Конспект интегрированной образовательной деятельности в средней группе "Су анасында кунакта".
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме

Конспект интегрированной образовательной деятельности в области "Социально-коммуникативное развитие" в средней группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл su_anasynda_kunakta.docx26.66 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение

города Набережные Челны Республики Татарстан «Детский сад            комбинированного вида № 23 «Светлячок»

(МАДОУ «Детский сад комбинированного вида № 23 «Светлячок»)

Конспект интегрированной образовательной деятельности в области «Социально-коммуникативное развитие» средней группе на тему: «Су анасында кунакта».

                                                             Подготовила:

                                                                                         Кашапова Эндже Алмазовна

Набережные Челны,2016 г.

Максат: Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтыйрам хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

1.Белем бирү: Балаларда шагыйрьнең шигырләренә кызыксыну уяту, сүз байлыкларын арттыру, әкиятләрне,  шигырьләрне  сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен ныгыту.Кечкенә шигырьләрне матур итеп ятлап сөйли белү, тирә-юньдәге күренешләргә игътибарны туплый белергә өйрәтү.

 2.Үстерү: Балаларда бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сорауларга дөрес һәм тулы итеп җавап бирү осталыгын арттыру, игьтибарлык,мөстәкыйль фикерләү,хәтер, иҗади күзаллауны, милли үзаңны үстерү.

3.Тәрбия бурычы:балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт,күзәтүчәнлек тәрбияләү; әкият геройларына карата кызыксыну тәрбияләү;начар гадәтләрне төзәтү омтылышын тәрбияләү,башкаларга ярдәм итү теләге булдыру.

Белем бирү өлкәсенең интеграциясе: “Аралашу”, “Танып белү”, “Соицалләштерү”, “Музыка”, “Физик тәрбия”.

Балаларның эшчәнлеге:

Күрсәтмә җиһазлар: Г.Тукай портреты, зәңгәр төсле тукыма, сары төсле тарак, төрле әкиятләрдән балалар санынча иллюстрацияләр, уенчык эт, күбәләк уенчыгы, милли киемдәге малай курчак.

Кулланма җиһазлар: балалар санынча схема-таблицалар.

Методик алымнар: әңгәмә,уен,күрсәтмәлек,мактау.

Алдан эшләнгән эш: дидактик уеннар, Г.Тукай әкиятләрен уку, шигырләр өйрәнү.

Шәхси эш: К.Равил, З.Рөстәм белән тулы итеп җавап бирү күнекмәсен ныгыту.

Шөгыль барышы:

1.Оештыру.

- Балалар, безгә бүген кунаклар килде.Әйдәгез, алар белән матур итеп исәнләшик.

-Исәнмесез!

- Кәефләрегез ничек?

- Әйбәт.

-Балалар, бүген мин бакчага килгәндә бер күбәләк күрдем. Ул миңа ияреп, хәтта безнең төркем бүлмәсенә дә керде. Әйтегез әле миңа, күбәләк каян килеп чыккан, нәрсә эшләп йөри икән соң? Моңарчы бер күбәләк тә юк иде бит әле. Балалар, күбәләкләр бит кышын йоклый, шулаймы?

-Урамда хәзер яз.

-Кайдан беләбез соң яз ае икәнен?  (карлар эреде, көннәр җылы, җылы яңгырлар ява, агачларда бөреләр күренә, бөҗәкләр уяна).

-Әйе, дөрес. Балалар бүген көн нинди?

-Көн җылы,кояшлы.

-Ә бүген атнаның нинди көне, ничәнче көне.(җомга, бишенче көн)

-Күбәләк безне ямьле табигать кочагына сәяхәткә чакыра ....

-Әйдәгез балалар, күзләрне йомыйк, әкрен тавыш белән генә бишкә кадәр саныйбыз. Күзләрне ачабыз.

-Балалар, карагыз әле, бу нәрсә? Әйе, нинди серле күл янында пәйда булдык без. (Таракны ала). Ә бусы нәрсә?

-Алтын тарак.

-Кемнеке икән соң ул? Кайсы әкияттән?

-Әйе, дөрес. Ә бу әкиятне кем язган? Беләсезме?

-Г.Тукай.

-Ә аның тагын нинди әсәрләрен беләсез? (Гали белән Кәҗә, Туган тел, Шүрәле әкияте, Бала белән Күбәләк).

