Сказочная геометрия
план-конспект занятия по математике (старшая группа) по теме

Конспект занятия по математике. Старшая группа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatarcha_2.doc136 КБ

Предварительный просмотр:

Г.Г.Киямова, воспитатель 1 кв. категории, МБДОУ “Детский  сад №11”Йолдыз”          

          Зурлар төркеме өчен математикадан йомгаклау шөгыле.

« Геометрик фигуралар дөньясында »

Программа эчтәлеге:

  1. – Балаларның иҗади күзаллауларын үстерү.
  2. – Геометрик фигуралар турындагы;

– Саннарны чагыштыра алу;

– Саннарны үзеннән кечерәк ике сан рәвешендә күрсәтү;

– Атна көннәре;

– Пространствода ориентлашу;

– Логик фикер йөртеп мәсьәләләр  чишү күнекмәләрен ныгыту;

  1. – Антонимнар кулланып балаларның сөйләм телләрен активлаштыру.
  2.  – Коллективта эшләү осталыкларын камилләштерү.

   Материаллар:

      Нокталардан корабль формасы;

      Ике конверт (берсенә ак каз, икенчесенә төлке формасы геометрик фигуралардан төзелгән), ватманга ясалган рәсем, магнитофон алдан язылган касcета белән, кәгазьдән ясалган чәчәкләр берсендә җиде таҗ  яфрагы, калганнарында төрлечә, геометрик фигуралар, зәңгәр турыпочмаклык 20 см х 30 см, бала санынча йомырка берсе сарыга буялган.

   Балалар бүгенге дәрес безнең гадәти дәрес түгел. Ул безнең тылсымлы да, серле дә булыр.

   (Коверга барып утырабыз).

   - Балалар барыбыз да “Чуар тавык” әкиятен беләбез. Хәзер әйдәгез әле ул әкиятне үзебезчә төзеп, дәвам итеп карыйк. Кем ничегрәк итеп төзи ала?

   - Балалар җавабы (2-3 бала үзләре төзегән әкиятне сөйли).

   - Балалар, һәрберегезнең  дә  үзләренең фикерләре, уйлары бар. Менә сез төзегән әкиятләр дә шундый әйбәт, кызыклы килеп чыкты. Әйдәгез хәзер берәрсенең   әкиятенә тукталабыз. Кемнең  әкияте  сезгә  күбрәк охшады?

   - Балалар җавабы.

   - Мин  дә сезнең  фикер  белән  килешәм. Әйдәгез  Рөстәм  төзегән  әкияткә  тукталабыз һәм  алтын  йомырканы  алып  киткән  усал  кешеләрне   эзләп  барыбыз. Хәзер  бергә юлга  чыгабыз  һәм  алтын  йомырканы  табып  алып  кайтабыз.

   - Балалар, юлга кузгалырга сез әзерме?

   - Әзер.

   - Балалар, безгә нинди төр транспортка утырып юлга чыгарга кирәк икән?

   - Балалар транспорт төрләрен искә төшереп китәләр.

   -  Ә теге усал кешеләр кайсысыннан файдаландылар икән? Алтын йомырка урынында менә бу кәгазь калган карап карыйк әле.

 

  - Балалар бу кәгазьдә саннар язылган аларны эзлекле рәвештә тоташтырырга кирәк.

   (Балалар саннарны туры белән тоташтыралар.)

   - Нәрсә килеп чыкты инде безнең?

   - Корабль.

Нинди юл белән киткәннәр икән?

   - Су юлы.

   (Урындыклар  корабль   формасында төзелгән)

   - Балалар, менә безнең корабль. Аңа утыру өчен мин биргән сорауларга җавап бирергә

кирәк. Дөрес җавап биргәннәр корабльга  кереп үз урыннарын ала.

  “ Зуррак, кечерәк.”

   - 5 тән 1 гә зуррак сан.

   - 8 дән 2 гә кечерәк сан.

   - 7 не 2 гә арттыргач ничә була. һ. б.

   - 8 саны 5 тән ничәгә зур һ. б.

   - Безнең корабль тылсымлы ул, аның руле дә юк. Ул үзе безне бер утраудан 2 чесенә  алып  барыр. Без андагы биремнәрне үтәп баралсак, ул безне алтын йомырка янына илтер.

   - Юлга кузгалыйк.

   - 1 нче утрауга барып җиткәнче юлда күңеллерәк булсын өчен мин сезгә кызыклы сораулар әйтермен.

- Буш  стаканда  ничә  чикләвек  бар?      ( 0 )

-Рәшәткә  артында  8  куян  колагы  күренә,анда  ничә  куян?    ( 4 )

-2  эткә  ничә  борын  бар?  ( 2 )

-7  ишәктә  ничә  койрык?  ( 7 )

- Нинди  тарелкадан   бернәрсәдә   ашап  булмый?  ( буш ) һ.б.

Магнитофон  язмасыннан  тавыш:  “ Геометрик  фигуралар  утравы.”

Бу  утрауга   аяк  басар  өчен   сезгә  минем  сорауларыма  җавап  бирергә   кирәк  булачак.

Беренчесе: Алдыгыздагы   рәсемдә   нинди  геометрик  фигураларны  күрәсез. Алар  ничәү?

Икенчесе:Һәр  почмагы  да  туры,

                 Дүрт  ягы  да  бертигез.

                 Аны  күпләр  беләләр

                 Исеме  ничек  әйтегез?      (  квадрат  ).

Өч  биеклеге  һәм  өч  почмагы,

Өч   ягы  бар  аның.

Ничек  диеп  атыйлар

Әйтче  әле  дускаем.  (  өчпочмак ).

Ә  чуар  тавыкның  йомыркасы  нинди  геометрик  фигураны  хәтерләтә  иде? (овал).

