Конспект НОД "Опытническая деятельность с водой и со льдом" для детей 3-4 лет (на татарском языке)
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Губеева Наиля Гаптулловна

 

 

Программа эчтәлеге.

Өйрәтү бурычлары.

Балаларның су һәм боз турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Балаларны су һәм боз сыйфатлары белән тәҗрибә аша таныштыруны дәвам итү.

Үстерү бурычлары.

Сүз байлыгын арттыру. Кул моторикасын, уйлау сәләтен һәм танып белү эшчәнлеген үстерү. Балаларның сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү.

Тәрбия бурычлары.

Тәҗрибә эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

 

Сүзлек өстендә эш.

Актив сүзлек.

Су, боз.

 

Алдан әзерлек эше.

Балаларга урамга чыккан саен ел фасылының үзенчәлекләренә игътибар итү.

Төлке һәм бүре”, “Куянкай өе” әкиятләрдәге боз турында сөйләшү, “Тавык белән әтәч” һәм “Иванушка энем” исемле әкиятләрен уку һәм су турында әңгәмә кору.

 

Җиһаз.

Төрле савытлар, су, сөт, калак, ком, шикәр, чүпрәк, поднос, уенчык, тәлинкә, салфетка, пластилин.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл den_otkrytyh_dverey.odt20.22 КБ

Предварительный просмотр:

 Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение«Центр развития ребенка - детский сад №104 «Бәләкәч»

  Управление образования Исполнительного комитета  г.Набережные Челны Министерства Образования и Науки Республики Татарстан.

 

     Конспект НОД по теме «Опытническая деятельность с водой и со льдом» (на татарском языке) для детей 3-4 лет.

                 

                                                      На дне открытых дверей для родителей, проведёного на базе МАДОУ №104

                                                           г.Набережные  Челны РТ.

                                                                                Подготовила:Губеева Наиля          

                                                                             Гаптулловна,  воспитатель без                                                                                                          

                                                                             категории

                                                                            Дата проведения: 11.12.2012

                                                      г. Набережные Челны

                                                                 2012 год

                                              Программа эчтәлеге.

     Өйрәтү бурычлары.

     Балаларның су һәм боз турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Балаларны су һәм боз сыйфатлары белән тәҗрибә аша таныштыруны дәвам итү.

     Үстерү бурычлары.

     Сүз байлыгын арттыру. Кул моторикасын, уйлау сәләтен һәм танып белү эшчәнлеген үстерү. Балаларның сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү.

     Тәрбия бурычлары.

     Тәҗрибә эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

     Сүзлек өстендә эш.

     Актив сүзлек.

     Су, боз.

     Алдан әзерлек эше.

     Балаларга урамга чыккан саен ел фасылының үзенчәлекләренә игътибар итү.

     “Төлке һәм бүре”, “Куянкай өе” әкиятләрдәге боз турында сөйләшү, “Тавык белән әтәч” һәм “Иванушка энем” исемле әкиятләрен уку һәм су турында әңгәмә кору.

     Җиһаз.

    Төрле савытлар, су, сөт, калак, ком, шикәр, чүпрәк, поднос, уенчык, тәлинкә, салфетка, пластилин.

  1. Шөгыль барышы.

  1. Балалар, бүгенге шөгылебез бик үзенчәлекле. Безгә кунакка әти-әниләребез килде. Әйдәгез әле, алар алдында без үз-үзебезне яхшы яктан гына күрсәтик. Балалар, хәзер нинди ел фасылы?
  2. Кыш.
  3. Дөрес. Көннәр кыскара, кояш әз кыздыра, урамда салкын. Безгә кунакка Кар бабай килде. Без аның патшалыгына сәяхәт итәрбез.   Ул шөгылебездә игътибар белән утырып карар һәм кыш көне булган тылсымлы үзенчәлекләренә тәҗрибә ярдәмендә төшенер.
  4. Бер хирыс төлке елгадан су эчәргә килде, ләкин эчә алмады, чөнки су хәрәкәтсез һәм каты. Балалар, су белән нәрсә булды? Ни өчен ул хәрәкәтсез һәм каты? Моны без Кар бабай патшалыгында белә алабыз. Кар бабай безгә төрле уеннар әзерләп куйды. Менә боз. Аны уч төпләрегезгә алыгыз әле. Сез нәрсә тоясыз? Кулыгыз өшедеме? Димәк. Боз нинди?
  5. Салкын.
  6. Нәтиҗә. Боз салкын. Карагыз әле,боз кисәкләре әзрәк кимегәнме, әллә олылайганмы? Ни өчен уч төплләрендә су?
  7. Эреде.
  8. Нәтиҗә. Җылыда боз эри. Ә хәзер әйдәгез әле, бозны таудан тәгәрәтеп карыйк. Сул кулыгыздан тау ясагыз әле, тәгәрәтегез. Ни өчен боз тәгәрәде? Нинди ул?
  9. Шома.
  10. Нәтиҗә. Боз шома. Ә хәзер бармак гимнастикасын ясыйк.

                            Безнең куллларыбыз өши,

                            Чәбәк-чәбәк ясый алмый. (Кулларны бер-берсенә нык кысарга).

                             Чәп-чәп-чәбәкәй

                              Бармаклар җылына

                              Яңа көч белән тула.

