Ватанны саклаучылар көненә багышланган күңел ачу кичәсе
план-конспект занятия по физкультуре (подготовительная группа) на тему

Развлечение детей с папами, посвященное Дню защитника Отечества.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КҮҢЕЛ АЧУ КИЧӘСЕ

Салямова Л.А.

МАДОУ №83 г.Нижнекамск

Хәерле кич хөрмәтле әтиләр, кадерле  балалар, кунаклар! Без бүген сезнең белән бергәләп ял кичәсенә жыйналдык. Тиздэн 23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне булачак. Әтилэр,бабайлар, булачак солдатлар- малайларыбыз сезне  барыгызны да бу бәйрәм белэн чын куңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, гаилә бэхете, шатлык телибез. Күк ләребез аяз, елларыбыз имин булсын. Жыр, шигырь, уеннар белән үрелеп баручы бәйрәм кичәбезне башлап жибәрәбез.

  Музыкаль тәнәфес.

Бүген бездэ олы бәйрэм

Әтилэрнең бәйрэме.

Әтиләрне – балаларны ярыштырып

Көчне сынашыйк әле.

Сәламәтлек – зур байлык бит

Хәрәкәттә-бәрәкәт

Спорт белэн шөгыльләнү

Жанга – ял, тәнгә- рәхәт..

Килгәннәр безгә кунаклар

Тезелдек үзебез дә

Йөгерик тә, узышыйк та

 Ярышлар бүген бездә.

Уеннарны башлап жибәрәбез. Рәхим итегез, балалар.

1 уен.  Тупны баш өстеннән җибәреп,бот арасыннан кире алга кайтарырга. Командаларга бүленеп басабыз.

2уен. Парлашып басып, тупны баш белән тотып төшермичә кеглины әйләнеп узып кире килергә.

  Музыкаль тәнәфес.

Ярыш бүген, ярыш бүген

Шундый кызык, куңелле

Ник чыкмаска ярышырга

Әллә безнең әтиләр  егет түгелме!?

Балалар  бераз ял итеп торган арада, әтиләрне уйнатып алыйк әле. Рәхим итегез .

  3 уен. Футбол тибеп кеглины әйләнеп узарга.

Музыкаль тәнәфес.

4 уен.Скакалкада сикереп кеглины  әйләнеп узу.

Музыкаль тәнәфес.

5 уен Теннис ракеткасы белэн кечкенә тупны сикертеп бару.

Рәхмәт, хөрмәтле әтиләр. Сезнең чыннан да уңган, булган, җитез әтиләр икәнлегезне күрдек. Шулай булмый  ни, безнең бакча әтиләренең начар булуы  һич  мөмкин түгел.

Музыкаль тәнәфес.

6 уен. Балаларны тагын бер уенга чакырабыз. Тупны бот арасына кыстырып, сикереп кеглины әйләнеп узарга кирәк.

Музыкаль тәнәфес.Хөрмәтле әтиләр,бабайлар, малайлар! Тагын бер кат бәйрәм белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез.Шуның белән безнең кичәбез тәмам.

Акыллы һэм матур булсын

Сезнең һэрбер эшегез

Әле тагын очрашырбыз

Әзерләнеп торыгыз.

Бәйрәм куңелле үтте бит

Ә хэзергә хушыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә сценариясе

Сценарий утренника посвященный ко Дню защитников отечества на татарском языке...

Зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в старшей группе, на татарском языке....

Сценарий праздника " Ватанны саклаучылар көне"

Рәхмәт СЕЗГӘ исән калганнар, мәңге хәтердә һәлак булганнар!...

Ватанны саклаучылар көне

Сценарий праздника в подготовительной к школе группе....

Сценарий: «Ватанны саклаучылар көне. Әтиләр бәйрәме»

Сценарий "Ватанны саклаучылар көне, Әтиләр бәйрәме"...