Проект: "Тукай әкиятләрен яратабыз "
проект по развитию речи (средняя группа) на тему

Хадиева Миляуша Азгаровна

Проектның темасы:  “Тукай әкиятләрен яратабыз”

                     (уртанчылар төркеме балалары өчен)

  Мин, Һадиева Миләүшә Әзһәр кызы,  муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе  “ Гомум үсеш бирүче 2 нче санлы  “Лилия”  балалар бакчасы тәрбиячесе . Мин сезне үземнең “Тукай әкиятләрен яратабыз”дип исемләнгән проект эшем белән таныштырып үтәрмен. 

Проектның төре-иҗади, дәвамлылыгы 1 ай.

 Мин ни өчен бу проектны сайладым?

 Г.Тукай-татар халкының бөек шагыйре. Күп еллар дәверендә ничәмә-ничә

буын аның әсәрләрен укып үсә. Хәзер дә Тукай иҗаты балалар тәрбияләүдә зур урын алып тора. Тукай әкиятләре аша балаларга әхлак тәрбиясе бирү уңайлы. Чөнки аларның нигезендә шәфкатьлелек, яхшылык хисләре тудыру һәм шул ук вакытта төрле начар сыйфатларга карата тискәре мөнәсәбәтләр тәрбияләү ята.

 Проектның актуальлелеге.

Проект эшчәнлеге барышында балалар Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнәләр, белемнәрен арттыралар.Әкиятләрдәге уңай геройларга охшарга тырышалар. Балаларның иҗади эшчәнлекләре арта һәм күзаллау сәләтләре үсә.

Проектның максаты: балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына ихтирам, кызыксыну тәрбияләү.

Бурычлар:

Тәрбияви: Габдулла Тукай әкиятләре аша балаларда яхшылык һәм яманлык,

бөеклек һәм түбәнлек, гүзәллек һәм ямьсезлек төшнечәләрен аера белү.

Үстерешле: Габдулла Тукай әкиятләре аша балаларда Туган як табигатенең

гүзәллегенә соклану хислэре уяту,үз милләтеңнең күренекле шәхесенә карата хөрмәт, горурлык хисләрен тәрбияләү,әсәрләрен укырга теләк уяту.

Өйрәтү: Балаларның бәйләнешле сөйләмен, сәхнә осталыкларын үстерү.

 “Без әкиятләр яратабыз” проекты 3 этаптан тора:

1.Әзерлек этабы:

-Яшь үзенчәлекләренә карап тема сайлау;

-План төзү һәм куллану;

-Төркемнәрдә проектның максатын һәм бурычларын анализлау;

-Ата-аналар белән анкета уздыру

2. Төп өлеш:

-Ата-аналар белән берлектә түгәрәк өстәл;

-Язучының әсәрләре буенча рәсемнәр,иллюстрацияләр, китаплар карау;

-Тематик эшчәнлек;

-Г.Тукайкитапларыннан күргәзмә оештыру;

-Табышмаклар  кичәсе;

-Г.Тукай әкиятләре буенча рәсем конкурсы;

-Проект дәвамында хәрәкәтле уеннар;

3. Йомгаклау этабы:

-Г.Тукайның әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтү;

-Эшләнгән эшкә нәтиҗә ясау;

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге:

-Әңгәмә”Син Тукайны беләсеңме?”;

-Уку “Шаян песи”,”Шүрәле”;

-Җыр өйрәнү “И туган тел”;

-Эчтәлеген сөйләү, Г.Тукайның “Су анасы”;

-”Кәҗә белән сарык“ әкиятен сәхнәләштерү;

Балаларның мөстәкыйль эше:

-Г.Тукай әкиятләрен ата. Дидактик уен “Бу кайсы әкияттән”;

-“Шаян песи” шигыренең иң охшаган җирен тап. Уен “Йомгакны тот”;

-“И туган тел”. Сүзләрне аңлаешлы, матур итеп җырлау;

- Рәсем буенча геройларны атау; рәсемгә карап эчтәлеген

 сөйләү;  дидактик уен”Бу кайсы әкияткә охшаган”;

-Әкият персонажларына характеристика бирү;

Эти-әниләрнең  балалар белән эшчәнлеге
-Әти-әниләргә анкеталар тарату;
-“Шүрәле” шигыренең эчтәлеге буенча рәсем ясап алып килү;

-“И туган тел” җырының фонограммасын яздырып алып килү;
-“Кәҗә белән сарык “ әкияте буенча маскалар алып килү;
-“Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерү өчен костюмнар әзерләү;

Көтелгән нәтиҗәләр :

 -Балаларның Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында белемнәре

киңәйде;

-Балаларда Г.Тукай әкиятләрендәге уңай геройларга охшарга теләк

 туды.                   

