Сценарий "Ватанны саклаучылар көне"
материал (старшая группа)

Мифтахова Алсу Адхамовна

Максат:

1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү.

2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату.

3. Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vatanny_saklauchylar.docx32.11 КБ

Предварительный просмотр:

Татартстан Республикасы Биектау муниципаль районы

“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырылган

“Ә Т И Л Ә Р, А Б Ы Й Л А Р,

Б А Б А Й Л А Р  Б Е Л Ә Н  Б Е Р Г Ә”

дип исемләнгән күңел ачу кичәсе

(уртанчылар катнаш һәм зурлар катнаш төркеме)

Тәрбиячеләр: Хадиева Гөлназ Искәндәр кызы

Асылгәрәева Альбина Әлфред кызы

Мифтахова Алсу Әдхәм кызы

Яруллина Алсу Рафик кызы

2018-2019 нче уку елы

Ә Т И Л Ә Р, А Б Ы Й Л А Р, Б А Б А Й Л А Р Б Е Л Ә Н Б Е Р Г Ә

Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.

Максат:

1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү.

2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату.

3. Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

Әзерлек эше:

- шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.

– слайдлар карау (хәрбиләрнең  киемнәре, эблемалары белән танышу)

– төсле кәгазьдән hәм картоннан әтиләргә бүләкләр ясау.

– залны бизәү.

– “Минем әтием” темасына рәсем ясау.

Барышы:

Ватанны саклаучылар  көненә башланган парад белән зурлар катнаш төркеме бәйрәмне ачып җибәрә. Парад беткәч малайлар пәрдә артына кереп китә.

Ралия: Бүген бәйрәм, бүген бәйрәм,

             Ир-егетләр бәйрәме!

             Әтиләребез биредә,

             Ә малайлар киләме?

Н. Зилә: Ничек инде килмәсеннәр?

              Бер төркемгә  йөрибез.

              Куллар чабып каршы алыйк

              Малайларны бүген без.

Күңелле марш астында (Советлар Армиясе маршы Салих  Сәйдәшев музыкасы) малайлар залга үтәләр. “Солдат булам” җырына тезелеп басалар.

Нурфаэль: Рәхмәт, кызлар, зурладыгыз

                  Күтәрелде күңелләр.

                  Әмма, иң зур кунак бүген,

                  Алар безнең абыйлар, әтиләр һәм бабайлар!

Зәмир: Әтиләр, алар безне саклаучылар,

                Яманнардан яклаучылар.

                Әти булса янымда,

                Мин курыкмыйм тамчы да.

Сәлим: С праздником мужества, с праздником чести,

              С праздником силы поздравить хотим.

              Будьте вы сильными, будьте вы смелыми.

              Праздник февральский — для вас, для мужчин.

Рафаэль: Чтоб всё сбывалось, удавалось,

                 Лишь радость в жизни приключалась.

                 Веселья, смеха без конца

                 В день 23 Февраля!

Раил: Горурланам әти белән,

          Аны бар да ярата.

          Мактау сүзләре әйтәләр

                 Әтиемә карата. 

Вильдан: Әтиләрне барыбыз да

                Яратабыз, сөябез.

                Сез бит безгә иң кадерле,

                Якын кеше диябез.

Мостафа: В работе стремиться к высотам желанным,

                 Мечты исполнять, воплощать свои планы.

                 Возвышенных чувств — самых лучших на свете!

                 Отличным примером служить своим детям.

Стас: Удачи и роста, свершений,

           Зеленого света в пути,

           Всегда только верных решений,

           Искомое вами — найти.

