Конспект итоговой непосредственной образовательной деятельности по области «Познание» (ФЕМП) во второй младшей группе по теме: « Колобок и его друзья» .
план-конспект занятия по математике (младшая группа) на тему

Конспект по ФЕМП.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл itogovoe_2015g.docx23.07 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение

города Набережные Челны Республики Татарстан «Детский сад            комбинированного вида № 23 «Светлячок»

(МАДОУ «Детский сад комбинированного вида № 23 «Светлячок»)

Конспект итоговой непосредственной образовательной деятельности по области «Познание» (ФЕМП) во второй младшей группе по теме:

                                      « Колобок и его друзья» .                                                                                          

                                                                                  Подготовила: воспитатель

                                                                                 Кашапова Эндже  Алмазовна

                                   Набережные Челны,2015г.

Максат: математик үсеш дәрәҗәсен ачыклау,белемнәрен гомумиләштерү.

Бурычлар:

1.Белем бирү:предметларны биеклекләре буенча чагыштыру алымын ныгыту,аларны кырыена куеп карау юлы белән чагыштырып, “иң тәбәнәк”, биегрәк”, “иң биек” сүзләре белән билгеләүне камилләштерү;ике тигез булмаган предметлар төркемен чагыштыруны,өч эчендә санауны, “күпме?” соравына җавап бирүне, “күбрәк”, “азрак”, бертигез” сүзләрен куллануны ныгыту;геометрик фигуралар(квадрат,түгәрәк,өчпочмак) һәм төсләр турындагы белемнәрен ныгыту;тирәлектә ориентлашырга,юнәлешләрне (өстә,аста,алда,артта,уңда,сулда,уртада) билгеләргә; әвәләү күнекмәләрен ныгыту.

2.Үстерү:Балаларда игьтибарлык,мөстәкыйль фикерләү,хәтер, иҗади күзаллауны үстерү.

3.Тәрбия бурычы:балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт,күзәтүчәнлек тәрбияләү; әкият геройларына карата кызыксыну тәрбияләү;башкаларга ярдәм итү теләге булдыру.

Күрсәтмә җиһазлар:төсле картоннан биеклекләре буенча төрле булган өч чыршы рәсеме,өч керпе һәм өч алма (кызыл,сары,яшел) рәсеме,”келәм” (кызыл төстәге юка пенопласт һәм аның “өлгеләре”(келәмнән кисеп алынган геометрик фигуралар), ), җиһазлар урнаштырылган бүлмә рәсеме ,Әкият геройлары(Камыр малай,Куян,Бүре,Аю һәм Төлке уенчыклары).

Кулланма җиһаз:фланеллеграфка кую өчен шкаф, карават, өстәл, телевизор,  башмаклар, сәгать рәсемнәре, күмәчләр әвәләү өчен тозлы камыр кисәкләре, поднослар,салфеткалар.

Методик алымнар: әңгәмә,уен,күрсәтмәлек,мактау.

Алдан эшләнгән эш: дидактик уеннар;саннарны,предметларны чагыштыру күнекмәсен ныгыту;әкиятләр уку.

Индивидуаль эш:Самира,Ю.Наиль белән төсләрне,София,Риналь белән тәүлек өлешләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Шөгыль барышы:

1.Оештыру.

- Балалар, безгә бүген кунаклар килде.Әйдәгез, алар белән матур итеп исәнләшик.

-Исәнмесез!

-Ярый, утырыгыз. Кәефләрегез ничек?

- Әйбәт.

-Яхшы.Балалар,безгә әле тагын бер кунак килгән бит.Карагыз әле аңа,кем ул?Кайсыгыз аны таныды?

-Ул Камыр малай.

-Дөрес,балалар.Ул безгә кайсы әкияттән килгән соң?

-Камыр малай әкиятеннән килгән.

(Әкиятне искә төшерү).

2.Тәрбияче ширма артыннан куянны күтәреп ала.Куян булып сөйли:

-Исәнмесез,балалар,исәнме Камыр малай.Камыр малай,минем сиңа бер биремем бар, үти алмасаң, мин сине ашыйм.

-Балалар,ярдәм итәбезме куянга?

-Әйе.

-Алайса,тыңлап карыйк биремне.

-Мине бүре эзли,ә мин кая качарга да белмим.Агачлар артына качар идем,күрер дип куркам,алар бар да бертигез.

-Балалар,безнең куяныбыз агачларның кайсы биек,кайсы тәбәнәк икәнен белми икән бит.Карагыз әле игтибар белән,алар барысы да биеклекләре буенча бертигезме?

-Юк.

Әйдәгез әле,чыршыларны иң тәбәнәгрәктән иң биеккә кадәр атап чыгыйк.Иң тәбәнәк чыршыны күрсәт әле безгә,Наил.

