БАРМАК УЕННАРЫНЫҢ СӨЙЛӘМ ҮСЕШЕНӘ ЙӨГЫНТЫСЫ.
консультация на тему

Консультация для родителей по развитию мелкой моторики рук у детей дошкольного возраста.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл barmak_uennarynyn_soylm_useshen_yogyntysy.docx21.04 КБ

Предварительный просмотр:

        БАРМАК УЕННАРЫНЫҢ СӨЙЛӘМ ҮСЕШЕНӘ ЙӨГЫНТЫСЫ.

Балаларның сөйләм теле үсеше турыдан – туры бармакларның нәфис, нечкә

хәрәкәтләре формалашу дәрәҗәсенә бәйле.

Бармаклар авыр хәрәкәтләнсә, сөйләм үсеше дә тоткарлана.

Баланың баш миен, психикасын өйрәнүче галимнәр кул һәм бармак хәрәкәтләренең зур стимуллаштыру әһәмиятенә ия булуын билгелиләр.

Кул хәрәкәтләренен баш мие үсешенә тәэсирен борынгы Кытайда безнең эрага кадәр 2 нче гасырда ук белгәннәр. Бармак уеннары тәнне һәм аңны гармониягә китерәләр, баш миен яхшы хәлдә тоталар. Бармак битләренә массаж ясап эчке әгъзаларга тәэсир итеп була икән. Шәрык табиблары әйтүенчә, баш бармакны массажлау баш миенең эшчәнлеген көчәйтә, имән бармак ашказанының эшчәнлеген,урта бармак – эчәкләр эшчәнлеген, исемсез бармак бавыр һәм бөерләр эшчәнлеген яхшырта.

   Кытайда таш һәм тимер шарлар белән күнегүләр киң таралган. Шарларны учларда тәгәрәтеп уйнау хәтерне яхшырта, эмоциональ киеренкелекне бетерә, йөрәк кан тамырлары, кулларның көчен һәм җитезлеген үстерә, Кеше үзен яхшы хис итә. Әстерхан чикләвеге белән уеннарны да кулланырга була.

Шулай ук учларда алты кырлы карандаш әйләндерү дә сәләмәтләндерү чарасы булып тора.

Бармаклар белән төрле күнегүләр ясап баланың сөйләм үсешенә шартлар тудырырга мөмкин. Әлеге күнегүләрне 6-7 ай вакытта ук ясый башларга кирәк. Моңа кулларны, бармакларны бик яхшылап массажлау керә. Балага

Бигрәк тә яхшы амплитудалы бармакларны эшкә җигеп, кул чуклары өчен актив күнегүләр уздырыла.Әлбәттә, яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга ярамый.

                «Фонарьлар»                                               «Шар»

          Фонарьлар яктырта                                   Тиз генә шар кабартабыз

           Фонарьлар сунә.                                        Кабартканда шартлатабыз

«Йөгерәбез»

Йөгердем, йөгердем,

Йөгерә торгач арыдым.

Арыгачтын су эчтем

Су эчкәчтен егылдым

Егылгачтын мин үлдем.

Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп. «Кәҗә килә», «Качкан бармакларны тап».Аларны кайберләрен уйнаганда без җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез:

Уң кулыбызны табыйк

Әйдәгез, санап карыйк

                                                Башлыйк чәнтидән-

                                                Иң кечкенәдән

                                                Чәнти –була бер

                                                Исемсезе- ике

                                                Урта бармак – өч

                                                Имән бармак- дүрт

    Бишенчесе- баш бармак

Әнә нинди зур тармак

   Менә биш күпме була

   Бөкләгәч йодрык тула.

Бу сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер-бер артлы бөгә барабыз.Йөдрыкка җыелган бармакларны язу уенында түбәндәге шигырьне кулланырга мөмкин.

Олыга- утын ярырга

  Ә сиңа- чыгып алырга

Уртага- мичкә ягарга

Ә сиңа казан асарга

           Чәнчәгә-җырлый башларга

Дусларның күңелен ачарга.

Балачакта кайсыбыз гына мичкә яисә диварга төрле хайван шәүләләре төшереп уйнамаган!

                   «Күгәрчен»                                                       «Куян»

Баш бармаклар- кошның башкае                         Куян куак артында

Уч төбем- канатлары.                                            Колак тырпайтып тора.

«Әтәч»

Әтәч иртә уянган

Кикрикләрен буяган

Томшыкларын юмаган.

Мин үз эшемдә традицион һәм традицион булмаган алымнар кулланам.

Үз эшебезне балаларны каршылау белән башлыйбыз. Баланың күңелен күтәрү өчен, бармакка уенчык киеп куябыз .Баланың күңеле күтәрелеп китә,

кызыксынуы арта һәм бала сизмәстән әнисеннән аерылып төркемгә кереп тә китә.

Сабыйларга төрле диаметрдагы шарларны тәгәрәтергә бирәм (курсәтү), агач

цилиндрлар. Аларның төрле диаметрда булуы бөтен бармаклар да хәрәкәтлән сен өчен кирәк.Бераз үсә төшкәч төймә,мәрҗән, шырпы,орлыклар кебек  әйберләрне өемнәрдән өемнәргә күчереп уйнарга мөмкин. «Төймә төймәләү», «Бау бәйләү», «Төен чишу» һ.б.

«Ленталар чишу»- баланың бармакларын хәрәкәтләндерү.бармакларының көчләрен ныгыту һәм тынычландыра .

«Төсле чиләкләр»- һәр чиләккә үз төсендәге кыстыргыч. Сенсорик тәрбия биру, һәм бармакларның хәрәкәтченлеген арттыру, массажлау.

Бармакларга, кул чукларына массаж ясау өчен төсле губкалар кулланам, теш

 щеткалары. Үзебез ясаган уенчык кулланабыз. Массаж ясаган вакытта математик белемнәрендә ныгытырга була.

                       Миндә озын, ә синдә нинди?

                        Кайсы кыска? Кайсы озын?

Шулай ук без санау таякчыклары һәм шырпылар белән төрле геометрик фигуралар һәм әйберләр ясыйбыз.

Бала фиграларны ясарга өйрәнгәннән соң  биремне бераз катлауландырсаң да була. Әйтик, аңа хикәя төзеп сөйләргә кушарга.

 Фигуралар төзегәндә төрле биремнәр үтәргә була:

  1. Таякчыклар төсле булганда һәр төстәге таякчыкларны санау.
  2. Нинди геометрик фигуралар барлыгын әйтү һәм аларны санау.
  3. Фигураның ничә таякчыктан төзелгәнлеген ачыклау.

«Төсле баулар» - уенын да кулланырга була.Баланың бармакларының хәрәкәтченлеге арта, сенсорик тәрбия һәм баланың фантазиясе һәм фикерләү сәләте арта.

Кулланылган әдәбият:

  1. «Пальчиковая гимнастика». Е. Косинова.
  2. «Кәҗә-мәкәрҗә». Р. Ягъфәров


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте.

Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте....

Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте.

Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте....