Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура башлангычы тәрбияләүне халык фольклоры белән берлектә алып бару.
консультация (средняя группа)

Илалиева Фания Вагизовна

 Табигатьнең - һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына шулай ук сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия, шуңа күрә балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк үзебез яшәгән як табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү бик тә мөһим. Күренекле педагог  В.А.Сухомлинский табигатьне, әйләнә-тирә мохитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип  атады. Бу чыннан да шулай. Балалар җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, бөтерелә -бөтерелә күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч гөрләвекләр агуын күреп  олы шатлык хисе кичерәләр. Табигатьнең шушы гүзәллеген  кече яшьтән үк  күрергә, аңа сакчыл карарга, тормышка сөенергә өйрәтергә без педагоглар бурычлы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kazan_shhre_msku_rayony_.docx27.32 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районы

«Татар телендә тәрбия һәм белеем бирүче

126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы»

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда

экологик культура башлангычы тәрбияләүне халык фольклоры белән берлектә алып бару.

                         Әзерләде:  Илалиева Фәния Вагыйзовна,

                                                           I категорияле тәрбияче

   

Казан - 2019

Табигатьнең - һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына шулай ук сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия, шуңа күрә балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк үзебез яшәгән як табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү бик тә мөһим. Күренекле педагог  В.А.Сухомлинский табигатьне, әйләнә-тирә мохитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип  атады. Бу чыннан да шулай. Балалар җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, бөтерелә -бөтерелә күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч гөрләвекләр агуын күреп  олы шатлык хисе кичерәләр. Табигатьнең шушы гүзәллеген  кече яшьтән үк  күрергә, аңа сакчыл карарга, тормышка сөенергә өйрәтергә без педагоглар бурычлы.

Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, уртак йортыбыз булган Җир планетасы язмышына җаваплылык хисе булдыру-экологик проблемалар кискенләшкән чорда аеруча әһәмиятле һәм ул максатчан алып барылырга тиеш. Балаларга әби-бабаларыбызның табигать байлыкларыннан бик сак файдаланулары турында аңлатырга кирәк. “Әгәр дә кешеләр табигатькә, мохиткә зыян китермичә генә матди байлыклар тудырырга өйрәнмәсә, җир йөзеннән кеше үзе дә юкка чыгарга мөмкин” дигән хакыйкатьне күптән аңлаган әби-бабайлар беркайчан да үз ихтыяҗларыннан артык җәнлек ауламаганнар, балык тотмаганнар. Ау вакыты башланганнан соң, беренче тотылган җәнлекне яки балыкны “Урман иясенә”, “Су иясенә” атап, кире җибәргәннәр, яшь агачларны кисмәгәннәр.Үз балаларын да табигатьне саклаучы, хөрмәт итүче итеп тәрбияләү һәрбер әти-әнинең изге бурычы. Мондый тәрбия төрле йола, җыр, бәет аша бирелгән. Бүген исә без балаларга әхлакый-экологик белем һәм тәрбия бирүдә халык педагогикасына һәм әдәби әсәрләргә таянып эш итәбез.

Табигать турындагы белемнәр халык авыз иҗатында киң чагылыш тапкан. Әкият, мәкаль, әйтем, сынамыш һәм табышмакларда күп кенә экологик мәгълүмат бирелгән. Бу чыганакның төп өстенлеге шунда: белемнәр балаларга мавыктыргыч рәвештә җиткерелә.

Оештырылган белем бирү эшчәнлекләрендә халык авыз иҗатының бер төре булган табышмакларны еш кулланабыз. Аларның күбесе табигать күренешләренә багышланган (“Ак яулыгым төшеп калды”...), яки табигый җисемнәргә хас үзенчәлекләр турында (“Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак”). Табышмаклар балаларда зирәклек, күзәтүчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияли, эшчәнлекне җанландыра, балаларның активлыгын күтәрергә ярдәм итә. Табышмакларны теләсә кайсы эшчәнлекнең уңайлы моментын табып файдаланырга була.

Халык авыз иҗатының икенче бер төре - мәкаль. Кыска, ләкин хикмәтле сүзләр белән халык бик тирән мәгънәле фикерләрне бер буыннан икенче буынга җиткергән; шуңа күрә күпчелек аны “ата-баба сүзе” дип йөрткән. Мәкальләр арасында табигатькә багышланган һәм экологик тәрбияне күз алдында тотканнарын сайлап, шөгыльләрдә куллану, аларның асылын балаларга җиткерү шөгыльнең нәтиҗәлелеген  күтәрә, аларда игелекле эшләр башкарырга омтылыш уята. Мәсәлән, “Суга сусаган - чишмә әрчегән”, “Агач утырткан-ага булган”, “Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса ни белән юарсың?” һ.б. шундый мәкальләрдән файдаланабыз.

