Перспективный план по экологии
календарно-тематическое планирование по окружающему миру (средняя группа) на тему

План работы по экологическому воспитанию на татарском языке "Кышкы бакчада хезмәт һәм күзәтүләр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_bakchada_kuztulr_hm_hezmt_itug_perspektiv_plan.docx32.96 КБ

Предварительный просмотр:

                                                   КЫШКЫ  БАКЧАДА  КҮЗӘТҮЛӘР  ҺӘМ  ХЕЗМӘТ  ИТҮГӘ  ПЕРСПЕКТИВ  ПЛАН

                                                                                                            ОКТЯБРЬ

№П/П

ТЕМА

МАКСАТ

АЛЫМНАР

ҖИҺАЗЛАР

1.

Үсемлекләр  белән  таныштыру.

Балаларның  бүлмә  гөлләре  турын-

да  белемнәрен  системалаштыру.

Тышкы  билгеләренә  карап  аера  белергә  өйрәтү.

1.Гөлләрне  күзәтү, аерым  билгеләрен

рен  билгеләү.

2.Әңгәмә .

3.Су  сибү, төпләрен   йомшарту.

Яран  гөленең  төрләре, абага  гөле, лейка  белән  су.

2.

Үсемлекләр  турында  әңгәмә, төрле  яфраклы  гөлләрне  күзәтү.

Үсемлекләр  үсү  өчен  кирәкле  шартлар  турында  белемнәрен  арт-

тыру.

Мөстәкыйль  рәвештә  гөлләргә  су  сибәргә, тузаннарын  сөртергә  өй-

рәтү.

1.Гөлләрне  күзәтү.

2.Әңгәмә  уздыру.

3.Яфракларын  сөртү.

Берничә  төрле  бүлмә   гөле, лейка, дымлы  чүпрәк.

3.

Гөлләрне  карау.

Кышкы  бакчада  үсүче  бүлмә  гөллә

ре  турында  белемнәрен  ныгыту.

Гөлләргә  үсү  өчен  кирәкле  шарт-

лар  белән  таныштыруны  дәвам  итү

Балаларда  тәрбиячегә  булышу  телә

ге  булдыру.

1.Гөлләрне  карау-нинди  гөлләр  үсә?

2.Аерым  билгеләрен  күрсәтү.

3.Корыган  яфракларын  алу.

Яфраклары  саргая  башла-

ган  гөлләре, кайчы.

4.

Түтәлдә  үсә  торган  гөлләрне  кышкы  бак-

чада  тәрбияләү.

Үсемлекләр  үсү  өчен кайбер  шарт-

лар  җитеп  бетмәгән  очракта  алар-

ны  кышкы  бакчада  тәрбияләп  булу

ын  аңлату.

Табигать  почмагында  үзләрен  дө-

рес  тотарга  өйрәтүне  дәвам  итү.

1.Түтәлдән  казып  алган  гөлләрне  ка-

рау, күзәтүләрдән  чыгып  әңгәмә  узды-

ру.

2.Савытларга  балчык  әзерләү.

3.Күчереп  утыртуда  балаларның  булы-

шуы.

Гөл  савытлары, канна  гөле, лейка  белән  су, кечкенә  көрәкләр, алъяпкычлар.

                                                                                                              НОЯБРЬ

№П/П

ТЕМА

МАКСАТ

АЛЫМНАР

ҖИҺАЗЛАР

1.

Аквариум  балыклары.  

Яшь  үзенчәлекләренә  туры  китереп  аквариум  балыклары  белән  таныш-

тыру.

1.Табышмак  әйтү.

2.Балыкларның  төрлелеген  карау, кайда  яшәүләрен  ачыклау.

3.Балыкларның  яшәеше  турында  әңгә-

мә.

4.Балыкларны   ашату.

Аквариум, балыклар, ашату  өчен  җим (дафния).

2.

Аквариум  балыклары.

