Тәрбиячеләр өчен консультация: “Максатлы саф һавада йөрүне оештыру”
статья по окружающему миру на тему

Миронова Гулия Ринатовна

Бу төр эшчәнлекне куллану балаларны табигатьтә булуга күнектерә, гаҗәпләнергә өйрәтә, әйләнә-тирә дөньяга кызыксынулы һәм сак караш тәрбияли, туган якның мөһим объектлары белән таныштыра, үсемлекләр һәм хайваннар турындагы  белемнәрен  үстерә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Максатлы саф һавада йөрүне оештыру

Тәрбиячеләр өчен консультация

Миронова Г.Р. – Казан шәһәре Мәскәү районының

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 184-нче катнаш төрдәге

балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә

белем учреждениесенең  I квалификацион категорияле тәрбиячесе

   Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен  бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара.

   Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.

   Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы.  Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә.

   Дөрес итеп оештырылган саф һавада булулар балаларның һәр яклап үсеше өчен дә файдалы.  Моның өчен балалар бакчасы кысаларында участоклар булдырыла. Биредә комлык, су, төзелеш материалы, уенчыклар, хәрәкәтле уеннар өчен тигез җирлек һәм атрибутлар, эскәмияләр булырга тиеш. Һәр төркемнең  үз участогы булу мәҗбүри. Хәрәкәт үсешен тәэмин итү өчен менү- төшү баскычлары, гимнастик  стена, шуышу һәм тигезлек саклауга күнектерүче бүрәнәләр, таучык, сикерү һәм төбәп атуны оештрыр өчен инвентарь һ.б.лар булу кирәк. Болар барысы да нык  беркетелгән, куркынчсызлык кагыйдәләрен күздә тотып оештырылган булырга тиеш. Планлаштырылганнарны тормышка ашыру ниятеннән  урамга дидактик атрибутлар, уенчыклар алып чыгу күздә тотыла. Уен площадкалары  йөгерү, велосипедта йөрү өчен  махсус юлчыклар  белән тәмамлана. Яңгыр һәм кояштан, кышкы вакытта җил, бураннан качу өчен каплаулы беседкалар булу мөһим.

   Территориядә бакча үстерү балаларга хезмәт тәрбиясе бирә. Үзләре үстергән чәчәк, яшелчә яки культуралы үсемлекләр аларга табигать белән якынаерга  ярдәм итә.

   Җәйге чорда  әйләнә- тирә дөньяны танып белүне үстерү ниятеннән балалар өчен иң кулае – саф һавада булган вакыт. Әлеге вакытны поход, экскурсия, максатлы йөрү итеп куллану бик отышлы. Табигый шартларда мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хәрәкәт активлыгы белән беррәттән танып белү тәэсирләр аша башкарыла.

   Мондый төр максатлы саф һавада булу алдыннан балалар белән әзерлек эшләре алып барыла. Тәрбияче әңгәмәләр циклы, уеннар, шөгыльләр генә үткәреп калмый, аларга махсус терминнар турында да мәгълүмат бирә, юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен активлаштыра.

   Мәктәпкәчә белем бирү йортының шәфкать туташы балаларны сәламәтлеге һәм физик үсеше, мөмкинлеге буенча төркемнәргә бүлә. Алар өчен махсус поход аптечкасы булдыра, тәрбияче белән бергәлектә  табигать шартларындагы куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлата, беренче медицина ярдәме  күрсәтү юлларын өйрәтә.

   Максатлы саф һавада йөрү ( поход, экскурсия ) алдыннан балаларга аның максаты аңлатыла, кызксыну уятыла. Балалар кая барачакларын, ниләр күрәчәкләрен белеп торырга тиеш.

   Бу төр саф һавада йөрүгә киткәнче балаларның киеменә игътибар итү мәҗбүри. Ул җиңел, ләкин сезонга һәм һава шартларына карап булырга тиеш. Максатлы саф һавада булуның эчтәлеге сайланган тематикадан чыгып булдырыла. Әгәр һава шартлары уңайлы икән тәрбияче бөҗәкләр, кошлар күзәтүне, яки табигый материаллар җыюны оештыра ала.

   Июнь аенда күп төрле үләннәр: кыңгырау чәчәге, ромашка, канәфер, клевер һ.б. үсемлекләр үсә. Аларның төрлелеге, матурлыгы белән таныштыру өчен 3-4 максатлы саф һавада йөрүне оештырырга мөмкин. Балаларга дару үләннәрен күрсәтергә, аларның дәвалау үзлекләре белән таныштырырга мөмкин. Атамалары тарихы да бик кызыксындыргыч. Кыңгырау, м-н, балаларны үзенә тарта. Аның төнгә каршы яки яңгыр алдыннан таҗлары ябылуны күзәтү бик күп тәэсирләр бирер. Ягъни, бу саф һавада булулар вакытында балаларга әйләнә- тирә дөньяның гүзәллеген күрә, тоя белергә өйрәтү мөһим. Балалар хуш исләрне тоя, яфрак һәм чәчәк формасын, төзелешен  исендә калдыра. Төркем эченә кайткач әлеге күренешләр, үсемлекләр турындагы матур әдәбият әсәрләре уку, иллюстрацияләр карау отышлы.

   Җәй дәвамында урманга сәяхәтләр  оештырырга мөмкин. Урманда балалар җиләк җыялар, куак- агачлар, башка төр файдалы үсемлекләр белән танышалар. Монда ук зарарлы, агулы үсемлекләр турында сөйләү һәм кисәтү кирәк. Икенче төркем балалары белән балалар бакчасы чикләреннән чыгу мөмкин. Алар белән зур булмаган сулык, аланлыкка бару мөмкин. Кечкенә төркем балалары белән ерак булмаган урынга бару каралса, мәктәпкәчә өлкән яшьтәге балалар белән парк, урманга, берәр ерак урамга бару мөмкин.