“Төен атыш” уенының ничек уйналуын карап үтик. Балалар түгәрәк ясап басалар. Санамыш ярдәмендә алып баручы сайлана. Алып баручы төйнәлгән кулъяулык тотып түгәрәк уртасына чыгып баса да болай ди:

-Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы-минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, берәрегезгә яулык ыргытырмын һәм “бер, ике, өч…” дип бишкә хәтле санармын. Мин санаганчы яулык алган кеше мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алучы мәкальнең төенен чишкән дип санала, ә әйтә алмаучыга җәза бирелә.

Санамышларны да шулай ук киң кулланырга була. Мәсәлән, уен өчен алып баручыны сайлау өчен түбәндәге санамышны кулланабыз:

Каенда-карга,

Имәндә -чыпчык,

Җирдә-елан,

Һавада- кош,

Бар, син, оч!

         Татар халык мәкальләре арасында чәчәкләргә багышланганнары искиткеч күп. Алар белән танышу кече яшьтәге мәктәп балаларын, беренчедән, үсемлекләр дөньясын танып-белергә өйрәтсә, икенчедән, бу матурлык белән  хозурланырга, аның кадерен белергә өйрәтә. Нәтиҗәдә болар барысы да экологик аң формалашуга китерә. Мәкальләр өйрәткәнчә, кеше үстергән чәчәккә карап, аның үзенә дә бәя бирәләр. “Гөленә карама, төбенә кара” мәкалендә гөл төбе хуҗаның никадәр уңган, булган кеше икәнлеген бәяләүгә ишарәли.

Үсемлекләрнең эстетик ләззәт чыганагы гына түгел, ә дару үләне буларак кешеләргә файда китерүе турында да мәкальләр бар. Мәсәлән, “Питрауга чаклы үләннең шифасы-чәчәктә, питраудан соң-тамырда” мәкалендәгечә, рус халкының “Петров день” дип йөртелә торган август башындагы бер көне шифалы үләннәрне җыюны ике чорга бүлеп куя. Дару үләннәрен тәүлекнең кайсы вакытында җыю да зур әһәмияткә ия. “Унҗиде сәгать суккач, үләннең шифасы тамырга төшәр” мәкале нәкъ шул хакта сөйли.

Халык мәкальләре үсемлекләрне ничек үстерү турында да киңәшләр бирә. Мондый дидактик мәкаль һәм әйтемнәр үсеп килүче яшь буын өчен бигрәк тә файдалы. Мәсәлән, “Көлдән гөл булган, гөлдән көл булган”, “Үсемлекнең тереклеге су белән” мәкальләре дә үсемлекләр хакында һәрдаим кайгыртып торырга кирәклеге турында сөйли.

Татар халык иҗатында әйтемнәр үзенчәлекле   бер урын алып тора. Еш кына алар мәкальләр белән бер үк җыентыкларда урын алалар. Мәкальләр белән чагыштырганда, әйтемнәрнең формасы, күләме дә, димәк, иҗтимагый функцияләре дә гадирәк. Аларның барысы да диярлек бер һәм гадәттә кыска гына җөмләдән тора. Мәсәлән: «Ай күрде, кояш алды»; «Алтын эчендә йөзү»; «Ак җәймәле көн туу». Һәм бу гына да түгел әле! Әйтемнәрнең байтагы хәтта тулы җөмләне түгел, ә бәлки җөмләнең бер өлешен генә тәшкил итәләр: «Ничә җәйләр, ничә кышлар»; «Кызыл кар яуганда» һ. б.

Халкыбыз төрле табынулар, ырымнар ярдәмендә кешеләрнең табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен эшләгән. Мәсәлән, мондый әйтем бар: “Кош оясын туздырсаң, башың авыртыр”. Кем инде үз башының авыртуын теләсен. Бала-чагалар, күктә очучы кошларны күреп, саный башлыйлар. Монда да әби-бабаларыбыз кисәтә: “Кыр казларын санасаң, алар аерылып кала”. Кыр казларының аерылып адашып йөрүе кызгану хисе уята, шунда ук санаудан туктыйсың.

