«Балалар бакчаларында проект эшчәнлеге»
творческая работа учащихся на тему

Мухаметдинова Альсина Алмазовна

Балалар бакчаларында проект эшчәнлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon _proekt_shemasy.doc107.36 КБ

Предварительный просмотр:

Воспитатель Мухаметдинова А.А.

Балалар бакчаларында проект эшчәнлеге

Проект методы XX йөз башында Америка педагогы, психологы, фәлсәфәчесе Джон Дьюи (1859 - 1952) тарафыннан уйлап табыла. Аның фикере буенча, белем бирү ул - "балаларның шәхсән кызыксынуларына, максатларына тәңгәл килгән максатчан эшчәнлеккә нигезләнеп төзелгән процесс".

Эзләнү эшчәнлеге. балада шатлану, кызыксыну хисләре уяту белән беррәттән, аның әхлакый, акыл, физик сыйфаталрын да үстерүгә мөмкинлекләр тудыра. Мондый эшчәнлек яңа (инновацион) технолгияләрнең бер төре булган ПРОЕКТ МЕТОДЫ ярдәмендә оештырыла.

Балалар бакчаларында проект методын куллануның төп максаты булып балаларны ирекле иҗади шәхес буларак тәрбияләү тора.

Проект методы куллану аша балаларга үсеш бирү бурычлары:

  • балаларның сәламәтлеген саклау, психологик уңай халәт тудыру;
  • танып белү сәләтен үстерү,
  • иҗади күзаллау сәләтен үстерү;
  • иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
  • аралашу, коммуникатив осталыкларын үстерү.

Проект методын куллануда:

•        тәрбияченең роле: балаларның яшь үзенчәлекләрен исәптә тоту, танып белү процессында балаларның    кызыксыну хисләрен үстерү максатыннан кирәкле шартлар тудыру, бала белән мөнәсәбәтләрне үзара аңлашу, ярдәмләшү нигезендә кору, эзләнү эшчәнлегенә этәргеч бирү ситуациясе булдыру, уен алымнары куллану;

•        балалар роле; проектның актив катнашучысы булу, барлыкка килгән проблемаларны чишү, кыенлыкларны җиңеп чыгу юлларын табу (бу проект методының төп максаты).

Проект планы балалар, ата - аналар белән берлектә төзелә, проект группасы сайлана. Проектны тормышка ашыру аны яклагач кына башлана.

Проектны тормышка ашыру принциплары:

  • системалылык;
  • яшь үзенчәлекләрен исәптә тоту;
  • ел фасылына туры килү;
  • баланың шәхесен хөрмәтләү;
  • бала белән бакчада, гаиләдә үзара аралашу, хезмәттәшлек итү эшчәнлеге оештыру.

Проект методын куллануда күздә тотылырга тиеш таләпләр:

  • беренчедән, проект эшчәлегенең нәтиҗәсе балаларга теоретик һәм приактик яктан үсеш бирүгә юнәлтелгән булырга тиеш;
  • икенчедән, куелган проблема билгеле бер логик эзлеклелектә өйрәнелергә, чишелергә тиеш: проблеманы чишү юлларын табу, гепотезалар тудыру, аларны өйрәнү; һәрьяклап тикшереп эзләнү методларын   сайлау; эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән материалларны җыйнау, анализлау, системалаштыру; нәтиҗәләр ясау,  яңа проблемалар тудыру;
  • өченчедән, проектның эчтәлеге башлангыч этапта планлаштырылган балаларның мөстәкыйль эшчәнлегенә корылырга тиеш;

Проект эше барышында тәрбияче балаларның эзләнү эшчәнлеген оештыручы, аларның һәрьяклы үсешен тәэмин итүче педагог ролен башкара.

Проектның этаплары:

  • максат кую;
  • проектны башкару формаларын эзләү;
  • проект темасы буенча барлык белем һәм тәрбия бирү процессы эчтәлеген эшкәртү;
  • әйләнә- тирә мөхитне оештыру,
  • эзләнү эшчәлегенең юнәлешен билгеләү;
  • балалар, башка педагоглар, ата - аналар белән берлектә иҗади эзләнү һәм практик эшчәнлекне оештыру;
  • проектның өлешләре буенча эш, аларга төзәтмәләр кертү,
  • проектны күмәк рәвештә тормышка ашыру һәм презентацияләү.

Проектны әзерләү буенча тәрбияче эшенең якынча планы.

  • проектның максатын билгеләү;
  • максатка ирешү   планы төзү (тәрбияче, методист ата - аналар белән эш планын һәрьяклап тикшерәләр)
  • проектның тиешле бүлекләрендә катнашу өчен башка белгечләрне җәлеп итү;
  • проектның план - схемасын төзү;
  • материал җыю;
  • план - схемага шөгыльләр, уеннар һәм балаларның башка эшчәлеген кертү;
  • өй эшләре, мөстәкыйль эш өчен биремнәр;
  • проектны презентацияләү, ачык шөгыль күрсәтү.

Балалар бакчаларында кулланыла торган проектлар классификациясе: 1\ катнашучылар составы буенча; 2\ максат буенча; 3\ тема буенча; 4\ тормышка ашыру вакыты буенча.