   Максатлы саф һавадв йөрүнең бер төре – экскурсия. Бала табигый шартларда сезонлы үзгәрешләрне күрә, кешенең әлеге шартларга яраклашуы белән таныша, табигатьнең кешегә хезмәт итүен күзәтә.

   Экскурсия табигатьне һәм авыл хуҗалыгын күзәтү буларак аерыла. Табигатьне күзәтү әзерлекле әңгәмә белән башлана, коллектив рәвештә тәҗрибәләр алып барыла, табигй материаллар җыела, алар белән уеннар оештырыла. Йомгаклау өлешендә тәрбияче табигатьнең тулы картинасына игътибарны юнәлтә. Авыл хуҗалыгы эшчәнлеген күзәтүләрен оештыру балаларда танып белү активлыгы даирәсен киңәтә. М-н, икмәкнең өстәлгә килгәнче нинди юллар һәм куллар аркылы үтүен өйрәнү, күзәтү оештыру мөмкин. Шул ук вакытта хезмәт ияләренә карата хөрмәт, кызыксыну, горурлану тәрбияләү башкарыла.

   Экскурсиянең төп өлеше – коллектив күзәтү. Монда бурычлар хәл ителә. Тәрбияче балаларга предмет яки  күренешләрнең характерл билгеләрен ачыкларга һәм ассызыкларга ярдәм итә. Биредә төрле алымнар ( сораулар, табышмаклар, шигырьләр, күзәтү эшчәнлеге, уеннар ) кулланыла. Тәрбияче күзәтүне хикәяләү һәм аңлатулар белән тулыландыра.

   Күзәтү процессын  балалар әдәбияты белән тулыландыру әһәмиятле. Төп өлешне тәмамлау балаларга кызыксыну бирергә тиеш. Азактан табигый материалларны җыйнау игътибарны хайваннар яки үсемлекләргә бирү белән бер рәттән сак караш тәрбияләүгә дә юнәлтелә.

   Ял итү дәверендә, җелган материал бүленә, урнаштырыла. Ан уеннарда һәм шөгыльләрдә куллану отышлы. Мәсәлән, уеннар: “Исеннән бел”, “Тынып бел”, “Үсемлекне яфрагыннан таны”, “Ботагына күрә үз агачы” һ.б. – аша балаларда предметлар, үсемлекләр турнда белем һәм күзаллаулары ныгытыла.

   Авыл хуҗалыгы буенча оештырылучы экскурсияләр дә күп төрле: кырда, болында, бакчада, оранжереяда һ.б. Бу экскурсияләр балаларга кешенең табигатькә катнашлыгын күрергә, үсемлекләр һәм хайваннарны үстерүдә көчен билгеләргә ярдәм итә. Кешеләрнең хезмәтен үз күзләре белән күрү бала өчен кызыклы була.

   Максатлы саф һавада йөрүләрне оештыру билгеле бер куркынычсызлык кагыйдәләрен  үтәүне таләп итә.

   Беренчедән, үтеләсе маршрут балалар бакчасы мөдире тарафыннан җентекләп өйрәнелә һәм кабул ителә.

   Икенчедән, бу төр чара планлаштырыла, кирәкле предметлар тупланыла. Әлеге предметларга шәхси рюкзаклар, чиста һәм эчәргә яраклы су, бала һәм олы кешеләр санынча бер тапкыр кулланрга мөмкин стаканнар, сабын, салфеткалар, дидактик уеннар өчен атрибутлар керә. Әгәр барасы һәм тукталасы урынны чистартырга кирәк икән, кечкенә тырмалар, көрәкләр һәм чүп өчен капчыклар алына.

   Өченчедән, аптечка булуы мөһим. Балаларны җитәкләүче һәр олы кеше анда нәрсә булуын, кулланылышын белергә тиеш.

   Дүртенчедән, катнашучыларның барысы да һава торышы һәм сезонга карап киенгән булуы мәҗбүри.

   Бу төр эшчәнлекне куллану балаларны табигатьтә булуга күнектерә, гаҗәпләнергә өйрәтә, әйләнә- тирә дөньяга кызыксынулы һәм сак караш тәрбияли, туган якның мөһим объектлары белән таныштыра, үсемлекләр һәм хайваннар турындагы  белемнәрен  үстерә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кыш көне саф һавада күзәтүләр.

Олылар төркеме өчен саф һавада күзәтүләр....

Тәрбиячеләргә консультация “Әти-әниләр белән баланы дөрес тәрбияләү”

В данном материале описывется работа с родителями по правильному воспитанию детей....

Тәрбиячеләр өчен консультация "Уен гына димә, уйдырып әйтә бел уенны"

для воспитателей старших, подготовительных к школе групп...

"Ана телен өйрәнүдә уеннарның йогынтысы" тәрбиячеләр өчен консультация

ldquo;Уен, иң гади һәм катлаулы процессларның формалашуына йогынты ясап, психологик һәм педагогик чара буларак, баланың һәр яктан үсешенә ярдәм итә”, -  дип язган галим – педагог...

Консультация: “Әти- әниләр белән конкурсларда катнашу эшчәнлеген оештыру очен психологик-педагогик шартлар”

Консультация “Әти- әниләр белән конкурсларда катнашу эшчәнлеген оештыру очен психологик-педагогик шартлар&rdquo...