-Әнә балалар, аның портреты. Ул сезгә елмая, ни өчен дип уйлыйсыз? (ул кечкенә балаларны яраткан, моңа аның балалар өчен язган әсәрләре мисал, аны белүегезгә шат)

-Мин дә шулай уйлыйм, балалар..

-Су анасы үзе юк, ә серле тарак артында сезгә бирем язып калдырган.

Дидактик уен  “Әкиятләр беләсеңме?”  Яле, тикшереп карыйк. Балалар, килегез әле бу өстәл янына, һәрберегез берәр карточка алыгыз, ә аннары карточкагызга туры килә торган әкият рәсемен сайлап алыгыз.( Мөстәкыйль эш). Нинди әкият?

-Булдырдыгыз! Утырыгыз.

-Балалар, Су анасы нәрсәдән курка, беләсезме?     (Этләрдән).

-Дөрес. Әнә ул үзе дә килгән.Әйдәгез аның белән танышабыз.(Бер баладан сорарга куша).

-Синең исемең ничек?

-Минем исемем Акбай.

-Балалар, ә Акбай нинди?

Дидактик уен “Нинди?” (матур, кечкенә, акыллы, соры, шаян, йомшак...)

-Балалар, безнең Акбай уйнарга ярата икән бит, уйныйк әле аның белән.

Дидактик уен “Качышлы” (өстә,аста, янында, артында,эчендә,алдында, тартма эчендә һәм киштәдә)

-Ярый, Акбай, син ял ит, ә без дәвам итәбез.

-Балалар, әйтегез әле, ә күбәләк кайда?     (Күбәләк гөл өстенә кунган).

-Әйе, балалар, күбәләк чәчәкләр ярата. күбәләк турында нинди шигырь беләсез? (“Бала белән күбәләк”).

-Ягез әле хәзер без Настя һәм Ранельның шигырь сөйләвен тыңлап алыйк.

К.Настя һәм И.Ранель шигырь сөйли “Бала белән күбәләк”.

-Рәхмәт балалар, утырыгыз.

-Балалар, карагыз әле, безнең янга бер малай да килгән.Әйдәгез, үзе белән танышабыз. Аның исемен сора әле, Равил.

-Малай синең исемең ничек?   (Минем исемем Габдулла).

-Балалар, ә без сезнең белән шундый уен беләбез, әйеме? Уйнап күрсәтәбезме?

Физминутка. Татар халык уены “Габдулла”.

-Рәхмәт инде балалар. Алай булгач, сезгә бер биремем бар, эшли алырсызмы икән? Дидактик уен “Җөмләне тәмамла”.

-Җәен җылы,ә кышын...

Лимон әче, ә алма...

Әти зур, ә малай...

Тәрбияче берәү,ә балалар...

Көндез якты,ә төнлә...

Мамык йомшак,ә таш каты...

Куак тәбәнәк, ә агач...

Шәһәр якын, ә урман...

-Булдырдыгыз,рәхмәт. Менә күрәсеңме, Габдулла, безнең балалар бик тырышлар.

Балалар карагыз әле Габдуллага. Сезгә Габдулланың киеме ошыймы, матурмы? Бу нәрсә? Нинди төстә? (түбәтәй, күлмәк, комзол, билбау, чалбар, ботинка-төсләрен әйтәләр).

-Балалар, бу кием гадәтиме, ничек атала мондый кием? (милли кием).

( Малай курчакны әйләндереп карый, ә анда аның каешына алтын тарак кыстырылган).

-Ай, Габдулла синең тарагың бик матур икән...

-Балалар, никтер Габдуллабыз дәшми, башын аска игән.

-Габдулла, нәрсә булды сиңа?

(Ишек артында тавыш “Су анасы”:

Китерегез, кайда минем алтын тарак,

Бая көндез алып качты, кемдер, карак!              

-Балалар, Габдуллабыз елый башлады, Су анасы үзенең тарагын бирегә эзләп килгән бит! Нишлибез инде хәзер? Таракны хуҗасына кайтарабызмы?

( Тиз генә барып тәрәзәдән таракны ташлый)

-Балалар, Габдулла дөрес эшләгәнме? Ул үзенең хатасын аңладымы? (Әйе, чөнки ул оялды,борчылды)    (Юк, кеше әйберлщренә рөхсәтсез кагылырга ярамый).