Җ Ы Р “Солдат булам” ( зурлар катнаш төркеме малайлары утырышалар)

1 нче тәрбияче. Кадерле балалар, менә безнең  көтеп  алган  көнебез  килеп  җитте.  Без  бүген Әтиләр  белән  бергә.  Сез  инде  Ватанны  саклаучылар  көне  турында  беләсез. Без  бу  турыда  күп  сөйләштек. Тагын  бер  искә  төшерик  әле, Кемнәр  алар  Ватанны  саклаучылар?. Дөрес, хәрби  кешеләр. Әйе,  бабайлар,  абыйлар,  гомүмән, ир-егетләр. Чын-чынлап  уйлап  карасаң,  без  барыбыз  да  Ватанны  саклаучылар. Без  балалар  да  үзебезнең  матур  гадәтләребез, тырыш эшләребез,  күңелле  тормышыбыз  белән  зурларга  булышабыз.  Тату  гаилә, ул  үзе  кечкенә  дәүләт бит  инде. Ә   әтиләребез шушы кечкенә  дәүләтләрне  саклап,  зур  дәүләтебезгә  бик  күп  файда  китерәләр.  Шуңа  күрә  без  аларны зурлыйбыз,  хөрмәтлибез.  Бәйрәм  белән  сезне,  кунаклар!

2 нче тәрбияче. Әтиләр,  бүген без  сезне  балачакка  алып  кайтабыз. Безнең  белән  бергәләп,  уйнап-шаярып,  елмаеп  утырыгыз. Мин  беләм,  безнең  балалар да,  әтиләр  дә  туп  белән  уйнарга  яраталар.  Башта  без  балалар  белән  уйныйбыз,  аннан  әтиләр  белән. Ә әлегә сүзне балаларга бирик:

Х.Әдилә: Син, әтием, минем өчен

Бар дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйдә нур бөркелә.

Кәрим: Һәр вакытта иңнәремдә

Тоям әти кулларын.

Әти янәшәдә булганда                

Якты булыр юлларым

Альмир: Үзе бик уңган булганга,

Ялкауны сөйми әти.                        

Эш сөючеләрне мактап

Гел безгә сөйли әти

БИЮ “Богатыри” (уртанчылар төркеме малайлары)

С.Раяз: Ул җирдә иң шәп кеше

Шәп кеше, гаҗәп кеше,

Ул иң-иң көчле кеше,                          

Юк бүтән аның ише.

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә,

Кем дисезме ул кеше?_

Минем әти, әлбәттә!

Аяз: Бабай да солдат булган

Әти дә солдат булган.                            

Зур абый да, солдат булып,                  

Ил чикләрендә торган.

Рамазан: Әти бәйрәме көнне

Без пешердек пилмән.                          

“Шундый тәмле булган-

Бөтен җире килгән”.

Айсинә: Горурланам әти белән,

Аны бар да ярата

Мактау сүзләре әйтәләр

Әтиемә карата

Минем әтине эшендә                          

“Универсал” ул диләр

Аның кулыннан килмәгән

Юктыр бер эш тә диләр.

1 нче тәрбияче: Хөрмәтле абыйлар, әтиләр, бабайлар!

Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!

Сез көчле,сез батыр,сез—безнең куаныч!

Сез—алтын багана, гаиләдә сез -терәк !

Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !

 Сезне бәйрәм белән котлыйлар зурлар төркеме:

Тамчыгөл:  Тыныч  булсын  илләр-көннәр,

                Кояш  нурларын  сипсен.

                Безнең  һәрбер  көннәребез

                Әтиләр  белән  үтсен.

Айсылу:  Ночью  вьюга  бушевала,

                И  метелица  мела.

                А  с  рассветом  нам  тихонько

                Папин  праздник  принесла.

Нәргизә:  И  поздравить  пап  любимых,

                Мы  сегодня  так  спешим.

                Мы  желаем  папам  счастья,

                Неба  мирного  для  них.  

2 нче тәрбияче: Армия хезмәтен үткән хөрмәтле ир-егетләр хәзер башкарылачак җыр сезнең хөрмәткә яңгырый.

ҖЫР : “У солдата выходной” (зурлар катнаш төркеме)

ИЛЬЯС: Әти белән без кичләрен

Шашка-шахмат уйныйбыз.

“Мат” куйганчы юк-югында

“Шах” ка җиткәч туктыйбыз.

Шаян шигырь сөйләү.

Әлфиз: Кайвакытта булып куя

Шаяруның артыгы.