  1. Яхшы. Балалар, әйдәгез әле бозны кул белән кысабыз. Ул үз формасын үзгәрттеме? Ни өчен?
  2. Ул каты.
  3. Нәтиҗә. Боз каты. Менә мин сезгә сюрприз ясадым. Карагыз әле боз эчендә нинди матур рәсемнәр. Ә ни өчен сез аларны күрәсез?
  4. Чөнки боз төссез.
  5. Әйе, боз төссез. Әгәр без бозны кайнар һәм салкын суга ташласак, нәрсә булыр микән?
  6. Кайнар суда тизрәк эри.
  7. Нәтиҗә. Кайнар суда боз тизрәк эри. Урамда Кар патшабикәсе сезгә кыш көнне көн саен су тамчыларын әзерләп куя, ә сез аларны ашыйсызмы? Ә ни өчен?
  8. Юк.
  9. Аларны ашарга ярамый. Тамак төбегез авыртыр. Димәк, балалар, боз ясар өчен нәрсә кирәк?
  10. Су һәм салкын һава.
  11. Дөрес. Димәк, төлке соңгы көз булганда су эчәргә килде, ә су салкын булганлыктан катты һәм бозга әйләнде. Әйдәгез әле, балалар, ял итеп алыйк. Без кар бөртекләренә әверелербез.

                     Без кар бөртекләре, без очабыз.

                     Һавада төрлечә әйләнәбез.

                    Ә җил туктагач, төрле җиргә кунабыз,

                    Хәрәкәтсез калып ял итәбез.

  1. Менә бераз ял итеп алгач, суның серләренә дә төшенербез. Су безгә ни өчен кирәк?
  2. Су белән юынабыз, аш пешерәбез, компот һәм чәй кайнатабыз, кер юабыз, идәнне юабыз.
  3. Әйе, сусыз яшәү мөмкин түгел. Сусыз кар да булмый, диңгездә балык та йөзә алмас иде, тимераякта шуар өчен дә су кирәк. Һичшиксез, кешегә су кирәк. Сусыз без үсмәс идек. Су булмаса, ипи, яшелчә һәм җимешләр булмас иде. Кар бабай сезгә стаканнарга су әзерләп бирде. Хәзер стаканга калак салабыз. Калак күренәме?
  4. Әйе.
  5. Әйе, чөнки боз нинди? Ә сөткә салсак күренәме?
  6. Юк, чөнки сөт ак, ә су төссез.
  7. Хәзер суны һәм сөтне иснәп карагыз. Суның исе бармы?
  8. Юк.
  9. Нәтиҗә. Суның исе юк. Эчеп карагыз әле, суның тәме бармы?
  10. Юк.
  11. Әйе, суның тәме дә юк.
  12. Суны бер стаканнан икенче стаканга агызсаң, нәрсә күрәсез?
  13. Су ага.
  14. Нәтиҗә. Су ага. Ә менә бозыбыз нишли?
  15. Кулыбызда эри.
  16. Молодцы. Суда ком һәм шикәрне эретербез. Ком суда эремәде, ә шикәр суда эреде. Димәк, кайбер матдәләр суда эри.
  17. Кар бабайның сезнең белемегезне тикшерәсе килә. Ул алып килгән табышмакларның җавапларын дөрес табарга кирәк.

                            Исе юк, төсе юк,

                            Аннан башка тормыш юк.

  1. Су.
  2. Әйе, дөрес.

                            Ишегалдында таш була,

                            Өйгә керсә, су була.

  1. Боз.
  2. Молодцы. Бүгенгә тылсымлы тәҗрибәләребез бетте. Кар бабай безгә тагын кунакка килер. Бүген сез су һәм боз серләренә төшенгәнсез дип уйлыйм. Шөгылебез тәмам.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия по экологическому воспитанию «Яз килде» (Познание, коммуникация, чтение художественной литературы, татарский язык , музыка )

Муниципальное учреждение  “Управление дошкольного образования ”Исполнительного комитета Нижнекамского муниципального районаРеспублики Татарстан...

сценарий осеннего развлечения для детей старшей-подготовительной группы на татарском языке

Персонажи: взрослые - ворона, художник, осень. Дети- 2 мышки, кукушка, лягушка....

“Совместная работа детей с родителями по обучению татарскому языку”

Перед нами (воспитателями по обучению татарскому и русскому языкам)государство поставило задачу:  каждого дошкольника научить второму языку.  А ребенок дошкольного возраста не осознает, заче...

Консультация для родителей «Совместная работа детей с родителями по обучению татарскому языку»

В последнее время мы часто встречаем слово «билингвализм». Что же означает это  слово?  Перед нами (воспитателями по обучению татарскому и русскому языкам) государство поставило задачу:...

Конспект открытого музыкального занятия в подготовительной группе «Поем, стучим, играем - музыкальность развиваем!» на татарском языке

Конспект открытого музыкального занятия в подготовительной группе «Поем, стучим, играем - музыкальность развиваем!» на татарском языке...

Конспект образовательной деятельности по развитию речи в подготовительной к школе группе Тема: «Викторина родного языка»

Конспект ОД  по развитию речи в подготовительной к школе группе.Тема: «Викторина родного языка»Цель: активизировать познавательную и речевую деятельность детей через игру с ...