Музыкально - литературный вечер “Тукай - в нашей памяти всегда!»
материал по музыке (подготовительная группа) по теме

Хабибулина Фануза Миннизагитовна

Праздник, посвященный 130 летию рождения Г. Тукая для старшего дошкольного возраста. Дети знакомятся с жизнью и творчеством татарского писателя Г. Тукая. Через развличение, в детях воспитываем любовь и уважение к личности Г. тукая, его творчеству. Развличение поучительное и занимательное. 

Скачать:

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

33 нче “Йомры икмәк”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Тукай -  безнең  күңелләрдә»

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Г. Тукайның  130 еллыгына багышланган музыкаль - әдәби кичә

                   

Яр Чаллы 2016 ел


Аңлатма язуы.

      Габдулла Тукай - татар халкының бөек шагыйре. Аның балалар өчен язылган әсәрләре балаларны эстетик, рухи, экологик тәрбияләүдә зур роль уйный. Балаларның әкият, шигырьләрнең геройларына охшарга тырышуы баладагы уңай сыйфатларны үстерергә булыша, чөнки  алардагы уңай геройларның күбесе күркәм холыклы, намуслы, батыр, кыю, игелекле һәм уңган. Шуны истә тотып, балалар белән Г. Тукайның  әсәрләрен кулланып төрле чаралар үткәрәбез. "Тукай - безнең укытучыбыз" темасына әдәби - музыкаль кичә - шуларның берсе.

Максат.

1. Шагыйргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү, иҗатына кызыксыну уяту.

2. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, артистлык сәләтен үстерү, сәхнәдә  үз – үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.

3.  Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Иң түрдә Г.Тукай портреты, чәчәкләргә күмелгән.

Балалар авыл көенә залга керәләр, ярымтүгәрәккә басалар.

1 бала: Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,

             Җылы яктан кошлар кайтканда.

             Туган көнең синең бөек Тукай

             Тугры халык итә тантана.

2 бала: Илдә кояш, җирдә кояш,

             Тукай көне канат җәйгән.

             Бәйрәм бүген, бәйрәм буген,

             Тукай көне – безнең бәйрәм!

Җыр  “Бәйрәм буген” (Г.Тукай сүзләре)

(Әкрен генә “Тәфтиләү” көе яңгырый)

А.б: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Ямьле язның бер көнендә без бирегә татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукайны искә алырга, аның туган көнен бәйрәм итәргә җыелдык. Г.Тукай – өлкәннәрнең дә балаларның да иң яраткан шагыйре. Аның гомере  кыска булса да, ул безгә гаҗәеп зур байлык калдырган – шигырьләр, әкиятләр, җырлар.Тукай кечкенәдән ятим үскән, балачагы бик авыр булган. Шулай булса да, ул олы җанлы бөек шәхес була. Аның шигырьләре, әкиятләре балаларны акыллы, эшчән, тырыш, тәртипле булырга өйрәтә.

3 бала:   Әле  укый белмәсәк тә,

             “Туган тел”не җырлыйбыз.

               Бу Тукай абый бүләге

               Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Җыр “Туган тел” (Г.Тукай сүзләре)

 4 бала:  Тау башында әле дә горур тора,

               Чишмәләре җырлый – соклангыч!

               Табигатьнең сихри бер почмагы,

               Тукай туган авыл – Кушлавыч.

А.б.: Балалар, Тукай туган авылы - Кушлавычның, туган җиренең матурлыгын, күркәмлеген үзенең “Туган авыл” дигән шигыре аша күрсәтә.

А.б.: Әйдәгез әле бергәләшеп Тукайның туган авылын карап китик.

                             Мультфильм “Туган авыл”

«Шүрәле» балетыннан көй яңгырый. Үкереп Шүрәле килеп керә.

«Шүрәле» биюе башкарыла.

Шүрәле: У-у-у-у, бармакларым өзелеп авырта, коткарыгыз! У-у-у-у!

А.б.: Балалар бу кем соң? Балалар, Шүрәле бигрәк газаплана бит, әллә булышабызмы? Башка  ул начар эшләр кылмас, тәртипле булыр.  Шүрәле, син безгә сүз бирәсеңме?

 Шүрәле: Бирәм, бирәм! Зинһар өчен  коткарыгыз, у-у-у-у.

А.б.: Балалар,әйдәгез, бергәләшеп Тукайның кечкенә чагында яраткан уеннын уйнап алабыз, Шүрәлегә дә күңелле булып китәр.  

Татар халык уены “Без, без, без идек”

Шүрәле: Ай – хай, бигрәк күңелле уен икән, ләкин миңа ни өчендер моңсу.

А.б.: Балалар, Шурале моңсулана, нишләргә икән?

Бала: Әйдәгез “Шүрәле” җырын җырлап алыйк, бәлки  Шүрәленең кәефләре күтәрелеп китәр, бүген бит зур бәйрәм, Тукай бәйрәме.

“Шүрәле” җыры

Шүрәле: Менә хәзер бигрәк күңелле булды, рәхмәт, балалар!

А.б.:  Дуслар, карагыз әле, Су анасы  да килеп җитте. Су анасы кил бирегә.

Су анасы: Юк-юк! Чәчләрем тузган, тарарга тарагым юк . Тарамаган чәчләр белән ничек Тукай бәйрәмендә калыйм? Балалар, сез белмисезме, кем тарагымны алды микән?