Әти шуңа ачулана

- Ах, син, малай актыгы!

Рузиль:Әтинең кайчан үзенә

Шул сүз эләгә тагы.

Бабай аны ачулана

- Ах, син, малай актыгы!

Ислам: Ә бабай үзе  шаярмый

Җиткән инде картлыгы

Тиргәүче юк, әйтүче юк

Син, дип малай актыгы.

Руфинә:  Ягез  әле,  малайлар,

                  Бергә-бергә  биибез.

                  Елмаеп  карап  торсыннар

                  Безгә  әтиләребез.

П А Р Л Ы   Б И Ю.  “Моряклар”(уртанчылар катнаш төркеме)

Адель: Арып кайткан чагында

Йөгереп кенә йөримен        

Әтиемнең янында

Вадим: Үсеп җитәрбез әле

Татарстан дәүләтенә                                                                                                                                                                                       Хезмәт итәрбез әле

В.Раяз: Утлар, сулар кичәрбез        

Илебезне саклар өчен                                    

Батыр булып үсәрбез

Асия: С папой дружно мы живём,

Весело играем,                                              

А ещё всегда вдвоём

Маме помогаем

Зәлия: Әти гел бүләкләр ала

Әнигә дә, миңа да.                                        

Аның да бәйрәме җитте

Кыш аенда, февральдә        

Салават: Әни белән атна буе

Әзерләдек без бүләк.                            

Әтиебез бик сөенде,

Безнең бүләкне күргәч

Уртанчылар катнаш төркеме белән “Күңелле зарядка”

Самира: Папу очень я люблю

Ему подарок подарю        

Поцелую и обниму

Вот как я его люблю

Нурия: Папа-защитник,

Папа-герой,

Он-охраняет        

Наш сон и покой.

Азамат: Әтием белән икәү

Без гел бергә йөрибез,

Бергә утын кисәбез,

Бергә карлар керибез        

Язлар җиткәч ,балыкка

Таң аткач ук барабыз,

Тота алсак, әнигә дип

Сатып кына алабыз

Ралинә: Саклап Ватанны, безне

Хәтәр сугыш утыннан                  

Батыр һөнәр иясе

Китә туган йортыннан

БИЮ: Ковбойлар (уртанчылар катнаш төркеме малайлары)

1 нче тәрбияче: Ә хәзер, балалар, әйдәгез, без кунакларның җитезлегегезне, кыюлыгыгызны сынап карыйбыз. Уйнарга әтиләребезне дә чакырабыз

1. “Сазлык аша чыгу”. Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса-баса билгеләнгән урынга(кеглилар) барып җитәргә hәм кире йөгереп килеп, иптәшеңә бирергә кирәк. Ул уенны дәвам итә.( ике команда 3 шәр кунак чакырыла, 2 пар эзләр бирелә һәр командага)

2. Зурлар катнаш төркеме белән уен-эстафета: “Танклар” (ике яшел пласмас табак, 10 бала( 2 команда 5 баладан). Музыка астында танклар булып йөрү.

3. “Асылмалы сумка”. Әтиләр баласын  җилкәсенә утыртып билгеләнгән урынга кадәр чабып баралар, баланы җилкәдән төшерәләр, бергә йөгереп киләләр. ( 4 кунак, 4 бала чакырыла)

1 нче тәрбияче: Безнең җитез,  шаян  әтиләребез  өчен  музыкаль пауза.  Зурлар төркеме башкаруында парлы бию “Тучи в голубом”

                П А Р Л Ы   Б И Ю.  “Тучи в голубом”

2 нче тәрбияче: уеннарны дәвам итик.

4. “Адымнар”. Бала әтисенә карап, аяклары белән аның аякларына баса, әти кеше баланың кулыннан тотып билгеләнгән аралыкны үтәргә тиешләр.(3 әти 3 бала)

5. Кәгазь битеннән самолёт ясау, очырту. Кайсы команданың самолёты ераграк оча,шул җиңүче була.( 1 өстәл, 4 кунак, 4-5 кәгазъ бите)

Алып баручы. Әтиләребез  спортта  үзләрен  күрсәттеләр,  ә  менә  хәзер  белемнәрен  тикшерик  әле. Минем  кулымда  сораулар, ә сез җавап бирергә тиеш буласыз.  (урыннан утырган килеш җавап бирәләр)

6. “Сорау-җавап”

1. Туган илне ярата. (Патриот.)

