Минем иҗат иткән уеннарым.
план-конспект занятия по аппликации, лепке (средняя,старшая,подготовительная группа) по теме

Минем уеннарым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл igra.odt8.45 КБ

Предварительный просмотр:


Минем иҗат иткән уеннарым.

1.Муенса уены. (зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)

Максат: Балаларның кул чуклары хәрәкәтен камилләштерү, фикерләү, күзаллауларын,  иҗат итү мөмкинлекләрен үстерү. Сөйләм телләрен баету, сүзләрне рифмага туры китерергә күнектерү, шигыри юллар иҗат итү күнекмәләре  бирү. Уйнаганда бер- берләренә теләктәшлек итү, иптәшләренең уңышына сөенә белү хисләре тәрбияләү

Уен өчен кирәкле җиһаз: төрле озынлыктагы, төрле төстәге муенсалар.

Уен барышы:  Балалар келәмгә түгәрәкләнеп утыралар, һәр балага мунса бирелә.Тәрбияче белән берлектә җыр астында  муенса белән төрле хәрәкәтләр ясыйлар.

Муенса, муенса,     (Балалар муенсаны бер төргәккә җыеп уч төбенә куялар, бер учтан                            

Син ерак тәгәрәмә,  икенчесенә күчерәләр)

 Мине генә тыңла,   (Муенсаны ике уч арасына кысып әле уң колак, әле сул колак янында сел

Матур итеп чыңла.    кетәләр)

Муенса, муенса,        (Муенсаны бер башыннан тотып икенче очын идәнгә тидерәләр һәм

Син ерак тәгәрәмә,     түгәрәк ясап әйләндерәләр)

Мине генә тыңла,

Матур бизәк сырла.

Шушы сүзләрән соң һәр бала паласта муенса белән үзе теләгән сурәт ясый, барысы да эшләрен төгәлләгәч һәр бала үзенең нәрсә ясавы турында әйтә, ә калган балалар рифмага туры китереп  шигри юл иҗат итәләр.Мәсәлән:

  Ясадым чәчәк -Матур безнең киләчәк.

  Ясадым машина-Кермә аның каршына.

  Ясадым ай-Бигрәк матур һай.

   Ясадым кит-Ераккарак кит.

   Ясадым куян-йокыдан уян.

   Ясадым көймә-Йөзсен ул тимә.

   Ясадым алма-син дә миннән калма.    Барлык балаларның иҗатын шигри юллар белән йомгаклагач, уенны кабатларга мөмкин.

2. Балалар сүзле, һәм шул сүзләргә туры килгән хәрәкәтле уеннанрны бик яраталар.Бу уңайдан

татар халкының такмакларын куллану отышлы, чөнки сүзләре кызыклы, балалар ул сүзләргә

хәрәкәтләр иҗат итәргә бик яраталар.

«Бардым борчакка» уены.

Максат: Балаларның иҗатын үстерү,гәүдә һәм йөз хәрәкәтләрен камилләштерү,сөйләмдә шатлык , горурлану, аптырауны дөрес интонация белән әйтергә өйрәтү, татар халык иҗатына хөрмәт тәрбияләү.

Уен барышы:Уен барышында балалар тәрбиячегә ияреп сүзләрне , җөмләләрне дөрес интонация һәм аларга ярашлы йөз хәрәкәтләре белән әйтәләр ( аптыраганда күзләрне зур ачып, шатланганда авыны ерып һ.б.лар)

 Тәрбияче: -Барабызмы борчакка?

  Балалар: Барабыз борчакка

  Тәрбияче:-Бер дә урын булмаса

                     Тутырырбыз корсакка.