Аквариум  балыклары  белән  таныш

тыуны  дәвам итү.

Алган  белемнәрен  камилләштерү.

Аквариумдагы  балыкларны карау,алар-

ны  ашату.

Аквариум, балыклар, ашату  өчен  җим (дафния).

3.

Аквариумдагы  суны  алыштыру.

Балыкларга  яшәү  өчен  кирәк  бул-

ган  шартлар  турында  белемнәрен  киңәйтү.

Суны  дөрес  алыштырырга, эшне  башкарганда  пөхтә  булырга  өйрә-

тү.

1.Балыкларның  яшәеше  турында  әңгәмә.

2.Аквариумдагы  суны  алыштыру.

3.Балыкларны  ашату.

Балыклар  белән  аквариум, сачок, балыкларны  салу  өчен  банкалар, кружка.

4.

Ташбаканы  күзәтү.

Ташбаканың  тышкы  билгеләрен, үз-үзен  тотышын  тасвирлап  сөйләргә  өйрәтү.

1.Ташбаканы  күзәтү.

2.Ташбака  төрләре  турында  рәсемнәр  карау.

3.Ташбаканы  ашату.

Ташбака, ашату  өчен  яшел

чәләр.

                                                                                                        ДЕКАБРЬ

№П/П

ТЕМА

МАКСАТ

АЛЫМНАР

ҖИҺАЗЛАР

1.

Тәҗрибә  үткәрү:суның парга  әйләнүе.

Суның  барлык  тереклек  ияләренә  кирәкле  булуын  төшендерү.

Су  җылы  урында  торса  өлешчә  парга  әйләнүен  аңлату.

Әйләнә-тирәне  танып  белергә  өй-

рәнү  теләге  булдыру.

1.Табышмак  әйтү, суның  әһәмияте  ту-

рында  әңгәмә  үткәрү.

2.Суның  парга  әйләнүен  күзәтү  буенча  тәҗрибә  үткәрү.

Ике  стакан  белән  су, капкач.

2.

Тәҗрибә  үткәрү:Һава  белән  тәҗрибә  үткәрү.

Тере  булмаган  әйберләр  турында-

гы  күзаллауларын  киңәйтү.

Чиста  һаваны  саклау теләге  булды-

ру.

Һава  белән   тәҗрибәләр  үткәрү.

Вентилятор, полиэтилен  пакет.

3.

Суган  утырту.

Суганчалар  турында  төшенчә  бирү.

Суганның  бүлмәдә  үсү  өчен  нинди  шартлар  кирәклеге  белән  таныш-

тыру.

Җир  белән  пөхтә  эшләргә  өйрәтү.

Үз  эшеңнең  нәтиҗәсен  күрә  белер-

гә  өйрәтү.

1.Суган  турында  табышмак  әйтү.

2.Суганны  карау, файдалы  якларын  искә  төшерү.

3.Хезмәт-суганны  тартмаларга  утырту.

Җир  белән  тартмалар, су-

ган, су  белән  лейка.

4.

Кошларны  ашату  өчен  бодай  чәчү.

Кошларның  яшәү  шартлары  белән  таныштыруны  дәвам  итү.

Кошларга  карата  сакчыл  караш  тәрбияләү.

Бодай  утыртырга  өйрәтү.

1.Кошлар  турында  кыскача  әңгәмә.

2.Кошлар  яратып  туклана  торган  үсемлекләр  турында  әңгәмә.

3.Бодай  утырту.

4.Эш  урынын  тәртипкә  китерү.

Җир  белән  тартма,бодай  орлыгы, лейка  белән  су.

                                                                                                          ЯНВАРЬ

№П/П

ТЕМА

МАКСАТ

АЛЫМНАР

ҖИҺАЗЛАР

1.

Салат  утырту.

Үсемлекләрнең  үсүе  өчен  кирәкле  шартлар  турындагы  белемнәрен  камилләштерү.

