэты. Я...

Проект "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кино сәнгате белән таныштыру"

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кино сәнгате белән таныштыру"...

Кече яшьтән балаларны Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру

Муса Мостафа улы Җәлиловтууына 110 ел уңаеннан оештырылган“Җәлил – җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл” исеме астында үтүче фәнни-гамәли кофиренциядә ясаган чыгыш...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китап культурасы белән таныштыру.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китап культурасы белән таныштыру....