2. Басып тыңлый һәм җырлана торган җыр. (Гимн.)

3. Анда чакыралар һәм аннан качып йөриләр. (Армия.)

4. Иртәнге команда. (Подъём.)

5. Солдатлар йорты. (Казарма.)

6. Танк ишеге. (Люк.)

7. Корабльнең идәне. (Палуба.)

8. Корабль тәрәзәсе.(Иллюминатор.)

9. Корабль баскычы.(Трап.)

10. Матросларның яшәү урыны.(Кубрик.)

11. Винтовканың агач өлеше.(Приклад.)

12. Солдатның кышкы өс киеме.(Шинель.)

13. Диңгездә көчле давыл.(Шторм.)

14. Флот генералы.(Адмирал.)

15. Офицер коралын кайда йөртә?(Кобурада.)

7. “На посту стоял солдат” уены. Уенга 5 әти чакырыла һәм шигырь юлларына туры китереп хәрәкәтләр эшли. 

Җ Ы Р   “ӘТИЕМӘ” (уртанчылар катнаш төркеме)

1 нче тәрбияче: Балалар, әйдәгез  бүләкләрен  тотып   ярымтүгәрәккә  басыйк.

Роза: Будьте опорой всегда и поддержкой

          Маме любимой, супруге, сестре.

          Пусть никакие невзгоды, несчастья

          Не повстречаются в жизни нигде!

Ризәлә: Матур  үтсен  көннәребез,

              Әтиләр  белән  бергә.

              Әниләрне  сөендереп,

               Яшик  гомер-гомергә.

Амина: Героям, защитникам, просто любимым,

             Родным, обожаемым, неповторимым

             Желаем здоровья, любви, вдохновения,

              С усердием браться за дело и рвением.

Ильвина: Күңелле  үтте  бәйрәмнәр,

                 Ахырына  җиткәнбез.

                 Рәхмәт  әти-бабайларга

                   Вакыт  табып  килгәнсез.

  Г. Зилә:   Апалар  белән  бергәләп

                     Ясадык  бүләкләрне.

                     Без  телибез  сезгә  бары

                    Иң  яхшы  теләкләрне.

  Ринат:   Озын  гомер,  сәламәтлек,

                 Бәхет ,  шатлык  телибез.

                Сез  иң-иң  яхшы  Әтиләр, Абыйлар, Бабайлар!

                Бәйрәм  белән  котлыйбыз.

         Б Ү Л Ә К Л Ә Р Е Н   Т А П Ш Ы Р А Л А Р

Тәрбиячеләр: 1. Һәр туган таң җирдә тыныч булсын,

                       2. Имин булсын иде дөньялар.

                       1. Аяз күгебез болыт капламасын,

                      2. Елмайсыннар җирдә сабыйлар.

Сүзне балалар бакчасы мөдиренә бирәбез.

Шуның белән кичәбез тәмам. Килүегез өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә сценариясе

Сценарий утренника посвященный ко Дню защитников отечества на татарском языке...

Зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в старшей группе, на татарском языке....

«ҖИРНЕ, КҮКНЕ ҺӘМ ДИҢГЕЗНЕ САКЛАУЧЫЛАР”.

Зурлар төркемендә турыдан туры белем бирү зшчәнлеге үрнәге....

Сценарий праздника " Ватанны саклаучылар көне"

Рәхмәт СЕЗГӘ исән калганнар, мәңге хәтердә һәлак булганнар!...

Ватанны саклаучылар көне

Сценарий праздника в подготовительной к школе группе....

Сценарий: «Ватанны саклаучылар көне. Әтиләр бәйрәме»

Сценарий "Ватанны саклаучылар көне, Әтиләр бәйрәме"...