Хезмәт  тәрбиясе  бирү.

Экологик  күзаллауны  үстерү.

1.Узган  шөгыльләрдә  нәрсәләр  утырттык-искә  төшерү.

2.Үсемлекләр  үсәр  өчен  кирәкле  шартларны  ачыклау.

3.Салат  утырту,су  сибү.

4.Йомгаклау.

Тартма  белән  җир,салат  орлыгы, лейка  белән  су.

2.

Тутый  кошны  күзәтү.

Тутый  кошның  тышкы  кыяфәте,

тән  төзелеше  турындагы  белемнә-

рен  киңәйтү, аның  турында  төшен-

чә  бирү.

Хезмәт  тәрбиясе  бирү, сак караш  тәрбияләү.

1.Тутый  кошны  күзәтү.

2.Вольерны  чистарту, ашарга  кую.

Читлектәге  тутый  кош, җим, савыт  белән  су, читлекне  чистарту  кирәк-яраклары.

3.

Ояларны  чистарту.

Кошлар  турында  кайгыртучанлык  тәрбияләү.

Кош  ояларын  чистартырга  өйрәтү,

эшне  чиста, пөхтә  башкару.

1.Кошлар  турында  кыскача  әңгәмә  уз-

дыру.

2.Ояларны  чистартырга  кирәклеге  ту-

рында  сөйләшү, эш  планын  төзү.

3.Тутый  кош  ояларын  чистарту.

4.Эшкә  йомгак  ясау.

Газеталар, савыт  белән  су, тутый  кошлар  өчен  җим.

4.

Каен  һәм  тирәк  агачла-

рының  бөреләрен  карау

Агачларны   тышкы  билгеләренә  карап  аера  белергә  өйрәтү.

Үсемлекләрнең  үсү  шартлары  бе-

лән  таныштыруны  дәвам итү.

Табигатькә  сакчыл  караш  тәрбия-

ләү.

1.Саф  һавада  күзәтүләрдән  чыгып  агач  һәм  куакларның  охшаш  һәм  аерым  яклары  турында  әңгәмә.

2.Агач  ботакларын  суга  утырту-көнен   билгеләү.

Ваза  белән  су, каен  һәм  тирәк  агачы  ботаклары.

                                                                                                          ФЕВРАЛЬ

№П/П

ТЕМА

МАКСАТ

АЛЫМНАР

ҖИҺАЗЛАР

1.

Бүлмә  гөлләрен  тәрби-

яләү.

Балаларның  гөлләр  үсәр  өчен  якты

лык, дым,яхшы  туфрак, җылылык  кирәклеген  белүләрен  ачыклау.

Гөлләргә  су  сибү,йомшарту,яфракларын   төрле  юллар  белән (пумала,чүпрәк  белән сөртү,су  бөркү)  чиста  тоту  күнек-

мәләрен  ныгыту.

Матурлыкка  соклана  белергә  өйрә-

тү.

1.Бүлмә  гөлләрен  карау, исемнәрен  искә  төшерү.

2.Гөлләр  үсү  өчен  кирәкле  шартларны  искә  төшерү.

3.гөлләрне  тәрбияләүнең  алымнарын  искә  төшерү.

4.Гөлләрне  төрле  ысуллар  белән  юу-балаларның  хезмәте.

Берничә  бүлмә  гөле, йом-

шак  чүпрәк, савыт  белән  су,пульвилизатор.

2.

Кышкы  бакчада үзгәре-

шләр. (Тынычлык  ярату

чы  гөлләр).

Бүлмә  гөлләренең  төрле  булулары  турында  белемнәрен  ныгыту.

Гөлләрне  тәрбияләү  шартларын  ныгыту.

Кызыксыну, танып  белү  сәләтләрен  үстерү.

Матурлыкка   соклану  хисе  тәрбия-

ләү.

1.Тынычлык  яратучы  гөлләрне  карау, чагыштыру.

