" Серле сандык"
план-конспект занятия по музыке (старшая группа) на тему

Максат: балаларда халкыбызнын тарихына карата кызыксыну уяту; татар халкынын милли киемнэре турындагы белемнэрне ныгыту; жырлар, уен пэм бию аша балаларда милли киемнэргэ карата матурлык хисе, туган илгэ, татар миллэтенэ карата мэхэббэт хисе тэрбиялэргэ.

Жиhазлау: борынгы татар йорты кебек бизэлгэн, чигуле мендэр, чиккэн солгелэр; бер почмакта самовар hэм татар халкынын чэй ашлары.

Балалар залга музыка астында керэлэр.

Алып баручы: Балалар, безгэ буген бик куп кунаклар килгэннэр, эйдэгез эле кунаклар белэн бергэлэп исэнлэшик.

Балалар: Исэнмесез.

Алып баручы: Хэерле иртэ алсу таннарга,

                           Хэерле иртэ зифа талларга,

                           Хэерле иртэ зэнгэр суларга,

                           Хэерле иртэ назлы жилемэ,

                           Хэерле иртэ туган жиремэ.

Музыка янгырый, жырдан озек башкарыла:

                         Идел ярларына нурлар сибеп.

                         Матур итеп ата бездэ тан

                         Тан шикелле якты туган илем

                         Бэхет биргэн жирем Татарстан.

                                               ( Г. Зэйнэшева суз.).

Алып баручы: Балалар, бу жырда нэрсэ турында суз бара.

Балалар: Татарстан турында.

Алып баручы: Дорес, балалар. Бу жыр безнен республикабыз Татарстан турында. Димэк, без кайсы республикада яшибез икэн?

Балалар: Татарстан республикасында яшибез.

Алып баручы: Татарстан республикасы баш каласынын исеме ничек?

Балалар: Казан шэhэре.

Алып баручы: Без нинди шэhэрдэ яшибез?

Балалар: Азнакай шэhэрендэ.

Алып баручы: Безнен балалар бакчасынын исеме ничек эле?

Балалар: «Аккош» балалар бакчасы.

Алып баручы: Без сезнен белэн бакчада нэрсэлэргэ ойрэнэбез?

Балалар: ( Нэрсэгэ ойрэнгэннэрен саныйлар).

Алып баручы:Эйе, балалар без сезнен белэн бакчада рэсем ясыйбыз, саныйбыз, , татар халкынын милли биюлэрен, татар халкынын  жырларын ойрэнэбез.Эйдэгез эле татар халкынын бер жырын жырлыйк.

 Жыр: « Кугэрчен горлидер».

Алып баручы: Безнен Татарстан республикасы куп миллэтле республика.

Анда руслар, марилар,чуашлар…яши, лэкин республикабызнын топ халкын татарлар тэшкил итэ. Безнен туган телебез нинди тел?

Балалар: Татарлар.

1 бала: Ин изге хислэремне мин

             Туган телдэ анлатам,

             Шуна курэ туган телне

             Хормэтлим мин яратам.

2 бала: Туган телем минем татар теле

            Минем очен бу тел кадерле .

            Борынгыдан килгэн йолалары

            Гореф-гадэтлэре бик серле.

Алып баручы: Шигырьдэ эйтелгэнчэ, безнен татар халкынын гореф-гадэтлэре бик серле, анын vзенен йолалары, жырлары, биюлэре, милли киемнэре бар.

Мин сезгэ бvген «Серле сандык» алып килдем.Бу сандык vз эченэ бик кvп хэзинэне туплаган.

             Эбиемнен матур сандыгы

             Нинди серлэр саклый икэн ул?

             Гомер буе жыйган хэзинэме

             Эллэ инде кунел бизэгеме,

             Нинди серлэр саклый икэн ул?

 Эйдэгез, ачып карыйк эле сандыкны, нинди серлэр саклый икэн ул (сандыкны ача, тvбэтэй ала).

Алып баручы: Балалар, нэрсэ бу?

Балалар: Тvбэтэй.

Алып баручы: Тvбэтэйне кемнэр кия балалар?

Балалар: Этилэр, бабайлар, малайлар.

Алып баручы: Тvбэтэй, матур итеп сэйлэннэр белэн бизэлгэн, аны кич утырып борынгы эбилэребез, чигv жеплэре белэн дэ бизэгэннэр. Рузалин

тvбэтэй турында шигырен сойлэп кvрсэтсен эле безгэ.

Рузалин:    Энием туган конемэ

                    Бvлэк итте тvбэтэй

                    Шундый матур тvбэтэем

                    Vзем кебек бэлэкэй

                    Энием ак сэйлэн белэн

                    Чиккэн яшел бэрхетне

                    Бар тvбэмдэ тvбэтэем

                    Мин бvген бик бэхетле.

Алып баручы: Без сезнен белэн тvбэтэй турында жыр да белэбез, жырлап кvрсэтик эле бу жырны.

Жыр: « Тvбэтэй».

Алып баручы: Тагын нэрсэлэр бар икэн сандыкта, ачып карыйк эле(кvлмэк ала). Бу нэрсэ балалар?

Балалар: Кvлмэк.

Алып баручы: Бик дорес, балалар.Бу татар хатын- кызларынын милли кvлмэге. Ул матур итеп, бэбэй итэклэп тегелгэн, безнен кызларнын остендэ дэ татар халкынын милли кvлмэге.

Алып баручы: Серле сандыкны ачып карауны дэвам итэбез (сандыктан ашъяулык ала). Бу балалар, ашъяулык, аны остэл остенэ жэялэр, менэ ничек

таушалган ул, чонки бик борынгыдан килгэн истэлек бу.

Алып баручы: (серле сандыктан калфак ала). Бу нэрсэ, балалар?