-Балалар үз-үзләрен сәхнәдә тотарга өйрәнде;

- Балаларның иҗади эшчәнлеге артты;

-Әти-әниләр белән тыгыз элемтә туды;

 

 

Перспектив-тематик план.”Тукай әкиятләрен яратабыз”

 

Эшчәнлек тәртибе

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Әти- әниләр һәм балаларның бердәм эшчәнлеге

1

Әңгәмә “Син Тукайны беләсеңме?”

Шагыйрнең иҗаты белән танышу; сорауларга җаваплар;, портретын карау

Дидактик уен “Бу кайсы әкияттән”

Әти-әниләргә анкелар тарату

2

Г. Тукай китапларыннан күргәзмә оештыру

Күргәзмәдәге китаплар белән якыннан танышу

 

“Балалар бакчасына китап бүләк ит” акциясендә катнашу

3

Уку “Шүрәле”

Үстерешле диалог

Әкият геройларын рәсемдә күрсәт,әкият-

нең иң кызык җирен тап

Әкият эчтәлеге буенча рәсем ясап килү

4

Җыр өйрәнү “И туган тел”

Җыр эчтәлеген аңлату,җырларга аңлату

Сүзләрне аңлаешлы, матур итеп җырлау

Җырның фонограммасын яздырып алып килү

5

Эчтәлеген сөйләү,Г. Тукайның “Су анасы”

Дидактик уен “Бу кайсы әкияткә охшаган?”

Рәсем буенча геройларны атау, рәсемгә карап эчтәлеген сөйләү

Рэсем ясап алып килү

6

Тукай әсәрләре буенча рәсем күргәзмәсе оештыру

Рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап; рәсем ясау

Дидактик уен: “Әкиятнең исемен әйт”

Рәсем ясап алып килү

7

Тукай әкиятләре буенча табышмак кичәсе

Тасфирлау табышмаклары төзү

Табышмаклар уйлау

 

8

“Кәҗә белән сарык ”әкиятен сэхнәләштерү

Сәхнәдә үзеңне тотарга өйрәтү,үстерешле диалог

Әкият персонажларына характеристика бирү

Әкиятне сәхнәләштерү өчен костюмнар тегү

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_tukay.pptx2.54 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Муниципаль м әктәпкәчә белем бирү учре ж дениясе “ Гомум үсеш бирүче 2 нче санлы “Лилия” балалар бакчасы тәрбиячесе Һадиева Миләүшәнең проект эше.

Слайд 2

Проект «Тукай әкиятләрен яратабыз!» Уртанчылар төркеме балалары өчен

Слайд 3

Проектның төре-иҗади Проектның дәвамлыгы-1 ай

Слайд 4

Проектның максаты : балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына ихтирам, кызыксыну тәрбияләү. Бурычлар: Тәрбияви: Габдулла Тукай әкиятләре аша балаларда яхшылык һәм яманлык, бөеклек һәм түбәнлек, гүзәллек һәм ямьсезлек төшенчәләрен аера белү. Үстерешле: Габдулла Тукай әкиятләре аша балаларда Туган як табигатенең гүзәллегенә соклану хисләре уяту,үз милләтеңнең күренекле шәхесенә карата хөрмәт, горурлык хисләрен тәрбияләү,әсәрләрен укырга теләк уяту. Өйрәтү: Балаларның бәйләнешле сөйләмен, сәхнә осталыкларын үстерү.