2.Хезмәт-гөл   яфракларын  сөртү,төплә-

рен  йомшарту.

3.Релоксация.

Цикломен, глоксиния, амариллис  гөлләре, лейка  белән  су, таякчыклар, чүпрәк.

    3.

Бүлмә  гөлләрен  үрчетү.

Бүлмә гөлләрен  төрле  юллар  белән  үрчетергә  мөмкин  булуын  аңлату.

Күчереп  утыртырга  өйрәтү.

1.Гөлләрне  күчереп  утыртуның  әһәмия

те  турында  әңгәмә.

2. Яшь  үзенчәлегенә  туры  китереп,тәр-

бияче  теләге  буенча  гөлләрне  күчереп  утырту.

3.Эшләнгән  эшкә  йомгак  ясау.

Гөл  үсентеләре, гөл  савыт-

лары  белән  җир, лейка  бе-

лән  су.

4.

Суга  утыртылган  каен  һәм  тирәк  ботакларын-

дагы  бөреләрне  карау.

Күзәтүчәнлекне  арттыру, сөйләм  телен  баету.

Алган  белемнәрен  ныгыту.

1.Ел  фасылы  турында  әңгәмә.

2.Агач  һәм  куаклар  рәсемнәре  карау.

3.Вазада  утыртылган  ботакларны  карау, үзгәрешләрне  билгеләү, ни  өчен  үзгәрешләр  булуын   ачыклау.

Картина, рәсемнәр, бөрелән

гән  агач  ботаклары.

                                                                                                                  МАРТ

№П/П

ТЕМА

МАКСАТ

АЛЫМНАР

ҖИҺАЗЛАР

1.

Тәҗрибә  үткәрү:кишер  белән  чөгендерне  яшел-

лек  өчен  утырту.

Кишер  белән  чөгендернең  тамыр-

азыклар  семьялыгына  керүен  аңла-

ту.

Тамыразыкны  утырткач  яшел  са-

бак-яфракчыгы  турында  белешмә  бирү;су  сибеп  күзәтеп  торырга  ки

рәклекне  аңлату.

Табигатьтәге  үзгәрешләрне  кызык-

сынып  күзәтү  теләге  булдыру.

1.Кишер  һәм  чөгендерне  карау, әңгәмә  үткәрү.

2.Тамыразыкларны  утырту, су  сибү.

3.Эшкә  йомгак  ясау.

Орлыктан  утыртылган  үсе-

ше  турында  схема, тартма  белән  җир, кишер  белән  чөгендер, лейка   белән  су.

   2.

Яңа балык-меченосецны  күзәтү.

Балыкларның  яшәү  шартлары  бе-

лән  таныштыруны  дәвам  итү.

Яңа  балык  белән  таныштыру, исе-

мен  әйтергә  , балыклар  арасыннан  танырга  өйрәтү.

1.Ниди  балыкларны  беләбез?-искә  төшерү.

2.Балыкларның  яшәве  өчен  экологик  чиста  шартлар  кирәклеге  турында  сөйләшү.

3.Балыкны  күзәтү-тышкы  күренеше, үз-үзен  тотышы, башка  балыклардан  аерылып  торуы.

Аквариумдагы  балык, җим.

    3.

Гуппи  балыкларының  маймычларын  күзәтү.

Балыкларның  үсүе  өчен  кирәкле  шартлар  белән  таныштыруны  дә-

вам  итү.

Балыкларны  тышкы  билгеләренә  карап  аера  белергә  күнектерү.

Күзәтүчәнлек, сакчыллык  тәрбия-

ләү.

1.Балыклар  турында  әңгәмә.

2.Рәсемнәр  карау.

3.Маймычларны  күзәтү.

4.Йомгаклау.

Банка  белән  маймычлар.

4.

Аквариум  үсемлекләре  белән  таныштыру.

Аквариумның  кечкенә  сулык  бу-

луын  төшендерү.