Балалар: калфак.

Алып баручы: Кемнэрнен баш киеме ул?

Балалар: Эбилэр, энилэр, кызларнын баш киеме.

Алып баручы: Калфакны энже-мэржэннэр белэн бизэгэннэр, чиккэннэр. Милана шигырен сойлэп кvрсэтсен эле.

Милана:  Дэv энием энже калфак

                  Бvлэк итте vземэ,

                  Энже калфак vзе ап-ак

                  Бик килешэ йоземэ

                  Калфагымнын матурлыгын

                  hэммэсе дэ кvрсеннэр

                  Энже калфак кигэн кыз ул

                  Татар кызы дисеннэр.

Парлы татар биюе «Талы, талы».

Алып баручы: Серле сандыкны тагын ачыйк эле, бэлки тагын нэрсэдэ булса бардыр( сандыктан алъяпкыч ала). Нэрсэ бу балалар?

Балалар: алъяпкыч.

Алып баручы: Алъяпкычны кемнэр кия?

Балалар: Кызлар, апалар киялэр.

Алып баручы: (алъяпкычны кvрсэтеп). Балалар, алъяпкыч матур тосле чигv жеплэре белэн бизэлгэн, шулай ук кул белэн эшлэнгэн, аны хэзерге вакытта да кvлмэк остеннэн киялэр, сэхнэлэрдэ, бэйрэмнэрдэ киеп чыгыш ясыйлар,биилэр, жырлыйлар. Бvген безнен кызлар да матур чигvле алъяпкычлар кигэннэр.

Алып баручы: ( сандыктан алкалар, белэзеклэр, тоймэлэр ала).

Бу эйберлэр бизэнv эйберлэре, алканы барыбыз да белэ. Э менэ бу эйберлэр белэзеклэр. Алар матур итеп чvкеп бизэлгэн, аны хатын-кызлар кулга кигэннэр. Чулпыларны кvрсэтик, чулпыларны эбилэребез чэчлэренэ куйганнар, чэчлэрен vргэннэр.

Айгол: Чын-чын итеп чынлыйлар

              Толымнарда чулпылар.

              Ин башына хэтле тошкэн

              Матур комеш алкалар

Алып баручы: Бу бизэнv эйберлэрен киеп, эбилэребез кичке жырлы-биюле кичке уеннарга йоргэннэр.

Жырлы-бию « Уфа-Чилэбе».

Алып баручы: Сандыкны карауны дэвам итэбез (сандыктан солге ала). Балалар, бу нэрсэ?

Балалар: Солге.

Алып баручы: Бик дорес, балалар, бу чигvле солге. Борынгы эбилэр аларны vз куллары белэн чиккэннэр. Аны матурлык очен ой тvренэ элгэннэр, сабантуйда батырларга бvлэк иткэннэр.

                Солге чигэм асыл жеплэр белэн

                Йорэк хисен салып бу жырга.

                Насыйп булса иде бу бvлэгем

                Мэйданнарда жингэн батырга.

Бер бала: Солгелэрем, сезгэ салынган бит

                  Эбиемнен кvнел бизэге

                  Тырышып суккан, юган, эрлэгэн ул.

                  Yзе булган авыл гvзэле,

                  Солгелэрем, ин кадерле бvлэк

                  Ул хэзинэ булып кvченэ

                   Мина алар бэхет тели диеп,

                  Алып куйдым ойнен тvренэ.

Жыр: « Солге».

Алып баручы: Э хэзер балалар, сандыкны япсак та була инде. Без сезнен белэн «Серле сандыкнын» vз эченэ нинди хэзинэлэр туплаганын карап киттек.

Татар халкында бер эйтем бар: «Ипи булса- жыр да була»- дигэн.

Альмир: Юмарт синен жирен Татарстан,

                 Илгэ байлык ости кырларын

                 Унышларын якты табыннарга,

                 Алып килэ шатлык жырларын.

Алып баручы: Безнен татар халкы бик кунакчыл халык, шулай ук ул аш –суга да бик оста. Без сезнен белэн хэзер дэ бик яратып ашый торган татар халкынын камыр ашлары борынгыдан ук килгэн икэн. Нинди ризыклар эле

алар?

Балалар: Бэлеш, кыстыбый, очпочмак, кош теле, чэкчэк пэм башкалар.

Жыр: « Кунаклар».

Алып баручы: Балалар, сез бик матур жырлар жырладыгыз, биедегез.

Э хэзер , татар халкынын камыр ашы чэкчэк белэн сыйланыгыз. Балалар бершэр чэкчэк алалар. Э калган чэкчэк белэн безнен кунакларыбыз сыйланыр. Балалар музыка астында чыгып китэлэр.

 

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Серле сандык"

Через татарские песни, танцы, стихи воспитывать интерес к национальной одежде татарского народа, любовь к традициям и быту татарского народа....

"Серле сандык"

Традиции, обычаи и культура края должна войти в сердце ребенка и стать неотъемлемой частью его души. В своём занятии  знакомлю детей с национальным,  татарским  костюмом, стараюсь прибл...

серле сандык

Максат: туган телгә ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, татар халкының милли киемнәре турындагы белемнәрне ныгыту , җырлар, уен һәм бию аша балаларда милли киемнәр...

серле сандык

Максат: туган телгә ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, татар халкының милли киемнәре турындагы белемнәрне ныгыту , җырлар, уен һәм бию аша балаларда милли киемнәр...

Серле сандык

Дидактическая игра...

Конспект образовательной деятельности «Серле сандык» по проекту «Уйны-уйны усэбез» по татарскому языку с русскоязычными детьми в старшей группе

Основная предметная область:  Развитие речи (татарский язык)Интеграция областей: "Социально-коммуникативное развитие", "Художественно-эстетическое развитие", "Познав...