(Биеклекләре буенча иң тәбәнәк,биегрәк һәм иң биек чыршыны балалар күрсәтеп чыгалар.)

-Дөрес,балалар. Ә ничек итеп тикшереп карарга кирәк соң,кем җавап бирә?

-Кырына куеп карарга кирәк.

-Дөрес,балалар.Куян кайсы чыршы артына качарга тиеш соң,кем әйтер икән?

-Куян иң биек чыршы артына качарга тиеш.

3.Ширма артыннан бүре “керә”

-Исәнмесез,балалар.(Куянны эзли). Исәнме,Камыр малай.Камыр малай,мин сине хәзер ашыйм.Әгәр дә минем биремемне үтәсәң, сиңа тимәм.

-Мин дустым керпе янына кунакка барам. Алар-әти керпе,әни керпе һәм кечкенә керпе яшиләр. Мин аларга күчтәнәчкә алмалар алырга телим.Күпме алырга белмим,чөнки саный белмим.Ярдәм итче, миңа.

(Молбертка өч керпе,алар астына бүренең “сумкасыннан” ике алма куела.)

-Саныйк әле,ничә керпе?

-Керпеләр өчәү.

-Ә алмалар ничә?

-Ике алма.

-Керпеләр һәм алмалар саны бертигезме?

-Юк,бертигез түгел.

-Кайсылары күбрәк?

-Керпеләр күбрәк.

-Бертигез булсын өчен,нәрсә эшләргә кирәк?

-Тагын бер алма өстәргә кирәк.

-Дөрес,балалар,карыйм әле,берәр алма сумка төбендә качып калмадымы икән.Менә ич,тагын бер алма калган икән.(өченче керпе астына куела).

-Хәзер керпеләр саны белән алмалар саны бертигезме?

-Әйе,бертигез.

-Самира,алмалар барысы да бер төстәме?

-Юк.

-Менә бу алма нинди төстә?

-Бу алма кызыл (сары,яшел) төстә.

-Дөрес җавап бирелдеме? Ярар,балалар,булдырдыгыз,бүрегә ярдәм иттегез.

4.Ширма артыннан Аю килеп керә.

-Исәнмесез,балалар. Исәнме Камыр малай. Камыр малай,миңа бүген булышмасаң, мин сине ашыйм.Минем йомыш мондый- мин келәмемне юган идем.Көчле җил аны очыртып алып киткән дә, ул агачларга эләгеп ертылган. Аны хәзер ничек төзәтергә дә белмим.

-Кайгырма,Аю дускай.Безнең балалар сиңа булышырлар.

-Балалар,менә монда келәмнең өлгеләре.Хәзер мин аларны сезгә өләшеп чыгам.(“өлгеләр” өләшеп чыгыла.)

-Сез карагыз әле,алар нәрсәләргә ошаган?

-Өлгеләр геометрик фигураларга ошаган.

-Дөрес,ә хәзер кемдә түгәрәкләр- келәм янына чыгыгыз.Балалар,тикшерегез әле,монда барысы да түгәрәкләрме? Ярар,хәзер шул түгәрәкләрегезне келәмнең ертылган тишекләренә куегыз.Булдымы? Хәзер тикшерик, дөрес,балалар.

-Өчпочмаклар эләккән балалар,келәм янына чыгыгыз,фигураларыгызны келәмгә кертеп чыгыгыз.Рәхмәт,булдырдыгыз.

(Шул рәвештә квадратлар да урнаштырылып чыгыла.Келәм балаларга күтәреп күрсәтелә,балаларны Аю “мактый,рәхмәт әйтә”).

5.Төлке “килеп керә”.

-Исәнмесез,балалар,Камыр малай. Камыр малай,әгәр минем биремемне үти алмасаң, мин сине ашыйм.Тыңлап кара- хәзер миенм үз бүлмәм, яңа җиһазларым бар.         Мин бүлмәмне әниемнеке кебек итеп урнаштырырга телим,ләкин нәрсә,кайда урнашканлыгын белмим.

(Келәмле молберт, ябыштыру өчен рәсемнәр куела.)

-Миндә төлкенең әнисенең өе төшерелгән сурәт.Мин хәзер сезгә әйтеп карыйм,ә сез,балалар, аны молбертта урнаштырып карагыз әле.

-Өстәл уртада урнашкан.

-Телевизор өстәл артында урнашкан.Элвина,куй әле.Инсаф,Элвина дөрес куйдымы?

-Урындык өстәл алдында урнашкан.София куя.Ләйлә,ул дөрес куйдымы?

-Шкаф сулда.Данияр куя.Дөресме,балалар?

-Карават уңда.  Шамил дөрес куйдымы?

-Сәгат өстәл өстендә.Ринал куеп күрсәт әле.Илгиз,Ринал дөрес куйдымы?