Балыкларның  яшәү  шартлары  бе-

лән  таныштыруны  дәвам  итү.

Аквариум  үсемлекләре  белән  та-

ныштыру.

1.Аквариумны  карау, нинди  балыклар  булуын  ачыклау, тагын  нәрсәләр  булу-

ын  әйтү.

2.Аквариум  үсемлекләрен  карау, таныш

тыру.

3.Балыкларны ашату.

Балыклар  өчен җим, аквариум  үсемлекләре (кабомба, элодея).

                                                                                                                 АПРЕЛЬ

№П/П

ТЕМА

МАКСАТ

АЛЫМНАР

ҖИҺАЗЛАР

    1.

Чәчәк  орлыкларын  карау.

Чәчәкләрне  орлыктан  үрчетеп  булуын  аңлату.

Табигатькә  сак  караш  тәрбияләү.

Матур  чәчәкләр  үстерү  теләге  булдыру.

1.Ел  фасылы  турында  әңгәмә.

2.Бакча чәчәкләре  турында  рәсемнәр   карау, әңгәмә  үткәрү.

3.Чәчәк  орлыкларын  карау, кайсы  ор-

лык  нинди  чәчәкнеке  булуын  аңлату.

Чәчәк  рәсемнәре, төрле  чәчәк  орлыклары.

   2.

Кашкарый  белән  бәрхет  чәчәкләре  чәчү.

Чәчәкләре  дөрес  утыртырга  өйрәтү.

Чәчәк  исемнәрен  белүләрен  ныгыту.

Табигатьне  матур  итеп  күрә  белергә  өйрәтү.

1.Бакча  чәчәкләре  турында  әңгәмә,

орлыкларын  карау.

2.Чәчәкләрне  орлыктан  утырту.

3.Башкарылган  эшкә  йомгак  ясау.

Кашкарый, бәрхет  чәчәк-

ләре  орлыклары, тартма  белән  җир, лейка  белән  су, алъяпкычлар.

    3.

Бальзамин  гөле  утырту.

Бальзамин  гөле  турында  төшенчә  бирү.

Гөлне  нинди  шартларда  үсүен  искә  төшерү.

Үсемлекләргә  карата  сакчыл  караш  тәрбияләү.

1.Гөлләр  турында  әңгәмә.

2.Гөлне  утырту.

3.Башкарылган  эшкә  йомгак  ясау.

Бальзамин  үсентесе, тартма  белән  җир, лейка  белән  су.

4.

Дәвалау  үзлекләренә  ия  булган  гөлләр  белән  таныштыру.

Бүлмә  гөлләренең  дә  дәвалау  үз-

лекләренә  ия  булуларын  аңлату.

Алоэ, каланхоэ  гөлләре  белән  та-

ныштыру, исемнәрен  дөрес  әйтергә  өйрәтү.

1.Гөлләрнең  төрлелеге  һәм  охшаш  як-

ларын  искә  төшерү.

2.Шигырь   уку.

3.Алоэ,каланхоэ  гөлләре  белән  таныш-

тыру, бу  гөлләрнең  дәвалау  үзлекләренә  ия  булуы  турында  сөйләү.

4.Рәсемнәр  карау, шигырьләр  уку.

Рәсемнәр, алоэ, каланхоэ  гөлләре.

                                                                                                                  МАЙ

№П/П

ТЕМА

МАКСАТ

АЛЫМНАР

ҖИҺАЗЛАР

    1.

Кышкы  бакчадагы  те-

реклек  ияләрен  күзәтү:

кошлар, ташбака,әрлән.

Тереклек  ияләренә  карата  шәфкать

лелек, миһербанлылык  тәрбияләү.

Аларның  яшәү  шартлары  белән  таныштыруны  дәвам  итү.

1.Кошлар  турында  әңгәмә, тутый  кошларны  карау.

2.Ташбака  турында  әңгәмә, ташбаканы  күзәтү, аны  ашату.

