Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда татар халык фольклоры аша экологик культура тәрбияләү
консультация

Вахитова Глюся Гаптельнуровна

Выступление на педсовете

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekolog_kultura_pedsovet_20.docx20.91 КБ

Предварительный просмотр:

Кеше гомере буе табигать белән тыгыз элемтәдә яши. Бүген кеше табигатькә бәйле дип әйтү генә дөрес булмас иде, чөнки табигатьнең язмышын кеше дә хәл итә, ул экологик тотрыклылыкны саклап калырга бурычлы.

Табигать ана яшел хәтфәдән чигелгән мендәренә башыбызны салдырып изрәтеп йоклата, йомшак җилләре белән биттән иркәли, тәмле сулы чишмәләре белән туендыра, телең йотарлык җиләк-җимешләре белән сыйлый. Әмма бүгенге көндә планетабызда табигатьтәге экологик проблемалар катастрофа дәрәҗәсенә җитте: суларыбыз пычранды, урманнарыбыз киселде, янды, сулар һавабыз агулы матдәләр белән зарарланды. Экологик белем һәм культураның түбән булуы, планетадагы катастрофаларның нәтиҗәләрен аңламау һәм күз алдына китерә белмәү – табигатьне саклау проблемаларына җавапсыз карашның иң беренче сәбәбе. Шуңа күрә бу өлкәдә экологик белем һәм тәрбия бирү мөһим мәсьәләгә әйләнде.

Педогоглар алдында балаларга экологик белем бирү: аларны табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өйрәтү, туган җиребезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү - иң төп максатларның берсе. Аларны тормышка ашыру өчен, нәтиҗәле алымнар һәм ышандырырлык фактлар кулланып, эзлекле эш алып барырга кирәк. 

Яшь буынга экология тәрбиясе биргәндә, беренче чиратта, экология белеме бирелергә тиеш. Элек-электән үк авылда яшәүче һәр кеше, укый-яза белмәсә дә, табигать телен яхшы аңлаган, күзәтүләр нигезендә, табигатьнең серләрен ачыклый алган. Бу белемнәр атадан – балага, бер буыннан икенче буынга мирас итеп калдырылган.

Табигать турындагы белемнәр халык авыз иҗатында киң чагылыш тапкан. Әкият, мәкаль, әйтем, сынамыш һәм табышмакларда бик күп экология белемнәре тупланган. Кыска, ләкин хикмәтле сүзләре белән халык бик тирән мәгънәле фикерләрен бер буыннан икенче буынга җиткергән. Шуңа күрә дә аларны «ата-баба» сүзе диләр. Мәсәлән, халык акылы болай сөйли: «Җилгә каршы төкермә, сүзең җилгә китәчәк», «Туфракны җир иткән – изгелек күргән, җирне туфрак иткән – ачтан үлгән»,  «Суга сусаган – чишмә чистарткан», «Урман утырткан – ачлык күрмәс», «Коега төкермә, суын үзең эчәрсең».  Шуңа охшаш мәкаль һәм әйтемнәр яшь буында игелекле эшләр башкарырга омтылыш уята, табигатькә карата дөрес караш булдырырга ярдәм итә, яшь буынга экологик культуралы булырга җирлек тудыра.

Балаларда зирәклек, күзәтүчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүче табигать күренешләренә багышланган табышмаклар да бик күп. Мәсәлән: : “Төнлә баксам – күк тулган, иртән баксам – юк булган”, “Язын ямь бирә, җәй салкын бирә, көзен тәм бирә, кышын тун бирә”. Халык авыз иҗатында һәр ел фасылына, теге яки бу күренешкә төрледән – төрле сынамышларда зур урын алып тора: “Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас”, “Җилгә каршы яуган яңгыр каты давыллы булыр”, “Каз аягын күтәреп торса, салкын булыр” һ.б.; шәфкатьлелек, миһербанлык, игътибарлылык кебек хисләр тәрбияләүче әкиятләр, мәзәкләр, мәсәлләр дә шактый: “Умарта корты һәм чебеннәр”, “Кем көчле?”, “Ай белән Кояш” һ.б.

Күп кенә шагыйрьләребез үз әсәрләрендә экологик теманы күтәреп чыга. Әлеге әсәрләр балаларны табигатьне аңларга, яратырга, аның байлыкларына сакчыл караш формалаштырырга, туган җирнең кадерен белергә өйрәтә. Г.Тукай, А.Алиш, Ш.Галиев, Р.Вәлиева һәм башкалар шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә Җир-анага игелек, хөрмәт хисләрен уяталар, шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ачып, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуын да искәртәләр.