Слайд 5

1.Әзерлек этабы: -Яшь үзенчәлекләренә карап тема сайлау; -План төзү һәм куллану; -Төркемнәрдә проектның максатын һәм бурычларын анализлау; -Ата-аналар белән анкета уздыру

Слайд 6

2. Төп өлеш : АТА-АНАЛАР БЕЛӘН БЕРЛЕКТӘ ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ; ЯЗУЧЫНЫҢ ӘСӘРЛӘРЕ БУЕНЧА РӘСЕМНӘР , ИЛЛ ЮСТРАЦИЯЛ ӘР, КИТАПЛАР КАРАУ ; ТЕМАТИК ЭШЧӘНЛЕК; Г.Тукай китапларыннан күргәзмә оештыру; Табышмак кичәсе; Г.Тукай әкиятләре буенча рәсем конкурсы; Проект дәвамында хәрәкәтле уеннар;

Слайд 7

3. Йомгаклау этабы: - Г.Тукайның әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтү; -Эшләнгән эшкә нәтиҗә ясау;

Слайд 8

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге - Әңгәмә”син Тукайны беләсеңме?”; -Уку “Шаян песи”,”Шүрәле”; -Җыр өйрәнү “И туган тел”; -Эчтәлеген сөйләү, Г.Тукайның “Су анасы”; -Тукай әсәрләре буенча рәсем күргәзмәсе оештыру; -Тукай әкиятләре буенча табышмак кичәсе; -”Кәҗә белән сарык“ әкиятен сәхнәләштерү;

Слайд 10

Балаларның мөстәкыйл ь эше - Г.Тукай әкиятләрен ата. Дидактик уен “Бу кайсы әкияттән”; - “Шаян песи” шигыр е нең иң охшаган җирен тап. Уен “Йомгакны тот”; - “И туган тел”. Сүзләрне аңлаешлы, матур итеп җырлау; Рәсем буенча геройларны атау; рәсемгә карап эчтәлеген сөйләү; Дидактик уен “Бу кайсы әкияткә охшаган”; Әкият персона ж ларына характеристика бирү;

Слайд 12

Әти-әниләрнең балалар белән эшчәнлеге -Әти-әниләргэ анкеталар тарату; - “Шүрәле” шигыр е эчтәлеге буенча рәсем ясап алып килү; - “И туган тел” җырының фонограмасын яздырып алып килү; -”Кәҗә белән сарык “ әкияте буенча маскалар алып килү; - “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерү өчен костюмнар әзерләү;

Слайд 14

Көтелгән нәтиҗәләр -Балаларның Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында белемнәре киңәйде; -Балалар үз-үзләрен сәхнәдә тотарга өйрәнде; -Балаларда Г.Тукай әкиятләрен- дәге уңай геройларга охшарга те- ләк туды; -Балаларның иҗади эшчән- леге артты; -Эти-эниләр белән тыгыз элемтә туды;

Слайд 16

Көтелгән нәтиҗәләр -

Слайд 17

Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без спортны яратабыз"

Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен спорт бәйрәме...

Без уйнарга яратабыз(Мы любим играть)

Оценка знаний детей с помощью игр, диологов и работой на интариктивной доске (на татарском языке)....

Без әкият яратабыз.

Балаларны татар теленә өйрәтүдә театр уйнау зур урын алып тора. Уен аша балаларның сөйләм теле камилләшә, баей. Ә әкиятләрне уйнау баланың төрле яктан үсешен белем өлкәләре интеграциясе аша тормышка а...

Проект “ТУКАЙ – БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ”

“Тукай – безнең йөрәкләрдә” проекты балаларның сөйләм телен, аралашу күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итәчәк, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүне системага салачак....

Проект: "Тукай безнең күңелләрдә"

Максаты: Балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына ихтирам , кызыксыну уяту.Бурычлар: 1) балаларга Г.Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү;                ...

Өстәл театры. Абдулла Алиш әкиятләрен яратабыз.

* Абдулла Алиш әкиятләре аша балаларны яхшылык һәм яманлык, бөеклек һәм түбәнлек, гүзәллек һәм ямьсезлек төшенчәләрен аера белергә өйрәтү.*  Балаларның бәйләнешле сөйләмен, сәхнә осталыкларын үст...

Проект "Тукай безнең күңелләрдә"

Проект "Тукай безнең күңелләрдә"...