Кыш көне саф һавада күзәтүләр.
материал (окружающий мир, старшая группа) по теме

Олылар төркеме өчен саф һавада күзәтүләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prllropraparri_rooolo_1.docx20.26 КБ

Предварительный просмотр:

Кыш көне саф һавада күзәтүләр.

Тере табигать

Үсемлекләр дөньясы

Агачлар.

  1. Агачларны тышкы кыяфәте  буенча аерырга өйрәтү.
  2. Җепшек , җылы көннәрдән соң кинәт салкынаетса , бөтен агачларны, куакларны бәс саруын күзәтү. Агачлар ак мамык шәл бөркәнгән кебек булуын әйтү.
  3. Чыршы. Уен мәйданчыгында үскән  чыршы агачын күзәтү

Ылысла агачларны (нарат, чыршы)  танырга, аларны тышкы билгеләре буенча бер-берсеннән аерырга өйрәтү.

  1. Куаклар. Мәйданчыкта үсүче куакларга карата сак караш тәрбияләү. Аларның кар астында калуын, көртләргә менсән  ботаклары сынуы ихтимал булуын  аңлату.

  1. Хайваннар дөньясы

Кошлар.

  1. Җимлеккә килечү кошларны күзәтү. Аларны танырга , төсе буенча бер-берсеннән аерырга өйрәтү.
  2. Кошларга көнгә ике тапкыр ашарга кирәк икәнен әйтү.
  3. Кечкенә дусларыбызга

карата мәрхәмәтлелек , шәфкәтлелек тәрбияләү. 

  1. Җимлекләргә кошлар   өчен көнбагыш төше, төрле ярмалар сибү.

Йорт хайваннары

1.Песине күзәтү. Балаларның йорт хайваннары турында белемләрен ныгыту. Песинең характерлы үзенчәлекләрен өйрәнү.

2.Хайваннарга карата сакчыл караш , мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү, аларны рәнҗетергә ярамаганлыгын  төшендерү.


Кыргый хайваннар

                                                                                                             

1.Балаларның урман җәнлекләре турында белемнәрен ныгыту, яшәү рәвешләрен,  аларның  кышка яраклашуы турында сөйләшү (куяннар төсләрен алыштыра, аюлар, керпеләр йокыга чума.)

2.  Җәнлекләрнең тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше, яшәү шартлары, дошманнары, ничек сакланулары турындагы белемнәрен ачыклау, киңәйтү.

Тере булмаган табигать

Кар.

1.Бакча мәйданчыгында кар яуганны күзәтү.

2.Карның йомшак, юеш, ап-ак, вак, эре бөртекле булуы турында сөйләшү.

3.Кулда карның эрүен күзәтү.Кар бөртекләрен чагыштыру.  

4. Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү. Кар турында табышмаклар әйтү:

Канатсыз, йонсыз нәрсә оча?

Җир өстендә ак мамык.

Кояш.

1.Кояшлы көнне кышкы табигатьне күзәтү, аның матурлыгына соклану.

2.Көн озынлыгы турында сөйләшү. Кыш көне кояшның соң чыгып, иртә бата, шунлыктан көн кыскаруын әйтү.

3.“Декабрьдә көн озынлыгы чыпчык борыны “ әйтәмәсенең мәгънәсен аңлату.

Җил.

1.Җилне күзәтү.

2. Агачларның ботакларның бөгелешенә карап, җилнең көчен һәм юнәлешен белү.

3.Җилгә каршы һәм җил юнәлешендә йореп карарга тәгъдим итү. Кайсы якка йөрүе җиңеллерәк һәм ни өчен алай икәнен чагыштыру , ачыклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбиячеләр өчен консультация: “Максатлы саф һавада йөрүне оештыру”

Бу төр эшчәнлекне куллану балаларны табигатьтә булуга күнектерә, гаҗәпләнергә өйрәтә, әйләнә-тирә дөньяга кызыксынулы һәм сак караш тәрбияли, туган якның мөһим объектлары белән таныштыра, үсемлекләр һ...

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен саф һавада йөрү буенча перспектив план

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен саф һавада йөрү буенча перспектив план тәкъдим итәм....

"Саф һавада физкультура шөгыльләре".

Саф  һавада  үткәрелгән  физкультура  шөгыльләре  йөрәк-кан  тамырлары, сулыш  алу,  мускул  һәм  башка  мөһим  организм  системаларыны...

Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр” (Кечкенәләр төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлек)

Татарстан Республикасы Әтнә районымәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе“ Олы Әтнә балалар бакчасы”     Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр&rdquo...

саф һавада ситуатив аралашу

саф һавада ситуатив аралашу...