Сәнгати-эстетик үсеш, сөйләм үстерү (грамотага өйрәтү), танып белү үсеше (математика) буенча интеграль эшчәнлек (Мәктәпкә хәзерлек төркеме)
материал по математике (подготовительная группа)

Эшчәнлек структурасы:    

1. Хәерле иртә теләү.

2. Сюрприз момент.

3. Математик Галактикага юл тоту.

4. Рәсемнәр ярдәмендә ребус чишү.

5. Математик табышмакларга җавап табу.

6. Геометрик фигураларны кабатлау.

7. “Әйе” яки “ юк” уены.

8. Сюрприз момент.

9. Йомгаклау.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениесе

“Олы Әтнә балалар бакчасы“

               

Сәнгати-эстетик үсеш, сөйләм үстерү  (грамотага өйрәтү), танып  белү үсеше (математика) буенча  интеграль эшчәнлек

(Мәктәпкә хәзерлек төркеме)

                                                                               Тәрбияче -  Галиева Л.Ф.

                                           12 нче гыйнвар 2021нче ел.

                                                                                                                                             

Максат: Санау күнекмәсен ныгыту, геометрик фигураларны кабатлау, математик табышмаклар чишү. Логик фикерләү, аң-зиһен, игътибарлы-лыкны үстерү. Уй-фикерләүне, күрү сәләтен күзаллауны үстерү.

Иҗадилык, математика эшчәнлегенә кызыксыну тәрбияләү.

 Тәрбия бурычы: Балаларда игътибарлылык , коллективизм рухы, гомуми

нәтиҗә өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Атна көннәрен эзлекле рәвештә әйтеп, исемнәрен белүләре

 табышмакларга, сорауларга җавап эзләү бурычларын үстерү.  

 Белем бирү бурычы:  10 га кадәр  һәм кирегә санау, табышмакларга, сорауларга җавап бирү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: Сәнгати-эстетик үсеш, сөйләм үстерү  (грамотага өйрәтү), танып  белү үсеше (математика).

Методик  алымнар  һәм  чаралар:  кызыклы  сораулар  бирү, уеннар,  мактау.

Җиһазлау: Интерактив такта, ноутбук,  рәсемнәр, геометрик  фигуралар,  слайдлар, йолдызлар, планеталар рәсемнәре.

Эшчәнлек структурасы:    

1. Хәерле иртә теләү.

2. Сюрприз момент.

3. Математик Галактикага юл тоту.

4. Рәсемнәр ярдәмендә ребус чишү.

5. Математик табышмакларга җавап табу.

6. Геометрик фигураларны кабатлау.

7. “Әйе” яки “ юк” уены.

8. Сюрприз момент.

9. Йомгаклау.

                                 Эшчәнлек барышы.

- Исәнмесез, балалар, әйдәгез әле, эшчәнлекне башлап җибәргәнче, бер-берегезгә һәм үзегезгә хәерле иртә теләп алыйк.

          - Хәерле иртә, күзләр, сез уяндыгызмы? (күзләрне уарга)

          - Хәерле иртә, колаклар, сез уяндыгызмы? (колакларны сыйпарга)

           - Хәерле иртә, битләр, сез уяндыгызмы? (битне сыйпарга)

           - Хәерле иртә, куллар, сез уяндыгызмы? (кулларны сыйпарга)

            - Хәерле иртә, кояш, без уяндык һәм елмайдык! (кулларны өскә таба күтәрергә һәм елмаерга).

  - Балалар, безне математика галактикасына кунакка чакырдылар. Анда яшәүчеләр сезнең тиздән мәктәпкә барачагыгызны, сезнең акыллы, белемле, зирәк икәнегезне белгәннәр. Алар сезне сынап карарга булганнар.

Аларның сезгә үз биремнәре бар. Балалар, барабызмы математик галактикага? (әйе)  Ә без анда нәрсә белән бара алабыз соң? (Балалар җавабы: ракета, космик корабль).

     - Әйе, бик дөрес, әйдәгез, без ракета белән барыйк. Балалар,  сез күзләрегезне йомып торыгыз әле. (Ракета музыкасы...ракета сыны барлыкка килә).

  • Балалар,  ракетага тотынышыгыз.
  • Ракета очарга әзерме? (әйе)
  • Әйдәгез, 10га кадәр саныйк (1....10)
  • Безнең ракета никтер кузгалмый бит әле, хәзер 10 нан кирегә санап карыйк (10....1) (Ракета музыкасы).

    -Менә без очып килеп җиттек. (Слайд, музыка).

Карагыз әле, ничек матур монда, нинди генә планеталар юк, балалар сез кайсы планеталарны беләсез? (Балалар җавабы).

