Сценарий праздника " Ватанны саклаучылар көне"
методическая разработка (старшая группа) на тему

Яруллина Фирдавес Нажиповна

Рәхмәт СЕЗГӘ исән калганнар, мәңге хәтердә һәлак булганнар!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prazdnik.docx24.52 КБ

Предварительный просмотр:

“Ватанны саклаучылар”көне.

1 нче алып баручы:

Хәерле көн, хөрмәтле Ветераннар,килгән кунакларыбыз!

Сезне чын күңелдән “Ватанны саклаучылар” көне белән котлыйбыз!Сезгә исәнлек- саулык,тыныч тормыш, аяз күк йөзе телибез!

2 нче алып баручы:

2015 ел безнең илебез өчен  тарихи ел. Чөнки Бөек җиңүнең70 еллыгын  билгеләп үтәбез.

-Бүген  үзебезнең балалар бакчасына сезне олылап чакыруыбыз юктан гына түгел.

 Илебезнең тарихын язуда һәрберегезнең  өлеше бар бит.

1 нче алып баручы:

 Туган ил, туган җир,тынычлык, дәүләтебезнең бөтенлеге. Бу сүзләрне кабатлаганда күз алдына Совет Армиясе, Совет солдаты, аларның  тиңдәшсез батырлыклары килеп баса.

2 нче алып баручы:

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә.Ватан сугышы беткәнгә дә инде шактый вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан да онытылмас. Тиздән, май аенда  Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы  шаулап узар.

Мәңгелек дан  сиңа, Совет солдаты! Синең батырлыгың алдында без башыбызны иябез!

1 нче алып баручы:

 Сугыш кырларында илебезнең төрле халыклары :татары, русы, башкорты, үзбәге, грузины   бердәм , дус булып явыз дошманга каршы көрәшкәннәр. Бөек җиңүнең сере дә бердәмлектә булган бит.  Алар ял вакытларында күңел ачарга да өлгәргәннәр.

-Әйдәгез әле,шул елларга күз салыйк!

-Рус халык биюе –(күмәк бию)

- грузин халкы биюе-(Дәнис бии)

  -Татар халык биюе—(күмәк бию)

2 нче алып баручы:

1418 тәүлеккә сузылган бу дәһшәтле сугыш.-Безнең районнан  Ватаныбызны сакларга ...,авылдан гына да -------ир –егет киткән. Яулыклары белән авыз читләрен каплап, тавышсыз гына елап, хәсрәтен эчләренә йотучы аналар һәм апалар газиз ирләрен, сөйгәннәрен соңгы тапкыр күрүен аңламаган әле ул чакта. Сугыш җиле кагылмаган берәр йорт калдымы икән ?

1 нче алып баручы:

 Яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайту бәхете ... авылдашыбызга насыйп булган. Ә бүген инде бу котычкыч фаҗигаларның тере шаһитлары- ветераннарыбыз сафы сирәгәйде.Бүгенге кичәбезгә  авылыбызның иң кадерле, иң хөрмәтле кешеләрен: Әдъхәм абыйны һәм Әгъзам  абыйны чакырдык.

2 нче алып баручы:

Без халкыбызның сугышта күрсәткән батырлык һәм  фидакарьлекләрен , зур югалту һәм корбаннарын һич кенә дә истән чыгармаска тиешбез.Безнең авылдашыбыз- Әгъзам абый - бу елларның тере шаһиты. 18 яшеннән сугышка китеп, алгы сызыкта булып,каты бәрелешләрдә катнашып, геройлык үрнәге күрсәткән Совет солдаты ул.  Сугыштан соңгы елларда да авылыбыз тормышын алга җибәрүдә, халыкка хезмәт  күрсәтүдә, ярдәм итүдә үз-үзен аямыйча, көнне төнгә ялгап эшләгән кешебез. Авылдашлар исеменнән сезгә олы хөрмәтебезне  белдерәбез, рәхмәт әйтәбез.  Бәйрәм бүләген кабул итегез!

Гимадиева Алия “Тынычлык “дигән шигырне сезнең өчен сөйли. 