3.Әрләнне  күзәтү. Яшәү  шартлары  белән  таныштыру, аны  ашату.

Читлектәге  тутый  кошлар, ташбака, әрлән.

  2.

Аквариумдагы  әкәм-төкәмне  күзәтү.

Әкәм-төкәмнең  яшәү  рәвеше  белән  таныштыру, аның  файдасы  турында  мәгълүмат  бирү.

Игътибарлылык, тирә-юньгә  сакчыл  караш  булдыру.

1.Аквариумдагы  балыклар, үсемлекләр-

не  карау, әңгәмә  үткәрү.

2.Әкәм-төкәмне  күзәтү, яшәү  рәвеше  белән  таныштыру.

Аквариумдагы  балыклар, әкәм-төкәм.

    3.

Тәҗрибә  үткәрү:балчык, ком-аларның  сыйфаты, үзенчәлекләре.

Табигатьтә  бар  нәрсәнең  дә  үз-

кыйммәте  булуын  төшендерү.

Балчык  һәм  комның  әһәмиятен  өйрәтү.

Җир  өслегендә  чисталыкны  сак-

ларга  кирәклеген  төшендерү.

1.Балчык, ком  турында  әңгәмә, үзлеклә-

рен  билгеләү.

2.Ком  һәм  балчык  белән  тәҗрибә үт-

кәрү.

3.Җирдәге  үсемлекләр  турында  әңгәмә.

Савыт  белән  балчык, ком, су, тәҗрибә  өчен  савытлар, фильтр  ролен  үтәүче  тукыма.

4.

Чәчәк  үсентеләрен  клумбаларга  күчерү.

Кышкы  бакчада  башланган  эшнең  нәтиҗәсен  күрә  белергә  өйрәтү.

Хезмәт  тәрбиясе  бирү.

Чәчәкләрнең  кешеләргә  шатлык  ки

терүен  төшендерү.

Матурлыкны  күрә  белергә, сакларга  өйрәтү.

Әзер  түтәлләргә  тәрбияче  ярдәмендә  чәчәк  үсентеләре  утырту, су  сибү.

Үсентеләр, эш  кораллары, лейка  белән су.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Перспективный план по экологии ( от 3х до 7 )

  Перспективный план по экологии ( возраст от 3 до 7 лет)        ...

Перспективный план по экологии на сентябрь в старшей группе

Наблюдения на прогулке, экспериментальная деятельность, беседы, игры, чтение художественной литературы, заучивание, труд в уголке природы и на прогулке....

Перспективный план по экологии

Важнейшей задачей является обогащение личного опыта положительного, гуманного взаимодействия ребенка с природой, расширение экологически ценных контактов с растениями и животными, объектами неж...

Перспективный план по экологии для детей старшего возраста.

ОСНОВНЫЕ ЗАДАЧИРАБОТЫ 1. Образовательные:  формирование экологических представлений о взаимосвязях в природерасширить знания детей о животном и растительном мир...

ПЕРСПЕКТИВНЫЙ ПЛАН ПО ЭКОЛОГИИ В СТАРШЕЙ ГРУППЕ

Программное содержание: Дать детям понятие о звуках и буквах, а также органах артикуляции. Учить произносить отдельные звуки и звукоподражание, понимать, что слова состоят из звуков, звучат по-р...

ПЕРСПЕКТИВНЫЙ ПЛАН ПО ЭКОЛОГИИ В СТАРШЕЙ ГРУППЕ

Программное содержание: Познакомить детей с термином «слово». Учить различать звуки и слова. Дать понятие, что звуки сливаясь, образуют слова. Учить различать длинные короткие слова по их звучанию. Ра...

перспективный план по экологии младшая группа.

"Экологическое воспитание детей младшего возрастта в условиях реализации ДОУ".Цель: Воспитание бережного и правильного отношения к природе. Формирование навыков заботливого отношения к объектам живой ...