Экологик проект эшчәнлеге “Балалар мәйданчыгын төзекләндерү”
проект по окружающему миру (средняя группа) на тему

В проекте описывается совместная работа с детьми, родителями по экологическому воспитанию. Привитие экологического самосознания.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologik_proekt_eshchnlege.docx16.67 КБ

Предварительный просмотр:

Экологик проект эшчәнлеге

Тема: “Балалар мәйданчыгын төзекләндерү”

Сибгатуллина А.М.

Казан шәһәре, Совет районының

230 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Теманың актуальлеге.

               Белгәнебезчә һәр ел саен Татарстаныбызда шәһәр, авыл, районнарда җәмәгать паркларын, балалар мәйданчыкларын, күп катлы ишек алларын, мәктәп, балалар бакчасы территорияләрендә төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре алып барыла. Бу эшләргә безнең хөкүмәтебез зур игътибар бирә һәм бүгенге көндә дә актуаль мәсьәлә булып тора. Чөнки без барыбыз да үзебез яшәгән шәһәр һәм авылларыбыз, районнарыбыз, ишек алларыбызның чиста һәм чәчәккә күмелеп утыруынтелибез. Ләкин һәр йорт  ишек алдына кереп җитеп булмый. Анда яшәүче һәркем аз гына булса да үз көчен кетрсә, ишек алларыбыз гөл булыр иде. Юкка гына әйтмиләр бит:”Тамчыдан күл җыела”.

             Соңгы елларда безнең Дәрвишләр бистәсендә дә күп катлы йортлар каршында төрле – төрле чәчәк утыртылган клумбалар барлыкка килде. Шул йортта яшәүче активистлар яз җиткәч ишек алларында чәчәкләр утыртып үстерәләр. Андый йорт каршыннан узганда:”Бу йортта киң күңелле, тырыш һәм матурлыкны яратучы кешеләр яши икән “ –дип китәсең.  Күп катлы йортларыбызның “матур күлмәк” киюе бистәбезне тагын да күбрәк матурлый.

              Ишек алларын төзекләндерү эшләре буенча балалар бакчалары да ел саен киң эш алып баралар. Билгеле инде мондый эшләр ата – аналар ярдәменнән башка тормышка ашырыла алмый. Быел да без үзебезнең уртанчылыр төркеме балалар мәйданчыгын тагын да матурлыйсыбыз, төзекләндерәсебез килә. Чөнки бала тирә – юньдә гүзәллекне, матурлыкны кечкенәдән күреп үссә, киләчәктә ул үзе дә шул матурлыкны һиччиксез тудырырга омтылачак.

               Төзекләндерү эшләре балалар тәрбияләүдә күп кенә мәсьәләләрне чишәргә булыша. Балалар табигать кочагында уйныйлар, экологик белемнәр ала, тирә – юнь белән таныша, физик үсеш, акыл, әхлак, эстетик тәрбия ала. Шуңа күрә дә балаларыбызда дөрес тәрбия һәм белем чаралары булдыру өчен без педагоглар, ата – аналар көчебездән килгәнчә барлык уңайлыкларны тудырырга тиешбез. Киләчәктә безнең балаларыбыз белемле, әхлаклы, сау – сәламәт, матурлыкка омтылучан, көчле ихтиярлы, табигатьне Һәм үз илен яратучы гражданнар булып үссеннәр иде.

Проетның максаты:

  • балалар бакчасы мәйданчыгын төзекләндерү, тирә – юнен матурлау һәм яшелләндерү;
  • балалар бакчасы мәйданчыгында төрле макетлар ясау;
  • ата – аналар белән бергәләп эш алып баруны ныгыту, иҗади эшләр планлаштыру.

Проектның бурычлары:

  • балалар уены өчен мәйданчыкта уңайлыклар булдыру;
  • балаларга ял итәр өчен өстәл һәм урындыклар чсау;
  • балалар бакчасының эстетик зәвыгын тулыландыру;
  • чәчәк түтәлләрен яңарту, шиналарны буяу;
  • табигатькә карата кайгыртучанлык, үсемлекләргә сак караш тәрбияләү;
  • көчтән килгәнчә табигатьне саклау, чистарту максатында оештырылган чараларда катнашу.

