Конспект занятия в старшей логопедической группе на тему "Яшелчәләр"
план-конспект занятия по логопедии (старшая группа) на тему

Коспект занятия  в старшей татарской группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_zanyatiya_yashelcheler.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Яшелчәләр. Сөйләмне дөресләүгә әзерлек күнегүләре.

Максат: 1.“Яшелчәләр” темасына сүзлек булдыру һәм баету.

2. Бармак уеннары аша вак моториканы ныгыту.

3. Сөйләм аппаратын авазлар куюга әзерләү.

4. Балаларда туган телдә сөйләшү теләге, дөрес сөйләмгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: Яшелчә рәсемнәре, “серле янчык”,  яшелчә муляжлары, салфеткалар белән каплап куелган “тылсымлы көзгеләр”, бармак уеннарына рәсемнәр, “түтәлләр”.

Шөгыль барышы: 1. Оештыру. Кунаклар белән исәнләшү.

- Балалар, бүген безгә бик күп хөрмәтле кунаклар килгән, әйдәгез, исәнләшик (исәнләшү).

- Балалар, әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле, без ничек сөйләшергә өйрәнәбез?

- Без туган телебездә дөрес, матур итеп сөйлибез.

- Яхшы. Ләкин дөрес, матур сөйләшер өчен бик күп тырышырга тиеш әле без. Бүген без сезнең белән яшелчә исемнәрен кабатларбыз, бармак уеннарын искә төшерербез, авазларны дөрес әйтергә тырышырбыз.

2. Артикуляцион гимнастика күнегүләре.

- Балалар, салфеткаларны алып куегыз, “тылсымлы көзгеләр”не кулга алыгыз. Бу көзгегә карасаң, нәкъ үзең төсле кыз я малай күрәсең. Әйдәгез, шул малайлар-кызлар белән дуслашабыз: елмаегыз аларга. Күрәсезме, алар да елмая. Ә хәзер үпкәләгән булабыз. Алар да үпкәли, шулаймы. Кашларны күтәреп, гаҗәпләнәбез. Кашларны җыерып, ачуланабыз. Тагын елмаешабыз. Телнең дә көзгедән күренәсе килә бит. Телләрне чыгарып, кире кертәбез.

Телгә тылсымлы көзге ошап китте бит әле, аның көзгедәге дусты белән уйныйсы килә (“сәгать”, “таган”  күнегүләре).

- Көзгеләрнең тылсымы бетмәсен өчен, салфеткалар белән каплап куегыз. Ә хәзер үз яныгызда утырган иптәшегез белән дуслашыгыз. Бер-берегезгә карап елмаегыз. Шкаф ягында утырганнар “а” телендә, тәрәзә ягындагылар “у” телендәгенә сөйләшәләр. “А”лар сорау бирәбез: - Ааа?( иреннәрнең түгәрәк ясавына игътибар итәм). “У”лар җавап бирә: - Уу!   “У”лар сорау бирә: -Ууу?  “А”лар җавап бирә: - Аа!    (ә-ү авазлары белән “сөйләшү”).

- Тагын бер кат елмайдык.

2. - Минем кулымда серле янчык. Эчендә нәрсәләр бар микән? Рамил, кулыңны тыгып, берәрсенең исемен әйт әле (ике-өч муляжны капшап, нәрсә икәнен әйтәләр).

- Боларны бер сүз белән ничек әйтәбез? –Яшелчәләр.

- Тагын нинди яшелчәләр беләсез?

- Алар кайда үсә? –Түтәлдә.

3.”Яшелчә җыю” уены. – Барабыз, барабыз,

                                Кыяр күреп алабыз.

                                Иеләбез, алабыз,

                                Тагын алга барабыз.

                                Кишер күреп алабыз...

4. Бармаклар белән уйнап алабыз: Яшелчә исемнәрен әйтә барып, бармакларны ача балалар – “яшелчәләр өлгерә”, кире бөкләп барабыз – “кәрзингә тутырабыз”.

                Бу бармак – помидор,

                Бу бармак – кишер,

                Бу бармак – кәбестә,

                Бу бармак – сарымсак,

                Бу бармак – суган.

                Кәрзинем дә тулган.

- Тагын нинди бармак уеннары беләсез, искә төшереп алыйк әле.

