Интегрированное занятие в старшей группе "Натюрморт"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Насыбуллина Рахиля Габдулхаковна

Образовательная область художественно-эстетическое развитие.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл natyur.docx14.78 КБ
Файл natyurmort_st.gr_.pptx2.66 МБ

Предварительный просмотр:

Тема. Натюрморт белән танышу.

Максат. Балаларга сынлы сәнгать жанрлары (портрет, пейзаж, натюрморт) турында белемнәр бирү. Тозлы камырдан ипи ризыклары әвәләп натюрморт ясарга өйрәтү. Матурлыкны тоя белү, эстетик зәвык тәрбияләү.

Материаллар. Репродукцияләр, киселгән рәсемнәр, натюрмортлар, тозлы камыр, такталар, таякчыклар, тастымаллар, презентация.

Эшчәнлек барышы.

  1. Б.Рәхмәт “Рәсемнәр ясыйбыз” шигырен хәрәкәтләр белән сөйләү.

Бакчада барысы бар,   -       куллар алга      

Тик менә юк таулар,     -       куллар өскә          

Елгалар, урманнар.       -       куллар белән дулкын сызык

Ә кирәк булганда          -      

Ясыйбыз урамнар         -        бер урында атлау

Ямь-яшел урманнар,    -        кулларны өстә селкү

Төлкеләр, куяннар –      -       аяк очларында уңга сулга борылу

Бик оста без аңар.         -        учларны ышкыйбыз

Бездә бар буяулар        -        бармакларны күрсәтү

Ак, кызыл, ал, сары,      -        бармакларны бөкләү

Зәңгәре, яшеле.

Ясыйбыз битләргә бик матур рәсемнәр.

  1. Табышмак әйтәм:

Кем пумала, буяу белән үз серен сөйли белә? (рәссам)

  • Рәссам  нәрсә эшли ? (рәсемнәр, картиналар ясый)
  • Нәрсәләр ясый? (кешеләрне, табигатьне, җәнлекләрне...)
  • Нәрсә өчен ясый? (соклану өчен, ләззәт алу өчен, матурлык өчен...)
  • Чын рәссамнарның картиналарын карыйсыгыз киләме?

Экранда карыйлар. Тәрбияче аларның репродукцияләр генә булуын, чын картиналарны музейга барып карарга кирәклеген әйтә.

  • Әгәр дә рәссам кешеләрне ясаса, бу картина ничек дип атала, нинди жанрга кертәләр, беләсезме? (портрет)
  • Табигать ясалган картиналар пейзаж була.
  • Ә бүген сезгә бик таныш булган әйберләр ясалган картиналарны карарбыз. (Төрле натюрмортлар карау)

Натюрмортта чәчәкләр, яшелчә-җиләк-җимеш, гөмбәләр, савыт-саба, ипи ризыклары ясалган булуын күзәтәләр. Һәм аларның я өстәлдә, я вазада, я кәрзиндә матур итеп урнашуына игтибар итәләр.

  Өстәлдә чынаяк торса,

  Язур графинда морс,

  Бәллүр савытта розалар

  Яки ваза бронзадан.

  Груша, алма яисә торт

  Картинада ясалса-

  Бу атала натюрморт.

Ял итеп алабыз. Натюрморттагы чәчәкләрне җыябыз.

“Болында” җырлы уены.

Мин йөрим болында,

Чәчәкләр күп монда.

Чәчәкләр мин җыям

Рәсемен ясап куям.

Гөлчәчәкләр күренде һәм кояшка үрелде.

Аларга җылы кирәк кояш астында рәхәт.

Ике натюрмортны кисәкләрдән җыялар һәм җиләк-җимеш белән яшелчә ясалуын истә кадыралар.

Ипи ризыкларыннан төзелгән натюрмортны карыйлар. Натюрмортта кеше хезмәте дә күренүен ачыклыйлар.

-Рәссам иң элек ясый торган әйберләрен сайлап алып төзеп куя, җентекләп өйрәнә. Без дә карыйк әле.

-Ә хәзер үзебез әвәләп натюрморт төзеп карыйк. Камырдан ипи ризыклары әвәлиләр һәм бер савытка тезеп куялар.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 16

Роза - гөлчәчәк

Слайд 17

Акчәчәк - ромашкалар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия в старшей группе «Каша – матушка наша» (конспект совместной образовательной деятельности в старшей групп

в данном занятие интегрируются следующие области: развитие речи, социализация, познание, здоровье. Дается представление о крупах, какие каши можно из них готовить....

Конспект открытого интегрированного занятия в старшей группе «Путешествие - по сказкам». Воспитатель старшей группы: Азарнова Татьяна Борисовна

Конспект открытого интегрированного занятия в старшей группе «Путешествие - по сказкам».Воспитатель старшей группы: Азарнова Татьяна Борисовна...

План-конспект занятия ( старшая группа) :Конспект интегрированного занятия для старшей группы «Путешествие в прошлое», посвящённое 75-летию снятия блокады Ленинграда (Совместно с родителями)

В РАМКАХ ПРОЕКТА " НИКТО НЕ ЗАБЫТ, НИЧТО НЕ ЗАБЫТО" , БЫЛО РАЗРАБОТАНО И ПРОВЕДЕНО ЗАНЯТИЕ СОВМЕСТНО С РОДИТЕЛЯМИ ДЛЯ СТАРШЕЙ ГРУППЫ К 75- ЛЕТИЮ СНЯТИЯ БЛОКАДЫ ЛЕНИНГРАДА....

Итоговое интегрированное занятие в старшей группе. Непосредственно образовательная деятельность в старшей группе «Поможем роботу Вектору»

Цель: Обобщение и закрепление знаний у детей старшей группы, по пройденному материалу за учебный год через организацию различных видов деятельности.Задачи:Обучающие:- закреплять характерные признаки в...

Конспект интегрированного занятия в старшей группе по речевому развитию « Откуда хлеб берётся» для старшего возраста. с использованием инструментов ТРиЗ (синквейн, системный оператор,морфологический ящик).

Вид детской деятельности: коммуникативная деятельность.Тема образовательной деятельности: "Откуда хлеб берётся".Цель:  формировать у детей представление о ценности хлеба, получение кото...

Конспект интегрированного занятия в старшей группе Конспект интегрированного занятия в старшей группе (природа, ознакомление с окружающим, рисование) «Секреты яблока»

Конспект интегрированного занятия в старшей группе (природа, ознакомление с окружающим, рисование) «Секреты яблока»...