Татар халкының ел фасылларының иң үзенчәлекле көннәренә багышланган бәйрәм-йолалары да бик күп: Мәсәлән, “Нардуган”, “Сөмбелә”, “Карга ботакасы” һ.б. Мондый йола-бәйрәмнәр белән танышу ерак бабайларыбызның табигать белән бербөтен, сәламәт булып яшәгәннәрен күзалларга ярдәм итә.

Хөрмәтле коллегалар, сезнең игътибарыгызга берничә сынамыш әйтеп үтәм.

- Яфрак җиргә капланып төшсә, иген булырга галәмәт.

- Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык, печән яхшы уңар.

- Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.

- Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.

- Кыш көне бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр. Әгәр бәс күп булып, агач ботаклары салынса, һәртөрле җимешләр һәм ашлыклар булыр.

Хәзер сезнең белемнәрегезне дә тикшереп алыйк әле.

Мәкаль башлыйм, син төгәллә

Әгәр тапсаң сүзләрен.

Әй, сез дуслар, кемнәр тапкыр

Күрсәтсеннәр үзләрен.

 - Урман - колак, кыр - күз. 

- Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән.

- Ком җыелса — чүл була, су җыелса — күл була.

 -Коега таш ташлау җиңел, алуы авыр.

- Агачны үстерергә илле ел, кисәргә биш минут кирәк.

     

         Чыгышымның ахырында

Табышмаклар әйтәмен.

Тапкырлар һәм зирәкләрдән

Дөрес җавап көтәмен.

- Аты бара, тәртәсе кала. (Елга һәм аның ярлары)

- Бу дөньяда бар дүрт агай:

Берсе һаман йөгерә, бер дә армый,

Икенчесе гел ашый, бер дә туймый,

Өченчесе гел эчә, сусавы басылмый,

Дүртенчесе гел көйли,

Тавышы бер дә килми. (Елга, ут, җир, җил)

- Кулсыз, күзсез, буяусыз ясый ул төрле бизәк.
Беркем аны өйрәтми, ул үзе шундый зирәк. (Суык)

-  Урманда урынсыз, кырда койрыксыз. (Җил)

 - Уты юк, төтене бар. (Томан)

-  Утта яна, суда батмый. (Агач)

Туган туфракка сабый чакта җибәргән тамырлар гына кешене ватанлы итә, хәерле итә, бәхетле итә. Табигать баласы икәнлегеңне тою нәкъ шул чорда башлана һәм куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килүче кадерле кунак икәнлегең күңелгә мәңгегә берегеп кала. Халык авыз иҗаты, язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең тирән эчтәлекле әсәрләре аша шушы хис-тойгыларны балаларның күңеленә җиткерү, сеңдерү – һәр педагогның изге бурычы.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“Кукмара шәһәре алтынчы номерлы “Салават күпере” гомумүсеш

төрендәге балалар бакчасы” муниципаль

бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда татар халык фольклоры аша экологик культура тәрбияләү

МБМБУ “Кукмара шәһәре алтынчы  номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы”  педагогик советында ясаган чыгыш  

                                                                   Татар теле тәрбиячесе: Вахитова Г.Г.

2020


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә татар халык уеннарын куллану

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхълаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән төрмышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, ү...

Выступление на тему:“Балаларда татар телен өйрәнүдә патриотик хис тәрбияләү”

Выступление на тему:“Балаларда татар телен өйрәнүдә патриотик хис тәрбияләү”...

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...

"Өлкән яшьтәге балаларда экскурсияләр вакытында табигатькә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү"

     Җитәмени  безнең  туган  якка.       Җәен-яңгыр,  кышын-кар  исен       Күкрәгеңә...

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-әхлакый тәрбияләүдә ТРИЗ алымнары куллану. Эш тәҗрибәсеннән»

laquo;Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-әхлакый тәрбияләүдә ТРИЗ алымнары куллану. Эш тәҗрибәсеннән». Экологик тәрбия бирүдә ТРИЗ алымнарын куллану экологик характердагы теләсә нинди т...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура башлангычы тәрбияләүне халык фольклоры белән берлектә алып бару.

Табигатьнең - һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына шу...