"Витаминнар кайда яшиләр?"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Хасанова Гульназ Асхадулловна

Рассказ детям о пользе фруктов здоровью, обогащение словарного запаса детей названиями фруктов. Вызвать сострадание у детей к нуждающимся в помощи посторонних. Воспитание детей внимательности и научить заботиться о своем здоровье.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maksat.docx17.09 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                   “Шубан балалар бакчасы” МБМББУ

                  Бала һәм әйләнә – тирә дөнья шөгыле

                                 II кечкенәләр төркеме

                        Тема : “Витаминнар кайда яши?”

                                                                                                           Тәрбияче : Хасанова Гөлназ Асхадулловна

Максат:      Балаларга җиләк- җимешләрнең сәламәтлеккә файдалы булулары турында белешмә бирү,җиләк-җимешләрнең исемнәрен актив сүзлеккә кертү.  Бәлагә тарыганнарга ярдәм итәргә теләк ,кызгану хисләре уяту.  Игьтибарлылык тәрбияләү. Сәламәтлек турында кайгыртучанлык тәрбияләү.

Материаллар: җиләк-җимешләр(кәрҗин белән),магнитафон тасмасында көй,”Кая безнең җимешләр?” уены, “Бербөтенне төзе”дид.уены.һәр балага алма.лимон,чия муляжы.

Шөгыль барышы:(тәрбияче балаларны үз янына чакыра)

Балалар,карагыз әле ,нинди матур көн бүген.Безнең дә күңелләр шат .Хәерле көн телик әле апаларга.

Хәерле көн бакчага

Хәерле көн дусларга

Хәерле көн үземә

Хәерле көннәр сезгә(куллар белән күрсәтеп)

(Бармак уены уйныйлар.Магнитафонда көйгә кушылып)

Менә минем бармаклар,

Шаян алар ,шук алар,

Бармаклар гел уйныйлар

Уйный –уйный туймыйлар.

Менә минем бармаклар

Баш бармак,имән бармак

Урта , атсыз һәм чәнти

Бик дус алар гел бергә.

Кәрзинем зур-

Бу бармак_кыяр.

Бусы- кәбестә,Бу бармак- кишер,

Бусы- памидор,

Бусы-суган булды.

Менә кәрзинем тулды.

Уңыш бик-бик күп булды.

Тәр.:-Балалар,тсс, тыңлагыз әле ,безнең бүлмәдә кемдер елый түгелме? Ишетәсезме?Әйдәгез барып карыйк әле(баралар).

-И-и-и балалар ,таныдыгызмы?Бу кем?

-  Куян.

-  Әйдәгез балалар,сорыйк әле,ни өчен елый икән ул?

- Ни булды сиңа куян?

Куян:      И-и балалар,сез икәнсез әле.Исәнмесез дусларым.Менә балаларым авырып китте бит әле.Доктор Айболитны эзләп йөри идем әле.Юлыма керпе очрап 1 кәрҗин җиләк –җимешләр биргәрн иде.Кичкә калдым.абынып егылдым,бөтен җиләк –җимешләрем таралып бетте. Хәзер нишләрмен инде?

Тәр. :   Син алай бик борчылма әле куян дус.Безнең балалар сиңа ярдңәм итәрләр.Балалар булышабызмы куянга?

Булышабыз.

Тәр.:   Балалар , куян бик арыган,без аның җиләк –җимешләрен эзләзп табып бирик.Алар бик ерак тәгәрәмәгәннәрдер ,Әйдәгез,эзлик.Игьтибарлы булыйк .кем таба мине чакыра.(Эзлиләр . Алма табалар)

Балалар:     Кәрим нәрсә тапты? (Алманы карыйлар)

Тәр.:          Карагыз әле,алма нинди төстә?Ә нинди формада?Әйе бик дөрес.Балалар алма бик файдалы җимеш,салкын тигәндә,тавыш карлыкканда алманың  яфракларын төнәтеп эчәләр.Пешкән. өшегән  озак төзәлми торган урыннарга алманы  кыргычтан уып ябалар.Алма салкын тиюгә каршы торучанлыкны арттыра.(Алманы кәрҗингә салалар)

(тагын эзлирәр лимон табалар) Нәрсә бу ,балалар? Лимон нинди төстә?Беләсеәме,куян. Лимонлы чәй эчсәң,суык тигәнне бик тиз бетерә.Тамак авыртса аның телемнәрен чәйнәргә тәкдим итәләр.Куянкай ,балаларыңа иң беренче лимон чәе ясап эчерерсең.

