"Су анасында кунакта"
план-конспект занятия по физкультуре (старшая группа) на тему

Развлечение на воде с детьми старшей группы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл su_anasynda_kunakta.docx23.33 КБ

Предварительный просмотр:

Су анасында кунакта.

(Зурлар төркеме белән суда үткәрелгән күңел ачу кичәсе).

        Бәйрәмнең  максаты:

  1. Балаларның йөзү буенча алган күнекмәләрен ныгыту.
  2. Әкиятләр аша балаларны тәрбияләү.
  3. Дустанә мөнәсәбәт, үзара ярдәмләшү теләге уяту.

Сүзлек өстендә эш:  әкият,су анасы,алтын тарак, кыршау,калкавыч.

Җиһазлау: маскалар, уенчыклар.

Алдан эшләнгән эш: төркемдә“Су анасы” әкиятен  уку,шигырь,табышмакларның сүзләрен өйрәнү,бассейнны бизәү өчен  җиһазлар әзерләү.

Бәйрәм барышы:

Алып баручы:

Куңелләргә әкият кирәк

Әкият ул-тылсым!

Әкият сезнең җаныгызны

Җылытып торсын.

Әкият сезгә гүзәллекнең

Серләрен ачар.

Әкият яраткан балалар

Булалмый начар.

     Балалар, без сезнең белән заңгәр күл буена килдек. Ә бу күлдә безгә кечкенәдән билгеле булган Су анасы яши. Ләкин  ул Су анасы әкияттә тасвирланган кебек усал түгел, ә киресенчә бик яхшы күңелле. Без аның белән  күлдә  якыннанрак танышырбыз.  Ә хәзәргә  әйдәгез күнегүләр ясап, тәннәрне язылдырып алыйк.

I бала           

Үләнне, әче даруны

Алыштыра физкультура

Белмибез без авыруны

Мәңге яшә физкультура.

II бала         

Яратсаң син бассейнны

Йөзәсең балык кебек

Сәламәт булып усәрсең

Әкияти батыр кебек.

III бала         

Чыдам һәм ныклы булырга

Шөгыльләнү бик кирәк

Һәркөн зарядка ясамый

Калган көнебез сирәк.

Музыка астында күнегүләр ясыйбыз:

  1. Йөрү-аяк очларында, кулны билгә куеп; үкчәдә, кулларны як-якка җәеп
  2. Йөгерү
  3. Башны уңга-сулга ию
  4. Гәүдә белән уңга-сулга  иелү
  5. Шар кабарту
  6. Чүгәләү
  7. Урында сикерү
  8. Йөрү

Душта юыну-3 мин.

Бассейнга төшү:

Балалар бассейнга кергәч, елап торган  Су  анасын  күрәләр.

Алып баручы:  Исәнме,Су анасы.

Су анасы: Исәнмесез, балалар.

Алып баручы:  Нәрсә булды сиңа, ник елыйсың? Әллә югалткан тарагыңны эзлисеңме? Юкка борчылма,таптык без ул таракны - менә ул.

Алып баручы Су анасына тарак бирә.

Су анасы:  Алтын тарагым югалганга еламыйм әле мин.И, балалар, белсәгез иде миңа ничек күңелсез булганын. Мин берүзем генә бит, янымда беркем дә юк, ә сез күбәү .

Алып баручы: Борчылма, кадерле Су анасы, бу балалар синең күңелеңне күтәрергә, сиңа бәйрәм ясарга килделәр.

Су анасы:  Бик әйбәт булыр, балалар, мин бик шат.

Алып баручы:  Балалар, әйдәгез ашыкмыйча гына бассейнга төшик. Су анасы, әйдә син дә безнең   белән, уйнап, күңел ачып ал.

 Шатлыклар күңелебездә

Ай кояш күгебездә

Килегез,дуслар,кунакка

Бәйрәм бит бүген бездә.

      Уеннар барышы:

   1.Бассейнга төшеп,борт янында тезелү. Бассейн буйлап атлау,йөгерү.

       2.Аякларны эшләтеп “буксир” уен-күнегүен ясау.

       3.Кыршау аша ук ясап йөзеп чыгу.

       4.Күкрәктә йолдыз , калкавыч, винт күнегүләрен ясау.

   Алып баручы: Боегып китмәдеңме, Су анасы? Әйдә куңелеңне куреп,”Су анасы” дигән уен уйнап алыйк. Син түгәрәк уртасына бас.

(Уен барышы : Балалар түгәрәккә басалар. Су анасы - уртада. Аның күзләре бәйләнгән. Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:

                     Су анасы, су анасы,

                      Су анасын күр әле.

                      Каршыңда кем басып тора-

                      Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап калалар.Су анасы бер балага бармагы белән төртеп күрсәтә. Әлеге бала су анасы янына килеп баса. Су анасы аның  кем икәнлеген әйтергә тиеш).

    Су анасы :  Балалар, бу уеныгыз миңа бик ошады. Әйдәгез  хәзер мин әзерләгән уенны да уйнап алыйк инде. Ул уен” Водолазлар” дип атала.

     5.”Водолазлар” уены

    Алып баручы: Кадерле Су анасы, безнең кызларыбыз сиңа аталап бию әзерләделәр. (Әнвәр Бакиров “Су анасы”балетыннан музыка).

     6.”Су кызлары” биюе

     Су анасы: Рәхмәт , Су кызлары, биюегез бик матур булды. Миңа бик ошады.

      7.Ирекле йөзү

      Су анасы:  Балалар, сезнең белән бик күңелле, ә шулай да бер табышмакка җавап табыгыз әле

     Болыт мин һавада

Яңгыр мин яуганда

Җылынсам пар булам

     Туңганда кар булам”(Су)

    Алып баручы:  Балалар, безнең Су анасы белән саубуллашыр чак җитте. Сау бул,  Су анасы. Синең белән очрашу балаларга  ошады. Синең  күлеңә тагын килербез эле

.Су анасы:  Килегез, балалар, мин сезне көтеп  торырмын.(Бүләкләр бирә)

Балалар, рәхмәт әйтеп, бассейннан чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа

дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...

Конспект интегрированной образовательной деятельности в средней группе "Су анасында кунакта".

Конспект интегрированной образовательной деятельности в области "Социально-коммуникативное развитие" в средней группе....