Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны космос белән таныштыру
презентация к уроку по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Закиржанова Лилия Рамзилевна

район тәобиячеләре өчен доклад

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon район тәрбиячеләре өчен доклад48 КБ

Предварительный просмотр:

                                         Киң офыкта сары колач җәеп,

Сирпи кояш назлы нурларын.

Ярый син бар безне җылытучы                                                                                        Кызларын һәм батыр улларын!

Кояш...Гаҗәеп нәрсә...Җылытучы, яшәеш, тормыш бүләк итүче, бөтен җиһанны җанландыручы син! Яңа гына туган бала да, шытып чыккан үлән дә, чәчәкләр, үсемлекләр, хайваннар да, кешеләр дә, йөзәр ел буе яшәгән агачлар да, күлләр, диңгезләр дә кояш җылысына мохтаҗ.

Кечкенә чактан ук синең нурларында иркәләнүчеләр без. Кояш чыкса, күңелләр күтәрелә, ә азга гына болыт капласа да, тизрәк күк йөзеннән сине эзлибез. Балалар шигырьләр, такмаклар сөйләп  чакыра башлыйлар...

Шулай итеп, бала теле ачылганчы бармаклары белән күләгә ясап, күзләрен кояшта кысып, тәннәренең җылынганын тоеп үзе дә сизмәстән, серле галәм белән, серле галәмнең иң якты йолдызы- Кояш белән таныша башлый. Гәрчә, космос дигән төшенчәне аңлый алмаса да, кояшның бик кирәк икәнен белә.

Әгәр берничә ел элек без балалардан үскәч кем булырга  телисез дип сорасак, алар: "Космонавт булырга телибез!",-дип җавап бирерләр иде. Ләкин хәзерге заманда космонават булу актуаль түгел. Әмма моңа карамастан, чит планета вәкилләре (НЛО), йолдыз сугышчылары балалар караган мультфильмнарның төп каһарманнары.

Уйлап чыгарылган, фантастик кешеләр, фантастик хайваннар балаларда курку хисе уятырга мөмкин. Шуңа күрә тәрбиячеләр өчен космос турындагы белемнәрне, күзаллауларны дөрес итеп аңлата белү бик мөһим.

Нәрсә соң ул космос?

Космос (гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә - матур, төзек)- дөнья, материаль дөнья, галәм дигәнне аңлата.

Әлбәттә балалар белән тирә-як табигатьне , тирә-юньне өйрәнгән вакытта космос темасына кагылмыйча үтеп булмый. Чөнки мәктәпкәчә яштәге балалар табигать белән аеруча нык кызыксыналар, төрле-төрле сораулар бирегә яраталар. Балалар бакчасына килү белән төрле-төрле шигырьләр өйрәнеп күк йөзе, кояш, ай, йолдызлар турында җырлар җырлап без балаларны космос белән таныштыруны башлыйбыз, һәм акрынлап аны чын галәмне тасвирлауга кадәр җиткерәбез.

Балалар бакчасында ук космоның төзелеше, без яшәгән планетаның үзенчәлекләре хакында белем бирү бик зарур. Моның өчен информация кечкенәләргә аңлаешлы, гади тел белән әйтеп аңлатырлык,   кызыклы булырга , төрле- төрле рәсемнәр кулланылырга тиеш. Белемнәр уеннарда да, сәнгать өлкәсендә дә кирәкле, файдалы булсын. Ә тәрбиячеләр төгәл, кыска, гади, аңлаешлы итеп аңлатырга мәҗбүр.

Космосны күзаллау мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үзенчәлекле урын алып тора. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасының бу өлкәдә төп максатлары һәм бурычлары:

- балаларның космос турындагы белемнәрен арттыру;

- без яши торган планетаның уникаль һәм аны өйрәнү мөһим булуын аңлату;

- кешенең космостагы роле(ракета, космик корабль, спутник);

- безнең ил космонавтларының эшчәнлеге белән горурлану(Ю.Гагарин).

Әлбәттә космос турындагы  булган белемнәр  ныклы булсын өчен тәрбияченең балалар бакчасындагы эшчәнлеге генә җитми. Шулай ук балалар һәм ата-аналар белән бергә, бер фикердә булырга кирәк.

 Космосны балалар бакчасында өйрәнүнең этаплары:   

- сәнгать төркемнәре булдыру;

- занятияләрне  космос темасына юнәлтү;

- яңа китаплар, энциклопедияләр булдыру;

- фотоальбомнар ясау: "Ю. Гагарин - космоска очучы иң беренче кеше".

- ата-аналар өчен космонавтика көнен  уздыру планы булдыру, балаларның космос турында белемнәрен арттыру өчен киңәшләр бирү;

- балаларның, ата-аналарның тәрбияче  белән берлектә космос темасына карата фотогазеталар ясау, уеннар өчен материаллар булдыру.

-тәрбиячеләр арасында күргәзмәләр, әлеге темага әңгәмәләр оештыру,үзара киңәшләшү.

