Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китап культурасы белән таныштыру.
учебно-методический материал

Салихзянова Алсу Фавасимовна

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китап культурасы белән таныштыру.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китап культурасы белән таныштыру”

Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Мәктәпкәчә яшьтә салынган белем, дөньяга караш, әхлакый һәм мәдәни күзаллау буыннарның тормыш юлын билгели.  Хәзерге балалар вакытларын компьютер һәм телевизор каршында үткәрәләр. Илебездә һәм чит илләрдә уздырылган социаль сораштырулар шуны күрсәтә: балаларның һәм яшүсмерләрнең китапка кызыксынуы түбән дәрәҗәдә, балалар буш вакытларында китап аз укый.

Бүгенге көндә әлеге проблеманың актуальлелеге ачык күренә. Балаларда китапка кызыксыну тәрбияләү өчен зурлар (педагоглар, әти-әниләр) үзләре китап укырга, аның кеше тормышында тоткан ролен, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган  китапларны, алар белән китап турында кызыклы әңгәмәләр кора белергә тиеш.

Матур әдәбият белән танышу аркылы бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга өйрәнә. Аңарда әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр барлыкка килә. Алар  аша бала хыялланырга, иҗат итәргә, башкаларның борчу-шатлыкларын, рухи халәтен аңларга өйрәнә, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, тормыш тәҗрибәсен үзләштерә. Баланы китап белән таныштыру никадәр иртәрәк башланса, аның үсеше шулкадәр уңышлырак булу һәркемгә мәгълүм. Әмма, нәни бала әле үзе укый белмәгәнлектән, уку өчен матур әдәбият сайлау тулысы белән өлкәннәрдән тора. Нәниләргә кул астында булган теләсә нинди очраклы китаплар укырга ярамый. Әсәрнең бала өчен кызыклы, аңлаешлы (үз яшенә туры килүе), тәрбияви эчтәлекле булуы мөһим.

Китап белән таныштырганда, аның иллюстрациясенә игътибар итми мөмкин түгел. Чын сәнгати иллюстрация, һәрвакытта да китапның тексты белән берлектә, аның белән аерып булмаслык бердәмлек төзи. Рәсем текстны кабул итүне тирәнәйтә, җиңел үзләштерүгә, эчтәлеген кыска вакыт аралыгы эчендә истә калдырырга ярдәм итә, әйләнә-тирә дөнья турында мәгълүмат бирә. Китап графикасы белән таныштырганда, баланың яшь үзенчәлеген истә тотып, уңай нәтиҗәләргә китергән алымнар куллану зарур. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары сөйләм үсеше өлкәсе буенча балаларны матур әдәбият белән таныштыру буенча түбәндәге бурычларны билгели.

Кече яшьтәге балалар өчен программада каралган матур әдәбият әсәрләрен уку. Балаларны китаплардагы рәсемнәрне карарга тартуны дәвам итү. Аларга эмоциональ бәя бирергә, формасын, төсенә игътибар итәргә, таныш предметларны атау, тәрбияче соравы буенча аларны күрсәтү теләге тудыру, «Бу кем (нәрсә)?», «Нәрсә эшли?» сорауларын бирергә өйрәтү. Балалар белән даими рәвештә иллюстрацияләр карау.

Зурлар төркеме балалары игътибарына таныш әсәрләрнең иллюстрацияле басмаларын тәкъдим итү. Китаптагы рәсемнәрнең мөһим булуын аңлату; китаптагы иллюстрацияләрне игътибар белән карап күп кенә кызыклы мәгълүматлар турында белергә мөмкин булуын күрсәтү. Төскә аеруча зур басым ясау, чөнки төс ул  китап бизәлеше генә түгел, ә геройларның кәефен, халәтен, тәүлек һәм табигатьтәге фасыл үзгәрешләрен  тапшыру чарасы да. Ю. Васнецов, Е. Рачев, Е. Чарушин (үзебезнең татар рәссамнары) тарафыннан бизәлгән китаплар белән таныштыру.

Мәктәпкә әзерлек яшендәге балалар. Әлеге яшь төркемендә эшләүнең төп бурычлары китаплар белән таныштыруны дәвам итү. Балаларның игътибарын китапның бизәлешенә, иллюстрациянең жанр формасына (әкияти яки реалистик) юнәлтү. Нокта, сызык, билге, контур, тапның ролен һәм төгәллеген күрсәтү; Төрле рәссамнарның бер үк әсәргә ясалган иллюстрацияләрен чагыштыру. Балаларның кайсыларына өстенлек бирүләрен ачыклау. Теге яки бу рәссамның идивидуаль ясау манерасына, ясау үзенчәлегенә игътибар бирү. Балалар китапларын иллюстрацияләгән рәссамнар (Ю. Васнецов, Е. Рачев, Е. Чарушин, И. Билибин һ.б.) иҗаты белән таныштыру.

«Матур әдәбият әсәрләре уку» балалар бакчасында белем бирү өлкәсе һәм   ирекле эшчәнлекләрдә алып барыла.

