"Поможем Колобку"
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа) по теме

Биктимирова Венера Фаатовна

Занятие в  младшей группе интегрированного характера по решению образовательных областей "Художественное творчество" , "Коммуникация" и "Социализация".Предначено для работы в группах по воспитанию  на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon biktimirova_v.f._zinatullina_l.f._-_yomry_ikmkk_yardmg.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районының «185-нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкеге белем учреждениясе

Беренче кечкенәләр төркемендә

интеграль шөгыль

Тема: Йомры икмәккә ярдәмгә

Тәрбиячеләр: Зинатуллина Л.Ф., Биктимирова В.Ф.

Казан – 2014

Максат:

Агач исемнәрен ныгыту (чаршы, каен).

Төсләрне кабатлу (кызыл, сары, зәңгәр).

Камыр йомарламыннаң, уч төбендә әвәләп, түгәрәк ясауны активлаштыру.

Өстәмә материаллар ярдәмендә (чистартылган шырпы, борчак) образ барлыкка китерергә өйрәтү.

Маториканы яхшырту.

Башкаларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Җиһазлар:

Урманны сүрәтләүче кулланмалар (чыршы, каен агачлары, чәчәкләр, чирәм), йомры икмәк, курчаклар (әби, бабай), тәлинкәләр, камыр, таяклар, борчаклар, салфеткалар, музыка (кошлар тавышы, «Кәрия Зәкәрия» җырына көй).

Тәрбияче: Балалар, хәзер без урманга барабыз. Әйдәгез киттек.

(Кошлар тавышы килә.)

Тәрбияче:  Минә без урманга да килеп җиттек. Урман нинди матур. Балалар, карагыз әле, бу нинди агач?

Балалар: Чыршы.

Тәрбияче: Ә бу нинди агач?

Балалар: Чыршы.

Тәрбияче: Бу чыршы нинди?

Балалар: Зур.

Тәрбияче: Ә бу чыршы нинди?

Балалар: Кечкенә.

Тәрбияче: Чыршылар нинди төстә?

Балалар: Яшел.

Тәрбияче: Ә бу нинди агач?

Балалар: Каен.

Тәрбияче: Каен бик матур агач. Карагыз әле, ә болар нәрсәләр?

Балалар: Чәчәкләр.

Тәрбияче: Чәчәкләр нинди төстә?

Балалар: Кызыл, сары, яшел.

(Кошлар тавышы ишетелә.)

Тәрбияче: Балалар, кошлар ничек сайрыйлар?

Балалар: “Чирек”, “чирек”, “чирек”.

Тәрбияче: Балалар, “тч!”. Анда кемдер бар.

(Тәрбияче каен агачы артыннан йомры икмәкне ала. Йомры икмәк ямансу.)

Тәрбияче: Балалар, бу кем?

Балалар: Йомры икмәк.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, йомры икмәк нинди күңелсез.

(Йомры икмәк елый.)

Балалар: Ник елыйсың?

Йомры икмәк: Мин каймака басылган,

                             Мин камырдан изелгән.

                             Әбидән дә мин качтым,

                             Бабайдан дя мин качтым.

                             Сез күп, ә мин үзем генә.

                             Минем дусларым да юк.

Тәрбияче: Балалар, йомры икмәккә булышабызмы? Әйдәгез аңа камырдан дуслар әвәлибез. Өстәл артына утырыгыз.

- Әйдәгез бармаклырны уйнатып алабыз:

Мин изәм, изәм, изәм

Йомры икмэк әвәлим

(3 тапкыр)

- Әйдәгез хәзер камырны уч төбенә алабыз да кабатлыйбыз:

Мин изәм, изәм, изәм

Йомры икмэк әвәлим

Тәрбияче: Балалар, нәрсә барлыкка килде?

Балалар: Йомры икмәк.

Тәрбияче: Хәзер йомры икмәк матур булсын өчен мин йомры икмәккә таяк белән күзләр ясыйм.

- Күрсәтәгез әле, кайда сезнең күзләрегез? (Балалар күзләрен күрсәтәләр.) Борынын ясыйм.

- Күрсәтәгез әле, кайда сезнең борыныгыз?

- Ә хәзер сез йомры икмәгезгә күзләр һәм борын ясагыз.

Тәрбияче һәр бала янына килә, эшен мактый.

Эшләрен тактага урнаштыра, йомры икмәккә күрсәтә.

Тәрбияче: Карале йомры икмәк, сиңа нинди күп матур дуслар әвәләдек.

Йомры икмәк: Бик зур рәхмәт сезгә. Минем хәзер дусларым күп булды. Хәзер үзем генә адашып йөрмим инде.

Тәрбияче: Йомры икмәк, син монда дусларың белән утыр, ә без балалар сезнең белән әйдәгез уйнап алабыз.

Балалар тәрбияче белән җырлы-биюле «Кәрия Зәкәрия» уенын уйныйлар.

Тәрбияче: Әйдәгез балалар, йомры икмәкне әби белән бабайга илтәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Образовательная деятельность во второй младшей группе Тема: «Поможем Колобку добраться до дома»

Вспомнить русскую народную сказку "Колобок". Учить отвечать на вопросы воспитателя по содержанию сказки. Воспитывать желание прийти на помощь сказочнымгероям в трудною минуту. Напомнить о пасхальных т...

Поможем колобку

Развитие речи детей младшего дошкольного возраста.Познакомить детей с устным народным творчеством, запоминать содержание сказки, побуждать их к проговариванию и повторению вслед за воспитателем ...

Итоговое занятие для второй младшей группы "Поможем колобку"

Цель: обобщение знаний детей о сказках, диких животных.Задачи:Образовательные:Закреплять у детей умение составлять описательный рассказ по игрушке (по плану воспитателя).Продолжать учить детей в согла...

Поможем колобку умыться

Занятие в первой младшей группе с использованием здоровьесберегающих технологий...

Конспект к совместной деятельности взрослого и детей «Поможем колобкам»

Цель: развитие коммуникативных способностей, развитие психических и познавательных процессов....

Конспект к совместной деятельности взрослого и детей «Поможем колобкам»

Цель: развитие коммуникативных способностей, развитие психических и познавательных процессов....