  Бардык борчакка (ике кулны да җиңелчә алга селкиләр)

  Тутырдык корсакка (эчләрен алга сузып, куллары белән шапылдаталар)

  Килеп чыкты Якуп,

 Без калдык ятып. (тезләнеп идәнгә яталар)

  Килеп чыкты Йосып,

  Без калдык посып. (аякларны сузып идәнгә посалар)

   Әй, без дәшми ятабыз, (башларын гына күтәрәләр һәм пышылдап әйтәләр)

   Тешне генә кысып. (Сүзләрне әйтеп бетергәч, авзларын ерып  кысылган тешләрен        

                                       күрсәтәләр)

Килеп чыкты бер Бари,

Кармалый да кармалый. (өсләрен каккалап, үз-үзләрен кармалап торып басалар)

Килеп чыкты Кашшап

Ул карый безне капшап.(аска иеләләр һәм астан өскә кулларын чәбәкләп менгерәләр)

Килеп чыкты Сәрвәри,

Ул да беәне сәрмәли. (кулларын каш өстенә куеп як-якка караналар)

Килеп чыкты Мокыт,

Алды безне тотып!  (бер адым алга атлыйлар, кул чабып тотып алу хәрәкәте ясыйлар)

Килеп чыкты Хаттап,

Ул йөри безне мактап.(ике кулны да алга сузып баш бармакны тырпайталар)

Ул йөри безне мактап, (билгә таянып башны як-якка  селкиләр)

Йөри бу безне мактап,

Аркага менеп таптап. (Бер урында таптаналар)

3.Бармак уены. «Дуслашу»

   Максат: кул чуклары хәрәкәтен камилләштерү,сөйләм телләрен баету, балаларда дус уйнау теләге уяту , дусларны рәнҗеткәндә гафу үтенергә өйрәтү.

Балалар , сезнең кулларыгыз очрашалармы?Әйдәгез аларны очраштырыйк әле.

Әйдә дуслашыйк (  Ике кулны очраштырып , уч төпләрен бер-берсенә куялар)

  Исәнме бармак?(Шул халәттә  баш бармак белән баш бармак имән бармак белән имән бармак һ.б лар исәнләшеп чыгалар.)

Өйдә үбешик. (Уч төбенә туп тоткан халәттә бармак очларын бер-берсенә тидереп алалар һәм үпкән тавыш чыгаралар)

Әйдә кочаклашыйк. (бармакларны берсе арасына берсен кертеп кысалар һәм «эһ!» дип әйтәләр.)

Ә тырнаклар-явызлар... тырнашалар( Кинәт кенә «    Ух!» дип кычкырып кулларны артка яшерәләр)

Әле генә дуслар идек ,әле генә уйнадык , хәзер инде күңелсез. (арттан бер-бер артлы шушы сүзләрне әйтеп ике кул да чыга.Сүзләр әйтелгәндә учлар бер ачыла бер ябыла.)

Гафу ит инде , дустым. (һәр ике кул да  шушы сүзләрне кабатлый.)

Әйдә дуслашыйк, (уен кабаттан башлана)  

 

Хузина Ләйсән Тәлгать кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Музыкалы һәм такмаклы уеннар.Музыкальные игры.

Шигьри такмаклы уеннарны балалар бик яраталар, бу төр уеннар, аларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен дә үстерә, уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа. ...

Сөйләм теленә өйрәтүдә коммуникатив уеннар.

Бу мәкаләдә тәрбияченең балаларны сөйләм теленә өйрәткәндә коммуникатив уеннарны ничек куллануы тасвирлана....

"Уеннар аша рәсем ясау"

  Альбом битендә ариентлашу, нокталарны туры сызык белән тоташтыру, гади карандаш белән эшләү күнекмәсен ныгыту, карандашны дәрес итеп тоту, каты итеп кысып тотмаска өйрәтү.  Уйнаган уенны рәсемгә төш...

"Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш"(семинарда чыгыш)

Күңел ачулар – каплау (компенсация) характерын йөртә: көндәлек һәм бертөрле тормыш хәлен каплый. Ул баланың тормышында матур момент булырга, аның тәэсирен баетырга һәм иҗади активлыгын үстерергә...

Көзге уеннар

Балалар бакчаларында татар теленә өйрәтү....

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар: Аю-бүре, Кап та коп, Җиз бүкән, Алдыр чишмә тамчылый, Кошлар һәм читлек, Яшелчәләр, Майламыйча купмый, Мин качам, син тот, Чыпчык, чык, Буяу сат...

Минем өем проекты буенча уеннар

Минем өем проекты буенча уеннар...