Физик тәрбия буенча театр элементларын кулланып төзелгән ачык шөгыль конспекты “Машага өенә кайтырга булышу”
план-конспект занятия по физкультуре (младшая группа)

Физкультура шөгылендә  театр эшчәнлегенең  элементларын кулланып балаларның сәламәтлекләрен ныгытуны дәвам итү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie.docx23.72 КБ

Предварительный просмотр:

     Физик тәрбия буенча театр элементларын кулланып төзелгән  ачык шөгыль конспекты

“Машага өенә кайтырга булышу”

2 нче кечкенәләр төркеме

 Эшкәртмә автор: Гараева Әлфия Мубаракша кызы

 Максат: Физкультура шөгылендә  театр эшчәнлегенең  элементларын кулланып балаларның сәламәтлекләрен ныгытуны дәвам итү.

       Бурычлары:

   1) Тактадан йөргәндә тигезлек саклап йөрүне күнектерү.

   2) Үрмәләп бару күнекмәләрен үстерү.

   3) Хәрәкәтләрне эшләгәндә көйне тыңлап эшләүне үстерүне дәвам итү.

   4) Дуслык мөнәсәбәтен тәрбияләү.

   5) Бер-берләренә ярдәм итүне күнектерү.

   6) Рус  халык әкиятләрен  татар балаларына физик тәрбия шогыле аша өйрәтү.

Шөгыль барышы

  -Хәерле иртә,балалар! Балалар бүген бездә бик күп кунаклар, әйдәгез апалар белән

исәнләшик.

  Балалар жавабы

    - Балалар, бакчада яңа көн башланды.

   (Эби  елап керә).

  - Бала:  Нәрсә булды? Нигә елыйсыз? 

  - Әби:  Сез Машаны беләсезме?

  - Балалар :Әйе.

  -Әби:  Минем оныгым Маша сезгә юлда очрамадымы?  

 - Тәрб: Юк.

   -Әби:   Ул әнә тегенлә күренеп тора торган әкият урманнына  җиләккә киткән иде.Кайтмый да кайтмый. Мөгаен адашкандыр.  Нишләргә дә белмим

  -Тәрб:  : Балалар булышабызмы әбигә? (балалар риза булалар)

 -  Балалар: Әйе .

  -  Эби:  Ул урман гади урман гына түгел.  Анда болай гына эләгеп булмый !Менә минем кәрзинемдә әкият геройларының битлекләре бар. Төрле әкият геройлары  булып  кына сез, әкият урманына бара алачаксыз.

 -Тәрб: Без хәзер нәкъ шулай эшләрбез. Хәзер сез  узегезгә ошаган битлекләрне киясез .

  Монда безгә кемнәр очрар икән?

       -Эйдәгез, Машаны эзләргә юлга чыгабыз. Аю кебек барабыз, буреләр булдык, куян кебек алга таба  сикереп барабыз,ә хәзер  тизрәк бару өчен саескан кебек очабыз. Аяк астында агачлар ята , шуларны атлап чыгабыз.(Кубик аша атлап бару).

Экранда алан рәсеме.

Менә аланга килеп чыктык. Ял итеп алабыз һәм күнегүләр эшлибез. Менә агач астында күркәләр бар. Шуларны алабыз да күнегүләр эшлибез.

- Тәрб :    Балалар, без көч тупладык. Алга таба юлны дәвам итәбез.

    ( Каршыга куян очрый) . .Әнә анда куян  утыра. Шуннан сорыйк әле.

  • Тәрб: Куян-йомшаккай  кулына кәрзин тоткан кызны күрмәдеңме?
  • Куян.  Күрдем.  Сез миңа елга аша чыгарга ярдәм итсәгез, кызнын  кай якка киткәнен әйтермен.
  • Тәрб: Ярдәм итәбезме?
  • Балалар : Әйе. (Елга аша сикереп чыгу. )
  • Куян:   Кәрзин тоткан кыз шушы юл буйлап китте.
  • Тәрб:  Әйдәгез йомшаккай белән саубуллашабыз да, эзләүне дәвам итәбез.
  • Балалар: Сау бул куянкай!
  • Куян: Сау булыгыз.  Рәхмәт.  
  • Тәрб:  Юлны дәвам итәбез.  (Алда тиен күренә)
  • Тәрб:  Исәнме тиенкэй.! Кулына кәрзин тоткан кызны күрмәдеңме?
  • Тиен: Күрдем. Менә монда күп итеп күркәләр җыеп куйдым, шуларны ояга ташырга булышсагыз, кай якка киткәнен әйтермен.
  • Тәрб:  Ярдәм итик әле тиенгә. (күркә атабыз..)
  • Тиен: Рәхмәт . Кәрзинле кыз шушы тар сукмактан караурман эченә кереп китте.
  • Тәрб:   Рәхмәт тиенкәй.   Без алга таба киттек.

-Тиен:  Сау булыгыз.  

Ау дигән тавыш ишетелә.

- Тәрб: Тыңлагыз  әле, бу  Маша  тавышы түгелме.?

- Балалар:  Әйе.

Маша:.: Мин урманга җиләк җыярга  баргач адаштым. Кайту юлын белмим. Ярдәм итегез миңа.

- Тәрб:Без сиңа өйгә кайтырга ярдәм итәбез. Менә шушы урманны чыгабыз да , өйгә кайтып җитәбез. Киттек.  (өй янына килеп чыгалар)

- Тәрб: Менә әбекәй  Машаны алып кайттык.

-Әби:   Рәхмәт сезгә балалар.

- Тәрб: Хәзер битлекләрне салып,  әбигә тапшырабыз.     Әби Һәм Маша бн саубуллашабыз.  

Балалалар без бүген нинди нинди яхшылыклар эшләдек?

Әбигә, куянга, керпегә булыштык.

Сезгә сәяхәт ошадымы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Бакчада физик тәрбия бурычлары белән таныштыру.

Физкультура шөгыльләренең максаты,күп итеп өстәл һәм компьютер  янында күп утырмау. Умыртка һәм яссытабанлылыкны булдырмау өчен көрәшергә....

Иҗат элементларын кулланып хикәя төзергә өйрәтү

Иҗат элементларын кулланып хикәя төзергә өйрәтү   Хикәяләү – нинди дә булса фактны мөстәкыйль рәвештә киңәйтеп хикәяләп бирү. Хикәяләү – эчтәлек сөйләүгә караганда катлаулы эшчәнлек. Бала өч...

Физик тәрбия буенча йомгаклау шөгыле (1 нче кечкенәләр төркеме 3т.)

Итоговое занятие по физкультуре в 1-ой младшей группе...

Катнаш төркемдә физик тәрбия шөгыле. Куянга ярдәм итик!

Катнаш төркемдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерү....

ФЭМП буенча, кейс технологиясен кулланып үткәрелгән йомгаклау шөгыле.

Яшь узенчәлекләре:Зурлар.Тема:«Кыш бабайдан бүләк алу».Үткәрде :Гарипова Ләйсән Наил кызы. МАДОУ №83, г. НижнекамскЭшчәнлек төре:ФЭМП, кейс технологиясен кулланып.Эшчәнлеккә кертелгән беле...