-Менә кайтыр вакыт та җитте, әйдәгез Габдулла белән саубуллашабыз. Ә хәзер күзләрне йомабыз да әкрен генә биштән бергә кадәр саныйбыз... (Тәрбияче тиз генә зәңгәр тукыманы, чәчәкләрне алып яшерә)

-Күзләрне ачтык. Без үзебезнең төркем бүлмәсендә. Әллә нинди тылсымлы сәяхәт булды әле бу балалар. Табигать кочагына барырга сөйләшкәнне хәтерлим, ә аннан соң нәрсә булганнын хәтерләмим!

-Балалар, без сезнең  белән кайда булдык, нәрсәләрне күрдек? Сез үзегезгә кызыклы, файдалы, мәгънәле мәгълүмат алдыгызмы? Сезгә табигать кочагында ошадымы?Ярый, үзегезгә нәтиҗә ясарсыз дип уйлыйм.

Ишек шакыйлар,тәрбияче китаплар алып килә.

-Балалар,Су анасы  тарагы табылу сөенеченнән сезгә китаплар җибәргән, без аларны  соңыннан укырбыз, шулаймы? Рәхмәт әйтик әле аңа.

-Рәхмәт, Су анасы.

-Балалар Г.Тукайның тиздән туган көне җитә, әйдәгез әле аны котлап, аның “Туган тел” шигырен бергәләп сөйләп китик.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы!

Афәрин, балалар, сез бүген миңа бик ошадыгыз.

Список использованной литературы:

1.Веракса Н.Е., Комарова Т.С., Васильева М.А. От рождения до школы. Примерная основная общеобразовательная программа дошкольного образования. Москва: Мозаика Синтез, 2012.

2.Закирова К.В., Борһанова Р.А. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. Казан: Хәтер, 2000.

3.Закирова К.В., Борһанова Р.А., Галиева Г.Ә. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү (Программаның милли-төбәк юнәлеше). Казан: Мәгариф, 2009.

4.Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибуллина И.Җ. Туган телдә сѳйләшәбез. Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү. Казан: Татар китап нәшрияты, 2012.

5.Юсупов Ф.Ю. Балалар бакчасы. Әти-әниләр һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен уку китабы. Казан: Раннур, 2003.

6.Безнең гаилә. Раннур китап нәшрияты,20011.

7. Тукай иленә сәяхәт., Казан. Татарстан китап нәшрияты,2013.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КОНСПЕКТ ИНТЕГРИРОВАННОЙ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ В СРЕДНЕЙ ГРУППЕ ПО ТЕМЕ: : «Мебель»

КОНСПЕКТ ИНТЕГРИРОВАННОЙ  ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ   В СРЕДНЕЙ ГРУППЕ ПО ТЕМЕ: : «Мебель»...

Кто заблудился в лесу? Конспект интегрированной образовательной деятельности в средней группе

ИОД в средней группе в области познание, коммуникация (развитие речи, ознакомление с окружГосударственное бюджетное дошкольное образовательное учреждениедетский сад № 17 комбинированного видаКировског...

Конспект интегрированной образовательной деятельности в средней группе по знакомству с бытом и традициями русского народа с использованием театральной деятельности "В гостях у бабушки Настасьи"

Конспект интегрированной образовательной деятельности в средней группе детского сада по ознакомлению дошкольников с бытом и традициями русского народа с элементами театральной деятельности....

Конспект интегрированной образовательной деятельности в средней группе «Волшебная глина»

Данный конспект позволяет детям рассказать о добычи глины и ее свойствах. Дети экспериментируют и лепят, развивают речь, мелкую моторику....

Конспект интегрированной образовательной деятельности в средней группе «К нам пришла Весна -красна»

Интеграция образовательных областей: «Познание», «Коммуникация», «Физическая культура»Задачи: ПознавательныеРазвивать познавательный интерес у детейЗакрепить представления детей о временах года, о при...

Конспект интегрированной образовательной деятельности в средней группе "Мой город. Моя семья"

Это занятие готовилось для показа коллегам как промежуточный результат работы над годовым проектом по патриотическому воспитанию "Мой город. Моя семья"....