конспект. Куян сэяхэткэ чакыра.
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_kuyan_seyahatke_chakyra.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Куян сәяхәткә чакыра

(икенче кечкенәләр төркеме)

Максат: Балаларда әхлаклык сыйфатлары тәрбияләү.

Тәрбия бурычлары: балаларда  урамда, юлда, үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: балаларның иҗади  активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: үзләренең белгәннәрен бәйләнешле итеп, хикәя формасында сөйләргә өйрәтү эшен дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәламәтлек, иҗади сәнгать, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материл, сүзлек өстендә эш, сораулар, әдәби тел, үсендерү, мактау.

Җиһазлау: рәсемнәр, гуашь, поролон, пробкалар, гуашь салыр өчен савыт.

Сүзлек өстендә эш: тәгәрмәч, руль, автобус, тәрәзәләр, шофер, пассажирлар, соңга калган, ачулы, көтәләр, куып җитә.

Алдан үткәрелгән эш: транспорт турында әңгәмәләр, “Поезд” уены уйнау, машина турында тасвирлау хикәясе төзү.

Эшчәнлек төзелеше:

I өлеш. Кереш әңгәмә.

II өлеш. Хәрәкәтле уен “Поезд”

III өлеш. Рәсем карау.

IV өлеш. Тәрбияче хикәясе.

V өлеш. Дидактик уен “Транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”

VI өлеш. Дидактик уен “Регулировщик»

VII өлеш. Рәсем “Төсле шарлар”

VIII өлеш Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар безне куян сәяхәткә чакырырга килгән.

Куян: Исәнмесез балалар! Мин бик күп шәһәрләрне кичкән батыр Озынколак булам. Үземнең поездым белән бергә, сезне шәһәрләр буйлап, сәяхәт итәргә чакырам. Сез сәяхәт  итәргә яратасызмы? Ерак сәфәргә үзебез белән әйбәт кәеф, кояш нурларын юлдаш итеп алыйк.

Әйдәгез, поездга утырабыз да сәяхәткә китәбез.

Хәрәкәтле уен “Поезд”

(Балалар вагончиклар, ә тәрбияче паровоз. Балалар бер-бер артлы басалар. Паровоз гудок бирә, бергәләшеп җырлыйлар).

Алга таба барабыз

Тик-так-так! Тик-так- так!

Гөрләп чаба паровоз,

Юл тап-тап, юл тап-тап

Ак төтен артта кала

Пух-пах-пух!  Пух-пах-пух!

Зур паровоз уфылдый:

Пуф-пуф-пуф! Пуф- пуф- пуф!

Кинәт тәрбияче туктый.

“Тукта!” Поезд алга таба бара алмый. Безнең каршыга сәяхәткә әзерләнүче балалар белән автобус килеп туктаган.

(Тәрбияче рәсемгә таба төбәп күрсәтә. Рәсемдә автобус күренеше (автобусның силуэты, руль, тәгәрмәчләр, тәрәзәләр). Балалар утыргычларда утыралар, щит астыннан аяклары күренеп тора. Руль артындагы малай, автобуска утырырга соңга калган ак күлмәкле машина тоткан малайга шелтәләп карап тора. Тәрәзәдән аю тоткан яшел күлмәкле, курчакгын тәрәзәгә күрсәтеп утырган кызыл күлмәкле кызлар елмаеп карап торалар).

- Сез бу рәсемдә нәрсә күрәсез?

- Руль артында кем утыра?

- Шофер автобуска кемнәрне утырткан?

- Кызлар үзләре белән нәрсәләр алганнар?

- Шофер ни өчен ачуланып карап тора?

- Ак күлмәкле, машина тоткан малай ни өчен автобуста түгел? (Соңга калган)

Тәрбияче хикәясе.

Балалар дуслары белән сәяхәткә әзерләнгәннәр. Руль артында утыручы Марат исемле шофер автобуска таба йөгереп килүче ак күлмәкле уенчык машина тоткан малайга ачулы карап тора. Яшел күлмәк кигән, кулына курчак тоткан кыз белән аю тоткан кызыл күлмәкле кыз автобус тәрәзәсеннән ак күлмәкле малайга шаярып карап торалар. Аларның күңелләре  шат, сәяхәткә барырга әзер.

Балалар әйдәгез без аларны сәяхәткә озата барабыз.

Уен “Транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”. (Рәсем схемалар кулланып).

а) Автобус, трамвайга арткы ишектән керергә кирәк.

Б) Автобустан чыкканда алгы ишектән чыгарга кирәк.

Е) Транспорт эчендә тыныч утырырга, кычкырып сөйләшмәскә кирәк.

Г) Өлкәннәргә урын бирергә онытмаска кирәк.

Уен “Регулировщик»

Урам чатында җәяүле юлы  билгеләнә, уртада регулировщик (тәрбияче) басып тора. Балалар ике төркемгә бүленәләр: машиналар һәм җәяүлеләр. Алар сигнал буенча хәрәкәтләнәләр. Кагыйдә бозылса, регулировщик сыбызгысын сызгырта һәм кагыйдә бозучыга аңлатма бирә.

Балалар  юлда йөргәндә бик игътибарлы булырга кирәк. Мәкальне искә төшерик.

Юлда йөрсәң, уяу йөр.

- Безне сәяхәткә чакырган өчен куянга рәхмәт әйтик һәм аңа төсле шарлар бүләк итик.

Рәсем «Төсле шарлар»

(төрле размердагы пробкалар белән түгәрәкләр төшерү).

Булдырдыгыз балалар, рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Джунгли чакыра

Интегральләштерелгән ачык шөгыль...

"Куянкай кунакка чакыра"

Тема: «Куянкай кунакка чакыра» Максатлар: 1. Яшелчәләрне белдерә торган исемнәр(бәрәңге,помидор,суган,чеснок,кыяр,кишер) һәм аларның үзлекләрен белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүзлек за...

Конспект открытого занятия в старшей группе на тему:“Куян ничек кишер үстергән...”

Конспект открытого занятия в старшей группе на тему: “Куян ничек кишер үстергән...” Разработали воспитатель по обучению детей татарскому языку, 1 квалификационной категории Каримова Р.А. и воспитатель...

"Әнисә кунакка чакыра". Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

Программа эчтәлеге.Белем бирү:·        сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти-әтием, әни-әнием, әби-әбием, сеңел-сеңлем) кулланырга өйрәтү, [ә] авазының әйтелешен ныгыту, аны...

"Акбай приглашает в гости – Акбай кунакка чакыра" Разработка занятия по татарскому языку для старшей группы.

"Акбай приглашает в гости – Акбай кунакка чакыра" Разработка занятия по татарскому языку для старшей группы....

Зурлар төркеме өчен дәрес конспекты "Куян күчтәнәче"

Для детей старшего дошкольного возраста...

Конспект "Сэяхэткэ барабыз"

Зурлар торкеме очен, сойлэм телен устеру буенча конспект. Балаларда игьтибарлылык, хэтер, фикер ижадилыгын устеру максатлары куелган....