    -Балалар, карагыз әле, чит планета вәкилләре безгә хат калдырган.

“Исәнмесез, балалар! Сез безнең чакыруны кабул итеп алганыгыз һәм безнең биремнәрне үтәргә әзер булганыгыз өчен без бик шат. Математик галактика зур булмаган планеталардан тора, алда кайсы планеталарда биремнәрне эшләргә кирәк икәнен күрерсез”.

    1)  - Балалар, безгә планетага керү өчен парольне белергә кирәк.

Ә парольне без рәсемнәр ярдәмендә белә алабыз. Әйдәгез, әкрен генә урыннарга утырышыгыз. Сезнең алдыгызда күп төрле рәсемнәр, шуларның беренче хәрефләреннән яңа сүз төзибез. (Презентация).

- Балалар, нинди сүз килеп чыкты? Афәрин! Без пароль сүзен белдек. Ул “КОСМОС” сүзе булды. Хәзер инде без икенче биремгә үтә алабыз.

   2) Безнен икенче биремебез - табышмакларга җавап табу. (Презентация 2)

1. Тиеннең капчыгында 5 чикләвеге бар,

Кулында тагын 3 чикләвек бар,

Барысы бергә тиендә ничә чикләвек бар? (8)

2. Керпе урман буйлап йөри,

Гөмбә җыеп йөри,

Каен яныннан икене,

Юкә агачы яныннан бишне,

Күпме булды уйлап тап? (7)

3. Куян янына дусты килде,

Куян дустын кишер белән сыйлады,

Икесе дә өчешәр кишер ашадылар-

Күпме булды барысы? ( 6)

4. Тавык урамда йөри,

Чебиләрен ияртеп.

Дүрт чеби алдан чаба,

Алты чеби артта калган,

Бик борчыла тавык.

Саный алмый һич.

Тавыкнын ничә чебие булган,

Югалмагандыр ич? (10)

Афәрин, балалар!

-Безгә бер планетадан икенче планетага бару өчен геометрик фигураларны белергә кирәк, нинди геометрик фигуралар бар монда? Квадрат, түгәрәк, турыпочмак...)

Афәрин! Геометрик фигураларга гына басып, алдагы биремгә барабыз.

  3. -Балалалар, һәрбер йолдызга сораулар язылган. Әйдәгез, җавап бирик.

Һәрберегез берәр йолдыз алып миңа бирерсез, мин шул сорауны укыйм, ә сез рәсемнән кирәклесен табып “әйе” яки “юк” дип җавап бирерсез.

  • Куяннын ике колагы бармы? (әйе)
  • Квадрат түгәрәк була аламы? (юк)
  • Төлкенең һәм төлке баласының барысы бергә дүрт колагы бармы? ( әйе)
  • Машинада ике руль буламы? (юк)
  • Бер атнада җиде көнме? (әйе) (атна көннәрен кабатлау)
  • Бер кыш фасылында өч аймы? ( әйе)
  • Хәзер урамда эссеме? (юк)

-Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Сез чит планета вәкиленең сорауларын дөрес итеп үтәдегез. Без математик галактикада вакытыбызны бик күңелле үткәрдек, безгә кире бакчага кайтырга кирәк.

Әйдәгез, ракетага тотынышыгыз һәм кирегә саныйбыз (10...1).  (Ракета тавышы).

-Без бакчага кайтып та җиттек. Балалар карагыз әле ракета эчендә нәрсәдер бар, чит планета вакилләре сезгә бүләк калдырган.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

«Син һəм юл» проектының мəктəпкə хəзерлек төркеме белəн оештырылган эшчəнлек

Балаларның юл йөрү кагыйдəлəрен белүлəре буенча белемнəрен ныгыту, уеннар аша юл билгелəре буенча белемнəрен камиллəштерү. Игътибарлылык, җитезлек, фикерлəү сəлəтен үстерү. Балаларда бəйрəм кəефе булд...

Мавыктыргыч математик сәяхәт. Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән “Математик күзаллауны формалаштыру” шөгыленә дәрес планы

Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән “Математик күзаллауны формалаштыру” шөгыленә дәрес планы...

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек  төркемендәге балаларга  перспектив  план....

Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)

          Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләр...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү( грамотага өйрәнү). Тема: "Куян кызы"

Мәктәпкә әзерлек төркеме Сөйләм үстерү грамотага өйрәнү Тема: “Куян кызы” Максат: 1. Балаларга сүзләрдә хәрефнең урынын билгеләргә , хәрефләрне дөрес итеп язарга өйрәтү. 2. Балаларның уйла...