"Без спортны яратабыз"
план-конспект занятия по физкультуре (старшая,подготовительная группа) по теме

Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен спорт бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon karim.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

                      Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме

                          балалары өчен спорт бәйрәме

Максат: Балаларның физик сәламәтлекләрен ныгыту, хәрәкәт күнекмәләрен

               үстерү.

     Уен вакытында балаларның җитезлекләрен, игътибарлылыкларын  

     булдыру.

     Физик тәрбия шөгыленә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү, сәламәт яшәү

      рәвеше алып бару теләге тудыру.

Әсбаплар: шарлар, шакмаклар, 2 бау, кеглилар, капкалар, зур туплар, флажоклар.

Бәйрәмчә бизәлгән залга физкультура киеменнән балалар керә. Шулвакыт залга шаян, шук малай йөгереп керә.

Тазармыш малай: Исәнмесез, балалар! Бүген мин сезгә кунакка килдем. Мин сезне бик сагындым. Карагыз әле, минем мускулларымны. Мин нинди көчле. Мин спортны бик яратам.Шулай ук гимнастика эшли беләм. Мин сезне дә өйрәтә алам.Телисезме балалар? Бу уен “Кыш бабайны әвәлибез” дип атала. Әле мин йөгерә дә, сикерә дә беләм. Тагын шар да кабарта беләм. Әйдәгез, хәзер бергәләп шар кабартабыз (шар кабарталар).

Йокламыш малай: Исәнмесез, балалар! Калтырата да, туңдыра да, ой авыртам ахрысы. Йоклаганмын бугай. Мин бәйрәмгә дә соңга калмадым микән?

Балалар: Исәнмесез.

Тазармыш малай: Син бит авырыйсың. Хәзер безгә дә авыруыңны йоктыруың бар. Син бик вакытсыз авыргансың. Синдә грипп яки ангина.

Йокламыш малай: Ой башым да, тамагым да авырта. Урамга чыккач, бераз гына бияләйдәге карны ялаган идем шул. Әз генә әни күрмәгәндә, салкын су да эчкән идем, урамга чыкканда бик калын итеп киенгән идем, тирләдем, аннан туңдым. Аннары мин җилдән дә, яңгырдан да, аз гына хәрәкәтләнергә дә куркам. Бик күп итеп йокларга яратам!

Тазармыш малай:Ә мин синең ни өчен  авырганыңны беләм. Чөнки син физкультура, спорт белән шөгыльләнмисең. Гимнастика ясамыйсың.

Йокламыш малай: Кая инде ул миңа физкультура белән шөгыльләнү, гимнастика ясау. Мин бит гел авырыйм.

Тазармыш малай: Шуңа авырыйсың да инде син. Син бит аз хәрәкәтләнәсең.

Йокламыш малай: Ә нәрсә соң ул  гимнастика?

Тазармыш малай: Әйдәгез әле,балалар. Күрсәтик әле гимнастиканың нәрсә икәнен (бергәләп гимнастика ясыйлар).

Йокламыш малай: Ярый алайса. Шөгыльләним булмаса (бергәләп эшлиләр һәм Йокламыш малай чыгып китә).

Ангина керә:

-У, монда балалар күп икән. Хәзер мин аларга авыруымны йоктырам. (Төчкерә, йөткерә). Менә хәзер төчкерә дә, йөткерә дә башларсыз әле.

Тазармыш малай: Юк, без көчлелеләр, таза-саулар. Без синнән курыкмыйбыз.

Балалар: Кит моннан (куа башлыйлар). Безнең авырыйсыбыз килми.

Ангина: И, кумагыз мине. Авыртканда бик рәхәт бит. Беркая бармыйсың, өйдә телевизор карап, компьютерда уйнап ятасың. Әниләр тәмле-тәмле конфетлар, печень алып кайта. Я авырырга телисезме? Авыруымны йоктырыйммы?