1) Баш бармагым бал алыр,

Имән бармак идән юар,

Урта бармак ут кабызыр,

Атсыз бармак ат эзләр,

Чәнти бармагым нишләр?

Ул кечкенә, ул йоклар:

Әлли-бәлли, бәлли-бәү.

2) Бу бармак – чыпчык,

                Бусы – сыерчык,

                Бусы – карлыгач,

                Бусы – сандугач.

                Ә бусы бик кечкенә,

Тимәгез нәниемә,

Нәнием-чәнтиемә.

                3) Баш бармагым бүредер,

                Имән бармагым – төлке,

                Урта бармагым – бурсык.

                Атсыз бармагым – аю,

                Чәнти бармагым – куян,

                Куянны кая куям?

        4) Баш бармагым – биюче,

                Имән бармак – итекче.

                Урта бармак – укытучы,

                Атсыз бармагым – аучы.

                Чәнти бармак кем була?

                Читек чигүче була.

5) Баш бармак  баганага менә.

Имән бармак идәндә утыра.

Урта бармак урамда йөри.

Атсыз бармак атта чаба.

        Чәнти бармак бик кечкенә,

                Утыра чәй эчеп кенә.

5. “Әйтеп бетер” уены.

-Ни утырттым, юк истә,

Үсеп чыккан . . . (кәбестә).

-Бу түтәлгә күз сал бер:

Үсеп утыра . . . (кишер).

-Менә бу якка да бак.

Ай-Һай зур булган . . . (кабак).

-Кояш, син ныграк кыздыр!

Тиз кызарсын . . . (помидор).

-Түтәл ямь-яшел булган.

Яшел кыяклы . . . (суган).

6. Тагын бер уен уйнап алырбыз. «Дүртенчесе артык» дип атала. Рәсемнәргә карагыз, кайсы артык һәм ни өчен икәнен әйтегез.

Рәсемнәр:   алма, помидор, суган, кишер;

                кәбестә, туп, курчак, пирамидка;

                кыяр, чөгендер, күлмәк, шалкан.

- Алма, помидор, суган, кишер. Биредә алма артык, чөнки ул яшелчә түгел.

7. Йомгаклау. - Балалар, сезнең тылсымчы буласыгыз киләме? Минем кулымдагы серле янчыкта нәрсә бар?

 - Яшелчәләр.

 - Ләкин бу чын яшелчәләрме, аларны ашап буламы?

 - Юк, бу яшелчәләрне ашарга ярамый, чөнки алар уенчыклар.

 - Ә сез аңа иреннәрне дөрес итеп куеп өреп карагыз әле, ни булыр микән?

(Бар бала да янчыкка өреп чыга. Ачып карыйлар -  анда чын яшелчәләр).

- Балалар, бу сезгә бүген бик тырышып җавап биргәнегез өчен күчтәнәчләр алдыгыз. Әйдәгез, көз күчтәнәчләре өчен рәхмәт әйтик әле (балалар рәхмәт әйтәләр).

 - Яхшы, балалар, шөгылебез тәмам, һәрвакыт дөрес, матур сөйләшергә тырышыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект занятия по ОБЖ в средней группе Конспект занятия в средней группе «Опасности вокруг нас».

Конспект занятия в средней группе «Опасности вокруг нас». Цель: формирование у  детей  осознанного безопасного поведения в жизни и быту.Задачи:- закреплять знания об источни...

Конспект занятия в средней группе по ознакомлению с окружающим миром «Показ мод от Бабы Яги» план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Цель: расширение и уточнение представлений детей об одежде, обуви и головных уборах. Программное содержание:1. Упражнять в образовании относительных прилагательных.2. Формировать у детей чувство ...

Конспект занятия по формированию культурно-гигиенических навыков в группе раннего возраста Конспект занятия во второй группе раннего возраста «Даша моет ручки»

Конспект занятия по формированию культурно-гигиенических навыков в группе раннего возрастаКонспект занятия во второй группе раннего возраста «Даша моет ручки»Цель: Формирование культу...

Конспект занятия по рисованию в ясельной группе «Солнышко». Конспект занятия в ясельной группе

Конспект занятия по рисованию в ясельной группе              «Солнышко».Конспект занятия в ясельной группеЦель: развивать у...