Проект төрләре:

  • иҗади эзләнү проекты: балалар экспериментлар үткәрә, аннан соң нәтиҗәләр буенча гәзитләр чыгарыла, драматизация уеннары оештырыла һ. б.
  • рольле - уенлы төр  (иҗади уеннар элементлары белән, ул вакытта балалар әкият геройлары роленә керәләр, барлыкка килгән проблемаларны үзләренчә чишеп чыгалар);
  • информацион - практик юнәлешле: балалар мәгълүмат җыя, тромышка ашыра, төрле формада аларны оформить итеп куя (альбомнар, витражлар, дизайн төркемнәре һ.б.)
  • иҗади (нәтиҗәне "Балалар бәйрәме", балалар дизайны, мәсәлән, "Театр атнасы" формасында оештыру)

Проектларның тематикасы һәм эчтәлеге

•        Уенлы проектлар : "Су асты патшалыгына уен - сәяхәт", сюжетлы - рольле уен "Театр", уен "Киләчәк   шәһәре төзибез", "Әкияти кар шәһәре төзү", "Әкиятләр иленә сәяхәт", "Кунаклар каршылау"

  • Иҗади проектлар : кышкы (көзге, язгы) вернисаж, музыкаль әкият, өстәл театры (әкият уйлап чыгару, геройларны, декорацияне   ясау, әти- әниләргә, кечкенәләргә әкият күрсәтү), "Күңелле ярминкә", рәсем итеп ясалган диафильмнар фильмотекасы; "Язгы тамчы" фестивале, "Торт тәмлеме?", "Пластилин дөньясында".
  • Танып   белү,   күзаллау   киңәйтү   проектлары:   "Нәрсә?   Кайда?   Ничек?"   журналы, "Математика иленә сәяхәт", "Минем шәҗәрәм" конкурсы, "Кызыл китап", "Минем шәһәрем", "Кипатларга кем рәсем төшерә?"

Проектларның дэвамлылыгы:

  • кыска вакытлы проект (1 шөгыльдән 1 көнгә кадәр);
  • дәвамлы проект (1 атнадан 3 айга кадәр)

"Минем гаиләм" проекты

Максат: балаларда үз әти - әниләренә, туганнарына карата ярату, хөрмәт итү, үзара аңлашып яшәү

хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

  • балаларны проблемалы ситуациягә кую, әти - әниләре, туганнары турында белемнәрен ачыклау;
  • балалар - әти-әниләр - туганнар арасында яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга юнәлтелгән шартлар тудыру;
  • балаларда үзләре турында кайгыртучы туганнарына карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру; Проектта катнашучылар: балалар бакчасы хезмәткәрләре, балалар, ата- аналар.

Проектны тормышка ашыру юллары.

  1. Фотолар карап чәй өстәле артында гаилә клубы утырышы.
  2. Ата-аналарны анкеталау.
  3. Белмәмеш курчагы ясау.
  4. "Гаилә белән ял итәбез" газите чыгару.
  5. Гаилә турында балалар рәсемнәре конкурсы.
  6. Белмәмеш белән бергә гаилә әгъзалары турында»ңырлар, шигырьләр, матур әдәбият уку.
  7. "Минем гаилә тугърасы" конкурсы, презентациясе.
  1. "Гаилә" уены оештыру (балалар үз әти- әниләре булып күрсәтәләр, Белмәмеш аларның кем булып эшләвен аңларга тиеш).
  1. Саф һавада әби-бабайлар, әти - әниләр|#наган уеннарны оештыру.
  2. "Барыбыз да стартка" спорт бәйрәме үткәрү
  3. Дидактик уеннар: "Дөрес әйт" (туганлыкны билгеләү), "Кем турында сөйләгәнне бел"

12.        Проект тәмамланганда "Безнең гаилә серләре" исемле зур бәйрәм оештыру

13.        Шәҗәрә төзү

Көтелгән нәтиҗәләр.

  1. Балалар үз әти- әниләре, туганнары турында күбрәк белделәр.
  2. Балалар һәм әти- әниләр арасында якынлык барлыкка килде, алар бер - берсенә карата ус^ай мөнәсәбәттә.
  3. Гаилә әгъзалары арасындагы туганлык мөнәсәбәтләрен дөрес итеп әйтергә өйрәнделәр.
  4. Ата - аналада балалар бакчасы белән үзара мөнәсәбәтләрне дәвам итү теләге барлыкка килде.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай иҗаты - балалар бакчаларында

Балалар бакчаларында  икетеллелеккә өйрәтү максатында яңа УМКлар төзелде. Шушы укыту методик комплекты  кече яшьтән үк балаларны  туган телдә, рус телендә  иркен сөйләшергә өйрәтүн...

Балалар бакчаларында проект эшчәнлеге

Балалар бакчасында проект эшчәнлеге...

Экологик проект эшчәнлеге “Балалар мәйданчыгын төзекләндерү”

В проекте описывается совместная работа с детьми, родителями по экологическому воспитанию. Привитие экологического самосознания....

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эш: "Яңа ел"

Теманың актуальлеге:Яңа ел-иң яраткан, искиткеч гаилә бәйрәме. Кыш бабайның сихри үзгәрешләре һәм бүләкләре булган бәйрәм. Әлеге проектта Яңа елны бәйрәм итү традицияләрен өйрәнү һәм саклау мөһим урын...