Балалар: Юк, кирәкми.

Тазармыш малай: Юк, юк. Безнең авырыйсыбыз килми. Кит моннан. Безнең таза-сау, көчле, сәламәт буласыбыз килә. Әле безнең ярышларда да катнашасыбыз бар. Безнең кызлар шундый матур итеп гимнастик бию дә беләләр (ленталар белән бию).

Ангина: Юк булмый бу. Бу балалар физкультура, спорт белән шөгыльләнгәч,  авыруны йоктырып булмый (китә).

Тазармыш малай: Авырулар китә торсын, ә без бергәләп бераз уйнап алыйк.

Уйнаганда дус, тату булып уйнагыз.

           

                      Зурлар төркеме балалары өчен

                              хәрәкәтле уеннар

  1. “Төсне таны”

Балалар зәңгәр, кызыл, яшел шакмаклар бирелә. Балалар бергәләп уйнап йөри башлыйлар. “Төсләр берләшегез” диюгә балалар төсләр буенча берләшәләр.

 

  1. “Кем беренче”

Балалар капка астыннан мөкәйләп чыгалар. Йөгереп барып шакмакларны алалар, һәм кире йөгереп кайталар.

  1. “Дуслашабыз”

Ике бала  үч төпләрен бер-берсенә куеп тотып баралар, түгәрәкне әйләнеп чыгалар, кире кайтканда җитәкләнешеп йөгереп кайталар.

  1. “Кем җитез”

Балалар тупны таяк белән тәгәрәтеп алып баралар, түгәрәкне әйләнеп чыгалар, тупны тәгәрәтеп алып кайталар. Кайсы команда беренче килеп җитә, шул команда җиңүче.

       

                  Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен

                             хәрәкәтле уеннар

   1. “Ябышкак”

Ике бала маңгайны маңгайга куеп баралар, әйләнеп чыгалар,  кайтканда йөгереп кайталар.

   2. “Шарны алып бар”

Ракетка белән шарны алып баралар, түгәрәкне әйләнәләр һәм кире кайтканда  шулай ук кайталар.

   3. “Маймыл”

Бер бала комаданың бераз алдына чыгып баса. Кеглины бау белән бәйли дә, алда торган  балага ыргыта. Ул бала бауны сүтеп ала, кеглины кулына ала һәм артка барып баса.

   4.“Йортны төзе”

 Бер бала зур шакмакны ала һәм китереп куя. Икенче бала икенче шакмакны илтеп куя. Шулайт итеп йорт төзиләр. Командаларга бүленеп ярышалар. Җиңүче команда билгеләнә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без уйнарга яратабыз(Мы любим играть)

Оценка знаний детей с помощью игр, диологов и работой на интариктивной доске (на татарском языке)....

Без әкият яратабыз.

Балаларны татар теленә өйрәтүдә театр уйнау зур урын алып тора. Уен аша балаларның сөйләм теле камилләшә, баей. Ә әкиятләрне уйнау баланың төрле яктан үсешен белем өлкәләре интеграциясе аша тормышка а...

«Без Тукай абый иҗатын яратабыз”

«Без Тукай абый иҗатын яратабыз” (             Воспитатель по обучениюродному языку МБДОУ«Детский сад №6 «Колосок» Хафизова Гульус...

«Без Тукай абый иҗатын яратабыз”

«Без Тукай абый иҗатын яратабыз” ( ...

Без Тукайны яратабыз

     Максат: балаларның күңел күтәренкелеген булдыру, сүз байлыгын үстерү, шигырьләрне сәнгатъле  итеп сөйләүдә, әсәрләрне сәхнәләштерүдә, тамашачылар алдында оста чыгыш яса...

Проект: "Тукай әкиятләрен яратабыз "

Проектның темасы:  “Тукай әкиятләрен яратабыз”                     (уртанчылар төркеме балалары өчен)  Мин, Һадиева Миләүшә Әзһәр ...