Шаулый урман, гөрли болын,

 Яфрак яра тал-тирәк.

Яшел бакча төзү өчен.

Безгә тынычлык кирәк

Тормыш, җирне яңарту-

Безнең беренче теләк.

Зур заводлар салу өчен

Безгә тынычлык кирәк.

1 нче алып баручы:

Хөрмәтле авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Әдхәм абый! 18 яшьлек егет булып сугышка китеп, бик күп авыр бәрелешләрдә катнашкан, туган авылыбызга җиңү алып кайткан кеше.

Безнең кулда  аның геройлыгы, сугыш чорындагы вакыты турындагы истәлек  китабы.

Әйдәгез,китап битләренә күз салыйк әле. (слайд)

2 нче алып баручы:

Әдхәм абый!БӘЙРӘМ БҮЛӘГЕН КАБУЛ ИТЕГЕЗ . Шакирова Сәрвиназ “Минем бабам” дигән шигырне сезнең өчен сөйли

Минем бабам –капитан

Сугышта булып кайткан

Күкрәк тулы орденнар,

Медальләр алып кайткан.

Безнең илдә һәр бала

Уйнап-көлеп йөрсен дип,

Хәвеф-хәтәр күрмәсен,

Тыныч булып үссен дип.

Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны җиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан

1 нче алып баручы:

Хөрмәтле Әдъхәм абыебыз, Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән һәм хөкүмәтебез тарафыннан Сезне хөрмәт итеп чыгарылган истәлек китабы белән котлыйбыз.Рәхмәт Сезгә!

2 нче алып баручы:

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары Әгъзам абый,Әдъхәм абый!Нинди генә  сүзләр әйтсәңдә Сезнең өчен аз булыр кебек. Сезнең тормыш юлыгыз, кылган изге гамәлләрегез безнең өчен дә, үсеп килүче яшь буын  өчен дә үрнәк булып тора.  Сезнең батырлык алдында баш иябез.

1 нче алып баручы:

Авыр сугыш елларында,һәм аннан соңгы  илне төрләкләндерү эшләрендә үзләрен аямыйча , көнне-төнгә ялгап эшләгән балаларның, яшь кызларның, хатын- кызларның хезмәтләренең авырлыгы турында әйтеп бетерә торган түгел. Шундый фидакарь  эшчеләр арасында  авылыбызның хөрмәтле  кешесе

Мәдинә апабыз да бар. Ул авыр еллларны Мәдинә апабыз күз яшьләре белән генә искә ала .Хөрмәткә лаеклы тормыш юлыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә, Мәдинә апабыз!

-Ә хәзер яраткан оныгыгызның бүләген кабул итеп алыгыз

Шигырь:” Дәү әни”

Ак яулыклы, көләч йөзле,

Шат күңелле, әйбәт тә.

Кем ул. Диеп сорыйсызмы?-

Дәү әнием, әлбәттә.

Тәмле бәлеш пешерүче

Дәү әни безнең өйдә.

Аңардан ашарга сорый

Шаян песиебез дә

Дәү әни гомер буе

Авыр эштә эшләгән.

Авырлыклар күп күрсә дә,

Күңелен төшермәгән.

Ярдәме тиеп тора

Якын кешеләргә дә.

Барына да  дәү әни ул,

Барлык кешеләргә дә.

2 нче алып баручы:

Бабайларыбыз яулап алган Тынычлыкны саклау, аны ныгыту  әтиләребез, абыйларыбызның ныклы кулларына күчте.Әйдәгез әле,яшь вакытларны,солдатта уздырган көннәрегезне искә төшереп алыйк әле.

                       .............   Слайд (10 минут)

1 нче алып баручы:

Безнең арабызда авылыбызның хөрмәтле өлкән кешесе Суфыя апабыз да утыра . Ул дүрт бала :1 кыз, өч егет тәрбияләп,   шуларның 2 сен армия сафларына, хезмәт итәргә озаткан кеше . Ул елларда бар халыкны куркуда тоткан Афганистан сугышында катнашкан аның сөекле улын Рәдифне без бөтенебез хәтерлибез ...