Кечкенәләр төркемнәрендә бала һәм әйләнә-тирә занятияләрендә күк җисемнәре белән генә чикләнсәк, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә без космоска юнәлешне якынайтабыз, максатыбызны киңәйтәбез:

                        зуралар төркемендә

-баларның космос, ай, кояш, йолдызлар турындагы сорауларына алар аңларлык итеп җавап бирү. Кызыксынуларына карап, балаларның табигать турындагы белемәрен киңәйтү;

                        мәктәпкә әзерлек төркемендә

-безнең планета белән таныштыру. Балаларга Җир шары һәм җирдә төрле илләр булуы хакында сөйләү. Картадан файдаланырга: картада һәм глобуста төрле континентларны, илләрне күрсәтә белергә өйрәтү, алар белән кызыксыну тәрбияләү. Дөньяда яшәгән барлык халыклар белән дус яшәүнең, тынычлыкның мөһимлеге турында аңлату; аларның мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәт, йолаларын хөрмәт итәргә кирәк икәнлеген төшендерү.

              Ел  дәвамында балалар белән төрледән-төрле бәйрәмнәр үткәрдек."Космос көне", "Без нәни космонавтлар" исемле чаралар уздырып  планеталар, кояш, ай  төзелешен  күзәтеп  " космоска" экскурсиягә очтык, балаларның белемнәре тагын да үсүен күрдек. Ракета, спутник, космик станция , планета рәсемнәрен пазллар итеп тәкъдим итеп занятияләрдә куллану, планеталарның исемен истә калдырырга, танып белергә зур этәргеч булды.  Космос белән таныштыруны бер юнәлештә генә алып барып булмый. Шуңа күрә булдыра алганча күбрәк занятияләрдә куллану, отышлырак.

Бала һәм әйләнә-тирә дөнья занятияләрендә глобус белән таныштыру без яши торган Җир планетасының тугәрәк формасында булуын, һәм җирдә генә тормыш, яшәеш барлыгын аңлатырга ярдәм итә.

Рәсем, әвәләү занятиясендә кызык марсианнар әвәләү, космонавт темасына рәсем, төсле кәгазь, фольга, пенопласт кулланып ракета, Җир планетасын ясау.

Балалар бит уйлап чыгарырга бик яраталар!!Алар яңа өйрәнгән сүзләрне, планета исемнәрен кулланып, рәсемнәрдән карап сөйләм теле үстерү занятияләрендә бик матур,үзенчәлекле хикәяләр төзеделәр.

Музыка дәресләрендә космос темасына җырлар тыңлау, аларны өйрәнү, бәйрәмнәр оештыру бу теманы тагын да тулылыландырып җибәрә.Шуңа күрә музыкант белән берлектә эшләргә тырышабыз.

Ләкин иң отышлы, иң кулай вариант- санап үткән методларның барысын бергә куллану. Һәм ата-аналар белән бергәләп матур, ямьле бәйрәмнәр үткәреп, ачык дәресләр күрсәтү. Бакчада балалар өчен стена газеталары, ширмалар эшләп занятияләрдә кулландык. Нинди генә эшчәнлекне үрнәк итеп алсак та, уен төп чара булып кала. Космос темасына багышлап дидактик, интеллектуаль, хәрәкәтле уеннар картотекасын киңәйттек.

Быел Космос елы булу уңаеннан һәр яклап балаларның белемен үстерү өстендә эшләдек. Һәрбер ата-ана үз баласы белән даими кызыксынып тора. Аның уңышлары өчен сөенә, яшьтәшләреннән аз гына калышса да, борчыла башлый. Бала белән эшләр алдыннын аның характеры, үз-үзен тотышы белән танышып чыгарга кирәк. Бәлки аңа башкаларга караганда икенче төрлерәк юлдан килеп караргадыр. Менә шул исәптән без үзебезнеә балалар бакчасында балаларның йолдызлыкларын да исәпкә алып эш итәбез. Ата- аналар да мондый юл белән бик кызыксыналар. Йолдызлык ширмасыннан карап,  уңай һәм тискәре яклар, өстенлекләр,  башкалардан бала нәрсә белән аерылып торуын да белеп була.

Мондый юнәлешләр белән эшләгән очракта,  уеннар, занятияләр аша балаларның сүзлек запаслары киңәя, эшчәнлекләре, уйлап чыгару сәләте үсә, космос турында иң гади күзаллаулар барлыкка килә, иң беренче космонавт безнең илнеке булуы белән горурлану хисе көчәя. Тирә-юнь белән таныштыру балаларның уйлап чыгарылган, фантастик геройлардан курку хисен киметә һәм бөтенләй юкка чыгарырга да ярдәм итә. Космос темасы балалар өчен киләчәктә дә бик кирәкле булыр дип ышанам. Чөнки нәкъ менә кечкенә вакытта алган белемнәр балаларның хәтерендә яхшырак саклана, мәктәп бусагаларын атлап кергәч тә, тирә- юньне дөрес күзаллауга этәргеч булып тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Перспектив план"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру"

Мәктәпкәчә яштәге балаларны фольклор әсәрләре беләнтаныштыру эшенң перспектив планы     № Тема Уртанчылар төркеме Зурлар төркеме Мэктэпкэ хэзерлеклэр торке...

Проект "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кино сәнгате белән таныштыру"

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кино сәнгате белән таныштыру"...

Кече яшьтән балаларны Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру

Муса Мостафа улы Җәлиловтууына 110 ел уңаеннан оештырылган“Җәлил – җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл” исеме астында үтүче фәнни-гамәли кофиренциядә ясаган чыгыш...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китап культурасы белән таныштыру.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китап культурасы белән таныштыру....

Музей эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халкыбызның милли хәзинәләре белән таныштыру.

Проект балаларга татар халкының тарихы, яшәеше турында белемнәрен баетf; патриотик тәрбия бирүнең нигезен салырга, туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә, аларда әхлаклылык сыйфатлары булдырырга ярдәм итә....