         Халкыбыз суны ятып эчүдән дә тыйган. “Суга ятып эчмә, эчеңә елан керер”. Шундый кисәтүдән соң кайсы малайның инештән ятып су эчәргә батырлыгы җитәр дә, кайсы малай су эчәргә дип чишмәгә куелган савытны алып ташлар? “Суга пес итмә - үзеңә кияүгә кыз чыкмас!”. Максат- сулыкларның чисталыгына ирешү, әдәпсезлектән тыю. Ә кисәтүне күрегез. Кырт кисә. Сулыкларны саклау буенча тагын бер тыю: “Ташландык дип, коега төкермә”. Әйе, яңадан да шушы коеның суын эчүең ихтимал.

Экологик тәрбия бирү өчен, яшелчә һәм техник культуралар турындагы мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар  да бик кулай. Алар шулай ук балаларны бу өлкәдәге күп кенә атамалар белән таныштыра. Күп очракта бу мәкаль-әйтемнәрдә балаларга таныш яшелчәләр турында сүз бара, ә аларның төрле сыйфат-үзлекләрен ассызыклау балаларның белемен арттыра, алар белән ничек эш итәргә кирәклекне өйрәтә. Агачлар турындагы мәкальләр балаларга әйләнә тирәне танып-белүдә дә ярдәм итә. Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре экологик тәрбия бирерлек зур көчкә ия. Элекке буыннар мирасы тере һәм тере булмаган табигать турында бай эчтәлекле материал туплаган. Аларны эшчәнлекләрдә куллану, мәгънәләренә төшендерү балаларны уйланырга мәҗбүр итә, аларның фикерләү сәләтен үстерә.        

      Халык авыз иҗаты әсәрләре  яшь буынга тәрбия бирү  чарасы булу белән бергә, әйләнә-тирә  дөньяны  танып  белү  чыганагы булып та хезмәт итә. Авыз иҗаты  әсәрләрен  үзләштерү  процессында  балалар  халкыбыз тарихы, аның тормышындагы  әһәмиятле  вакыйгалар белән  дә  танышалар. Без  халык авыз  иҗаты  аша  тормышның  төрле  тарафларын, үткәннең  дә, үзебез  тудыра  торган  хәзерге көннең  дә  бөек  әһәмиятен тирәнрәк  аңларга  ярдәм итә.

Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар.  “Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык-тарихсыз”-дип әйтелә халыкта. Һәрбер тәрбияченең бурычы  балада эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә-тирә мөхиткә, төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, мөстәкыйльлеккә өйрәтүдән гыйбарәт. Безнең бурыч, үз халкыбызның  мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү, эшчәнлекләрне тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештыру. Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Аларда әхлак сыйфатлары белән беррәттән әйләнә-тирә мохиткә карата сак караш та  киң чагылыш таба. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып, яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам алалар. Бала күңелен ап- ак кәгазь белән чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек бөртекләрен чәчәргә соң? Әлбәттә, әби-бабаларыбыздан калган йолалар аша. Үзенең тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксынган, китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була. Аның күркәм эшләр башкарырга омтылышы да көчәя, үзен уратып алган әйләнә-тирәгә дә шәфкатьлелеге арта.

    Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби-бабайларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр, инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре-шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, үз туган ягына тарта. Татар халкының уе, холкы, фикере, барлык йолалары, гореф-гадәтләре, традицияләре үзе бер тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч була. Баланың гаиләдә, коллективтагы тәрбияви нормалары, кагыйдәләре халык педагогикасына салынган. Һәр халыкның милли мәдәнияте-ул табигать көчләренә баш ию дип әйтергә була. Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик казылмаларында, этнографик традицияләрендә күренә.

Бармак уеннары, санамышлар, алдавыч әкиятләр, уеннар-болар барысы да бала өчен кызык. Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый,  әйләнә-тирәне танып-белергә булышу сыйфатлары тәрбияләүне күздә тота. Гомумән, балаларны   тәрбияләүдә, шул исәптән экологик культура башлангычы тәрбияләүдә дә,   халык педагогикасын куллану зур әһәмияткә ия. Ул үз эченә әдәп-әхлак, әти-әнине хөрмәт итү, әйләнә-тирә мохиткә сак караш, дуслык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләүне ала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.

     Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...

Статья на тему: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакле итеп тәрбияләү"

Предложенная статья на тему нравственного воспитания дошкольников будет интересна и полезна родителям, молодым воспитателям....

Халык фольклоры - кечкенә яшьтәге балаларны балалар бакчасына нәтиҗәле ияләштерү юлы.

Балаларны балалар бакчасына ичләштерүдә татар халык иҗаты әсәрләренең роле. Аларны теге яисә бу ситуациядә ничек кулланып булуы....