 Батыр йөрәкле уллар үстергән өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез Сезгә, Суфыя апабыз!

Оныгыгызның  бәйрәм бүләген кабул итеп алыгыз.Сезнең өчен ул шигырь сөйли. “Дәү әнием

2 нче алып баручы:

Безнең малайлар да кыю ир-егетләр, солдатлар, лётчик,моряк,пилот булырга хыялланалар.Яшь солдатларны каршы алыгыз.  ( “Солдатлар маршы”)

(Балалар кереп басалар.Шигырьләр сөйлиләр. Җыр ”Солдатта булган диләр”

Шигырьләр:

Байрак элдек без бүген урамга,

Кыю солдатлар көне булганга.

Әйдә зур бәйрәм, шатлык белән кил,

Сине каршылый бәтен туган ил!

Кызыл байрак эленгән

Бүген бөтен урамга.

Абыйларның,малайларның

Зур бәйрәме булганга

Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз.

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз!

Ил чигендә сакта торыр,

Диңгез кичәр буын без.

Хезмәтебездә Ватанга

Тугрылыклы булырбыз.

Солдатка китә егетләр

Үз илен яклар өчен.

Ватан терәге-ир,дигән

Исемне яклар өчен.

Туган илем имин булса,

Ал чәчәкләр үсәрләр.

Бакчаларда аллмалар

Кызарышып пешәрләр.

Туган илне көчле итик,

Илебез бөркетбулсын.

Кояш чыксын,  нурлар сипсен,

Күгебез көлеп торсын.

Җыр “Солдатлар”(Чыгалар)

 Бәйрәмебезнең тантаналы өлеше тәмам. Ә хәзер балалар көче белән әзерләнгән концерт карарга тәкъдим итәбез.

Концерт номерлары:

Җыр :“Мин шофёр”

Җыр : “Солдат булам”

Чегәннәр биюе(күмәк)

Төрек биюе(күмәк)

“Шалкан “ әкиятен күрсәтү

Кечкенәләр биюе Дәнис-Зәлинә

Татар халы биюе Сәрвиназ бии

Татар халык биюе(күмәк)

Кереп басалар “Кояшлы ил” җыры

1 нче алып баручы:

Шушының белән  балаларның чыгышлары тәмам. Нәкъ безнең “Шалкан” әкиятебездәге кебек  муллыкта, татулыкта, ярдәмләшеп яшик.  Семьяларыбызда, авылыбызда, туган илебездә  тынычлык булсын. “

Ә хәзер , әйдәгез сүзне Сезнең дәү әтиләрегезгә, әти-әниләрегезгә бирик, аларның теләкләрен тыңлыйк!Рәхим итегез!

 Йомгаклау. Хөрмәтле  Ветераннар, кунакларыбыз!”Ватанны саклаучылар “көне уңаеннан  әзерләнгән бәйрәм кичәбез тәмам.  Балаларыбыз  тыныч, имин  тормышта шатланып үссеннәр. Исән-сау булыгыз! Килүегез өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Чәй табынына рәхим итегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә сценариясе

Сценарий утренника посвященный ко Дню защитников отечества на татарском языке...

Зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в старшей группе, на татарском языке....

Сценарий: «Ватанны саклаучылар көне. Әтиләр бәйрәме»

Сценарий "Ватанны саклаучылар көне, Әтиләр бәйрәме"...

СЦЕНАРИЙ “ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР БӘЙРӘМЕ”

СЦЕНАРИЙ “ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР БӘЙРӘМЕ&rdquo...

Сценарий "Ватанны саклаучылар көне"

Максат:1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү.2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату....

Сценарий "Ватанны саклаучылар бэйрэме""

Бер  бәйрәм бар февральдаКадерле ул һәркемгә.Анын иң зур бәйрәм дипМөмкин хәтта әйтергә.Ул тынычлык бәйрәмеАны һәр кеше белә –Ватанны саклаучыларБәйрәме дип йөртелә....