Тәрбиячеләр өчен "Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте" дигән темага чыгыш һәм презентация
консультация по развитию речи по теме

Валиуллина Гульнур Разифовна

Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya1.pptx1.49 МБ
Microsoft Office document icon soylm_usterud_barmak_uennarynyn_hmiyate.doc38 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте. Для воспитателей города Нижнекамск, работающих по познавтельно-речевому направлению , на базе детского сада №25 . Составила воспитатель: Валиуллина Г.Р.


Предварительный просмотр:

Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте.

    Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор. Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкәннәрнең йогынтысы бик зур роль уйный.

      Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы, чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый – этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый. Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы. Бишек җырлары баланы тынычландыру, юату өчен кулланылса, бармак уеннары, киресенчә, баланың күңелен күтәрү, кәефен яхшырту, көлдерү чарасы булып тора. Ул баланың бармак хәрәкәтләре үсешенә дә ярдәм итә. Балаларның психикасын өйрәнүче галимнәр “бармак хәрәкәтләре үсеше нормада була” дип саныйлар. Димәк, бармакларның сөйләм үсешенә дә тәэсире зур. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Әлеге күнекмәләрне инде балага алты-җиде ай вакытты башларга кирәк. Моңа кул чукларының һәр өлешен бик яхшылап массажлау керә. Аларны язу, сыйпау көн саен ике-өч минут дәвам итәргә тиеш. Күнегүләр дә бик гади – турайтып уйнау. Алар һәр көн 2-3 минут дәвамында ясарга кирәк.  Балага ун айдан соң, бигрәк тә яхшы амплитудалы бармакларны эшкә җигеп, кул чуклары өчен актив күнегүләр уздыралар. Әлбәттә, яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга

ярамый. Әйтик, сабыйларга төрле диаметрдагы агач шарларны тәгәрәтергә бирергә мөмкин. Аларның төрле булуы бөтен бармаклар да хәрәкәтләнсен өчен кирәк. Шарларны шулай ук пластилиннан да әвәлиләр. Кубиклардан әйберләр төзергә, пирамидалар җыярга, мәрҗән, шырпы кебек нәрсәләрне өемнәрдән-өемнәргә күчерергә кушарга да мөмкин. Яшьярымлык балалар өчен биремнәр катлаулырак: төймә төймәләү, бау бәйләү, төен чишү һ.б.

Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп бит. “Атка печән кем сала?”, “Качкан бармакны тап!”, “Тычкан-төлке чабышы”. Аларның кайберләрен уйнаганда без җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез. Сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер-бер артлы бөгеп барабыз. Әгәр балалар өчен күнегүләрне башкару кыен икән, өлкәннәр, бармаклар тиешсез вакытта бөгелмәсен өчен, аларны тотып тора.

Баш бармак – баш кашый

Имән бармак – имән ташый,

Урта бармак – утын яра

Атсыз бармак – ат куа

Чәнчи бармак – чәй эчә.

Шуңа үсмәгән дә ул!

       Балаларның бармакларын ныгыту өчен “Бармак театры” оештыру бик файдалы. Тик шуны истә тотарга кирәк: бармак уеннары биш минуттан озаграк булмасын, бу аның сөйләм функциясен стимуллаштыру өчен бик җиткән. Монда без татар теле тәрбиячесе белән тыгыз элемтәдә эшлибез. УМК га бирелгән бармак театрлар материалларыннан файдаланам.

      Кул чукларының хәрәкәтен үстерү язу хәрәкәтләренә, рәсем ясарга әзерлек эше дә әле ул. Кул һәм бармаклар хәрәкәтләрен үстерү өчен үз массаж, сурәтләү сәнгате шөгыльләре (әвәләү; рәсем; аппликация; кул хезмәте; кәгазьдән, картоннан, агачтан, тукымадан, җептән кул эшләре), шнурлау, төймәләү кебек эшләр уңай йогынты ясый. Бармакларның хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча эшне даими рәвештә алып барырга кирәк, чөнки шул вакытта гына ул файдалы була. Күнегүләр балаларны ардырмаска һәм күтәренке кәеф белән эшләнергә тиеш.

      Галимнәр әйтүенчә, бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен  үстереп калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра.

      Шулай итеп үземнең чыгышымны тәмамлыйм, бу төр эшләрне сезгә дә яратып кулланырга теләп калам.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

БАРМАК УЕННАРЫНЫҢ СӨЙЛӘМ ҮСЕШЕНӘ ЙӨГЫНТЫСЫ.

Консультация для родителей по развитию мелкой моторики рук у детей дошкольного возраста....

Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте.

Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте....

Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте.

Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте....

“Сүзле уеннар кулланып балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”дигән темага чыгыш. Тәрбияче: Мирзасалихова Л.В.

Кереш сүз        Сөйләм теле ике кеше өчен аралашу чарасы булып тора. Кеше кайда гына булса да, кем белән генә аралашса да, әйтәсе килгән фикерен һич икеләнмичә...