(Тагын эзлиләр әфлисун табалар) Тәр:        Бу нәрсә?Әйе ,әфлисун. Әфлисун нинди төстә нинди формада? Балалар ,әфлисунда с  витамины күп.Авырган вакытта әфлисун суырсаң сусаганны басча.Анда су ,витамин да күп.

(эзлиләр җиләк табалар)Айсылу нәрсә тапты?Җиләк нинди?Үзе кызыл.үзе түгәрәк.Җиләктән чәй ясап эчәләр.аның яфраклары да файдалы.җиләк кайнатмасы белән чәй эчсәң .тирләп авыруларың чыгар.

(кәрҗин җиләк-җимешләр белән тула)

Тәрб.:        Менә куянкай.без синең җиләк җимешләреңне табып бетердек.Тизрәк өеңә кайтып нәни куяннарыңны дәвала.Тик шуны онытма-яшелчәләрне .җиләк –җимешләрне җимешләрне юмыйча ашарга ярамый. Пычрпак җимешләрне ашасаң эчең авырыр.

Куян:        Бик зур рәхмәт индесезгә . дусларым! Сезнең яхшылыкларыгызны онытмам.Мин сезне кунакка көтеп калам .(У-у-у монда керпе сезгә дә күчтәнәчләр китергән бит кабул итеп алыгыз.(рәхмәт әйтеп алалар)

Балалар. Кәрҗиндә нәрсәләр бар?

Балалар .кәрҗиндә нәрсәләр бар?Әйдәгез сезнең белән җимешләрне мактап бер җырлап алыйк әле.

Җырлы –уен “ Кая безнең җимешләр?”

Кая безнең алмалар

Кая юкка чыктылар ?  (артка яшерәләр)

Менә –менә ич алар   (алга чыгарып  күрсәтәләр)

Тәмле сусыл алмалар.

Кая безнең чияләр?

Кая юкка чыктылар?

Менә – менә чияләр

Файдалы витаминнар.

Кая безнең лимоннар?

Кая юкка чыктылар?

Менә – менә лимоннар

Шифалы витаминнар.

Менә булдырдыгыз, бик матур җырладыгыз. Ә хәзер кәрзиннәрне куеп торыйк та, өстәлләр янына килик (алда киселгән җиләк – җимешләр ята).

Дидактик уен “Бербөтенне төзе”.

У – у – у күрегез әле, монда нинди тәртипсезлек бу. Җиләк – җимешләрне бүлгүләгәннәр. Әйдәгез, җиләк – җимешләрнең яртыларын табыйк (табып, төзеп , исемнәрен әйтәләр).

Менә рәхмәт, булдырдыгыз(Куян керә, кулында җиләк - җимешләр).

Мин сезгә рәхмәт әйтергә килдем. Сезгә күчтәнәчләр китердем. Җиләк – җимешләрне алыгыз, таза , матур булыгыз.

Рәхмәт сиңа, Куян. Без башта кулларны юабыз, аннан соң җиләк – җимешләр белән сыйланырбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бозау, колын, кәҗә бәтие, эт, песи балалары сез кайда?

Ознокламение детей с домашними животными...

ВИТАМИННАР- БЕЗНЕҢ ДУСЛАРЫБЫЗ. (Зурлар төркеменә йөрүче балалар белән күңел ачу кичәсе).

Максат: 1.       Витаминнар турында белгәннәрне искә төшерү.2.       Яшелчәләнең кулланышын кабатлау.3....

Конспект урока "Җәнлекләр урманда яшиләр"

Кече яшьтәге балалар төркеме өчен.Бурычлар:1)    Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, җәнлекләрне таный һәм исемнәрен атый белергә өйрәтү;2)    Бал...

"Витаминнар иленә сәяхәт"

Балаларны витаминнар белән таныштыру, аларның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлату, яшелчәләрнең кулланылышын кабатлау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау....

«Почему Курочка и Петушок живут в одном курятнике» Не ичун Хораз ве Тавукъ бир куместе яшай.

Цель: Продолжать знакомить детей с понятиями «добро» и «зло».- на примерах сказочных героев учить детей анализировать ихположительные и отрицательные поступки, делать правильны...