А.б.: Су анасы  син борчылма, без сиңа ярдәм итәбез, тарагыңны табып бирербез.

Татар халык уены “Капкалы”

Уен вакытында бер бала таракны табып китерә.

Бала: Су анасы, менә синең тарагың.

Су анасы: Рәхмәт, балалар, хәзер инде бәйрәмнәргә дә йөрергә була.

А.б. Балалар, бу әкияте аша: “ Сорамыйча кеше әйберен алырга ярамый, урлашу ул- начар гадәт,” - ди Тукай.

А.б.: Шүрәле, Су анасы калыгыз бездә, бергәләшеп күңел ачып бәйрәм итик. Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын табып карагыз әле. Кешенең дусты, йортның сакчысы. Нәрсә ул?

А.б. : Дөрес, ул эт.  Г.Тукай кечкенә вакытында уйнарга бик  яраткан, аның да көчеге  булган.  Ул көчегенә  Акбай дип эндәшкән. (Читтә көчек йоклый)

А.б.

-  Әнә ята йонлач көчек,

Борынын сузган ул ничек?

Йоклаганга да охшый,

Әллә юриме мышный?

Уятыйк үзен – торсын!

Нәрсә булса да булсын.

(Бер бала барып көчекне уята)

“Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерү

А.б. : Булдырдыгыз, зур рәхмәт. Тагын бер табышмагым бар, я җавабын әйтеп карагыз!

Биек, биек тауларда,

Зифа буйлы талларда,

Бер урыннан, бер урынга

Йөри тере тун - чикмән. Нәрсә ул?

А.б.: Дөрес, бу - сарык. Менә тагын бер табышмак: “Сакалы бар, акылы юк”.  Нәрсә ул?

А.б.: Әйтегез әле, балалар,  “Кәҗә белән Сарык “ әкиятен кем язган? Алар белән нәрсә булган? Алар урманда буреләрне ничек куркытканнар?

Слайд№ 1. “Кәҗә белән Сарык” әкиятеннән иллюстрацияләр.

А.б.: Г.Тукай кечкенәдән табигатьне яраткан, хайваннарны, кошларны, бөҗәкләрне күзәтеп, аларны аңлап үскән. Шуңа күрә ул табигать хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында бик күп  шигырьләр, әкиятләр язган.

“Ел фасыллары” альбомыннан “Җәй” көе яңгырый

Залга Күбәләк очып керә,бии. Малай Күбәләкне тотмакчы була, куып йөри.

“Бала белән Күбәләк” җыры.

А.б. Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек шәхесләргә дөнья бай!

Сәнгать дөньясында маяк булып

Мәңге яши, яшьни, яшь Тукай!

1 бала: Апрель аен бик яратам

                Ямьле язда булганга

                Күңелемә якындыр ул,

               Тукай абый туганга.

2 бала:  Туган телне яттан сөйләп,

                Үсеп җиткәнбез шулай

                Барлык татар балалары

               Ярата сине Тукай!

Җыр “Тукай абый” 

(З.Туфайлова сүз. И.Шәмсетдинов көе)

Кулланылган әдәбият:

1. Г. Г.Нигъмәтуллина. Туган телем – Тукай теле,  методик ярдәмлек. - Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2009.

2. К.В. Закирова. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти - әниләр өчен хрестоматия. - Казан: РИЦ, 2011

3.  З. М. Зарипова.Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек. - Казан: Фолиан, 2012.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий музыкально – литературного вечера, посвящённый Сергею Александровичу Есенину.

В сценарии использован материал для систематизации и закрепления знаний детей старшего  дошкольного возраста о творчестве Сергея Есенина. В ходе  мероприятия используется интеграция образова...

Конспект музыкально-литературного вечера в 10 классе. Тема: "Музыкальный Чехов"

Конспект музыкально-литературного вечера в 10 классе к ВКР "Музыкальные страницы рассказов А. П. Чехова на уроках литературы в школе"....

Музыкально - литературный вечер "Великой Победе посвящается"

конспект занятия к 70-летию Победы в Великой Отечественной войне...

«И осенью ты всех прекрасней, несравненный Петербург» Сценарий музыкально-литературного вечера для детей старших дошкольников

Сценарий музыкально-литературного вечера для детей старших дошкольников  «И осенью ты всех прекрасней, несравненный Петербург» Составила Н.И.Терина 2012   ...

«Игрушки – малышки» Музыкально-литературный вечер о творчестве А.Л. Барто для младшей группы

Музыкальный зал украшен шарами. На цнентральной стене висит портрет А.Л. Барто. Внизу у стены сидят куклы и игрушки.Воспитатель: Стихи для детей пишут многие поэты. среди них очень известной и любимой...

Музыкально-литературный вечер в старшей группе «Не забудем их подвиг великий!» с использованием ИКТ

ЦЕЛЬ: Формирование представлений о Великой Отечественной войне (воспитание патриотических чувств у детей дошкольного возраста) на основе уже имеющихся представлений о войне. ЗАДАЧИ:  - разви...

Музыкально-литературный вечер посвященный циклу музыкальных произведений композитора П.И.Чайковского " Времена года"

Цикл произведений П.И. Чайковского "Времена года" и стихи писателей , прсвященные тому или иному месяцу. Кнаткое содержание музыки каждого месяца, его характера....