Проектның төре: иҗади

Проектның дәвамлылыгы: озак вакытлы (март – август)

Проектта катнашучылар: тәрбиячеләр, ата – аналар, балалар бакчасы эшчеләре, балалар.

Көтелгән нәтиҗәләр: План буенча куелган бурычларны тормышка ашыру, ата – аналарның ярдәменә таяну. Балалар бакчасы ишек алдына чәчәк түтәле “Альпа тавы”, сукмак, тегермән, кое макеты эшләп кую. Балалар мәйданчыгын эстетик зәвык белән матурлау һәм яшелләндерү. Балаларда өлкәннәр тудырган матурлыктан шатлану һәм аларга сак караш тәрбияләү. Тирә – юньдәге гүзәллекне күрә, тоя һәм аңлый белү хисләре тудыру. Экологик белемнәр бирү һәм табигатьтә үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен аңлы рәвештә үтәргә өйрәтү.

Проектның этаплары

  1. Әзерлек этабы:

- ата – аналар җыелышы уздыру;

- балалар бакчасындагы мөмкинлекләрне ачыклау;

-балалар мәйданчыгында отышлы урыннврны билгеләү;

-проект эше өчен җаваплы ата – аналарны билгеләү;

- төзекләндерү эшләренә кызыклы информацияләр җыю;

- чәчәк орлыклары чәчү өчен савытлар, орлыклар булдыру(март).

  1. Төп этап:(практик)

– орлыкларны чәчү һәм үстерү, тәҗрибәләр уздыру, үсеш чорын күзәтү;

- ата – аналар ярдәме белән машина шиналары, ташлар, кара туфрак китертү;

- тегермән һәм кое макеты өчен такталар, буяулар, кадаклар әзерләү.

     3.   Йомгаклау этабы:

            - эшләнгән эшкә нәтиҗә ясау;

            - киләчәккә планнар кору;

            - фотоконкурс: “Балалар мәйданчыгы 2018” оештыру;

            - эшләнгән эшләргә йомгак һәм презентация эшләү.

             Эшчәнлек барышы:

  1. Шиналарны буяу, чәчәк рассадаларын ачык грунтка күчереп утырту;
  2. “Альпа тавы “ ясау;
  3. Такталардан машина макетын төзү;
  4. Бруслардан кое һәм тегермән оештыру;
  5. Балаларга ял итү өчен өстәл һәм урындыклар ясау;
  6. Шиналардан “миньоны” макетын ясау һәм буяу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасының җәйге мәйданчыгын җиһазлау

Күпчелек вакытларын балалар-балалар бакчасында үткәрәләр. Балалар бакчасын көндә нинди дә булса яңалык өстәлеп торучы, аңлаешлы, уңайлы итеп планлаштырылган уен зоналарын булдырырга кирәк.. Бу у...

"Тылсымлы сүзләр". Гомуми сөйләм җитлекмәгәнлеге булган өлкән мәктәпкәчә балалар өчен инновацион проект.

Хәзерге вакытта ата-аналар балаларга тирә-юньдәге кешеләр белән аралашуга күбрәк ирек бирергә омтылалар, башка кешеләр белән аралашу культурасын тәрбияләүгә тиешле игътибар бирмиләр. Билгеле аралашу ш...

Зурлар төркемендә озакка сузылган проект эшчәнлеге "Икмәк - яшәү терәге".

Балаларга икмәкнең табынга нинди урау юллар белән килүен һәм аның һәркемгә кирәклеген аңлату....

Уртанчылар төркемендә озакка сузылган проект эшчәнлеге «Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы»

      Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап к...

Балалар бакчаларында проект эшчәнлеге

Балалар бакчасында проект эшчәнлеге...

Проект эшчәнлеге. Тема: “Космоска очу” (Мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Муниципаль белем бирү учреждениесе«Олы Әтнә  балалар бакчасы »        Проект эшчәнлеге.Тема: “Космоска очу” (Мәктәпкә хәзерлек...

«Балалар бакчаларында проект эшчәнлеге»

Балалар бакчаларында проект эшчәнлеге...