Китапка кызыксыну уяту. Балаларны тылсымлы китап дөньясына җәлеп итү, китап белән арлашырга өйрәтү максатыннан, без балаларны үз яшенә туры килгән матур әдәбият әсәрләре, тәрбияви эчтәлекле китаплар белән таныштыру буенча даими эш алып барабыз.

Китап почмагы  үзенчәлекле урын. Монда бала, кызыксынуларыннан чыгып, мөстәкыйль рәвештә китапны карый, «кабаттан укый» ала. Әлеге эш төренең үзенчәлеге шунда, бу очракта бала китапны безнең кулда түгел, ә үзендә күрә, аны тоя, сизә, аның белән икәүдән-икәү кала. Ул игътибар белән рәсемнәрне күздән кичерә, алар аша эчтәлеген искә төшерә, уе белән аны дулкынландырган эпизодларга кабаттан әйләнеп кайда. Китап почмагында төрле китапларны куярга тәкъдим ителә. Китаплар арасында яңа һәм матур китаплар белән бергә күп тапкыр укылып таушалган, әмма пөхтә итеп төзәтелгән китапларны кую да мөһим. Почмак күрсәтмәлелек өчен генә түгел, эшләү, уку урыны буларак кулланылырга тиеш.

Без исә, китапханәне тулыландыру, төзекләндерү эшләре алып барабыз. Кечкенә китапчыклар ясап куйдык, яраткан китаплар бүлеге төзедек. Тузган, ертылган китапларны hәрдаим беркетеп, төзекләндереп торабыз. Бу шөгыль дә балаларга зур куаныч китерә.

Китапханә белән таныштыру, китапханә ни өчен кирәк, китапларга сак караш  тәрбияләү максатыннан китапханәгә экскурсияләр оештырдык.

Балаларны китап бастыру технологиясе белән таныштыру, балаларда китапка сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләүгә нигез булып тора. Китапны барлыкка китерү этапларын, технологиясен бәян итү, китап бала кулына килеп эләккәнче, аны бастыру өчен бик күп агачларның киселүе турында кыскача сөйләү, бик күп кешеләрнең китапны язу, аны бастурыдагы тырышлыкларына игътибар итү, балаларда зур кызыксыну уятты.

Педагогларның, әти-әниләрнең һәм балаларның тыгыз хезмәттәшлегеннән башка китапка карата кызыксыну уятуда, уңышларга ирешү, уңай нәтиҗәләргә ия булу мөмкин түгел. Беренче итеп, ата-аналар арасында “Китап һәм бала” анкета-сораштыруы уткәрелде. Ата-аналарның җавапларыннан күренгәнчә, өйдә балаларга әти-әниләр күбесенчә матур әдәбият әсәрләре укыйлар, әкиятләргә өстенлек бирәләр.

“Балаларда уку зәвыгын тәрбияләү” дигән әңгәмәдә китапның тормышта нинди уңай тәэсирләр бирүе, дөрес куллану алымнары турында сүз барды. Ата-аналар җыелышында “Китапның уендагы әһәмияте” темасына чыгыш ясалды.  “Мин кулыма китап алам дип исемләнегән фото конкурс оештырылды.  Уртанчылар төркеме балалары, гаиләсе белән иҗади рәвештә матур итеп бизәлгән, бай эчтәлекле, аңлаешлы, игътибарга лаеклы китаплар эшләде. Китаплар күргәзмәсе оештырылды.

Китаплар алар – буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә. Китап – ул игелекле дус, киңәшче, сердәш тә. hәр яңа буын аңардан тиңдәшсез белем ала, аның байлыгы киләсе буыннарга да кала. Безнең татар халкында “Китапсыз өй - тәрәзәсез бүлмә” дигән мәкаль бар. Чыннан да, китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр, ә китапларны яратучының күңеле сафланыр, дөньяга карашы киңәер. Китапларны күп укыган баланың күңелендә начарлыкка да урын калмаячак, чөнки ул китаплардан яхшыны яманнан аерырга, үзендәге әйбәт hәм начар гадәтләрне бәяләргә өйрәнәчәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Перспектив план"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру"

Мәктәпкәчә яштәге балаларны фольклор әсәрләре беләнтаныштыру эшенң перспектив планы     № Тема Уртанчылар төркеме Зурлар төркеме Мэктэпкэ хэзерлеклэр торке...

Проект "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кино сәнгате белән таныштыру"

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кино сәнгате белән таныштыру"...

Кече яшьтән балаларны Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру

Муса Мостафа улы Җәлиловтууына 110 ел уңаеннан оештырылган“Җәлил – җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл” исеме астында үтүче фәнни-гамәли кофиренциядә ясаган чыгыш...

Музей эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халкыбызның милли хәзинәләре белән таныштыру.

Проект балаларга татар халкының тарихы, яшәеше турында белемнәрен баетf; патриотик тәрбия бирүнең нигезен салырга, туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә, аларда әхлаклылык сыйфатлары булдырырга ярдәм итә....