- Балалар  барлык  биремнәрне  дә  әйбәт  итеп  үтәдегез,молодцы. Ә  хәзер  утрауга  рәхим  итегез. ( Балалар   утрауга  чыгалар.Утрауда  барлык   әйберләр  дә  геометрик  фигуралардан  төзелгән).

- Балалар,карагыз  әле,монда   ниндидер  2  конверт  бар.Әйдәгез   аларны  ачып   андагы  биремнәрне  үтик. (беренче  конверт  ачыла )

   Мин  шаян  төлке  идем,

  Уйнадым  һәм  көлдем.

  Ә  беркөнне  кайдандыр

  Килеп  чыкты   шөпшәләр,

  Тешләделәр, чактылар,

  Төрле   якка   сиптеләр.

  Төпчектәге   өч   саескан

Килеп  төзеп  карады,

Алар  арасында   чыкты  гауга

Килеп   чыкты   бит  арба.

Булышыгыз  зинһар  өчен

Кисәкләрдән  төзегезче   кире  мине.

 ( Икенче   конверт   ачыла )

Шаян  ак  каз  мин

Курыкмыйм  бер   кемнән  дә.

Ләкин  кичә  егылдым

Кисәкләргә   таркалдым.

Керпе  килеп   җыйган  иде,

Килеп   чыкты   әллә  ни.

Булышыгыз  зинһар  өчен  миңа

Яңадан  төзегезче  мине.                                                                                                                                                            

(Схемага  карап  геометрик   фигуралардан   тиешле  рәсемне  төзү. Берсен  кызлар  икенчесен  малайлар).

Корабельгә   утырабыз. Корабельдә  барганда  уен  уйнап  алырбыз. Уен  “Киресенчә”.

Тәрбияче: -көн            Балалар:-төн

                  -озын                         -кыска

                  -күп                             -аз

                   -биек                          -тәбәнәк

                   -тар                            -киң

                   -калын                       -нечкә

                   -якты                          -караңгы  һ.б.

Магнитофон   язмасыннан  тавыш: “Гүзәллек   утравы”. Җиде  таҗлы  чәчәкне  эзләп  табып  алыгыз  да   анда  язылган  биремннәрне  үтәгез. ( Балалар  утрауга  чыгып  чәчәкләрне   карыйлар ,7  таҗлысын   табып   алып   киләләр.)

 

Биремнәр  үтәлә. (  Биремнәр  таҗ  яфрагына  язылган  була.)

1.Атна   көннәрен  искә  төшерегез.

   Бүген  нинди   көн?

   Кичә  нинди  көн  иде?                                                                

   Иртәгә  нинди  көн  булачак?

   Атнада  ничә  көн?

   Атнаның  беренче  көне  ничек  атала?  7  нче  көне.

2.Квадрат  турыпочмаклыктан   ни  белән  аерыла?

3.Нинди    геометрик  фигураның  почмаклары  юк.

4.9  санын  үзеннән  кечерәк   2  сан   рәвешендә  күрсәтегез?  8  санын,6 санын.

5.Утраудагы   зәңгәр  турыпочмаклыкны  эзләп   табыгыз  да  йөзегез  белән   корабльгә  карап  басыгыз.

-уңга  таба  борылып  5  адым  алга  атлыйбыз

-сулга  борылып  3  адым  алга  атлыйбыз һ.б. шундый  биремнәр.

6.9  саны   7  саныннан  ничәгә  зуррак?

Балалар   нигәдер  бу  соңгы  таҗ    яфрагына   бер  нәрсә  дә  язылмаган.

Магнитофон  язмасы:Балалар  бу  соңгы  таҗ,  күзләрегезне  йомыгыз  да таҗ  яфрагын    өскә  очырыгыз.

-Таҗ  яфрагым  оч-оч
Һаваларны  коч-коч
Әйлән  бөтен  дөньяны
Җиргә  төшеп  җиткәнче
Теләгебезне  үтәче,
Йомыркага  әйләнче.

( Балалар  күзләрен  ачалар  алар  алдында  кәрзиндә  йомыркалар  барлыкка  килә.)

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по математике с детьми подготовительной логопедической группы на тему: "Путешествие в волшебную страну Геометрию"

В ходе занятия широко используются дидактические игры, творческие задания, занимательные задачи и вопросы, стимулирующие активность детей, развивающие их восприятие и умение находить способы решения т...

СКАЗКА ПО ГЕОМЕТРИИ ДЛЯ МАЛЫШЕЙ (ЧАСТЬ1).

Я создаю серию обучающих сказок по геометрии. Такие сказки помогут в игровой форме познавать элементарные математические представления. Сказки можно обсуждать, перессказывать, дополнять рисунками,лепк...

Комплект парциальных программ «Предшкола нового поколения» Геометрия и окружающий мир

Комплект парциальных программ «Предшкола нового поколения»Геометрия и окружающий мирТематическое планирование...

НОД по математике "Путешествие в страну геометрию"

НОД по математике с детьми среднего возраста...

Разработка электронно-дидактического пособия "Весёлая геометрия".

Пояснительная записка.Данное электронное пособие предназначено для детей среднего возраста.Актуальность: понятие о геометрических фигурах важно для развития логического мышления и формирования о...

Занятие по развитию познавательной активности детей дошкольного возраста: "Сказочная геометрия"

Сформировать представления о сенсорных эталонах, о геометрических фигурах: «круг», «квадрат», «треугольник», «прямоугольник», «трапеция», «ромб», «овал» учить соотносить сенсорные эталоны с предметами...

Сказочная геометрия

Создание условий для формирования умения распознавать геометрические фигуры в окружающих нас предметах средствами сюжетов из русских народных сказок....