-Башмаклар карават астында.Балалар,Санир дөрес куйдымы?Булдырдыгыз балалар,рәхмәт.Ә безнең төлке ник елый? Ә-ә, төлкенең Камыр малайны җибәрәсе килми икән бит.

-Елама Төлкекәй. Балалар,әйдәгез без сезнең белән төлкегә камырдан кабартмалар әвәләп бирик әле.Иң элек “Йозак” дигән бармак уенын уйнап алыйк,ә син Төлке карап тор.

Ишектә тора йозак, (кул учлары йозакка бикләнә)

Ача алмадык озак. (кулларны тарткалау)

Шакыдык, (куллар йозакта килеш шаку хәрәкәте ясау)

Боргаладык,(кул учлары йозакта килеш боргалау)

Тарттык та ачтык! (куллар ачылып китә).

6.Әвәләү.

Әвәләү өчен балалар камыр кисәкләре куелган поднослар тезелгән өстәл янына киләләр.

-Ягез әле,балалар,кабартманы түгәрәк формага китерер өчен учлар арасында әвәлик.Менә шулай,барыгыз да әвәләп бетердегезме? Ә хәзер аларны менә бу табага тезеп куегыз.Без аны мичтә пешерергә кубыз.

7.Рефлексия.

-Балалар,безнең кабартмаларыбыз пешә торсын,ә без сезнең белән искә төшерик әле:

-Безгә кайсы әкият геройлары кунакка килде?

-Җәнлекләр инди биремнәр бирделәр?

-Нинди бирем авыр(җиңел) булды?

-Нәрсә эшләү сезгә ошады?

-Рәхмәт сезгә, балалар! Миңа бүгенге шогылебез бик ошады.Барлык балалар да актив булдылар.Ә Элвина,Санир һәм Риналга бераз кыюырак булырга кирәк.Менә безнең кабартмаларыбыз пешеп тә чыкты! (кабартмалар прәннекләргә алыштырыла).Шуның белән безнең шөгылебез тәмам.

 

Список использованной литературы:

  1. Веракса Н.Е., Комарова Т.С., Васильева М.А. От рождения до школы. Примерная основная общеобразовательная программа дошкольного образования. Москва: Мозаика Синтез, 2012.
  2. Закирова К.В., Борһанова Р.А. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. Казан: Хәтер, 2000.
  3. Закирова К.В., Борһанова Р.А., Галиева Г.Ә. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү (Программаның милли-төбәк юнәлеше). Казан: Мәгариф, 2009.
  4. Ковригина Т.В., Косьяненко М.В., Павлова О.В. Комплексные занятия по программе «От рождения до школы» под редакцией Н.Е. Вераксы, М.А. Васильевой, Т.С. Комаровой. Вторая младшая группа. Волгоград: Учитель, 2012.
  5. Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибуллина И.Җ. Туган телдә сѳйләшәбез. Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү. Казан: Татар китап нәшрияты, 2012.
  6. Юсупов Ф.Ю. Балалар бакчасы. Әти-әниләр һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен уку китабы. Казан: Раннур, 2003.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект итоговой непосредственно образовательной деятельности по области "Познание" (ФЕМП) в средней группе по теме "На поиски треугольника".

Конспект итоговой непосредственно образовательной деятельности по области "Познание" (ФЕМП) в средней группе по теме "На поиски треугольника"...

Конспект непосредственно образовательной деятельности в области "Познание (ФЭМП)" для детей младшей группы на тему: "Геометрическая фигура -квадрат; понятия спереди-сзади".

Конспект непосредственно образовательной деятельности в области "Познание(ФЭМП)" для детей младшей группы на тему: "Геометрическая фигура - квадрат; понятия впереди - сзади". Цель: развивать у де...

План-конспект непосредственной образовательной деятельности в области «Познание» с дошкольниками второй младшей группы на тему: «Рассматривание жука и бабочек».

Конспект занятия "Рассматривание жука и бабочек" разработан для детей второй младшейт группы. Основная цель занятия - формирование умения определять основные отличия бабоки от жука....

Конспект непрерывной непосредственно образовательной деятельности по развитию речи для воспитанников второй младшей группы на тему: «Есть у каждого свой дом»

Цель: Создание условий для естественного психологического и социально – коммуникативного развития детей, развитие речи.Задачи: уточнить характерные особенности домов и их жителей, особ...

Конспект итоговой непосредственно образовательной деятельности по ООМ и рисованию в первой младшей группе №1 тема: «Путешествие на лесную полянку»

Ход  образовательной деятельности:Воспитатель:  Ребята, посмотрите, к нам сегодня пришли гости.Давайте с ними поздороваемся! (Здравствуйте!) -Ребята, когда я сегодня пришла в детский са...